Логотип Казан Утлары
Әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы

Салкын иде

Болытлады. Кичке эңгер төште. Сугыш исе иде дөньяда.

Салкын иде. Сезнең өйгә җиткәч,

Арынгандай булдым өшүдән.

Янәшәдән әкәм-төкәм сыман

Уза торды арган кешеләр.

Хәтер өчен дошман да, дус та юк,

Кадерле һәм газиз барсы да...

Япь-яшь көе басып тордык икәү

Тоташканда гасыр гасырга.

Алтын октябрьгә чал төс кунды,

Соңгы яшен сыкты бүз болыт.

Баш очында ике зәңгәр очкыч

Бөтерелде – безгә кызыгып.

Садә яшьлек! Аңлашылмый иде:

Кайчан дөрләп кабар чор уты?

Юк, ул сынау куркытмады мине,

Аерылуым синнән куркытты.
Сүзләр җитми аны сурәтләргә,

Һәм буяулар... гөнаһ шомлыгы...

Дөнья ишелүен күргәннәрнең

Иң куркыныч төше шул булыр.

Билгесезлек – йөрәк уртасына

Кергән шырпы кебек – әрнетә.

Чәчрәп чыкты синең дә күз яшең,

Иренем калтырангач: «Мин китәм...»

Ян капкага тонык шәүләң сеңде,

Бәхилләштек – гүя мәңгегә.

Тиле каза азынмаган булса,

Мин газапны белмәс идем дә.

Салкын иде. Ике зәңгәр очкыч

Зарын түкте – күккә сыймаудан.

Болытлады. Кичке эңгер төште.

Сугыш исе иде дөньяда. 

Асламбәк  Тугузов 

Рүзәл МӨХӘММӘТШИН тәрҗемәсе

 

"КУ" 12, 2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев