Гади фәлсәфә
Пыскып кына ерак офыкларда,
Чак ялтырый – кояш гәрәбәсе.
Көн картаеп. төнгә әверелә –
Менә шундый гомер фәлсәфәсе.
Хәтерләрне ерта кайтаваздай
Әче гайбәт, чүп сүз, юк хәбәрләр.
Тузган көннән яңа туган төнгә
Өелеп бара калдык хәрабәләр.
Көн көленә күмелә күләгәләр
Чуалтыплар вакыт хәрәкәтен.
Үкенерлек булмасын шул, җиткәч,
Көннең котылгысыз һәлакәте.
Сәгать угы чаба үрсәләнеп,
Килгән сыман нидер үзгәртәсе.
Төн умыра көнне комсызланып, –
Бу тормышның гади фәлсәфәсе...
Оксана ИЛЬЮП
Чиләбе өлкәсе, Еманжелинск шәһәре.
"КУ" 03, 2021
Фото: pixabay
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз