ҺИЧ БЕТМӘС БУ ТАРИХИ УРТАКЛЫК
Чуваш белән татарның бер тамырдан үсеп чыккан ике кардәш булуы мәгълүм. Хәтта ике яктан да кайбер галимнәр болгар бабаларыбызга сез түгел, без ул якынрак дип тә бәхәсләшеп алгалыйлар.
Чуваш белән татарның бер тамырдан үсеп чыккан ике кардәш булуы мәгълүм. Хәтта ике яктан да кайбер галимнәр болгар бабаларыбызга сез түгел, без ул якынрак дип тә бәхәсләшеп алгалыйлар. Бер чуваш язучысы, имештер, аңа Венгрия илбашының: «Ак барс – сезнеке бит, ник аны татарларга бирдегез?» – дип әйткәнен язып чыккан иде. Гомумән, Болгар – сәяси һәм мәдәни тарихы белән әле башка тугандаш халыкларның да күзен кыздыра торган энҗе. Минемчә, бу очракта бәхәсләшеп ятарга түгел, уртак хәзинәбезгә сөенергә, аны сакларга, яңа казанышларың белән үстерергә, ныгытырга гына кирәк.
Үзем Болгар туфрагында үскәнгә, безнең төбәктә чуваш авыллары бер тирәгә тупланып яшәвенә һич тә гаҗәпләнмим. Әле дә күз алдымда тора: мәктәпне тәмамлагач, университетка укырга китү өчен паспорт юнәтергә барган идем (паспорт алулар ай-һай кыен заман бу). Шунда бер төркем искиткеч чибәр яшь кызларны күреп сокланганымны белсәгез... «Кемнәр алар?» дип сорарга гына телемне әйләндерә алдым. «Чуваш кызлары», – диде танышым. Минем шуннан соң бер генә тапкыр да шул чибәрлек, сылулык җәһәтеннән кимрәк чуваш хатын-кызын күргәнем булмады. Аларның эш сөючәнлегенә ышанырлык мисаллар күп булды. Инде иҗат ягына килгәндә, чувашның олпат әдибе, бишеге Әлкидә тирбәлгән Педер Хузангайның якташымын дип әйтү дә җитәдер. Аның улы Атнер белән танышкач, атасының юлын икенче буын талант иясе лаеклы дәвам итүен күрдем. Михаил Синеэль белән Порфирий Афанасьев та безнең якта:берсе – Аксубай, икенчесе Чирмешән районында туган. Шуңа күрәдер бу ике талантлы шагыйрь икеләтә үзебезнеке булып саналырга хаклы.
Татар әдипләре чуваш каләмдәшләребез белән элек-электән аралашып, «тел вә лөгать алмашып» яшиләр. Бигрәк тә Чувашия чигендә яки Чувашиянең үзендә үк туган шагыйрьләр тел хасиятләрен дә яхшы белеп, үз иҗат гөләндәмнәренә үрәләр. Шәрәф Мөдәррис, Кави Латыйп, Ренат Харис, Ркаил Зәйдулла – чуваш шигыренең асылын аңлап, тәмен татып татар телендә яңгыраткан төрле чор, төрле буын әдипләре. Аларның һәм башка татар шагыйрьләренең газета-журналларда, җыентыкларда чәчелеп яткан тәрҗемәләрен бер китап итеп туплау, аны үзенең кереш сүзе белән озата бару идеясе Башкортстанда туып үскән Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллиннан чыкты. Без ул тупланманы «Чуваш җыры» дип атау мәгъкуль булыр дип килештек.
Каләмдәшләребезнең игелекле хезмәте белән,Чувашиядә татар шигърияте шулай ук яхшы таныш, Халык шагыйре Юрий Семендер «Татар шигъриятенең гөлбакчасы» исемле антологияне («Илһам», 2013), Җәүдәт Сөләйманның «Вакыт касәсе» исемле шигырьләр җыентыгын («Мәгариф – Вакыт», 2014) төзеп һәм үз тәрҗемәсендә чыгарып, татар әдипләре белән дуслыгын «сүздә түгел, басмада» раслады. Чувашиянең халык шагыйре Валери Тургай да Тукай шигырьләрен, Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре»н, Зариф Бәширинең «Чуваш кызы Әнисә» әсәрен тәрҗемә итеп, чуваш укучыларына җиткергән талантлы каләмдәшебез.
Сүз уңаеннан әйтергә кирәктер, минем үземә дә Михаил Юхма, Геннадий Красильниковларның зур күләмле проза әсәрләрен, аерым шагыйрьләрнең шигырьләрен тәрҗемә итәргә туры килде. Шуңа күрә бу тупламны укучыларыбыз яратып кабул итсен иде дигән теләктә калам.
Мөдәррис ВӘЛИЕВ
Эшче Вәкил Сабитов янында кунакта
Утыр, Вәкил, минем янга,
Эшеңне ташла әле.
Мин яраткан теге моңлы
Җырыңны башла әле!
Син җырласаң, килер дуслар
Хәтеремә-уема!
Шагыйрь дустым шигырь укыр
Күз йоммый төн буена.
Җырла әле – дөньядагы
Иң матур җыр шушыдыр!
Такташ белән Җәлил җырлар,
Җырга Шәрәф кушылыр!
Килеп керер Тукай үзе
Җырыңны тыңлар өчен.
Әллә ниләр бирер идем
Мин шушы моңнар өчен!
Татарның җаны туп-тулы
Ярсулы хис, җыр, җегәр...
Утыр, Вәкил, яннарыма,
Татарча җырлап җибәр!
Р.Миңнуллин тәрҗемәсе
Василий ДАВЫДОВ-АНАТРИ
"КУ" 06, 2017
Фото: pixabay
Теги: публицистика
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев