Хатирәләр (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Әстерхан сәяхәте вә Гомәр углы Гадеррахман Мин Нәби углы Муса хаҗи белән Закир Рәми бай биргән акчама иң башта Әстерханга, соңыннан Казанга барыр өчен Орынбурдан йөк поезды белән киттем. Юлда Бозаулык шәһәрендә төшеп, Галиәсгар Чагатай исемле имам вә мөхәррир белән күрештем. Бу зат либеральлек максаты илә пәйгамбәребезнең хатыны Гайшәне яманлап, бер әсәр чыгарган иде. Әңгәмәбездән бу мәүзугка кагылышлы язганнарын урыс миссионерларының әсәрләреннән алганлыгын әйтте, өендә Ислам тарихи чыганакларының берсен дә күрмәдем. Самарада «Икътисад» исемле бер журнал чыгарырга уйлаган имам Фатих Мортазин белән күрештем, зыялы бер зат иде ул. Аның белән милли тормышыбызга кагылышлы бик күп ихлас әңгәмәләр узгардык. Ул миңа икътисад белеме алу, мөгаллимнәр мәктәбен тәмамлау белән генә чикләнеп калмыйча, университетка керү юлларын карарга кирәклеге турында әйтте. Самарадан пароход белән Әстерханга киттем. Әстерханга баруымның бердәнбер сәбәбе: «Идел» исемле гәзитәне чыгара башлаучы Габдеррахман Гомәров белән күрешү иде. Каранугай түркләреннән булган бу зат Казанда Мәрҗани мәдрәсәсендә агам Хәбиб Нәҗҗарның шәкерте булган, мин кечкенә чакта берзаман остазын эзләп, авылыбызга килгән иде, агам Вәли мулла белән дә атам белән бөтен югары Агыйдел, Җаек буйларын гизеп, борынгы Нугай дастаннарында искә алынган җирләрне, Ирәмәл, Шыкмамай вә башка җәйләүләрне күреп кайттылар. Мулла агам, атам белән гел хат алыша торганнар иде. Бу зат Әстерханның читендә, «Тирәк» дип аталган җирендә яши икән. Ул мине өендә кунак итте. Әстерхан тирәсендәге нугай авылларын күрсәтте. Бу шәхес борынгы түрк дастаннарына муеннан гашыйк кеше иде. Шул турыда әзерләгән әсәрләре дә бар икән. Бер өлешен рисалә шәкелендә бастырып та чыгарган. Ул гарәп теле вә әдәбиятын су кебек эчкән, белеме мөкәммәл. «Кафия» исемендә гарәп теле грамматикасын тәрҗемә итеп бастырып чыгарган. Мин аңа укырга теләгем турында әйттем. Ул минем язма эшләрем турында белгәч, үз нәшриятында мөхәррир сыйфатында Әстерханда калуымны үтенде, өйләнергә дә тәкъдим итте. Ләкин мин Казанга барып, бары тик уку эшләре белән генә шөгыльләнәчәкмен, дигәч, мине пароходка утыртып җибәрде.

Бу пароходның йөкләре арасында ярымкачак хәлендә Казанга менеп киттем. Казанга җиткәнче, бер пристаньда төшеп, акча эшләп алырга иде. Саратовны узгач, Балаков пристаненда төшеп калдым. Пароходтагы кешеләрнең киңәше белән, мин Прохоров атамалы бер урыс авылына җәяү киттем. Аркамда Әстерханда тектереп алган кышкы кием, китапларым бар. Утыз чакрым юл, бара-бара аякларым кабарды, ахшам өсте бу авылга килеп җиттем. Бер чәйханәгә кереп, Ибраһим Качкынбайга, анама хат яздым. Нинди кыен хәлгә төшкәнемне аңлаттым. Укырга дәртем аркасында бу кыенлыкларны күрергә әзермен, дидем. Атама хат язарга җөрьәт итмәдем, чөнки аның миңа үпкәсе бар. Бу хуҗалыкта ашлык суктыру машинасында мин 15 көн эшләдем. Бу эшем шактый күңелле иде. Бәлки, 25 көнгә калып эшләрмен, дидем, суктыру машинасы сафтан чыкты, хуҗалык идарәсе мөдире (управляющий) машинаның көйсезләнгәнен миннән күрде, ачулана башлады. Миңа кыен булды, җаным кысылды. «Тырышып эшләгән акчам харам булсын!» дип, мин, нахакка рәнҗетелгән кеше буларак, хакымны түләп, араны өзүләрен теләдем. Мөдир үз хатасын аңлап, уналты көн эшләгәнемә акча бирде. Хәләл көчем белән тапкан акчам исраф булмасын, дип, Балаков пристинена тагын җәяү киттем. Бер көн пароход көтәргә кирәк иде. «Кәмәлек» ыруыннан бер башкорт кешесе үз авылына кайтырга тора икән.

– Мине алырсыңмы? Минем Кәмәлекне күрәсем килә, чөнки борынгы дастаннардан Иштуган шунда вафат булган, – дидем.

Ул шатланып риза булды. Без «Чулак» исемле бер җиргә килеп җиттек. 1917 елда Башкортстан хәрәкәтендә Кәмәлек башкортларыннан күп зыялылар безнең хәрәкәттә катнаштылар. Бу сәфәрем моннан тугыз ел соңыннан булачак вакыйгалар өчен бик файдалы булачак. Иртәгесе көн тагын пристаньга баручы бер агайга утырып, Балаковага юл алдым. Пароходка өлгермәдем, башка бер көймә көтәргә туры килде. Шушы форсаттан файдаланып, мин анам вә Ибраһимга урыс авылында эшләвемне, Кәмәлек сәфәремне аңлатып, озын-озын хатлар яздым. Минем бер шигырь дә язганым булмады, әмма бу маҗараларымны мин шигырь белән язганмын икән. Соңыннан белдем, минем бу шигъри хатымны кулдан-кулга йөртеп күчереп алганнар. Пароходта Пушкинның «Пугачёв гыйсъяны» исемле әсәренең тәрҗемәсе белән шөгыльләнә башладым.

Мәрҗани вә аның әсәрләре

Казанга килеп җитәр-җитмәстән, агамның остазын эзләп табар өчен, Мәрҗани мәдрәсәсен, аның углы Борһан мулланың йортына киттем. Мәдрәсәсендәге мөдәррис Сафи хәзрәт вә хәлфәләре белән сөйләштем. Мәрҗани, чыннан да, соңгы гасырларда Русия мөселманнары арасыннан үсеп чыккан иң бөек галим. Ул – урыс шәрекъчылары (востоковеды) арасында да танылган шәхес. Аларның гыйльми конгрессларында катнашып килә. Ләкин аның мәдрәсәсендә идарә эшләрен башкаручы Сафи хәзрәт мине ошатмады. Касыйм хәзрәт, аның иярченнәре белән минем мөнәсәбәтем яхшы иде. Әмма агамның тәрбия күргән урынын, Мәрҗани мохитен үз мохитем кебек хис иттем. Аның углы Борһан мулланың вә казанлыларның бөеге Галимҗан Барудиның китапханәләрендә Мәрҗанинең басылып чыккан «Вафият әл-Аслаф» исемендә сигез томлык гарәпчә тарих китабын укып чыктым. Бу әсәрнең тәкъдим сүзе генә дә үзе бер том хасил итә. Гарәп фәйләсүфе ибн Халдунга баш орып язган бу «Мөкаддимә»сендә Мәрҗани бераз либераль фикерләрен уртага ташлый. Мәрҗани бу бөек әсәрен 1881 елда бастырып чыгарган «Мунтаһаб әл-Вафия» исемле гарәпчә аңлатмасында да белгерткәне кебек, хәлифәләр тарихына, Ислам галимнәренең тәрҗемәи хәлләренә йөз тотып эшләгән, соңгы томнарында Идел буйлары, Төркестан вә Госманлы галимнәренең тарихын язды. Бу бөек әсәр хакында бала чагымнан бирле бер шәйләр ишеткән булсам да, кулыма алып уку минем өчен чиксез ләззәт иде. Бүген бу бөек әсәр урыс телендә Казан университеты китапханәсендә саклана, ләкин аның кыскача эчтәлеге дә, хәтта аның күрсәткечләре дә тәртипкә китерелмәгән. Бу әсәрнең фотокүчермәсен Истанбул университетына китертү эшен Төркиянең Мәскәүдәге илчесе профессор Гали Мозаффар бәй аша йөретсәк тә, тиешле нәтиҗәләргә ирешә алмадык. Мин 1908-1909 елларда бу сигез томлык әсәрне баштанаяк укып, бер томының эчтәлек күрсәкечен эшләп куйдым. 1915 елда Мәрҗанинең 100 еллыгы бәйрәменә Казан университетының Археология җәмгыяте минем аннотациянең эчтәлеген чыгарды, анысы да урысча басылган иде. Көнчыгыш түркләре арасында узган гасырда шушы бик тә мөһим әсәрне – культура тарихын – өйрәнүче кеше табылмаганына хәйран каласың. Һәрхәлдә, Казан татарлары арасында соңгы заманнарда гарәпчәне тирәнтен белгән тарихчы шәхес тәрбияләнмәгән, күрәсең, ни кызганыч.

Казан ислахчылары (реформаторлары)

Казан татарлары арасында бу араларда милли мәйданнарда киң реформаларга сусаган яшьләр, мәктәпләрнең заманча үзгәртелүен теләүче егетләр мохите барлыкка килде. Чынлыкта мин Казанда күп кеше белән аралашмый идем. Алар «Әл-ислах» дигән гәзитә дә чыгара башладылар. Мин бу ислахчылар белән күрештем. Ләкин аларның төгәл планы юк, фикерләрен дә нигезсез дип таптым. Болар үзләре укыган татар мәдрәсәләрен һәм гимназиягә, инженерлар әзерләүче мәктәпкә яки университетка әверелдерү теләге белән яна. Минемчә, хакыйкатән, искергән татар мәдрәсәләрен бары тик ике тип урта мәктәпкә әйләндерергә кирәк. Берсе христианнарда булганы кебек, «теологик семинарияләр» (дини мәктәпләр), икенчесе – «мөгаллимнәр мәктәбе» шикелле уку йортлары. Шушы турыда «Бәянелхак» исемле татар гәзитенә бер мәкалә яздым. Бу фикер зыялы ислахчыларның башка бер төркеменең хушына китмәде. Шагыйрь Габдулла Тукай бу мәкалә мөнәсәбәте илә бер шигырь, Фатих Әмирхан атлы мөхәррир бер-ике мәкалә бастырды. Ләкин алар бу мәкаләмне Габдулла Гыйсмәти кушаматы белән башка берсе язган, дип уйладылар. Мәкаләләре тупас тел белән язылган иде. Габдулла Тукай исә минем язмамны мыскыл итү максаты илә: ул зыялыдыр, беләмсең, мәгърифәт хикмәт сата, дип бер каһкаһә язган иде. Бераз вакыт узгач, бер шагыйрь мине Тукай белән таныштырды. Габдулла Гыйсмәти түгел, ул мәкаләне мин язганны аңлагач, Тукай үз шигыренең уңышсыз чыкканлыгын әйтте. Бу шагыйрь әгъза булып саналган төркем, Фатих Әмирхан төркеме хәмер эчә, азгын уеннар уйный икәнен белгәч, мин алар белән бик аралашмадым. Габдулла Тукайның шәхсән Болгар кунакханәсендә тормыш кичерүен белгәч, мин аның янына бик еш бара идем. Габдулла «Әл-ислах» гәзитендә басылган шигырендә минем максатымны ялгыш аңлаганы турында мәкалә язган икән. Гәзитә хуҗасы Фатих Әмирхан тәкәббер вә мәгърур бер кеше булганлыктан, минем тәнкыйтьләремә ачуы чыккан вә Тукайның бу мәкаләсен бастырмаган. Соңыннан үзләре дә аңлады: мәкаләнең ялгыш аңлашылуының сәбәбе – «Бәянелхак» гәзитәсе минем мәкаләнең бер өлешен төшереп калдырган булып чыкты.

Катанов, Ашмариннар белән танышуым

Исеме телгә алынган Емельянов мине «Урыс булмаганнар өчен урыс теле укытучылары әзерләү мәктәбе»ндә дәрес бирүче, мөгаллим-шәрекъче (ориенталист) Николай Ашмарин белән һәм, ниһаять, профессор (ориенталист) Н.Ф.Катанов белән таныштырды. Шул сәбәпле, мин Казандагы шәрекъчеләр мохите белән дә аралашып киттем. Николай Ашмарин үзе чуваш кешесе икән. Николай Катанов исә Алтайның «Сагай» түркләреннән булып чыкты. Һәр икесе дә – Рус шәркыять институтын бетереп, рус ориенталистлары мохитенә килеп кергән затлар. Мин бу ике шәхестән бик күп файда иттем. Шул елда Ашмаринның «Рус мәгариф Вәкиллеге» («Министерство народного образования») журналында чыккан «Татар әдәбияты» атамалы мәкаләсен урысчадан татарчага тәрҗемә иттем. Бу тәрҗемә соңыннан Орынбурда «Вакыт» матбагасында аерым бер әсәр буларак басылып чыкты. Гомумән, мин Казанда бик мәшгуль идем. Күп укыдым, фәкыйрь тормышта яшәдем. Март аенда атамнан 70 сум акча алдым. Ибраһим да 40 тәңкә акча салган. Анам да, Ибраһимның анасы да бик күп кирәк нәрсәләр, эчке кием-фәлән җибәргәннәр. Бик куандым. Китап сатып алу, мөгаллим имтиханнары өчен түләү мөмкинлеге ачылды. Ашмарин да миңа Глухарёв исемле бер укытучыны табып бирде. Мин урыс әдәбияты, математика, педагогика дәресләр алуымны дәвам иттем.

Авылымда җәйге татил (каникул)

Май аенда (1909) пароходка утырып Уфага киттем. Анда мәдрәсә ачып, милли дәгъвалар юлында көрәшкән хәлфә Зиятдин Кәмали һәм башка зыялылар белән күрештем. Бу минем губерна шәһәребезне беренче тапкыр күрүем иде. Мин монда башкортларның тарихы белән җитди сурәттә мәшгуль булган Филопенко исемле урыс мөгаллиме белән таныштым. Бу зат берничә еллардан соң үзенең эзләнүләрен, тапкан материалларын аерым китап итеп бастырып чыгарды. Авылыбызга кайттым. Атам да, агам да миңа булган үпкәләрен күптән оныткан. Атам – өйдә абруйлы хөкемдар. Аннан куркып, аны санга сугып торалар, ләкин сорауларына ипләп җавап биргәндә, канәгать кала иде. Минем Казанда Исламиятне өйрәнеп ятуыма ышанмый, урысча гына укый, дип уйлый. 

– Урысларның яхшымы, әллә начармы икәнен өйрәнгәннәреңне сөйлә! – диде.

– Урысның яхшысы аягы астына чаптырыр, яманы муеныбызга камыт тактырыр, – дидем.

Бу сүземне атам бик ошатты. Чөнки атамның уенча, безнең тормыш итүебез вә мәдәниятебез шулкадәр мөкәммәл иде ки, урыслардан вә ауропалылардан техникадан башка һичнәрсәгә өйрәнеп булмас.

Тәмәке тартканымны алар киемемә сеңгән истән белделәр. Урысларга охшаган кием кигәнем дә аларга ошамады. Тәмәке исе атам белән анамның күңелен болгата иде. Алар бу киемнәремне чормага менгезеп элделәр һәм алар көзгә чаклы, авылдан аерылып киткәнемә кадәр, шунда эленеп торды. Өйгә кайткан көнне иртән, яраткан кола атыма атланып, тирә-якны карап йөрдем. Кире кайтканда, өй яныннан гына агып ятучы кечкенә инештә электән сөйгәнем мишәр кызы Ләйлибәдәрнең кер чайкаганын күреп алдым. Аның ярәшелгән икәнен ишеттем, бу гүзәл мине күрүгә үк качты. Минем аңа булган самими гыйшкым һич үзгәрмәде. Шушы эчтәлектәге халык такмагын язып, кызның төпчек энесенә бирдем.

Су буенда керләр чайкый,

Талмый микән беләге;

Күрше торып, күрә йөреп,

Янмый микән йөрәге!

Ул да миңа язу күндерде.

Күтенә кигән чалбарының

Балаклары тар икән,

Коръән өе мәдрәсәдә

Тәмәке тарта икән.

Кигәне сасык, шул исенә

Күрше-күлән төчкерер,

Авызы янсын корагорның,

Ил янмасын, ди микән?!

Ул вакытта тәмәке тарту бездә нәҗес эш санала иде. Кыз шул турыда минем йөземә бәрде. Шулай итеп, шушы елның җәй татилендә кызны ара-тирә күрүем миңа ләззәт бирә иде. Ләйлибәдәрнең тәнкыйте тәэсирендә бу татил вакытында, хәтта яшереп булса да, тәмәке тартмадым.

Күзлек кияргә мәҗбүр итте

Берничә көн өйдә торганнан соң, кола атыма атланып, Яру вә Карагач җәйләүләренә, Ибраһим Качкынбайларга киттем. Ибраһимга никадәр тирән бер мәхәббәт белән бәйле булганымны бер ел аерылып торгач кына аңладым. Юлда барганда, Нәваиның «Чәһрәсе фәрештә кеби вә инсаннар арасында тиңе булмаган бер егет күңлемне биләде, мәгънәсендәге шигырьне яттан сөйләдем. Мин «Карагач йорты»на килгәч, Ибраһим куй чалып, дусларымны чакырды. Болар минем яшьтә (кордаш) иде, аларның барысы да өйләнгән, һәрберсе хатыны янына кайтмыйча, минем бер ел эчендә күргәннәремне, нәрсәләргә өйрәнгәнем турында тыңлап утырдылар. Тукранга ау оештырдык, биләмәләрне карау өчен ат өстендә тауларга каршы ат чаптырдык вә төрле җәйләүләргә йөреп, кымыз эчеп, вакытыбызны бик шәп уздырдык. Бер җайсызлык килеп чыкты. Төнен Нөгеш елгасында шәм белән һәм чатал сәнәк белән салкын суда балык тотканда, суык тидердем. Үпкәм кабармасын, дип курыктым, мине мендәр-ястыклар белән төреп, арбага утыртып, җәйләүдән алып кайтып киттеләр. Бер ай, бәлки, артык тадыр, чирләп яттым. Авырып ятканымда «Биржевые ведомости» гәзитәсенең кушымтасы буларак, чыгарыла торган романнарны укып ятам. Морат Рәмзинең югарыда искә алынган ике томлык тарихи әсәрен, Русиянең Исламга каршы рәнҗетүле гамәлләре хакында кискен сүзләр белән ачынып язылганына күрә, Рус хөкүмәте ул китапны сатудан алган. Әсәрне бастырып чыгарыр өчен акча бирүче Троицкиның Зәйнулла ишан иде. Зәйнулла хәзрәт китапның тентүдән яшереп калган нөсхәләренең бер өлешен безгә вә агама күндерде. Бу китапларны тарату эше белән атам шөгыльләнде. Мин килешмәгән кайбер урыннары булса да, мине түрк кавемнәренең тарихы белән тирән кызыксынуы илә мәшгулъ булырга мәҗбүр иткән бу әсәрнең байтак урыннарын, патша хөкүмәтенең ачуын чыгарганга, мин кат-кат укыдым. Хаста килеш китап укып ятакта ятканымда, күзләрем бозылды. Моны ятактан торгач, ук ату уенында катнашканда аңладым. Укны өебезгә якын мәчет манарасының һилалыннан (аеннан) чыгарып уйный идек. Мин бу эштә иң алдынгы мәргән (төз атучы) идем. Бу юлы ук атарга дип калкынсам, манара башындагы һилалны күрмәдем. Соңыннан урманга барып, кош аулаганда да, күземнең ерактан яхшы күрмәгәнен аңладым. Шуның нәтиҗәсендә мин өч-дүрт айдан соң, күзлек тагу мәҗбүрендә калдым, гәрчә мин күзлек кияргә яратмый идем.

Әстерханга икенче сәяхәтем

Көз җиткәч, атам мине тимер юл ыстансасына хәтле озата барды. Агам исә быел Әстерханга кит, дип киңәш итте. Габдеррахман Гомәровка тапшырыр өчен, кайбер бүләкләр белән бер тәпән бал бирде. Быел атам белән Ибраһим Качкынбай берәр ат сатып, акчасын миңа бирделәр. Анам да акча бирде, бу җәһәттән Әстерханга сәяхәтем әйбәт булды. «Идел» гәзитенә мәкаләләр яздым. Болар, гәзит мәкаләсе булулары белән бергә, минем беренче фәнни хезмәтләрем дә иде. Иң башта мин Морад Рәмзинең югарыда аталган әсәрен җентекләп өйрәнеп, тәнкыйть итеп, бер мәкалә бастырдым. Бу язучы Мәрҗанигә хаксыз ябырылган иде. Мин Мәрҗанине алдынгы фикерле дин галиме, Морад Рәмзине исә бер кадимче санаганыма күрә, Мәрҗанине бик каты якладым вә мәкаләмне «берәүсенең хәрәкәтләре хуш күрелсә, аның гаепләренә дә күз йомалар, берәүсенә ачулары чыкса, аның керле киемнәрендә казына башлыйлар», дип, бер гарәпчә шигырь белән тәмамладым. Бу язмамны Мәрҗанинең шәкертләре вә дуслары бик яхшы каршылады.

Габдеррахман мулла янә Әстерхандагы Габдеррахман Иләков вә Мәхмәт Садыйк исемле башка ике имам белән берлектә «Мәгариф» исемле бер журнал чыгара башладылар. Мине бу журналның нәшер эшләрен башкаручы итеп куярга теләделәр. Беркөнне Садыйк белән Габдеррахман муллалар мине Әстерханга якын бер җирдәге «Соңгыр Түбә» исемле бер тарихи урынны күрсәтәбез, дип каядыр алып киттеләр. Бер бай Нугай хаҗиның өендә мөкәммәл Нугай милли ашлары әзерләп куйганнар. Бу затның бик гүзәл бер кызы бар икән, кызны күрсәтәчәкләр икән вә шуңа игътибар итәргә куштылар. Бераздан мин утырган ачык тәрәзә каршыннан ике тәгәрмәчле, өсте каплаулы, «кимә» дип аталган, матур итеп бизәлгән арбадан милли Нугай киемнәре кигән, бик гүзәл бер кыз төште. Бу гадәттән тыш бер манзара иде. Җанымны тартучы гүзәл бер кыз иде бу.

Әстерханга кайткач, мине «Мәгариф» журналының идарәсен үз өстемә алырга һәм Әстерханда торып калырга бик нык кыстадылар. Кыстау гына түгел, бу боерык, фәрман кебек яңгырады. Мин бу тәкъдимне кабул итмәдем, арабызда салкынлык урнашты. Мин дә Габдеррахман мулла өеннән бер кунакханәгә күчендем. Мулла Әстерханнан киткәндә, пароходка билет алу эшен дә оештырмады һәм озатырга да төшмәде. «Идел» гәзитәсенә язган мәкаләләрем өчен дә түләмәде. Ул минем фәкыйрьлегемне белә иде, юкса, мохтаҗлыкта булганыма күрә, алар мине бу эшкә ялларга булганнар. Гәрчә, мин Әстерханда «мөхәррир» буларак, берәр урынга кереп оялау ниятендә түгел идем. Әстерханнан киткәч, Габдеррахман муллага язган озын хатымда мин боларның барысын да аңлаттым. Баш мөхәррир вазифаларыннан баш тартуымның сәбәбе – журнал наширләренең дини мәүзуглар белән артык кызыксынуы һәм бу мәсьәләдә аларның кире фикерле бәндәләр булуы иде вә кайбер четерекле мәсьәләләрдә артык кычкырып бәхәсләшүебез, аларның каткан фикерләрен үзгәртә алмаячагын аңлаганга күрә булды. Гомәровның миңа боерык биреп сөйләшүендә иде ул сәбәп, дидем.

Габдеррахман белән Мөхәммәд Садыйк муллаларның Әстерханга якын Нугай авылында бер бай хаҗиның өендә күрсәткән кыз һич акылымнан чыкмый. Баштанаяк Нугай милли киемнәргә төренгән, бизәнгән, гадәттән тыш гүзәл кыз, түркчә укыйяза белә торган бу гүзәлгә хат язарга вә киләсе елда Әстерханга тагын киләчәгем турында әйтергәме-юкмы дип, бик җитди уйладым. Ләкин гарәпләрнең мәшһүр хәрби җитәкчеләреннән Мухалләб ибн Аби Суфрадан: «Сугышта син ничек җиңү яуладың?» дип сорагач, ул: «Һәр эштә алдан күрүчәнлегем һәм дәртемне, алгысуымны җиңүем аркасында», – дип җавапланган, диләр. Бу сүзләр шулкадәр хушыма китте ки, мин гүзәлгә хат язудан ваз кичтем. Миңа, белем алып, алга барырга кирәк, һич тә өйләнергә түгел, дидем.

Әстерханга икенче сәфәремнең башка бер кызыклы нәтиҗәләре дә булды. Анда Җәмил исемле авыл имамының кулында борынгы Ислам тарихына кагылышлы милади 889 елда вафат иткән ибн Котәйбә исемле бер затның танылган «Әл-имама вәлсиясәт» атлы әсәренең язма нөсхәсен табып, «Идел» гәзитәсенә мәкалә яздым. Бу әсәрдә «яман хөкемдарлар» дип саналган Әмәви хәлифәләре күккә чөеп мактала, исемнәре изге саналган кайбер сәхәбәләр тәнкыйть ителә, бу әсәрне мин бик ошаттым. Шул заманның бөек галиме сыйфаты илә югарыда искә алынган Ризаэддин Фәхреддин бу мөһим әсәрнең Әстерханда табылганына ышанырга теләмәде, бәлки, башка бер әсәрне ялгышлык белән әсәр буларак кабул иткәнмендер, дип шикләнде. Китапның нөсхәсен аңа күрсәттем. Җентекләп тикшерде вә минем дөрес сөйләгәнемне аңлады. Әсәрдә имамәт хакындагы фикерләрне дә, «Идел» гәзитәсендә дөрес язганымны күргәч, миңа карата арабызда һичбер вакыт какшамаган бер ышаныч хасил булды. Бу турыда ул үз теле белән, 1926 елда Истанбулга килгәч, өемдә кунак булганда әйтте. Чыннан да, бу ике мәкаләм, бер тарафтан, түрк кавемнәре тарихына, икенче яктан, Ислам тарихына кагылышлы эзләнүләремнең башлангычы иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: