Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

ТАНЫШ БУЛЫГЫЗ: НИЖГАР ШАГЫЙРЬЛӘРЕ

Укучыларыбыз күрәдер, журналыбыз республикада гына түгел, бөтен Россия буенча да үз ишләре арасында, әдәби басмаларны күз алдында тотып әйтүем, иң зур тираж белән – сигез меңгә якын данәдә нәшер ителә.

Укучыларыбыз күрәдер, журналыбыз республикада гына түгел, бөтен Россия буенча да үз ишләре арасында, әдәби басмаларны күз алдында тотып әйтүем, иң зур тираж белән – сигез меңгә якын данәдә нәшер ителә. Бу бердән, милләттәшләребезнең әле әдәби сүзгә мөнәсәбәте уңай, ихтирамы зур булуы хакында сөйләсә, икенче яктан редакция коллективының да әдәбият сөючеләр белән аралашып, бәйләнештә яшәргә омтылуы нәтиҗәсе дип уйларга кирәк. Без әбунәчеләребез белән дә, Россиянең төрле төбәкләрендә тупланып яшәүче милләттәшләребез белән дә әледән-әле очрашып торабыз. Соңгы араларда гына да Башкортстан, Удмуртия, Мордовия, Марий Эл республикалары, Киров, Ульяновск өлкәләрендә шундый очрашуларда йөреп кайттык. Соңгы шундый сәфәребез әдәбиятыбызга, сәнгатебезгә Кави Нәҗми, Рәшит Ваһапов, Хәйдәр Бигичев, Рамил Курамшин кебек күренекле шәхесләр биргән Нижгар якларына булды. Билгеле булганча, соңгы егерме елда Башкортстаннан кала бүтән төбәкләрдән әдәбиятыбызга яшь каләм әһелләренең килүе нык кимеде, бетеп бара дисәк тә дөрес булыр. Кая гына барсак та, без шундый каләм ияләрен эзлибез. Әлеге сәфәребездә дә Кызыл Октябрь районы Үзәк китапханәсендә булган очрашуда, төбәк каләм әһелләре хакында сорашкач, очрашуның үзендә үк катнаша торган шагыйрь булуын әйттеләр. Ул 2014 елда Казанда «Сүз» нәшриятында шигырьләр китабын чыгарган Ришат Рамазанов атлы егет булып чыкты. Без Ришатның китапханәгә бүләк иткән ул китабын сорап алдык. Укып чыккач, аның шактый ук өлгергән шигырьләр иҗат итүен күрдек һәм журнал укучыларыбыз игътибарына да тәкъдим итәргә дип, сүз дә биреп кайттык.

2012 елда, Татарстан Язучылар берлегендә эшләгәндә, миңа шул ук Кызыл Октябрь районының Чүмбәли авылыннан чыккан, хәзер Мәскәүдә яшәүче, рус телендә язучы шагыйрь, Россия Язучылар берлеге әгъзасы Хәйдәр Бәдретдинов белән танышырга туры килгән иде. Хәйдәр ул чакта миңа үзенең «Белый свет» дип аталган китабын бүләк итте. Аның шигырьләрендә миллилек, татар җанлы кеше булуы, аеруча бөек Тукайга мөнәсәбәте, мәхәббәте ярылып ята иде. Мин хәтта аның рус телендәге шигырьләреннән Тукай аһәңнәрен ишеткәндәй булдым. Аларда Тукай рухы сизелә иде. Ул сөекле Тукаебызга, Казаныбызга багышлап, Казанга һәр килгәне саен махсус шигырь цикллары иҗат иткән. Шунысы кызык һәм әһәмиятле: Хәйдәр иҗатына Мәскәү язучылары тарафыннан да югары бәя бирелгән. Ул Сергей Есенин, Владимир Маяковский, Михаил Лермонтов һәм Николай Некрасов исемендәге әдәби премияләргә лаек булган.

Хәйдәр белән миңа берничә тапкыр очрашырга туры килде. Автограф язып бүләк иткән соңгы китапларын укып чыккач, минем күңелдә Хәйдәрне татар укучысына җиткерү теләге барлыкка килде.
Шушы ике шагыйрьнең әсәрләрен укучыларыбызга тәкъдим итәбез.

Дуслык

Күп тапкыр суытты тормыш

Холкымның кайнарлыгын.

Күздән очкыннар очканда

Дуслык сузды үз кулын.

Күпме кагылдым, сугылдым,

Җуйганда барыр юлым,

Ялгызым ни кылыр идем,

Дуслык сузды үз кулын.
Дустыңа ярдәм итүнең

Күрмим бер авырлыгын.

Кыен хәлдә калсаң үзең,

Дуслык сузар үз кулын.

Шулай җыр белән узганга

Язмышым, тормыш юлым,

Дусларыма бурычлымын –

Суздылар ярдәм кулын.

Хәйдәр  Бәдретдинов

Бәхет киче 

(Шаяру) 

Мәхәббәтнең бакчасыннан

Гөлләрен өзәр идем –

Синең тәрәзә төбенә

Аларны тезәр идем!

Айлы кичтә көтәр идем

Тәрәзәңнең астында.

Гөлләр күреп, килер идең

Шул тәрәзә каршына!

Бәлки, чыгарсың да әле,

Утырырсың яныма –
Матур-назлы елмаюың

Шифа бирер җаныма!

Төне буе йолдыз санап,

Таң атканны сизмәбез...

Уклау тотып әнкәң чыгар,

Балта тотып – җизнәгез!

Әткәң чыгып, әйтеп салыр:

– Алып кит, зинһар өчен...

Шулай итеп тәмамланыр

Минем бәхетле кичем... 

Ришат  Рамазанов 

 

"КУ" 09,2022

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев