Логотип Казан Утлары
Әдәби хәзинәләребез

Хатирәләр (дәвамы)

– «Дин» илә «тормыш» эшләрен аеры тота белергә вә «хәят» эшләренә шәригатьне катнаштырмыйча, бары тик йолаларыбызча гына яшәргә кирәк, – дигәне исемдә калган.

(Башын МОНДА басып укыгыз)

Урысча өйрәнүем

Алты-җиде яшьләремдә мин гарәпчә-фарсыча белән берочтан урысча да өйрәнә башладым. Бу өч телне яшьли тирәнтен өйрәнүем миңа тормыш юлымда бик нык ярдәм итте, бик күп вакытымны янга калдырды. Бәлигъ булгач, тел өйрәнәсе урында мин башка бер мөһим эшләр белән мәшгуль булдым. Ни өчен мин бик иртә урысча өйрәндем? Атам гаскәрдә чагында урысча белмәгәннән иза чиккән.

– Углым булса, мин аны иң беренче чиратта урысчага өйрәтәчәкмен, – дип ул ант иткән.

Атам сөйли иде:

– «Төшләнү» дигән нәрсә бар. (Җенси өлгергәнлек чорында ир-егетнең йокыдагы төшләнүе. – Р.Б.) Төшләнгән кеше госел тәһарәте алырга тиеш. Төнлә төшләнгәннән соң, госел тәһарәте алып маташканда, казармада кизү торучы субай мине күреп алды да аерым бүлмәгә ябып, идәнгә яткызып, өстемә ком тутырылган авыр капчык бастырып куйды.

Урыс гаскәрендә хезмәт итүче дагыстанлы субай, сәгатьләр буе интегеп ятучы солдатны күреп:

– Бу ни? – дип урыс субаеннан сорый, урыс субае эшне аңлатып биргәч, дагыстанлы: – Алайса, бу солдат җәзасын минем янда узар, бир аны миңа, ди.

Дагыстанлы субай атамны үз бүлегенә алып китә. Урысча белмәгән атам аның белән фәкать гарәпчә генә аңлаша. Җәза вакыты узгач, дагыстанлы атамны кире үз бүлегенә кайтара һәм әйтә:

– Бу яхшы егет, син моннан чавуш (кече командир) яса, ди. Шуннан атам чавуш булып китә. Әмма урысча белмәү сәбәпле, байтак кыен күрә.

Хезмәттән соң атам мәмләкәтенә кайтып өйләнә вә:

– Балам угыл булса, иң башта аны урысчага өйрәтәчәкмен, – дип ант итә. Авылыбызда урысча мәктәп юк, күрше Макар авылында гына бар иде, әмма атам мине анда җибәрергә теләмәде, үз мәдрәсәсендә, урысча шәһәр мәктәбен Русиядә бетергән Габдеррахман Миңлебаев исемле бер татар бар иде, мине урысчага өйрәтер өчен шуны куйды. Ахмар авылында атамның бер дусты яши иде, шуның улы да урысча шәһәр мәктәбен тәмамлаган икән, аның исеме Шаһибәк Үзбәков иде, ике елдан соң Шаһибәк Үзбәковны атам үз мәдрәсәсенә урыс теле укытучысы итеп чакырды. Габдеррахман киткәч, бу зат миңа урысча дәресләр бирде. Унбер яшемдә чакта Шаһибәк мәктәптә узган башка дәресләрне дә урысча өйрәтеп, язга чыккач, миннән имтихан алырга булды. Кышын Макар авылындагы мәктәпкә берничә тапкыр барып килдем. Көзен шунда (Макар авылында) имтихан тапшырдым. Мәктәпнең мөгаллиме Мифтах Карамышев имтихан тапшыруым турында шаһәдәтнамә дә бирде. Дүрт ел дәвамында хосусый дәресләрдә урысчаны үз укучыларыннан яхшы өйрәнгәнем турында да әйтте һәм мине Эстәрлетамакка урысча укырга җибәрергә кирәк, дип киңәш итте. Мин үзем дә шуны бик тели идем.

Ләкин атам-анам мине урыс мәктәбенә бирергә риза булмады. Әмма кадимче Кәшшаф мулланың: мулла ага углын урыс мәктәбенә бирә икән, дигән сүзе мине Эстәрлетамакка бару шатлыгыннан да мәхрүм итте. Көз кергәч (1902), мине Үтәктәге агамның мәдрәсәсенә җибәрделәр.

Үтәктә укуым

(1902–1908) Бу авыл безнекеннән 14 чакрым ераклыкта урнашкан һәм агамның авылы безнекеннән нык аерылып тора иде. Мин агамның өендәге бик бай китапханәсендә еш кына куна кала идем.

Кафи Сатлык угылларының бишесе дә имам вә өч кызының кияве дә имам иде. Олы углы Хәбиб Наҗҗар исеме аталган Кучкар Әмирханның бай сәүдәгәр углы тарафыннан Казанга җибәрелеп, ул заманның иң бөек остазы вә фикер иясе, мәгълүм тарихчы Шиһабетдин Мәрҗанида укыган, соңра аның мәдрәсәсендә шөһрәтле бер хәлфә, ягъни мөдәррис дәрәҗәсе алган, Ислам тарихына кагылышлы «Мифтах эл-Тәварих», ягъни «Тарихларның ачкычы» исемле татарча әсәрен язып бастырган вә Ислам метафизикасына кагылышлы танылган мәдрәсә китапларына гарәпчә аңлатмалар бирүче дә ул. Гарәпчә аңлатмаларын, язучыларның тәрҗемәи хәлләрен, китапларын ул төзәтмәләр ысулы белән язган. Ул аңлатмаларының күп өлешен агамның аркадашы Хәмид Шәңгәрәй белән берлектә язган. Агамның гарәп әдәбиятыннан тәрҗемә иткән «Кальюби» турындагы мәзәкләре дә басылып чыкты. Хәбиб Наҗҗар сәясәттән дә хәбәрдар иде. Кырымлы мөселман түрк адәме Исмәгыйль Гаспралы бастырып чыгарган «Тәрҗеман» гәзитәсен беренче саныннан ук, ягъни 1883 елдан ук укый башлый. Суфилыкта заманның тәрәккыйпәрвәр (алгарышны яклаучы) шәехе булган «туңгатар» ыруыннан Шәех Зәйнулланың мөрите иде. Бу зат, ягъни Хәбиб Наҗҗар, Төркиядән дә гәзит-журналлар алдыра иде. Ул да, минем атам кебек, гарәп теле һәм бу телнең фәлсәфәсе вә әхлакый әсәрләре белән мәшгуль иде. Ләкин дөньяга карашлары белән туры килмәгән нокталары да бар иде. Әмма шуны да искәртеп узарга кирәк: агам Наҗҗарның карашлары атамныкына караганда заманчарак иде. Бөтен дөньяның агам Наҗҗарның карашлары атамныкына караганда заманчарак иде. Бөтен дөньяның түгәрәклеге турында ул Фламмарион әсәрләренең тәрҗемәсеннән укып белә иде. Ул – астрономия һәм математиканы заманча аңлый торган кеше. Атам исә ХII гасыр Ислам фикер иясе әл-Газзали карашларында тора. Җир җисеменең түгәрәк-йомры булуын да, ягъни җир шарыннан бәләкәй вә җиргә якын кояшның җирдән зур икәнен дә, кояш белән айның ничек тотылганын да белә, ләкин атам җир шарының әйләнгәненә ышанмый иде. Газзали, Птоломей тәэсирендә, ул аңа инанган һәм геоцентрик фикер ягында. Атам вәгазьләрендә дә Газзалиның «Их-йа әл-улум әл-дин», ягъни «Дин фәнен терелтү» исемле әсәреннән алынган өлешен дулкынланып аңлата иде. Бу әсәрнең кайбер өлешләрен йокларга яткач, йокы чакыру өчен укый торган иде. Атамнан:

– Һәм җанны дулкынландыра, һәм йокыны китерә торган ул нинди әсәр? – дип сорый идем.

Ул:

– Бу әсәрдә икесенә дә ярый торган урыннар бар, улым, – дияр иде. Соңыннан француз галиме Г.Боскуитнең шул турыдагы әсәрен укыгач, мин атамның хаклы икәнен аңладым. Газзалиның кабатланып торган серле саннар белән мәшгуль булганын мин ун яшемдә үк белә идем, аның кайчан вафат иткәнен дә (һиҗри, 505-милади, 1111) белә идем. Газзали кебек, Пәйгамбәребез кебек, атам да 63 яшендә үләргә теләде. Атамның теләге кабул булмады, большевиклар кул астында күп җәфалар күреп, ул 80 яшендә вафат булды. Атам да кырымлы мөхәррир Гаспралының гәзитәсен һәрдаим алдырды. Әмма ул һәрвакыт мөһим хәбәрләрне генә укый иде, чөнки алдынгы, заманави фикерле мәкаләләрне ул яхшы аңламый, игъландагы рәсемнәргә, мәсәлән, чәч ныгыта торган дару игъланында чыккан Анна Шилак исемле озын чәчле хатын өндәмәсенә хакыйкатән ышана иде. Атам үз мохитенең әгъзасы буларак, дини фанатизмнан ерак кеше иде, ләкин ул шулай да үз кирелегенә тарта иде. Ә Хәбиб Наҗҗарның мохите мөнәввәр кешеләр (зыялылар) белән әйләндереп алынган иде. Шуңа күрә мин атама караганда агама ныграк тартыла идем.

Атамның шәхсияте

Атамны урап алган мохитне мин бик төшенке сүзләр белән тасвирладым шикелле. Холыклары, дөньяга карашлары белән нык аерылсалар да, агам белән атам бик дус иде. Агам Мәрҗанинең ике хәлфәсе Габбас белән Садри илә бергә Казанда гыйлемдә алда барулары белән бергә, кайнап торган тормышта яшәгәннәр: күп эчәләр икән вә гауга чыгаручылар рәтендә булганнар, имеш. Кемдер боларга багышлап икеюллык такмак та чыгарган:

Наҗҗар, Габбас һәм Садри –

Шәкерт икән үзләре;

Типтерәләр бик оста,

Тәтәйләрдә күзләре.

Истанбулга китеп тә Габбас бу типтерүләрен ташламаган, анда да ул тәнкыйть-сатира утына тотылган, имеш. «Шөһрәте» шушы тәнкыйтьләр аркасында Истанбулга кадәр барып җиткәнгә күрә, Наҗҗар исә, авылына кайтып, имам булды һәм, ниһаять, шәехлеккә җитте, әмма аның тормышы минем өчен үзенә күрә бер табышмак вә серле иде. Аның өендә яшәгәнемдә «гаҗәп, мулла абзый хәзер дә эчәме икән?» дип уйладым. Минем атам бик гади, бик самими бер инсан иде, аның миңа аңлашылмаган һич тә серле-сәер гадәтләре юк. Агам Наҗҗар шәкертләренә югарыдан бага, артык кырыс иде, атам исә, абруе булуына карамастан, шәкертләренә вә балаларына иптәш-аркадаш, чын-чынлап ата була белде. Берәр гаебең чыкса, һичшиксез, җәзасын бирер, ләкин күп вакытта ул синең хата эшләгәнеңне күрмәмешкә салыша. Гомерендә ул авызына хәмер алмады, гаиләбездә намаз мәҗбүри иде, әгәр дә үзе өйдә юкта намаз калдырганыбызны белсә (ул һәрвакыт белә иде), битәрләми. Өйдә катгыян тәртип куелган. Гаиләбездә вә хайван көтүе көткәндә, ул безне бик каты тота иде. Үз ияренә «күпчек» куя, безгә исә, хәтта илле чакрымга йөрсәк тә, каты күн белән тегелгән ияргә йомшак берни куйдыртмый иде. Кичләрен йокларга ятканда да, көтүдә йөргәндә дә, өстебездә юка чикмән булыр иде. Язын ялланган чабаннар була торып, югалган яки чирләп егылган сыер яки куйлар өчен чабаннар түгел, без, аның уллары, җавап бирәсе. Курадагы атларыбыз биштән артмый иде. Кичен «куналга», ягъни бу атларны печән мул үскән җиргә утларга җибәрәбез. Кача торган гадәте булган атны озын аркан белән казыкка бәйләп куябыз. Һәм төнлә торып, казыклар белән атларны икенче урынга күчерәбез. Иртәнге намаздан соң атларны курага алып кайтабыз. Кояш чыкканчы йоклап, атларны соңга калып китерсәк, атабыздан бик каты эләгә иде.

Атам борынгы гореф-гадәтләргә бик нык бәйле иде. Мишәр, типтәр, татарларда булмаган гадәтләр мәсьәләсендә ул үзенең ярдәмчесе имам Кәшшаф мулла белән һәрвакыт бәхәскә керә иде. Бу зат атам хакында, аның артында «ул шәригать урынына законны хуп күрә», дип сөйләнә икән. Бохарада укыган Кәшшаф мулланың «закон» дигәне, ягъни урысның рәсми кануннары турында, дип әйтүе инде. Башкортларның шәригатькә бик туры килмәгән гадәтләре бар, янәсе. Мирас мәсьәләләрендә вә «инчи» дип аталган бер гадәт хакында да һәм әчебал исерткече турында да бәхәсләр була иде. «Инчи» – мал вә мөлкәтнең гаилә әгъзалары арасында (хатын белән ирнең тигезлеге) нигезендә бүленүе, шуңа күрә хайваннарның аерым тамгаланышы димәктер. Дини корбан вә мөсафирның тамагын туйдыру, хайван чалганда зәкят бирү вә мирас эшләрендә «инчи» гаилә тормышын тәртиптә тоту өчен эшләнгән низамдыр (кагыйдә, тәртип).

Авылыбыз умартачылык, әчебал ясау белән дан тота иде, әчетелгән балны еш кулланалар. Туганыбыз Әһил мулла исемле бер картрак имам күпвакыт исерек була иде һәм исерек килеш халыкка намаз укыта. Кәшшаф мулла:

– Бу хәлдә намаз укылмас! – дип лаф ора.

Атам исә шулвакыт:

– Шикләнгән кеше намазын өендә укысын яки казага калдырсын! – ди иде. Анам да атамнан качырып кына әчебал куя иде, үзе дә бераз эчә торган иде. Атам әчебал куелган тәпәнне күрә, әмма күрмәмешкә салыша иде. Атам умарталардан алынган балның «бал ипие» дип аталган өлешеннән балавыз-шәм ясарга ала иде, балданкәрәздән бушаган савытны чайкый һәм:

– Бар, чыгарып түк, – дип анама бирә. Анам аны түкми, тәпәнгә чыгарып сала. Иң куәтле бал шуннан ясала. Атам моны да күрмәмешкә, белмәмешкә салыша иде. Кәшшаф мулла бөтен халык хөрмәт иткән атам турында:

– Мулла агамның өендә хәрәм бал һич кимемәс! – дигән.

Кәшшаф мулла исә шәригать кануннарын хәрефен-хәрефкә җиткезеп тотарга куша. Аның типтәр, мишәрләр арасында мөритләре (иярченнәре) бар иде. Алар атам хакында гайбәт тараталар. Атам авыл тормышында да иске гадәтләрне тотканына күрә, кайбер четерекле мәсьәләләр өскә калка иде. Авылның төп шөгыле – хайван асрау, көтүлекләрне карау, мал утлату җирләре белән тәэмин итмәк. Игенчелек – бишмәт белән җилән итәгенә салынган тарыны кул белән чәчеп иген басуы ясау ул. Еллык уңышның орлыгы ике-өч итәктән артмый. Икмәк чәчелгән җирне хайваннардан саклар өчен, киртә коралар, барысы да шулай эшли иде. Мишәрләр килеп утыргач, урыс ысулы белән авылны киртә белән әйләндереп алдылар. Бу киртәне урыслар укалча (околица), диләр. Бөтен көтүлекләр дә киртә эчендә калды, алар чәчүлек җиргә әверелде. Менә шунда хайван симертүчеләр белән игенчеләр арасында бәрелешләр була башлады. Көзен таулардан, җәйләүләрдән төшкән хайваннарыбыз иген басуларына ябырыла, рәхәтләнеп утлыйлар иде. Хайваннарның каршысына мишәр, татар һәм урыслар тезелде. Мишәрләр белән урыслар безнең кышлык абзарларыбызны бәрәңге, икмәк өчен куллана башладылар, безнекеләр бу бәрәңгене ашамый:

– Ул – тиреслектә үскән пычрак ризык, – диделәр. Мишәрләр дә, урыслар кеби, яшелчә утырталар да киртә белән әйләндереп алалар. Бакчасыннан бер кыяр чәлдергәнем өчен күршебез Ситдикъ-мишәр мине кыйнады, атама әйткән: – Улыңны караклыкка өйрәтәсең! – дигән.

Күршеләр белән ике арада хәтәр мәсьәлә калыкты. Хәлбуки, тарлауда үскән кыяр, ногыт борчагы өчен балалар кыйнауны атам аңламый иде. Ләкин атам бөтен күчмәләрнең иске йола-гадәтләренә тугры калса да, тормыш биргән шартларга ярашырга «башка бер йолалар белән мәҗбүрән яраклашырга» дигән фикердә тора иде. Ягъни тормышта ярашу-яраклашу – төп күчәр – шәригать түгел, йола тора. Бу юнәлештә ул бары тик Кәшшаф муллага гына түгел, агам Хәбиб Наҗҗарга караганда да тәрәккыяткә тугры иде. Еллар кичте. Ул хайван утарларын бәрәңге утыртыр өчен кулланды. Безгә дә эре-эре бәрәңге ашатты. Ул анда хәтта кәбестә дә үстерде. Үз туганнарын да бәрәңге утыртырга өндәде. Ул бакчасына җимеш агачлары утыртты, эшкә кулы ятмаган Кәшшаф мулланы узып китте. Үсә төшкәч, мин атамны тарлавыбызны биш-ун дисәтинәгә киңәйтергә күндердем. Печәнне без элеккечә урак белән урып ала идек, ләкин урак уру ул билгә төшә. Бу эшне без татарлар, урыслар белән бергә эшли идек. Тора-бара кардәшләрем дә урак белән эшләргә ияләнеп китте, машинага да күнектеләр. Әүвәлчә малларыбызны кышын ачык һавада, ачык түбәле абзарларда (киртәдә) кышлата (ашата) башладык. Тора-бара мишәрләрнеке кебек «абзарлар», «сарайлар», ягъни амбарлар, лапаслар салырга өйрәндек. Өебез янында гына ике кечкенә йорттан торган башкорт мәктәбе тора-бара татар салаларындагы кебек мөкәммәл мәдрәсә шикелле булды. Ягъни атам мин сабый чакта кыска вакыт эчендә урта гасырда калган авылыбызны тулысы белән заманчалаштырды. Унсигез яшемдә авылыбыздан аерылып, укырга дип еракларга киттем. Бер ел кебек тә тоелмаган ун ел эчендә хәятебездә йөз еллар күрелмәгән түнтәрелешләр, инкыйлаблар булды. Бу хосуста атамның:

– «Дин» илә «тормыш» эшләрен аеры тота белергә вә «хәят» эшләренә шәригатьне катнаштырмыйча, бары тик йолаларыбызча гына яшәргә кирәк, – дигәне исемдә калган.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев