Беләзек

Сагынганда карар өчен
Бүләк иттең беләзек.
Олы бүләк, соңгы бүләк –
Гомерлеккә истәлек.
Беләзегең, әнкәй, матур,
Кулларыма килешә.
Сагынмаган бер көнем юк,
Син газизем гел истә.
Аерылу билгесе күк
Чын күңелдән бүләгең.
Нурлы йөзең күз алдымда,
Өзеләдер үзәгем.
Гомер үтә, көзләр җитә...
Югалмас ул истәлек.
Кызым кулларын да бизәр
Шушы ядкарь беләзек.

Рушания АБРАХИМОВА
Мәскәү шәһәре.

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 3 апрель 2021 - 20:37
    Без имени
    Агыла болыт, агыла Сезнең якларга табан Тоташ карлы яңгыр ява Ә мин hаман да янам. Иртән торсам соры томан, Күңел болытлы әле. Сагынмасаң да бөтенләй. Мине онытма, яме. Янган йөрәк янып бетәр, Күкләргә ашар инде. Ә шулай да күңелеңдә Ул бераз яшәр инде.