Логотип Казан Утлары
Әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы

Тукайга сәлам!

Татар бар чагында Син исән, син тере. Сиңа сәлам юллый Чувашның һәрбере, Тукай! Яшендәй яшьнәп син Яндың, сүнмәдең. Халыкны мактадың, Ялганны әрләдең. Язмышың әрнетә Минем дә күңелне. Җырларың югалмый, Яңара һәр көнне. Күпме түбәнлекләр Узган күз алдыңнан, Дошманнарың күбрәк Булган дусларыңнан. Җырларыңның төсен Еллар юа алмый. Синең туган көнне Халкың бәйрәм итә. Ишетәмсең, сиңа Күпләр теш ыржайткан, Синнән зәһәр көлеп Бер кыз да сөймәгән, Үләр хәлгә килеп. Тугрылыклы дустың Булган бары Хаклык. Бары Хаклык кына Булган синең яклы Синең һәрбер сүзең Өткән Ялган тәнен. Изелгән халкыңа Биреп Ирек тәмен. Синең Хаклык белән Халкың зур көч җыйган. Мәңге яшәрсең син Шул Хаклыгың сыман. Чөнки Хаклык җирдә Бетми ул, югалмый, – Чуваш сәлам әйтә. Илдә күпме халык – Бар да таный сине; Алар үз уллары Итеп саный сине.

Г.Рәхим тәрҗемәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев