Мине татарга саныйлар

Мине татарга саныйлар, кыстыйлар: «Чәйләп алыйк!» Һәм түбәтәй кидерәләр, чак кына кыңгыр салып. Охшаган икән – охшаган! Чуваш нигә тансын соң: миндә татар кыяфәте тумыштан ук анысы! Зур күзләр, татар күзләре, нык тупсалы киң яңак... Татар белән аралаштык, гасырлап кына санап. Мәҗит Гафури белән без Уфада күп күрештек... Зур шагыйрь булырга шулчак хыялланды бу кеше. Мин, сагынып, өенә дә килә идем кайвакыт. Каршылый иде ул җырчы, самавырын кайнатып. «Шундый шагыйрь булсаң икән!» – дип өметләндем күпкә. Каурый төрткән канатларым тарттылар мине күккә. Әле бер билгесез шагыйрь, унҗиде яшь ул чакта, татар җырлары җырладым, үз-үземне кочаклап... Охшарга теләдем аңа – гаҗәеп шагыйремә. Шуңадыр шигырьләремдә Гафурилык күренә. Һич тә ерак тарих түгел, ул көннәр якын, тере, – Муса Җәлил, балкып, миңа Мәскәү күрсәтеп йөри. Мусаның җан яктылыгы йөрәгемдә чагылды. Шуңадыр да инде, бәлки, миндә татар чалымы. Казанда еш була идем. Җәлилсез дә күп киләм. Шуңадыр чуваш Ухсайны татарлар яхшы белә. Яшьлекне искә төшереп барлыйм урамнар рәтен, ә янымда Хәсән Туфан – минем чал ахирәтем. Аның җаны якын миңа – ачам бар серләремне. Аяк асларында ташлар йомшаклар, мендәрмени! Туфанча язарга теләп, үзәкләрем өзелә. Шуңа күрә дә татарлык саркыгандыр йөземә. Чын күңелдән үгетлиләр: «Түбәтәеңне салма!» Әйтерсең, мине түбәтәй чын татар итә ала. Охшаган икән – охшаган! Чуваш нигә тансын соң: миндә татар кыяфәте тумыштан ук анысы.

Р.Харис тәрҗемәсе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: