Ерактагы утлар
Бу кыш миңа сине хәтерләтә
Бу кыш миңа сине хәтерләтә. Нәкъ синең күк ул да эчкерсез. Шунысы кызык: әгәр берегез китсә, Калыр микән янда берегез?
Бу кыш миңа сине хәтерләтә.
Нәкъ синең күк ул да эчкерсез.
Шунысы кызык: әгәр берегез китсә,
Калыр микән янда берегез?
Синең сыман актан киенгән ул.
Сулышы – тылсым, үзе – саф һава.
Ала алмыйм синнән күзләремне,
Карап туя алмыйм кышка да.
Аннан җылы эзлим, гүя синнән.
Тик салкын да инде үзегез...
Шунысы кызык: әгәр берегез китсә,
Калыр микән янда берегез?
Оксана ИЛЬЮП
Чиләбе шәһәре
"КУ" 03, 2021
Фото: pixabay
Теги: шигырь поэзия
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев