Логотип Казан Утлары
Әдәби хәзинәләребез

Кояш каршылау

Мин адаштым юлдан, төн караңгы, Белмим, нидер көтәм. Кайда икән минем якын дуслар? Кайда минем иркәм? Басып торам текә яр читендә, Карыйм тирә-якка. Шулчак янгын кебек алсуланып, Батыр кояш калка. Кулы белән нәфис пәрәнҗәсен Акрын ачкан сыман, Тирә-ягын һаман яктылата, Күтәрелә томан. Тормыш чишмәсенең горур агымын Тәбриклиләр кошлар. Чәчәкләрдән ява бертуктаусыз Рәхмәтле алкышлар. Кызганмый ул – минем өскә Сибә көләч нурын, Хәтерләтеп анам иркәләвен, Аның йомшак кулын. Уртаклашам йөрәк кайгыларын Мин дә аның белән. – Кояш бабай, барыр юлым кайда? – Дигән сорау бирәм. – Әнә минем нурлар, – ди ул миңа, – Курыкмый һичбер нидән. Шулар кебек син дә батыр бул, Үрнәк алып миннән. Төн артыннан көннең туарына Ышанычың тирән. Китәр кайгы, килер шатлык тиздән, Тиздән, иркәм, тиздән. Барыр юлың – үлем, – ди ул миңа, – Мин калыккан чакта. Ыргыт йөрәгеңнән кайгыларны, Үлеп минем хакка. Шунда синең дуслар, якын анаң, Шунда синең иркәң. Һәр көн саен кайнар сәламеңне Мин аларга илтәм. Саубуллаша, үрли югарыга, Ә мин түбән калам. Алып килгән төсле җылы нурлар Туган илдән сәлам!
Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев