Логотип Казан Утлары
Әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы

Рәшит Ваһапов җыры

Һай җырлады!.. Һәм тавышы аның Дулкынлатты җанны, тибрәтте! Талгын яңг(ы)рап, йөрәгемә үтеп, Ут-ялкынын аның дөрләтте. Булса булыр икән шундый сөю!.. Андагыдай якты моң кайда?! Шуның хәтле татлы сызлану бар, Кояш та бар анда һәм Ай да... Уза икән, уза икән гомер, Теләсәң генә лә нишлә син... Шуңа күрә йөрәк әмер бирә: «Яшә һәм сөй, сөй һәм яшә син!» Төшләреңә сылу булып кереп Йөдәтә бит һаман яшь хисең. Син сөйдең һәм һаман сөясең дә – Кеше булып, димәк, яшисең! Булса булыр икән шундый сөю!.. Андагыдай якты моң кайда?! Һай җырлады!.. Төне буе гүя Агып торды кебек нур Айдан!..  

Р.Харис тәрҗемәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев