Логотип Казан Утлары
Әдәбиятлар дуслыгы - халыклар дуслыгы

Очрашулар эзләмим

Очрашулар эзләмим мин, Сагынсаң – үзең эзлә. Тавышыңны ишетәмен, Агач тирбәлсә җилгә. Очрашулар эзләмим мин, Эзләп тап мине үзең. Юанам күк чәчәкләргә, Алар нәкъ синең күзең. Очрашулар эзләмим мин, Кил, әйдә, үзең очраш. Кояш елмая, ул синең Елмаюыңа охшаш. Очрашу эзләмәсәм дә, Ник килмисең йөгереп? Тал бөдрәләрен назлыйм мин, Чәчләрең төсле күреп.

Г.Юнысова тәрҗемәсе


Фото: instagram.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев