Айдар илендә ниләр бар?

Башкортстан җиренең Бүздәк ягы әдәбиятыбызга күп кенә талантлы каләм ияләрен бирде. Фәрит Габдрәхимов, Хәким Гыйләҗев, Фәния Чанышева, Альберт Котыев...  ХХI гасырның башында бу исемлеккә Айдар Зәкиев исемле яшь язучы да килеп кушылды. Кем ул? Нинди әсәрләр иҗат итә? Ничек яза?
Айдар Мидхәт улы Зәкиев тумышы белән Бүздәк районы Каран авылыннан. Шул авылда урта мәктәпне тәмамлап, ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Диплом алгач, «Кызыл таң» гәзитендә журналист булып
эшли, бүгенге көндә Башкорт дәүләт медицина университетының физик культура кафедрасында укытучы. Бу – язучының кыскача гына тормыш штрихы. Киләчәктә бу штрихларга яңа юллар, яңа төсмерләр өстәлер. Яшь кеше бит ул.
Инде иҗатына күчик. Тәүге әсәрләреннән үк, төгәлрәк әйткәндә, «Кешеләр илендә» дип аталган проза әсәрләре җыентыгы дөнья күргәннән башлап, аның иҗаты язучылар, тәнкыйтьчеләр, галимнәрнең игътибар үзәгендә. Әдәбият галиме С. Хафизов «Яшьләр прозасында ниләр бар?» исемле мәкаләсендә «Кешеләр илендә» китабы, аз да түгел, күп тә түгел, милли прозада заманны яңача сурәтләү юлында бер эксперимент ул», дип
язып чыкты. М.Кәбиров «Әдәбиятыбыз бәхетенә булсын» язмасында «Айдар беркемне дә кабатларга теләми, үз сукмагын, үз стилен табарга тырыша. Татар әдәбиятында аны беркем белән дә чагыштырып булмый», дип ассызыклады. Шагыйрь, сатирик
сүз остасы К.Фазлый «Иҗатында – тормыш яралары» исемле күзәтүләрендә: «Халык күңеленә үтеп керердәй, ташка басардай әсәрләр язарлык көчле сәләт биргән Ходай Айдарга. Кайсы гына җимешен кулыңа алма, беренче җөмләдән үк укучыны үз эченә
җәлеп итә» дип, иҗатына уңай мөнәсәбәтен белдерде.
Бер уйлаганда, тернәкләнеп килүче иҗат нинди көчле резонанс тудыра! Нидән бу? Айдар Зәкиев иҗаты әдәбият сөючеләрне нәрсә белән үзенә тартып тора?
Иң беренче чиратта, ул укучысын тормыш хакыйкатен сурәтләве белән җәлеп итә. Ялганламый, икейөзләнми, тормышны ничек бар, шулай тасвирларга омтыла. Мондый турылык, әлбәттә, еш кына әсәрләрдә кара-соры төсмерләргә китерә. Әмма кешелек
дөньясында, бигрәк тә хәзерге заманда, шул төсмерләр хакимлек итүдә авторның гаебе юк. Заман нинди, заман язучысының зары шундый булырга тиеш. А.Зәкиев моны ачык белеп эш итә.


Ул тудырган геройлар да күктән алынмаган − барысы да җир кешеләре. Гөнаһлы бәндәләр. Аларны идеаллаштыру, кирәгеннән артык яхшы сыйфатлар, яисә киресенчә, тискәре сыйфатлар белән бизәү − бу авторның кредосы түгел. Кешене бар булмышында кеше итеп сурәтләү – аның максаты. Монда иҗади фантазиягә, уйдырмага урын юк.
Үткән гасырда гомер кичергән кешене хәзерге заман кешесе белән шартлы рәвештә чагыштырып карасак, хәзерге заман инсаны, шәфкатьле, игелекле булуга караганда,
игелексезрәк, рәхимсезрәк булып чыгар. Вакыты белән ерткыч урман җәнлекләреннән дә җаһилрәк. А.Зәкиевнең байтак әсәрләрендә кешеләр шул хөкемдә.
«Ерткыч» хикәясендә үзен белә-белгәннән бирле урман иминлеген саклаган егерь Вәкил көннәрдән беркөнне вөҗданын сата. Браконьерлар белән уртак тел табып, алны-ялны белмичә, табигатькә зыян сала башлый. Яклаучысыз калган табигать
нишләсен: ул, бар көчен җыеп, үзен сакларга керешә. Ак бүре кыяфәтенә кереп, әле бер вөҗдансызны, әле икенчесен юк итә.

Табигатьнең гадел җәзасы Вәкилне дә урап үтми. Туры юлыннан тайпылганы өчен Ак бүре аның да җанын ала. Әсәр күңелсез нотада тәмамлана, әмма бу бетем үзен аклый. Чөнки кешелек сыйфатларын җуеп, бар асылы белән ерткычка әйләнгән җан
иясенең гамьсез гамәлләренә нәрсә чик куярга мөмкин? Бары тик фаҗигале үлем.
«Гаилә» хикәясен укып чыккан гади укучыга «әсәр кем турында?» дип сорау бирсәк, ул, ике дә уйламыйча, «Этләр турында» дияр төсле. Ә автор бу әсәрендә этләрнең эт язмышын гына сурәтләми, кешеләрнең аларга булган мөнәсәбәтен дә үзәккә ала. Хуҗасыз калган Актүш урам тормышы белән яши. Җан асрар өчен чүплектә казынырга, тапкан сөякне башкаларга бирмәс өчен күзләрне кан басканчы сугышырга кирәк. Ялгызыңа бигрәк тә авыр. Хәлне җиңеләйтер өчен кимендә икәү булу кирәк.
Урам этләре арасында Актүш Киңтабанны үз итә. Тегесе дә битараф түгел. Бергә булырга, һау-һаусыз, шау-шусыз дигәндәй, риза була. Әмма бу дуслыклары озын гомерле булып чыкмый. Яшәгән урыннарыннан ерак түгел, төзелеш эшләре белән
мәшгуль гастарбайтерлар Актүшне пешереп ашый. Эт кадәре этләр ач йөрсә йөри, әмма җан кыюга бармый. Ә кешеләр, җир шарының иң акыллы затлары, акылсыз, бернинди әхлак кысаларына сыймаган гамәл кыла. Эт тормышы белән яшәп, тамчы бәхет күрмәгән Актүшне һәм этләрдән дә яманрак җанвар табигатенә ия кешеләрне янәшә куеп, язучы заман, җәмгыять, кешелек асылы турында уйландыра.
«Аккош каргышы» хикәясендә тәҗрибәле аучы Миңнулла Таман күлендә йөзгән ике аккошның берсен очраклы рәвештә атып ала. Шул көннән башлап, җан тынычлыгын югалта: кылган гамәленә үкенә, киләчәге өчен борчыла. Яңа көн тудымы, аккош каргышын көтеп сискәнеп уяна. Әмма көтелгән каргыш аңа түгел, ә оныгы Айраска төшә. Пар аккошларга тиң Айрас белән Лида, бер-берсен өзелеп яратсалар да, кавыша алмыйлар. Лида каты авырудан бакыйлыкка күчә. Айрас юл фаҗигасенә эләгеп һәлак
була. Үзәкләрне өзгеч язмышларны сурәтләп, А.Зәкиев мәхәббәт һәм ярыңны югалту, нәсел дәвамчыларының кайгысын күрү кебек мәсьәләләргә кагыла. Аларны халык ышанулары белән үреп, фәлсәфилек, серлелек өсти.
Бу иҗатта балаларын тынгысыз тормыш дәрьясына ташлаган геройлар шулай ук шактый зур урын алып тора. Әйтик, «Бала» хикәясендә Дания белән Рәшитнең гаиләләре таркалып, нарасыйлары балалар йортына эләгә. Моңа кадәр яшел елан
белән дус булган ата кеше эчкечелеккә бирелә. Могҗизави рәвештә, айнып киткән мизгелләрендә, баласы исенә төшә. Шундый мизгелләрнең берсендә ул балалар йортына юл ала. Ата белән балага күзгә-күз карап сөйләшергә нибары биш минут
вакыт бирәләр. Шул биш минут − әсәрнең кульминацион ноктасы. Ары таба нәрсә булыр? Әсәр нинди чишелеш линиясе буенча китәр? Балалар йортының кануннарын санга сукмыйча, Рәшит баласын үзе белән алырмы? Яисә киресенчә, алар мәңгелеккә
аерылышырлармы? Автор икенче сызыкны сайлый. Рәшит балалар йортыннан ялгызы гына чыгып китә. Әйтерсең лә, бу – аның кылган ялгышларына җәза. Мондый бетем укучыны да тетрәндерә, кабат-кабат әсәргә әйләнеп кайтырга мәҗбүр итә.
«Ике җан» хикәясендә дә ата белән балалар арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр сурәтләнә. Балалар йортында гомер кичергән Рифат очраклы рәвештә бертуган сеңлесе Алсуның яңа гаилә ышыгында рәхәт яшәмәгәнен белеп кала. Мондый вакытта җан тартмаса да, кан тарта, диләр: абый кеше, ничек тә ярдәм итү максаты белән, балалар йортыннан кача һәм шәһәрдән Тынлы авылына илткән юлда алдакчыга да, урлашучыга
да, саилчегә дә әверелә. Мең киртәләр аша үтсә дә, Рифат Алсуны эзләп таба. Икәү бергә җитәкләшеп, алар сөекле аталары янына баралар. Йөрәкләрендә өмет чаткысы яна. Ни кызганыч, барысы да көтелмәгәнчә килеп чыга. Атасы йортында качкын
Рифатны хокук хезмәткәрләре кулына тапшыралар. Ата кеше үзенең хатасын аңлый, әмма соң. Балаларына карата кылганнары өчен аңа зур бәя түләргә: үз җанын Газраил
кулына тапшырырга туры килә.
А.Зәкиев әсәрләрендә тәмам таш йөрәкле, кеше җанын кыярга күп сорап тормаучы образлар да бар. «Ак юл» хикәясендәге Алан Азатович – шундыйлардан. Героен «фәрештәгә тиңләп булмый иде» дигән язучы аның акча өчен кешеләрне төрмәгә олактыруын, үз максатларын тормышка ашыруга киртә булып торганнарның күбесен үлемгә хөкем итүен һәм башка «күркәм гамәлләр»ен күрсәтеп үтә. Сюжет барышында кара урман эченә кереп адашкан геройны урман акылына кайтармакчы, яман уйларыннан арындырмакчы була. Аны үзенең бер почмагына, әле икенче почмагына куып, җәфа-иза чиктереп, тәүбәгә килүен көтә. Ләкин Алан тәүбәгә килми, кылган гамәлләре өчен Ходайдан гафу үтенми. Нәтиҗәдә урман аны якты киләчәккә илткән ак
юлыннан яздыра. Инде урман караңгылыгыннан котылдым дигәндә, Алан үз әҗәлен таба. Шул рәвешле, шартлы-символик әсәр бу очракта да кешедәге кешелеклелек асылы турында сөйли.
А.Зәкиев соңгы берничә елда иҗат иткән образлар арасында гөнаһлы җирдә яшәп тә, кешелек сыйфатларын тәмам җуеп бетермәгән кешеләр төркеме гаять үзенчәлекле.
«Күбәләк сыман бал корты» хикәясендәге Камал, «Үтерүче» повестендагы Искәндәр – шундыйлардан.
Камал үзен белә белгәннән бирле спортның иң авыр төрләреннән берсе − бокс белән шөгыльләнә. Үз өстендә эшләү, туктаусыз тренировкаларның файдасы тиеп тора. Ул әле бер, әле икенче бәйгедә җиңү яулый. Көннән-көн боксчының кешеләр алдында,
үзе алдында бәясе күтәрелә, алдында яңа мөмкинлекләр ачыла. Тагын бер генә җиңү һәм аның киләчәге җылы кояш астында, дан-шөһрәттә, зиннәт-байлыкта йөзеп кенә үтәчәк кебек тоела башлый. Мемфис белән алышта ул үзенең бар потенциалын куллана. Тән көчен, еллар буена җыелган тәҗрибәсен, аек акылын... Көндәшеннән он-тузан ясый, аны тез чүктерә. Тегесе дә кимен куймый: Камалның сәламәтлеген ярыйсы гына какшата. Мизгел эчендә егетнең тормышка карашы алмашына. Бу алышка кадәр ул акча, дан-шөһрәт дип яшәсә, инде җир йөзендә кеше өчен сәламәтлектән дә мөһимрәк кыйммәт юк икәнен аңлап ала. Һәм, ике дә уйламыйча, күп акчалар вәгъдә иткән контракттан баш тарта.
Искәндәр гомер буе әтисенең үлеменә сәбәпче булган кешегә үч тотып яши. Җинаятьчене, иртәме-соңмы, гадел җәзага тарттырасы килә. Әмма үчне тормышка ашыру планы төзелеп беткәч, гамәлгә ашыручысы да табылгач, Искәндәр ниятеннән
чигенә. Үтерүче, җинаятьче дәрәҗәсенә төшми, Кеше биеклегендә кала.
Мондый типтагы образлар А.Зәкиевнең үз иҗатында яхшы якка үзгәреш кебек кабул ителә. Канунлашкан стереотиплардан, бертөрлелектән арыну теләге, иҗади сыгылмалылыкка омтылуның ачык мисалы да бу.
Иҗади эзләнүләр аның төрле сукмакларда әсәрләр язып каравында, «изм»нар белән эш итү үзенчәлегендә дә күренә. Иҗат юлының башында байтак әсәрләрен, хәтта күпләрнең күңеленә хуш килгән «Йөзек» хикәясен дә ул кырыс реализм кануннарына нигезләнеп язган иде.
Бүгенге көндә исә яшь иҗатчы «SOS» реализм кануннарына мөрәҗәгать итә, кайчак әсәрләрендә модернизм алымнары үзен сиздереп куя. Ачык мисал итеп – «Тегермән», «Европа плюс» хикәяләрен китерергә мөмкин.
«Тегермән» әсәрендә автор татар авылларының җир йөзеннән әкренләп юкка чыгу проблемасын каләм очына ала. Кышкыр авылында тегермән ташы – борын-борыннан тормышның үзәге була һәм мәңге шулай булыр төсле тоела. Ләкин югарыдан килеп,
тегермәннең капкасына йозак эләләр. Тегермәннең эшләмәвенә тәүдә халык кайгырса да, барыбер күнәләр. Бер Гариф карт кына җанына тынгылык тапмый. Бар өметен җуеп, күңел кыллары өзелгән хәлдә Гариф карт Кышкыр авылыннан чыгып китә. Авылның җанлы тормышы, тегермәннең данлы вакытлары үткәннәрдә кала. Шул рәвешле, язучы тегермәнне символлаштыра, аның мәгънәсен төрлечә уку мөмкинлеге тудыра.
«Европа плюс» хикәясе күпмедер дәрәҗәдә М.Кәбировның «Канатлы кеше» хикәясен хәтерләтә. Анда Таһир исемле ир-егет юл фаҗигасендә, могҗизави рәвештә исән кала. Физик яктан савыга төшсә дә, ялгызы озак яши алмый. Мәхәббәте артыннан
күккә оча.
А.Зәкиевнең үлем хәлендә яткан герое да көчле дарулар, системалар тәэсирендә түгел, ышанмасагыз-ышаныгыз дигәндәй, радиодан «Европа-плюс» ешлыгын тыңлап савыга төшә. Берникадәр врачлар карамагында яткач, аны сәламәт дип, больницадан чыгаралар. Аның очрагында үгет-нәсихәтсез булмый, яңа бәлаләрдән арыну өчен аңа гел «Европа плюс» дулкынын тыңлап йөрергә киңәш итәләр. Рәсүл врачларның бу
киңәшенә карышмый. Кайда барса да, нәрсә эшләсә дә, «Европа плюс» радиосыннан әле ил хәбәрләре, әле күңелле җырлар, әле билгеле кешеләр белән фәһемле әңгәмәләр тыңлый. Сөйгәне белән тауларга сәяхәткә чыкканда, кәрәзле телефонындагы радиосын шул ешлыкка көйли. Юл башында барысы да ачык ишетелә. Ә мәһабәт тауларга җиткәч, адым саен югарыга, күккә таба күтәрелә башлагач, радиодан килгән моңлы тавышлар тоныклана башлый һәм ниндидер бер мизгелдә тәмам тынып кала. Шул мизгел егетнең гомерен өзә, йөрәге тибүдән туктый.
Фәлсәфи эчтәлекле әсәр бу. Заманның кешеләр аңына тәэсир итүче радио- телевидение кебек мәгълүмат чараларын мәңгелек тауларга каршы куеп, язучы көтелмәгән фикер җепләре суза, укучыны яшәү һәм үлем, бакыйлык һәм фанилык кебек төшенчәләр турында уйланырга этәрә.
Яшь авторның хикәяләү теле таныла торган, үзенчәлекле, үз укучысын табарга сәләтле. Шушы үзенчәлек каршылыклы бәяләүләргә китерә. С.Хафизов аны «Мул сулы салмак, матур агышлы елганы хәтерләткән Г.Ибраһимов, Г.Бәширов, Г.Әпсәләмов, А.Гыйләҗев кебек проза осталарының каләмнәре янәшәсендә А.Зәкиев стиле шактый коры, ялангач булып тоела. Ул кыска җөмләләр, анык сурәтләр белән эш итә. Укучыда
киңлек, чынлык тойгысын көчәйтүче чагыштыру, метафора, эпитет сыман троп- бизәкләр дә аз монда», дип ассызыклый. К.Фазлый күзаллавында исә «А.Зәкиев бай телле. Табигатьнең, яисә теге яки бу күренешнең асылын төрле художество чаралары
аша төгәл һәм тулы ачып, укучы күңеленә җиткерә белә».
Мондый каршылыкның сере дә юк түгел. Тел-сурәтләү чараларын ул чамасын белеп куллана. Озын, хис-тойгыга төренгән җөмләләргә караганда, кыска, төгәл, теге яки бу герой яисә күренеш турында мәгълүматны укучыга тиз җиткерүче җөмләләр
белән эш итүне өстен күрә. Әмма укучының үзенә уйлап бетерергә мөмкинлекләр калдыру юлларын да таба.
Гомумән алганда, А.Зәкиев хәзерге заман укучысына йөз тотып яза. Аның матур әдәбиятка булган мөнәсәбәтен, тематик-проблематик таләпләрен күз уңында тота. Ә иң мөһиме – хөрмәт итә. Укучы да җавапсыз калмый: яшь иҗатчының һәр яңа әсәрләрен көтеп ала, йотылып укый.
ХХI гасырның әйдәп баручы язучысы М.Кәбиров А.Зәкиевнең тәүге әсәрләренә таң калып, «Әдәбиятыбыз бәхетенә булсын», дигән иде. Әйтерсең, татар зыялыларының өметләрен акларга омтылып, ул берсе-берсеннән көчлерәк әсәрләр иҗат итә. Киләчәккә иҗади уңышлар телибез, тагын да камилрәк, яктырак әсәрләрен күрергә язсын иде.

 

"КУ" 01, 2021

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: