Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Мине көзләр эзли

Мине моңнар эзли. Әверелә кебек язмышка. Ярый әле көзләр, ярый күзләр, Ярый әле моң бар тормышта.

Мине көзләр эзли.
Эзли көзнең әрсез җилләре.
Качам аннан, ә ул
Эзәрлекли һаман, җибәрми.
Мине күзләр эзли.
Тутырып бага күзләр җаныма.
Юлларыма каршы чыга алар,
Кая барсам, шунда чагыла.
Мине моңнар эзли.
Әверелә кебек язмышка.
Ярый әле көзләр, ярый күзләр,
Ярый әле моң бар тормышта.


Фаил ГЫЙМАДОВ
Казан шәһәре.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев