Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Һаман мохтаҗ

Мин әйтмәдем, син сизмәдең халәтемне. Мин әйтмәдем: үзем хәлсез – сиңа мохтаҗ.

Табигатьнең иң саф чагы, иң ак чагы,
Карлар ява өченче көн инде тоташ.
Мин әйтмәдем, син сизмәдең халәтемне.
Мин әйтмәдем: үзем хәлсез – сиңа мохтаҗ.
Җылы сүзең кирәк иде, җылы учың,
Саташулы тормышымның бу чорында.
Үзем дәшми эчтән янып терәк көттем,
Шигырьләрем кычкырдылар бу турыда!
Мин әйтмәдем, син белмәдең – гади тарих.
Син дә юләр инде бигрәк. Без бик охшаш.
Дер селкетә тормышкаем, ә мин әле...
Һаман көтәм. Ә мин һаман сиңа мохтаҗ!..

Оксана ИЛЬЮП
Чиләбе шәһәре

 

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев