Өзелгән кыллар моңы

Гөл Мирһади – бүгенге көндә үзен Башкортстанның татар әдәби барышында оста прозаик итеп таныткан язучыларның берсе. Тумышы белән каһарман шәхес Батыршаны биргән Балтач районыннан. Гөлнара Зиннәтнур кызы Шәймөхәммәтова (Гөл Мирһади) Түбән Карыш авылында 1971 елның 23 апрелендә дөньяга килгән. Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлап, мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы, районда мәдәният бүлеге җитәкчесе, балалар йортында патронат тәрбиячесе, газетада хәбәрче булып эшли. Хәзер дә мәдәният, журналистика өлкәсендә бердәй хезмәт итүче Гөл Мирһади дүрт балага гомер бүләк итеп, язмыш кыерсыткан тагын тугыз баланы үз канаты астына алып, гаилә мәшәкатьләре белән генә түгел, иҗат итеп тә яши. 

Гөл Мирһади – балалар һәм өлкәннәр өчен шигырь китаплары, сатира-юмор һәм проза әсәрләре авторы1, Башкортстан Республикасының мәгариф отличнигы, Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. 

Аның каләменең сәнгати көче гадәти булып тоелган тормыш күренешләрен киеренке ноктага җиткерә белүдә, кеше күңелен актарып салырлык кичерешләр дулкынын, күңелнең җиде кылына салынган моң палитрасын тудыра алудадыр. Яшәеш кануннарына, тормыш асылына, язмышка, тирә-яктагыларга үпкә, рәнҗеш, нәфрәт, шуның нәтиҗәсе буларак курку, чарасызлык кебек кичерешләр өермәсе вакытывакыты белән рәхмәтле булу, бәхеткә тиенгән мизгелләрнең рәхәтен тою хисләре белән алышына. Шуңа да язучының повесть-хикәяләрендәге геройлар язмышы төрледәнтөрле, хыялда тергезелгән тормышның чынбарлыкта көтелмәгәнчә оешуы, яшәеш кануннарының һәрвакытта да бертөрле булмавы конфликтның асылын тәшкил итә. Гөл Мирһади геройлары тормыш кыенлыкларын, язмыш мәрхәмәтсезлеген, гадәттә, ялгыз үтәләр. Күпчелек геройлар тормышны катлаулы-газаплы ситуацияләр җыелмасы буларак кабул итеп, дөньяны яхшы якка үзгәртү, башкаларга да файда китерерлек итеп оештыру теләге белән яна. 

Бу уңайдан «Лаеклы ял» хикәясенә тукталу урынлы булыр. Үзәк дәваханәдә баш бухгалтер булып эшләгән, хезмәтен җиренә җиткереп башкарган Мөнирә Бариевнаны, дәрәҗәле кешенең хатынына эш урыны кирәккәнгә, пенсия яшенә җитү белән эшеннән азат итәләр. Әмма ул югалып, төшенкелеккә бирелеп кала торганнардан түгел. Кечкенә бакчасында хәләл көче белән яшелчә, җиләк-җимеш, чәчәкләр үстерә башлый, аларны сатуга чыгара. Көннәрен сериаллар карап үткәргән, чир-сырхауларын барлап, мәгънәсез әңгәмәләр корган ахирәтләреннән аермалы буларак, ул үзе өчен дә, башкалар өчен файдалы эшкә алына. Көнне-төнне ял белми эшләгән Мөнирә Бариевна өчен лаеклы ял үзе өчен яши башлау, тормышның матурлыгын тою чоры дигән якты ышаныч барлыкка килә. Геройның характер ныклыгы, үҗәтлеге аны ялгызлыктан, тормышның мәгънәсезлегеннән коткара. 

«Ике әби» хикәясен автор үзенчәлекле сюжет сызыгына кора: сөйләүче герой бербер артлы ике өйгә, бер-берсеннән холык һәм фигыльләре белән шактый аерылып торган авылдашлары Вәкыйфә һәм Рабига әби рухына хәер салырга бара. Контрастлык йорт-кура тирәсеннән башлап, кешеләрнең үз-үзләрен тотышларында, аралашусөйләшүләрендә дә ачык чагыла. Эш белән абзар арасында көнен үткәргән, уңган, булдыклы, әмма үз көенә генә яшәгән, балаларына кычкырып, бер сүз дә дәшмәгән, аларны тәрбияләүгә вакыт бүлмәгән Вәкыйфә әбинең өендә түбәтәйсез авыл мулласы, өстәлгә тәртипсез сибелгән хәерләр, кызларының мәет өстендә кычкырып елаулары, белер-белмәс рәвештә кәфенлек тегү... Вәкыйфә әбинең соңгы айлары да шактый аянычлы итеп телгә алына: чирле әниләреннән туеп, улы Сәлим белән килене аны мал аранына ябып тоталар. 

Чама белән сабыр, кирәк чакта усал да була белгән Рабига әби өендә бөтенләй башка күренеш: хушлашырга килгән һәр кеше олы кайгыда, бертуктамый дога укыйлар, мәрхүмәне яхшы яктан гына искә алган сүзләр ишетелә, бар җирдә тәртип, пөхтәлек. 

Менә шулай, язучы мәрхүмнәрне өйләрендә «кич кундыру»ны тормышчан детальләрдә ача, мөселманча җеназаның үтәлү-үтәлмәвен ачык күрсәтеп, әсәрнең укучыга тәэсир итү көчен бермә-бер арттыра. Әсәрдә тормыш мәгънәсе, яшәү һәм үлем хакындагы фәлсәфи уйланулар бергә үрелеп бирелә. 

Үлем вакыйгасына бәйле фәлсәфә аның белән генә төгәлләнми әле. Тормышның дәвам итүен күрсәтеп, язучы әбиләрнең елы җитүгә ике гаиләдә дә ике киленнең бала табу вакыйгасын телгә ала. Кызлардан соң көттереп туган малайларга йөкләнгән нәсел дәвам итү бурычы уйлану-борчылу чигенә җиткерелә. (Вәкыйфә әбинең улы Сәлим, мәсәлән, улы туу шатлыгыннан эчеп, машинасы белән юл читенә төшә). Ничек кенә булмасын, киләчәк буыннар алдындагы җаваплылык кимеми, картлык көнендә үзләрен карарга тиешле балалар туу кебек кабул ителә. 

«Кәгазь кисәге» хикәясендә кеше язмышын үзгәртергә дучар булган медицина белешмәсе тирәсенә тупланган вакыйга очраклык ноктасыннан чыгып аңлатыла. Биш ел буена ана булу теләге белән янып яшәгән утыз биш яшьлек Зилиянең, сөяркәсен ничек тә үзенә «бәйләргә» белмәгән Гөлсинәнең тормышларын әлеге кәгазь кисәге хәл итәчәк. Карынында сабый яралганлыгын тойган, шатлыклы хисләренә дәлилләү эзләп, табибларга мөрәҗәгать иткән Зилияне яман шеш диагнозы, үзенең беркайчан да бала күтәрә алмаячагын бик яхшы белгән Гөлсинәне дүрт айлык авыры бар дигән хәбәр көтә. Очраклы рәвештә белешмәнең алышыну вакыйгасы, уч төбе кадәр генә кәгазь кисәгенең табигать кануннарын юкка чыгарга сәләтле булуын, корбаннар таләп итүен искәртә кебек. Гомер буе бала дип тилмергән Вәгыйзь дә, бала турында хыялланган Зилия дә язмыш шаяруын авыр кабул итәләр. Газап эчендә яшәгән яшь хатын баласын да, аналыгын да югалта, алданганын аңлаган шактый өлкән яшьтәге ирнең йөрәге тота. Әкияттәге «үләргә киткән түтәй баеп кайтты» дигәндәй, ничек тә үткәндәге «пычрак» тормышыннан котылырга, шәһәрдә бай һәм җиңел тормыш корырлык кеше эләктерергә хыялланган Гөлсинә генә үз максатына ирешә бугай: башта Вәгыйзьнең ярты байлыгын, ул үлгәннән соң бар мөлкәтен үзенә күчерә. Тик бу байлык аның чын диагнозы фонында чираттагы бер алдану кебек кабул ителә. Бу әле бары тик укучыга гына билгеле сер булып кала. 

Фәлсәфи яңгырашы буенча охшаш «Ялгышу» хикәясе дә төрле катгый кануннар, чикләүләр эчендә тәрбияләнеп үскән Рәзифәнең яшьлек хатасы өчен җавап тотуы кебек тәкъдим ителә. Тәртипле, тыйнак кызның авырга узу тарихы кешелеклелек, гуманлылык кысаларыннан чыгып, сюрреалистик төс ала (Риянның әтисе булуын кыз соңыннан гына белә). Геройлар тарафыннан кылынган ялгышларның төрлелеге яссылыгында, Рәзифәнең акылга килеп, калдырган баласын еллар үткәч эзләп чыгуы – ялгызлыктан, «хиссез курчак» булудан котылу өчен генә башкарылган адым дип түгел, ә күңелендә үкенү дулкынының күтәрелүе буларак кабул ителә. Кызы тәрбияләнгән гаиләнең кәккүк ананы кабул итәргә әзер булуы укучыга сюжетны уйлап бетерергә мөмкинлек бирә. 

«Гитара» хикәясендә, алдагылардан аермалы буларак, романтик сурәт тудырыла. Төп сюжет тулай торак бүлмәсендә Нәфис исемле кунак егетенең гитарада уйнап җырлавын, студент кызларның җыр-моңга хозурланып утыруларын бәян итүдән башлана. Гөлчәчәкнең Нәфисне «ачкан авызларын ябарга онытып» тыңлаган кызлардан түгел, ә гитарадан көнләшүе хикәядәге психологик конфликтка нигез сала. Тора-бара гитара көндәштән гаилә ядкаренә, яшьлек истәлегенә әверелә. Ир, ялындырып кына булса да, ара-тирә гитара кылларын чирткәли. 

Әмма көннәрдән бер көнне гитараның идәнгә төшеп ватылуы, кылларның зыңлап өзелүе алдагы тормышның инде элеккечә булмавы турында кисәтә. Балалар өйрәнсен дип алынган яңа гитарага да кагылучы булмый... Җигелеп, дөнья йөген тарткан, йорткура җитештергән, бер-бер артлы балалар үстереп яткан гаилә тормышы тоныклана, үз көен югалта бара. 

Нәфиснең станокта такта чыгарганда, сул кулының ике бармагын кистерүе – бихисап кайгы-шатлыкларны кичергән гаилә өчен тагын бер сынау. Әлеге вакыйга ир өчен хуҗалык эшләрендә уңайсызлыклар тудырса («Кадакны ды тотып кагып булмас инде...»), хатын өчен исә фаҗигагә әверелә. Романтик герой күңелендә барган каршылыкның (гитара-көндәш, гитара-сердәш) көтелмәгән ноктада чишелүе аны чынбарлыкка алып кайта. 

Сабыр һәм зирәк хатын Гөлчәчәкнең «Кылларга басмый гына көй чыгарып булмый...» дигән сүзләре ир-хатын мөнәсәбәтләренең асылын да, гаилә җылысын саклаучы эчке бер гармониянең югалуын да ачып сала кебек. Җыр-моң белән башланган матур һәм җиңел тормыш турындагы уйның хыялда гына калуы романтик геройның күңелендә барган каршылыклы фикерләр тарткалашын, күңел көйсезлеген, рухи фаҗигасен тагын да көчәйтә. 

Күп очракта беренче заттан барган хикәяләү хатынның йөгерек уйларын, күңелендәге кичерешләрне теркәү рәвешендәге психологик алымга корылган. Гитара чиртеп утырган мизгелне сагыну геройның яшьлеген, егетнең кызга карата булган җылы хисләрен, иркәләү-назларын сагыну, шул җылы мөнәсәбәтләрне саклый алмаган өчен үпкә белдерүе кебек аңлашыла башлый.

Гомумән, алда сөйләнгәнчә, җәмгыятьтәге тотнаксызлык, тәртипсезлек, азгынлыкны фаш итү белән бергә ихласлык, тыйнаклык, олы хисләр барлыгын исбат итәргә алынган әлеге әсәрләр кешелек дөньясының төрле һәм каршылыклы булуын ассызыклый, аны үзенчәлекле характерлар аша ача. Әлеге сыйфат-билгеләре повестьларда тагын да калкурак чагылыш таба. 

Язучы каләменең осталыгын ачып салган «Төш» повесте «Казан утлары» журналы (2015, №1) укучыларына таныш. Әсәрдәге вакыйгалар тезмәсе каймалы композициягә корылып, чынбарлык-хыял-чынбарлык тезмәсендә бирелгән. Сәгать бер белән ике арасында күрше ирләрнең төшке ашка кайтып китүләрен күзәтеп, тәрәзәдән тәрәзәгә йөргән Сөмбелнең кичерешләрен үз эченә алган чынбарлык сурәте әрнү һәм чарасызлык хисе белән сугарылган. Тавышсыз-тынсыз гына телевизор карап утырган ике улы да, корсагында сигез ай элек яралган сабые да ялгызлыкта бәргәләнгән хатынны өзгәләнүләрдән арындыра алмый. Камил исеме белән телгә алынган ирнең кая югалуы гына әлегә сер булып кала, укучы күңелендә бер-бер артлы сорау туа: җитеш тормышын тагын да ныгытам дип, берәр җирдә акча хәстәрләп йөриме? Бәла-казага юлыкканмы? Әллә хыянәт юлына басып, башка хатын-кыз белән чуаламы? 

Әсәрнең дәвамы булган хыял өлеше вакыйгаларны сигез бүлектә тәкъдим итә. Беренче бүлек Сөмбел белән Камилнең бәхетле тормышыннан бирелгән күренешләрне тасвирлый, хуҗалык мәшәкатьләре хакында сөйли. Бәбигә чирләгән хатын операция өстәленә ята, өченче балаларын, кызлары Дамираны таба. Хатынның гомерен куркыныч астына куйган өчен үзен гаепләгән, аның сәламәтлеге өчен борчылган ирнең үз-үзен битәрләве әсәрне хисси яссылыкка алып чыга.

Икенче кисәктә районның салым инспекциясен җитәкләгән Камилнең эчкечелеккә сабышуы, әлеге сазлыкка батуның сәбәпләре күпкә тирәндә булуы ачыклана. Намусы һәм чынбарлык арасындагы тарткалашта герой бары тик хәмер белән генә күңеленә тынычлык таба, вакытлыча гына булса да онытылып тора. 

Өченче бүлектә Камилнең шәһәрдә дәваланып кайтуы, дүртенчесендә тыныч кына тормыш көтеп яткан җирдән эштән китәргә гариза язуы хәбәр ителә. 

Бишенче кисәк күңеленә тынычлык таба алмаган геройның гаиләсен алып, шәһәргә күченеп китәргә карар кылуын тасвирлый.

Алдагы өч бүлек гаиләнең шәһәрдәге тормышын сурәтли. Шәһәр читеннән алган йортның астагы катында Камил балта-агач эшләре белән шөгыльләнә. Танышлык аша балалар бакчасына мөдир булып урнашкан Сөмбел, булдыклылыгын эшкә җигеп, төрлечә акча эшләү, баю юлларын эзли. Балаларны бакчага урнаштырган өчен башка мөдирләр кебек ата-аналардан акча сорамый, Камил ясаган җиһазларны гына саттырып алдыра. Һәр як өчен отышлы булган алыш-биреш Сөмбелнең абруена һич тә тап төшерми. 

Шәһәрдә дә үзенә урын таба алмаган, үзе теләгәнчә яшәргә теләгән ирнең кире авылга кайтып китү теләге көчле холыклы Сөмбелне дә җиңә, ул ире белән китәргә риза була («Юк! Кыенсынмыйм да, үпкәләмим дә, рәнҗемим дә! Корган дөньям да жәл түгел! Авылга икән, авылга! Артыңнан барам! Ышансам да, ышанмасам да... Син булган урынга, ул җирнең чите дисәләр дә, очып кына барып җитәргә дә ризамын...»). 

Повесть укучыны чынбарлыкка алып кайту белән тәмамлана, уй-хыялларыннан арынган хатын иренең өстәлдәге рәсеме алдында күңелен бушата. Әсәр башланганда, Камилнең кайда икәнлеге укучыда сорау уятса, хәзер инде Сөмбел ачыклык кертә. Аның мөрәҗәгатендә чынбарлыкта гомерен элмәккә алыштырган, фани дөньяны ташлап киткән иренә рәнҗү сүзләре яңгырый... 

Шунысы үзенчәлекле, Сөмбел хыялында тергезелгән тормыш идеаль булудан шактый ерак, ул чынбарлык кебек үк катлаулы, каршылыклы. Үзе уйлап тапкан тормышын ул да, күпләр хыялланганча, зиннәтле сарайларда үткән ваемсыз көннәрдән, сый-нигъмәткә, дан-шөһрәткә тулган, чәчәкләргә күмелгән рәхәт мизгелләрдән күз алдына китерә алыр иде. Төш вакытын уздырып җибәрү өчен уйлап табылган хыяллану көндәлек уен рәвешен ала башлый, анда кешенең үз-үзе белән көрәше өстенлек итә, яшәү кануннарының катлаулыгы, кеше характерының ныклыгы, намуслы тормыш кору хакыйкате гомумиләштерелә. Хыялларны чынга ашыру өчен Сөмбелнең үҗәтлеге, булдыклылыгы, Камилнең уңганлыгы гына җитми, кешенең үз-үзеннән канәгатьсезлеге, үз асылын эзләргә омтылуы идиллик сурәтне җимерергә сәләтле булып чыга. 

Сөмбелнең акваруим алып кайту вакыйгасы әсәрдәге фәлсәфәне калкыта төшә. Алтын койрыклы балыкта Камил үзенә җандаш күрә. Рухи хөрлеккә омтылган геройның хыяллары тормыш чынбарлыгында чәлпәрәмә килә («Син ничектер, ә мин бу тормышка үзем теләп ризалаштым бит. Котылыр юлны да үзем табарга кирәк...»). Геройның күңелендәге тынгысыз минутларда матди байлык туплауны заман чире итеп кабул итү, рухият өчен күбрәк борчылуы саташулы-төшле халәттә башкарыла. Үз-үзе белән көрәштә корбан булуны сайлаган Камилнең гаиләдә дә рухи тынычлыкка ирешә алмавы кызгану хисләре тудыра. 

Кеше гомере, тормыш мәгънәсе турында уйлануларга этәрүче «Имәннәр көче» повесте герое Биктимер туган туфракта үскән имәннәр ныклыгын үзендә гомумиләштергән герой буларак гәүдәләндерелә. Яман шеш белән көрәшүче геройның тормышка булган мәхәббәте, ихтыяр көче яшәеш фәлсәфәсе дәрәҗәсенә күтәрелеп, әсәрнең мәгънә чикләрен шактый киңәйтә. Язмыш аңа күңеле кушканча яшәргә мөмкинлек биргән. Әсәрдә табигатьтән, туган җиреннән яшәргә көч алган аксакалның оныкларын кешеләр арасында кеше булып яшәргә өйрәтеп өлгерер өчен имәннәр янына алып кайтуы буыннар арасындагы бәйләнешнең никадәр мөһим булуын раслый. 

(Дәвамын журналыбызның 11,2021 санында укыгыз)

Альбина ХӘЛИУЛЛИНА,

филология фәннәре кандидаты

 

"КУ" 11, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: