Логотип Казан Утлары
Әдәби хәзинәләребез

Туган илгә

Якынлыгың синең белмәдем мин, Ерак китми торып. Ничек яшьлек тәмен без белмибез, Картлык килми торып.

Булгач давыл, ничек шауламасын,

Чайкалмасын камышы.

Ярсый йөрәк, дулкынлана,

Авыр-авыр сагышы!

Беренче кат күзем кояш күргән

Җирләр ерак калды.

Тирә-ягым көзге болыт кебек

Кайгы чорнап алды.

Туган илем, барлык рухым сиңа –

Барысы синең өчен!..

Якынлыгың синең белмәдем мин,

Ерак китми торып.

Ничек яшьлек тәмен без белмибез,

Картлык килми торып.

Абдулла Алиш

Күренекле татар язучысы һәм шагыйре, Бөек Ватан сугышы каһарманы, җәлилче Абдулла Алишның (1908-1944) әсирлектә иҗат ителгән күп кенә шигырьләре сугыштан соң төрле елларда һәм төрле юллар белән туган илгә кайтып иреште. Аларның күп өлеше һәм иң беренче иҗат ителгәннәре гаиләсенә, туганнарына, якыннарына 1946 елда билгеле булды.

Болар – Абдулла Алишның Берлин төрмәсеннән Габбас Шәрипов тарафыннан чыгарылган дәфтәре һәм әсирлектә булган Нигъмәт Терегулов күчереп язган шигырьләр. Сугыштан соң 1946 елның язында Нигъмәт Терегулов, Уфадан махсус Казанга килеп, аларны (Муса Җәлилнең беренче блокноты белән бергә!) Абдулла Алишның тормыш иптәше Рокыя апага шагыйрь күрсәткән адрес буенча китереп бирә. Аннары бу әсәрләрне Татарстан Язучылар берлегенә тапшыралар.

А.Алишның бу дәфтәренә унбишләп шигыре һәм әсирлектә үз башыннан узган хәлләре тасвирланган «Тормыштан хроникалар» дигән язмасы теркәлгән. Монда ул үзе белән бергә кулга алынган кешеләрнең исемнәрен дә язган. Иң соңыннан, васыять кебек итеп, мондый сүзләр өстәгән: «Әгәр шушы дәфтәр исән-сау кайтып җитсә, мин бәхетле. Миңа башка берни кирәкми. Мескен анам, сөйгән иркәм бу язмаларны укысалар, дуслар аларның кайберләрен матбугатта чыгарсалар...* 24/XI – 42».

Шагыйрьнең 110 еллыгы уңаеннан тәкъдим ителгән бу шигырьләр җәлилчеләр каһарманлыгын, туган илгә-ватанга, ана телебезгә тугрылыкны кабат хәтерләрдә яңартып, яшәешебезне өметле итеп, тулыландырып җибәрсеннәр иде...

Шигырьләрендәге ялкынлы хисләре белән Абдулла Алиш бит бүген дә безнең күңелләрдә, халык хәтерендә яши!..

 

 

 

"КУ" 09, 2018

Фото: pixabay

 

Теги: шигырь

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев