Логотип Казан Утлары
Әдәби хәзинәләребез

Үзем турында җыр

Әйтсәләр дә: барып тор син, дип, Дөньяның иң рәхәт җиренә. Әйтер идем: кирәк түгел, дип, Кайтам мин, дип, туган илемә. Әйтсәләр дә: алтын сарайда тор син, Ләкин илең ирексез калсын, дип. Әйтер идем: мине зинданга сал, Фәкать илем ирекле булсын, дип. Ничек тели җаның, шулай яшә, Кара кашлы кызлар үзеңә, Дисәләр дә, әйтер идем: кирәк түгел, Кайтам мин, дип, зәңгәр күземә. Сатмас егет илен алтын-көмешләргә, Әгәр югалтмаса вөҗданын; Алтынны ул чүпкә санар, Иң кыйммәтле күрер Ватанын.
Фото: youtube.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев