Логотип Казан Утлары
Әдәби хәзинәләребез

Хатирәләр (дәвамы)

– Мөселманнардан бу китаплар белән кызыксынган беркемне дә күргәнем булмады, биредә кал, – дип, мине бер матросның җылы бүлмәсенә урнаштырды. Мишкин исемле бу капитан ярдәмчесе бик тә зыялы, укымышлы кеше булып чыкты. Бу китаплар анда да бар икән, укый икән.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Пароходыбызның капитан ярдәмчесе

Мин Әстерхан сәфәремне һәм Мәрҗанинең шәкертләре арасыннан чыккан бөек галимнең заманына кагылышлы хатирәләрне тыңлап кичердем. Идел суы буйлап Казанга китеп барышымда Мәрҗанинең Ислам гыйлеменә кагылышлы бөтен фикерләрен бергә туплап язылган «Бөек юл» (әл-Тарикать әл-Мутхла) атлы әсәрен укып вакыт уздырдым. Җәйге айларда укыган урысча әсәрләрдән Җ.В.Дрэперның «Дин белән фәннең каршылыклары», профессор Овсянико-Куликовскийның «Урыс интеллигентлары тарихы» исемле әсәрләре.

Суыклар бик иртә башланды. Кар яуды һәм пароходыбызны боз тотты, ул төнлә йөри алмый иде. Ярый әле, бу әсәрләрне юлга алганмын. Дрэперның әсәрләрендәге либераль фикерләр миңа электән, Төркиядә Әхмәт Мидхәт әфәнденең нәшрияты мәйданга чыгарган китапларыннан ук таныш иде. Бу юлы урысчасын өйрәнеп чыктым. Төрекчәсе җентекле тәрҗемә иде, урысчага тәрҗемәсе исә католик дошманлыгы белән сугарылган иде. Бу китап вә Овсянико-Куликовскийның әсәре тормышымда миңа бик нык йогынты ясаган хезмәтләр булды. Юлда Царицында (хәзер – Сталинград) сатып алган бер сандык «әнис» дип аталган кечкенә баллы алмалар эшкә ярап куйды. Мин бара торган өченче классның бүлмәләре юк, суыктан карыш-карыш калтырап утырам. Пароход капитаны ярдәмчесе, минем яннан узып барганда, кулымдагы китапка күз ташлаганын сиздем. Беркөнне ул мине югарыга, үз каютасына чакырды.

– Мөселманнардан бу китаплар белән кызыксынган беркемне дә күргәнем булмады, биредә кал, – дип, мине бер матросның җылы бүлмәсенә урнаштырды. Мишкин исемле бу капитан ярдәмчесе бик тә зыялы, укымышлы кеше булып чыкты. Бу китаплар анда да бар икән, укый икән. Сембер каласыннан, андагы татарлардан Акчуриннарны бик яхшы белә. Укый торган гарәпчә әсәрнең ни турында икәнен дә сорады. Адресын бирде. Соңыннан миңа Р. Милюковның «Рус мәдәниятенең тарихы» китабын вә Дрэперның «Ауропа зыялылары хәрәкәтенең тарихы» атлы әсәренең урысчага тәрҗемәсен вә Чернышевскийның бер-ике китабын бүләк итте. Бу зат минем Сембердәге Ибраһим Акчурин исемле зыялы зат белән танышуыма да арадашчы булды. Советлар дәверендә вафат иткән Ибраһим бәй урысчадан башка алманча, чагатайча, уйгырча да белә иде. Бер ел соңра мин, Сембергә барып, Ибраһим бәйдә кунак булдым. 1923 елда Русиядән киткәнчегә чаклы күрешеп, уйгыр хәрефләре белән хатлар алыштык, Ибраһим бәй вә гаиләсе миңа иң нык тәэсир иткән инсаннардан булды. Бу гаилә белән таныштырганына күрә, капитанга һәрчак миннәтдар (канәгать) булып калдым. Пароходыбыз, бозларны вата-вата, мең бәла белән, Казанга килеп җитте. Без дусларча хушлаштык. Кызганыч ки, без кабат күрешә алмадык.

Казандагы мөгаллимлегем вә урыс мохите

Бу 1909-1910 уку елында мине «Касыймия» мәдрәсәсенә түрк тарихы вә гарәп әдәбияты тарихы укытырга куйдылар. Казанның урыс мәхәлләләрендә зур авыл хуҗалыгы җирләрендә урнашкан пансионда бер бүлмә алдым, бу пансионның хуҗасы Шалыгин атлы кеше иде. Гаиләсендә кеше бик күп. Аның улы Николай (Коля) белән дуслашып алдым. Ул табиблыкка укый. Икебез бер бүлмәдә яшибез. Алар миннән көләләр, дуңгыз ите ашатмак булалар, ләкин аларның бу эшләре барып чыкмый иде. Мин аларга күчтәнәчкә килгән җылкы итен ашатырга телим, каз ите дип ялганлап, тәки ашаттым бит, дип куандым, ләкин мин биргән җылкы казысын алар ат ите икәнен белеп ашаганнар икән. Анам миңа кышын почта аша бик күп итеп катырган пилмән җибәрә торган иде. Мин бу гаиләдә ике ел тордым. Бик тату яшәдек. Болар Казанда бары тик кышын балаларын укытыр өчен генә яши. Мин, дәрес китабы буларак, «Түрк тарихы» атлы әсәремне яза башладым. Тарихи эзләнүләр һәм материалларны туплап, тарих язу ысулын профессор Кареевның шушы мәүзугка кагылышлы бер әсәреннән өйрәнеп, дәресләр бирәм. Соңрак өйрәнгән бу әсәр Алман профессоры Е.Бернхейм белән француз тарихчысы Сейнобосның тарих методологиясенә кагылышлы әсәрләрдән сөземтә (мәгълүмат) генә булган икән. Соңыннан, тарихны өйрәнү ысулы турында китап язганда, бу ике галимнең китапларыннан мин нык файдаландым. Һәм мин профессор Кареевка бу ике галимне 40 ел әүвәл танытканлыгы өчен һәм миңа күп вакытымны янга калдырырга ярдәм иткәне өчен бик тә рәхмәтлемен. Кареев тарихны дөрес аңлаткан икән. Петербургта яшәүче мәшһүр шәрекъче, профессор Бартольдның Урта Азия тарихына кагылышлы таш басма язмаларын укыйм. Бу юлы милли тарихыбызга кагылышлы мәгълүматны туплаган Карамзин вә Соловьёвларның урыс тарихына кагылышлы әсәрләрен вә урыс елъязмачыларын өйрәнгәнем кеби, француз галиме Леон Каюнның вә инглиз галиме Генри Ховорсның түрк вә монгол тарихына кагылышлы әсәрләрен урыс телендә укыдым. Леон Каюнның әсәре Е.Лависс Рамбауд тарихына караган кыска өлешенең урысчасы Ташкентта «Урта Азия» мәҗмугасында басылып чыкты. Тулысы белән башкорт арасыннан күтәрелгән адвокат Галиәсгар Сыртланов тарафыннан урысчага тәрҗемә ителеп чыкты. Бу китапны мин Уфада генерал Шәехгали гаиләсеннән алган идем. Ховорс әсәренең Чыңгыз ханга кагылышлы өлешенең урысчасы Ташкентта «Урта Азия» журналында басылып чыкты. Боларны укып чыкканнан соң, түрк кавемнәренең тарихын өйрәнүдә мин дөрес юлда булганымны аңладым. Профессор Катановның ярдәме илә – Гареп, Лондон, Лейденнан, башка бер тарафтан – Ташкентта, Бакуда шәрекъ китаплары сата торган китапчылардан тарихка кагылышлы чыганаклар алдыра башладым. Катановның ярдәме илә мин Лондондагы китапчы Люзактан фарсыча Мирхонд вә Хантимер тарихларына вә Бабур мирза хатирәләренең төп нөсхәләрен алдырдым. Д-Оссон вә Ховорсның монгол тарихына кагылышлы әсәрләреннән урысча чыгарылганнарын укысам да, бу әсәрләрнең төп нөсхәләрен үзем укыр өчен, французчамны ныгыту вә инглиз телен шәпләп өйрәнү зарурлыгында калдым.

Мәдрәсәдә мөгаллим буларак эшләвем өстенә «Урыс булмаганнар өчен мөгаллимнәр мәктәбе»ндә һәм дә лицейның программаларына күрә, имтихан тапшыру өчен әзерлек дәресләренә йөрүемне дәвам итәм. Лицейга имтихан бирәлмәсәм, һич тә булмаса, урыс теле укытучысы булырмын, дидем. Имтихан әзерлеге дәресләре бирүче латинча, алманча вә математика өйрәтүче ике зат (Рыклицкий белән Арбеков) мине урыс зыялылары мохитенә алып керде. Шулай итеп, мин еш кына урыс шәһәр театрына йөри башладым. Бу минем өчен яңа бер галәм иде. Бер тапкыр операга бардым, Шаляпин башкаруында «Король Лир»ны тыңладым. Соңыннан бу бөек сәнгатькәрне 1934 елда Австрияда Кицбюэльдә очраттым да мин аның җырлавын беренче тапкыр Казанда тыңлаганымны сөйләп бирдем. Өйләрендә кунак булганым бар, Шаляпинның гаиләсе байтак кына урыс зыялылары белән танышуыма сәбәпче булды. Бу гаиләнең кызлары белән мәҗлесләргә, танцаларга йөрим. Кызлары Татьяна белән, боз каткач, Кабан күле өстендә тимераякта бергә шуабыз. Шаляпин гаиләсенең бөтен әһелләре дә мине бик хуп күрәләр. Ләкин арабыздагы дин аермасы бу дуслыкны һәрдаим бер чиктә тота иде. Мин аракы эчмим, алар мине һичбервакыт аракы эчәргә кыстамады. Боларның китапханәсендә урыс классикларының китаплары бик күп иде. Мин аларны йотлыгып укыйм. Мәдрәсәбездә миннән әүвәл түрк тарихы да, гарәп теле-әдәбияты да дәрес буларак укытылмаган. Әмма мин алып килгән яңалык һәр шәкертнең күңеленә ята, барысы да канәгать. Шәкертләрем бик күп, алар шәкерт кенә түгел, алар минем ярдәмчеләрем дә иде. Шәкертләремнең берсе үзенең авылыннан Тимер угыллары заманында яшәгән Сәмәркандлы төрекмән бәге Дәүләтшаһның фарсыча «Шагыйрьләр тәзкирәсе» әсәрен миңа бүләк итте. Әстерханда ибн Кутәйбәнең гарәпчә һәм Дәүләтшаһның фарсыча әсәрләренең монда табылуы миңа мәмләкәтебезнең Ислам, аеруча Урта Азия мәдәнияте әсәрләренең «эзләсәң, табарсың» мәкален исемә төшерде. Миндә язма әсәрләрне эзләп табу уе ныгып бара иде. Татар галиме Шиһабетдин Мәрҗани белән Казанда яшәгән алман шәрекъчесе Готвальд узган гасырга кагылышлы берничә мөһим әсәр тапкан. Мин шәкертләремә: шуның кебек әсәрләрне авылыгызда күрсәгез, миңа хәбәр итегез, дип үтендем вә «Касыймия»дә дүрт ел сөргән мөгаллимлегем вакытында бик күп әсәрләр турында хәбәрләр алдым һәм аларны барып күрдем яки аларны китерттем.

Шәрекъче Френ 1840 елда ук Ислам өлкәләрендә эзләнергә тиешле Ислам мәдәнияте тарихы чыганакларын санап, бер әсәр бастырып чыгарган. Бу китап миңа юл күрсәтүче булды.

Бу елда алманча өйрәтүче мөгаллимем Рыклицкийның алманчаны гарәпчәдән яки фарсыча вә төрекчәдән алманчага тәрҗемә ителгән әсәрләрне, хикәяләрне чагыштыру юлы белән өйрәнүемнең күп файдалы булачагын әйтте. Чагыштыру ысулы урысчамны яхшыртуга бик файда итте. Профессор Катанов та миңа бу ысулның файдалы булачагын сөйләде вә тюрколог Радловның «Түрк кабиләләренең халык әдәбияты үрнәкләре» вә «Котадгу белек» китапларын кулга төшерергә киңәш бирде. Бу мине турыдантуры түрк кабиләләренең дастаннары белән мәшгуль булырга мәҗбүрләде. Шул ук вакытта профессор Позднеевның «Монгол кабиләләре халык әдәбияты үрнәкләре» китабын өйрәнеп чыктым. Бу эш тикшеренүләремне бары тик түрк кабиләләрен генә түгел, монгол кавемнәрен дә өйрәнүемә сәбәп булды. Тырышуым нәтиҗәсендә «Түрк кавемнәрендә дүрт мисраглы халык җырулары» мәүзугына кагылышлы гыйльми әсәрем барлыкка килде. Быел бу тикшеренүләремнең нәтиҗәләрен «Шура» журналында бастырып чыгардым. Профессор Катанов минем тырышуларымнан бик канәгать калды.

Динне кабул итүемдә үзгәрешләр

Мин, ике ел дәвамында атам-анамнан еракта булсам да, намазымны ташламадым, тормышта вә фикри хәятемдә, уемда, гамәлләремдә атам-анамның тәэсирендә яши идем. Бу хосус Коръәндә (5: 104; 43: 21), гарәпләр әйткәнчә: «Җаһил вә гафил булсалар да безгә бабаларыбыздан өйрәнгәннәребез бик җитә». Янә Инҗилдә (Иоанна, 8: 41) үзләрен Ибраһим нәселеннән санаган яһүдләрнең ана юлы белән түгел, аталарының ялгыш юлыннан киткән кавемнең ахмаклыгын тасвирлый. Әл-Мәгарри: «Инсаннар аталары артыннан сукырларча ияреп, үз араларына дин пәрдәсе корып куйдылар», дип язды. Бер бүлмәдә яшәүче Коля Шалыгин белән әңгәмәләребездә безнең фикеребез уртак иде: «Аталарыбыздан мирас итеп алган дини догматик ышануларыбыз булмаса, безнең арада аеры-чөере килүгә һич сәбәп табылмас иде». Коля христианлыктан һаман суына бара иде. Ул миңа Шишков исемле бер урыс язучысының Гайсәнең (Иисус) тарихы турындагы яшерен рисаләсен (брошюрасын) укырга бирде. Анда Иисусның тарихи шәхес түгеллеге, ул бары тик попларның уйдырмасы икәне турында язылган иде. Мин дә аңа әл-Мәгарринең «Мин Брахман падишаһларының вә тарафдарларының йөзләрен сыер сидеге белән юганнарын күреп, шаккаттым, христианнарның да, башка инсаннарның да, хачка кадакланган кешегә берсе дә ярдәмгә килми, бер бичара бәндәгә «Аллаһның углы» дигәннәренә аптырыйм, башка бер кавем «шайтанга таш атам», дип, ерак-ерак илләрдән Мәккәгә җыелалар, гаҗәп, бу кешеләрнең күзе сукырмы? Иса (Христос) килде вә Мусаның шәригатен тыйды, Мөхәммәд биш вакыт намаз укуны кертте, диләр вә үзеннән соң башка бер пәйгамбәр килмәячәген сөйли, шулайдыр, кешеләр иртә белән ахшам арасында адаштылар (юлларын югалттылар)», дип, мин Коля Шалыгинга бу сүзләрнең урысчасын әйттем.

Бу зиһенле кешеләрнең бөтенесе дә бергә җыелып, уртак бер дин табачаклары турында уйлана башладым. Борынгы түркләр токымындагы шаманизм милли дин була алачакмы, дип уйлыйм. Ихтимал, аның табигать дине икәнен искә алсак, «китап диннәре»ннән шаманлыкның бик яхшы яклары бар. Ләкин семит халыклары кебек алга киткән әдәбиятка хуҗа булмаганга, бу башлангыч инанулар төзек бер дини шәкел булып оеша алмаганнар. Шаманизмга кагылышлы Радлов, Михалов, Вербитский вә башкаларның, аеруча Чокан Вәлихановның эзлекле хезмәтләрен укыйм. Чокан Солтанның төпләмәләре кулымнан төшми. Ул да шаманизмны идеаллаштыра, аеруча бу диннең асылы: гамәлләрдән ваз кичеп, тынычлыкка омтылу һәм табигатькә мәхәббәт, минем хушыма китә. Алтай түркләренең вә казакъларның шаман догаларын гарәпчә ислами догаларга караганда мин күп беләм. Ләкин бу башлангыч ышануларның миллионлаган түрк халыкларының зыялыларын бер җиргә туплап, тартып китерерлек кодрәте, магниты юк. Шаманлык төзек бер система шәкелен алалмаган.

1908 елдан бирле Тәүрат вә Инҗилне укыйм. Мин бу динне яратмадым (кабул итәлмадым). Ләкин явызлыкка каршы пассив булырга өйрәтүче буларак, ышанучыларына, бигрәк тә мин белгән урысларга карата хөрмәт уятмады. Инкарь итүчеләрне, хәттин ашканнарны җәзага тартырга гаҗиз калган дин мине канәгатьләндерә алмый. Инҗилдә (Иоханна, 8:1-15) иренә хыянәт иткән фахеш хатынны канун буенча җәзага тартырга кушкан, хәтта Иисус: «Сез бары тик җисеменә (җенесенә) күрә хөкем итәсез, мин исә беркемне дә хөкем итмим», – дигән сүзләрен укыгач, миңа болар бер рыякярлык (ихлассызлык) әсәре, бичара җәмгыятьнең бичара фәлсәфәсе кеби күренде. Христианлык, Дрэперның әйткәне кебек, башта романлыларның золымы астында ыңгырашкан бер төркем яһүдләрнең тоткан дине иде. Инҗил хикәяләр тупламасыннан гыйбарәттер, ул кешенең эчке, тышкы тормышын сурәтләгән мәҗбүри тәгълиматны эчендә тотмый. Һәм Исламият – инсанның эчке-тышкы тормышын төзекләндерүне максат иткән бер диндер. «Җанга – җан, күзгә – күз, колакка – колак, тешкә – теш» принцибы көрәшче, сугышчы бер милләтнең рухиятен чагылдыручы буларак, миңа якын иде. Исламият куәтле хәрби җәмгыятьнең дине буларак барлыкка килде, торабара ул кешенең ихтыярын чикләде, дөньяга карашын тарайтты, гаугаларда үҗәтлек өстенлек ала иде. Ислам белән христианлыкны чәкәштергән швед Пфандерның «Мизан эл-Хак» вә Һиндстанлы Рәхматулла Дәһләвинең «Изһар эл-Хак» исеме белән нәшер ителгән әсәрләре шуңа бер манзара кеби иде. Болар кебек мөтәгассыплар (фанатиклар) атамның пирләренең пире Ваһаетдин Нәкышбәнд (в.1389) вә Һератлы дин белгече Гали әл-Кари (в.1605) кулларына корал төшсә, Папа Пий Икенчедән дә артык дәһшәт белән сугышкан булырлар иде.

Минем фәлсәфә мөгаллимем Давыдов алып килгән Социал Демократик Партия нәшрияты чыгарган басмаларда Алланы, динне тулысы белән инкарь иткән әсәрләре дә бар иде. Әсманның, галәмнең төрле шәкелләргә керүче аңлы-зиһенле бер Барлык тарафыннан яралтылганын һәм табигый кануннар белән идарә ителгәнен инкарь итүче язулар мине бервакытта да җылытмады. Алла һәм диннең халыклар белән идарә итүе – чынбарлык. Моны инкарь иткәннәр милләтеннән ваз кичеп, үз башына яшәү мәҗбүриятендә калачаклар. Ислам мәмләкәтләрендә милләтенә иҗтимагый вә сәяси мәйданнарда файдалы булырга теләгән дәүләт адәмнәре, дингә формаль гына булса да хөрмәт күрсәткән шәхесләрне, үзләре вафат булгач, үз халкы аны хөрмәтләп, мәрасим итеп, гүргә иңдерәчәк. Бу хәлдә бик мөһим бер мәсьәлә калка: үзеңнең Аллага ышанмаганың турында халыкка әйтергәме, юкмы, әйтеп, хөкүмәт вазифасыннан баш тартыргамы яки, халкың белән бергә булып, аңа файдалы гамәлләр кылыргамы? Бу хәлдә ихлас сөйләсәм, минем динем нинди дин? 1910 елда, майның берендә, мин шулай уйлап утырам. Шул көнне минем янга килгән шәкертем Госман белән, инде исеме онытылган тагын бер шәкертем бу сорауга җавап бирүемне бик тели иде. Җавабым минем шундый иде: инсан галәмнең барлыкка килүенә шакката, бу яки башка диннең мәрасименә туры килгән бер сурәттә инсан ул йолаларны үти. Мөшкеллеккә төшкәч, ул Аллага сыена, моны атам-анам өйрәткән мәрәсим белән башкарырга кирәк. Ләкин дини йолаларны үтәү дини мәүзуглар хакында хөр уйларны тыймаска тиеш. Дин тотам дип, кеше артыгын кыланмаска тиеш. Дин кешенең ихтыярын алмаска тиеш. Ислам дине рухи азык буларак кабул ителергә тиеш. Минем дингә тартылуым доктор Дрэперныкы кебек. Мөселманлыгым Коръәннең «мәхлук»1 булганын белгән Габбаси хәлифәсе Мәэмүннеке вә либерал мүтәззиләрнеке2 кебек.

Дин һәм Исламият хакында бу шәкелдә фикерләсәм дә, мин үземне диннең киң катнашуыннан үземне катгый рәвештә саклау турында да уйлыйм. Намаз белән ураза минем өчен авыр йөк була башлады. Шушы елда мин май аеның унынчы көнендә Казанның «Ташаяк ярминкәсе» дигән базарына киттем. Базарда йөргән чагымда мин бу йөкне өстемнән алып атып, аннан котылырга булдым. Моңа кадәр һич кермәгән урыс мәйханәсенә кердем, бу көнгә чаклы харам санаган ризыклар китерттем, исерткеч тә алдым. Шалыгиннарның «Суконное» мәхәлләсенең өске тарафында югарыда булган өйләренә көчкә кайтып җиттем. Үрне менеп җиткәндә, мин егылыр хәлдә идем. Бүлмәмә керүгә үк, ятакка аудым. Яныма дәрес алыр өчен, минем иң яраткан шәкертем Госман килергә тиеш иде. Ул «шәһәр мәктәбе» дигән урыс мәктәбендә укый һәм авыл хуҗалыгы мәктәбенә кергән бер егет иде. Урыс мәктәбеннән чыгып, Исламча белем алыр өчен, Касыймия мәдрәсәсенә күчте. Тарих дәресләреннән башка минем өйгә килеп, гарәп әдәбиятыннан өстәмә дәрес ала. Ул да, минем кебек белем алыр өчен, Бәйрутка китәргә җыена иде. Дәрес алыр өчен килгәч, мине уңайсыз рәвештә, чишенмичә аунап ятканымны күргән һәм, бакчага чыгып, мин айныганны көтеп утырган. Ул миннән хәлемне сорады, мин дөресен сөйләп бирдем дә Нәваидан бер шигырь сөйләдем:

Еллар буе шәехнең сүзләрен тыңладым,

Фәкать бу сүзләр нә күңлемә бер зәвык,

Нә дә рухыма бер ләззәт бирде;

Фәкать шәраб сатучы кяферулы бер йотым биргәч,

Күңлемә җыр салды, җанымны дәртләндерде.

Бу ахшам һәр икебез китапларыбызны бер янга куеп, динебез тыйган нәрсәләр турында сөйләшеп, зәвык белән сафа кордык. Госман бу мәсьәләдә минем белән бер фикердә иде. Без бер үк кыенлыкларны күргән икәнбез. Хәзер Госман минем карарымны хуплады. Мәдрәсәдә татар теле укытучысы буларак, мин аны кисәтеп куйдым: беркемгә дә үземнең дини кануннарны бозганымны әйтмәячәкмен. Без аның белән ата-ана үзләштергән дини кануннар белән генә яшәргә ярамаганлыгы турында сөйләштек, тормыш киңрәк, аны өйрәнергә кирәк, кешеләрне фикер (идея) коллыгыннан коткарырга кирәк, кыланып гамәл кылу (подражание) бары тик фән юлына гына буйсынырга тиеш, дигән фикергә килдек. Без Госман белән май аеның унберенче көнендә Идел өстендә пароход белән сәяхәткә чыгарга булдык һәм бергәләп безнең якка – Урал тауларына китәчәк идек. Самара вилаятендә, Мәләкәс исемле салада яшәп ятучы, гарәп теле грамматикасына кагылышлы «Әлфия» исемле әсәрне түркчәгә тәрҗемә итү белән мәшгуль Гатаулла мулла илә хәбәрләштек. Аннан бу китапны юлда укырга-өйрәнергә алачак идек. Бергәләшеп Самарага юл алдык. Юлда Иске Болгар шәһәре хәрабәләрен зиярат иттек. Мәләкәстә Жлобин исемле бер урыс гаиләсенә кунарга кердек. Һәм Гатаулла мулладан бер ай дәрес алдык. «Әлфия» исемле бу әсәрнең бер өлешен әүвәлендә Әхмәд Шинкитидән өйрәнгән идем инде, монда калган өлешләрен мулланың үзеннән өйрәнеп, күңелдән ятладык. 

Урал якларына юлга чыгар алдыннан, бер-ике көн алдан монда бер вакыйга булып алды.

Карт Жлобин углы, хатыны вә килене белән өерелешеп эчәләр. Углы Степан әхтәри уеннарында катнаша (картёжник). Эчәргә акчалары беткәч, болар әйберләрен чыгарып сата. Бу юлы Степан үз әйберләре белән минем Казанда сатып алган яхшы күнитекләремне дә шуыткан. Углына караганда шактый көчле күренгән Жлобин килене белән йоклаган. Боларны өсләрендә тоткан углы атасы белән сугышты. Без Госман белән әхтәри суга идек. Бу хәлләрне күргәч, әхтәриләребезне ташлап, Госман белән карашып алдык. Ни уйлаганыбызны икебез дә аңладык: «Атабыз вә анабыз тарафыннан алга сөрелгән инанычлар буш булса да, без мөселманлыкта калырга тиеш!» дип уйладык без шул чакта. Боларның ата-аналары өйрәткәне үзләренә булсын, дидек. Безнең мохиттә була алмый торган вакыйгаларга шаһит булдык. Мин карар кылдым: бу йорттан тиз чыгып китәргә һәм башка урынга күчәргә яки Мәләкәстән Башкортстанга китәргә! Чөнки шәһәрдә яшәүче урыс халкына караганда, авылда яшәүче урыслар диндар кебек күренә. Ләкин болары да Тәңре каршында җаваплылык вазифасын төгәл үтәргә күнекмәгән. Христианлык та Исламият кебек, кеше яңадан терелергә вә Тәңре каршында хисап тотарга тиеш, дип өйрәтә, ләкин христианнарда ул төгәллеккә җиткезелмәгән: «инсан бу дөньядан аерылганнан соң үзен йөгәнсез, авызлыксыз иркендә яшәргә хаклы, дип саныймы әллә?» һәм шуңа күрә, христиан дине кешенең рухи (эчке) дөньясына йогынты ясый алмый. Минем бу фикерләрем белән барысы да килешә кебек, хәтта мондагы поп та.

Беркөнне тәрәзә янында утырганымда Галишер Нәваиның шушы шигырен гел кабатлыйм икән, Госман игътибар иткән: «Һәй, күңел, ярыбыздан аерылдык, без аны рәнҗеттек, башка бер яр эзләек, тауларны, далаларны гизәек, яңа бер дус, яр табаек, Фәкать... эзләнүдән ни чыгар? Эзли-эзли кемне табарсың? Иң яхшысы, иске дустыбызны яңадан табаек та аның күңелен табарга тырышаек». Госман бу парчаны бик ошатты, өйрәнеп алды, мәгънәсен дә белә. Һәм әйтте:

– Һәй, күңел, дип, син, чыннан да, мине күз алдында тотып әйттеңме? Иске дустыбыз ул – Исламият. Бу жирәнгеч эшләрне күргәч, Исламиятне яңадан эзли башладыңмы? – диде. Мин дә:

– Әлбәттә, – дидем. – Әмма алай гына түгел шул, чөнки Исламият безгә инде иске рәвешендә кайтмаячак!

Бу сүзем Госманны бик кызыксындырды. Исламиятне яңача аңлавымның ниләргә китереп чыгарасы турында ул кат-кат сораштырды. Безгә кайтканнан соң, Урал тауларына менеп йөргәндә, шул турыда тагын кабат-кабат сорады. Аңладым, мине кызыксындырган мәсьәләләр аны да шул ук дәрәҗәдә кызыксындыра икән, ләкин ул аларга җавап табалмый интегә, хәзер ул сорауларга җавапны миннән алырга тели. Ул да, минем кебек, диннәргә карашларны әл-Мәгарринең вә урыс язучысы Шишковның әсәрләреннән өйрәнде: борынгыларның догматик инанулары башкаларга сукырларча иярүдән гыйбарәт икән. Зыялы кеше болардан котылырга тиеш, ул башка дин һәм башка догмалар, сүзләрдән башка – яңа мәгънә эзләргә бурычлы. Безнең эзләнүләребез ике ай буена дәвам итте. Гамәлләребез заяга булмады: без Исламга тугры калдык. Фәкать, без үзебез аңлаганча, аңа бәйле булып калачакбыз. Моннан соң азгын уен – әхтәрине кулыбызга да алмаячакбыз. Хәмерне бары тик аз микъдарда гына кулланачакбыз, намазны бары тик күңелебез кушканча гына укыячакбыз. Мин бу антымнан беркайчан да ваз кичмәдем. Госман да минем кебек антына тугры калгандыр, дип уйлыйм.

Без Мәләкәс саласыннан август башларында киттек, Самара юлы белән минем Ватаныма йөредек. Китәр алдыннан Гатаулла хәзрәтне күреп, җәй көнне эссе вакытларда эшен-көчен ташлап, вакытын безгә дәрес бирүгә сарыф иткәне өчен рәхмәтләр әйттек. Жлобин гаиләсендә күргәннәребезне сөйләп, хәзрәтнең шушындый бер мохиттә, бер авылда яшәвенең никадәр кыенлыгы турында сораштык. Ул әйтте:

– Без аларның мохитеннән тулысы белән аерым яшибез, – диде. Чыннан да, мөселман-түрк вә христиан-урыс мохите арасындагы бу кадәр контрастны үз гомеремдә минем беркайчан да, бер җирдә дә очратканым булмады. 

Һавалар чалт аяз тора, пароход белән Самарага киттек. Бер көн узгач, Шафран пристанена килеп җиттек. Моннан өебезгә 150 чакрым. Каты җилдә, туфракка хәтле иелеп, янә баш калкыткан бодай, арыш басулары арасыннан барабыз. Кайтып җиттек. Өйдә беркем юк. Атамның печән чабу өчен һәр елда күрше авыллардагы кешеләрне чакырып эшләтә торган өмә көне булып чыкты. Өмә булган җиргә – Ирәмәл буйларына киттек. Һәр тарафтан атамның дуслары, туганнары кымыз вә куй ите китерделәр, атам да берничә үгез суйдыртты. Яшь егетләр йөзләрчә башкорт җырларын җырлап, уйнап-шаярып печән чабалар. Икенделәргә печән чабу бетте. Суелган куй вә үгез ите пеште. Аштан соң мәйданны җырчыларга, көрәшчеләргә калдырып, атам йокларга дип, китеп барды: без төн уртасына чаклы уйнадык, биедек, бу – Госман күрмәгән, һич ишетмәгән бер тамаша иде. Ләкин аның бөтен халыкның итне, салманы, токмачны бармаклары белән тотып ашаганнарына исе киткән иде.

Өйдә иртәнге намазга уяттылар. Атамның өйдә юклыгыннан фадаланып, намазны казага калдырдык. Өебездә берничә көн яшәгәннән соң, Госман белән бергә башка авыллардагы туганнар, дуслар янына киттек.

1 Мәхлук – Коръән Алла тарафыннан төшерелмәгән, кеше кулы белән язылган.

2 Мүтәззилләр – Алла кешене яралткан, әмма ул адәмнәре язмышына битараф, дип әйтүчеләр.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев