Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Диләрә

Шөбиледә кунак кызы – Мәскәү калаларыннан. Иң чибәрен җибәргәннәр Сайлап араларыннан.

Шөбиледә кунак кызы –
Мәскәү калаларыннан.
Иң чибәрен җибәргәннәр
Сайлап араларыннан.
Алсу йөзле, татлы сүзле,
Чәчләре дә бөдрә,
Буе зифа, үзе гүзәл,
Йөрәгемне көйдерә.
Үзе уңган, үзе чая,
Үзе нечкә күңелле.
Гел елмаеп, шатлык белән
Үтсен аның гомере.
Аһ, Диләрә, Диләрә!
Инде ниләр дияргә?
Кала инде сине сөеп
Янарга да, көяргә.

Рушания АБРАХИМОВА
Мәскәү шәһәре.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев