Хатирәләр (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Көзге айлардагы көнкүрешебез

Көзен мин, авылдагы умарталардан җыйган кебек, таулардагы «чолык» чокырларыннан да бал җыя торган идем. Бу эшне Кулгын авылындагы дустым Мәхмәт Кафи вә Бөрҗәндәге Ибраһим Качкынбай белән бергә башкара идек. Көз көннәренең берендә өйдә физика тәҗрибәләре узгара идем, Троицк сәяхәтләребездә физика әсбаплары сатып алган идем. Атам мәдрәсәсенең бер бүлмәсе шул әсбаплар өчен бирелгән иде, без аны «лаборатория», дип атый идек. Бу эштә миңа Макар авылында яшәүче Газиз агам ярдәм итә иде. Электр куллану һәм дә телеграф эшләре белән мәшгуль булдым. Өебез белән мәдрәсә арасында Морзе әлифбасы ярдәмендә сөйләшә идек. 1907 елда яз көнендә почта аша Уфадан яки Троицкидан күрә (глобус) кайтарттым. Моны бездән 35 чакрым арадагы Эстәрлетамак почтасына барып алырга кирәк иде. Атамнан рөхсәт сорамыйча гына, качып, ат менеп барып алдым. Мәдрәсәдә шәкертләргә галәм гыйлеменнән (астрономия) дәрес бирә башладым. Бу дәресләрне Әхмәт белән Сәет исемле ике уйдырма затның сөаль вә җаваплары шәкелендә яздым. Фламмарионнан, Хөсәен әл-Җиср исемле бер сүрияле галим әсәреннән файдаландым. Болар мәмләкәтебездә яңалык һәм шәкертләр өчен дә бик кызыклы иде. Бу – мин язган иң беренче гыйльми әсәр иде. Атам бу дәресләремне хупламый, чөнки алда сөйләгәнем кеби, Җирнең әйләнүенә ул ышанмый. Мин глобусның тагын да зуррагын ясадым. Караңгылыкта Кояш (лампа) әтрафында Җирнең әйләнешен шәкертләргә күрсәттем. Җир шарын (глобусны) ясаганда, җилем урынына камыр кулландым. Җир шарын җәйгелеккә мәдрәсәдәге бүлмәмдә калдырдым. Җир шарымны тычканнар, күселәр ашап бетергән, бөтен тырышлыгым юкка чыкты. Атам исә бик канәгать калды:

– Җирнең әйләнешенә хәтта тычканнар да ышанмыйлар! – диде дә шаркылдап көлә башлады. Физикага кагылышлы дәрес китапларымнан башка, Истанбулда басылган төрекчәләре дә бар иде. Аларны Троицкидан алган идем. Бал кортлары тотуыбызны һәм умартачылыкны яратуымны элек тә сөйләгән идем инде. Бал кортларына кагылышлы китапларны, аеруча «Пчеловодство» исемле бер урысча мәҗмугадан укыганнарымны үз кортларыма да куллана идем. Көз килгәч, умарталарыбызны кышлык ызбаларыбызга үзем урнаштырам. Бу кортлар мине һич чакмыйлар иде, алар үз дусларын бик яхшы белә.

Көз мәшәкатьләреннән берсе – яхшы симертелгән җылкыларны Эстәрлетамакка алып барып сату вә өйдә кышлык ит әзерләү. Бәлки, көз көненең иң гүзәл, иң кызык эше кыш өчен хайван чалып, ит әзерләү булгандыр, мөгаен, «сугым», дип атала ул ит әзерләү. Аннан казы ясыйлар. Ул вакытта кара-каршы кунакка чакырыш, табын әзерләү – бәйрәм итәләр.

Авылда бөтенесе дә бал шәрабы (әчебал) ясый. Ислам тыймаган бу шәрабны кайбер башкорт имамнары да эчә торган иде. Безгә туган тиешле бер имам бар иде, Әһил мулла исемле иде ул. Халыктан «гошер сәдакасы», дип, әчебал ала, барысын да эчеп бетерә. Аңа оеган җәмәгать тә үзенә охшаган була, алар Әһил мулланы минем әтиемә караганда да нык яраталар иде. Имам әфәндебезнең бу гамәле Галишер Нәвоиның, казакъ шагыйре Абайның фикере һәм дөньяга карашларына да туры килә иде. Ул заманда да сугым көннәрендә бал шәрабе күп эчелә иде. Галишер әйтәдер ки:

– Кояш батып, шәфәкъ кызарганга чаклы, шәраб белән мәҗлесеңә балкыш бир, чөнки Алла кәримдер, иртәгә сине гафу итәр.

Мин көзләрен таулардагы «чолык» балларын үз кулым белән җыеп, балны сатып, бераз акча туплыйм. Корт умарталарын ызбаларга урнаштырам, беренче кар яугач, иптәшләрем белән мылтык, ау бөркете алып, атка атланып, тау араларына, кыр тавыгы йә куян ауларга чыгабыз. Шушы ауны башкармыйча, мин мәдрәсәгә бармыйм. Малларыбыз кар катламы калынайганчы авылга, араннарга кайтмый. Алар тибенеп, кар катламын тояклары белән ачып, кар астында калган үләнне рәхәтләнеп ашыйлар. Без килә башласак, качалар. Бу кыргый-буйсынмас атларны тирәнәйгән кар каплаган урманнардан эзләп табар өчен, чаңгы киеп барабыз. Кар артык калынайса, алар урмандагы кибән янына җыела. Шул кибән янында аларны тотабыз. Качарга теләгән, чыгымчы атларны кыйныйбыз, игә китерәбез. Безнең башкортлар да сөекле хатыннарын шулай кыйный, игә китерә.

1908–1916 еллар

БЕРЕНЧЕ ФӘННИ ГАМӘЛЛӘРЕМ

Оренбургка, аннан Казанга йөрешем

18-26 яшьләрдәге тормышым бик кыен шартларда узды: укып белем алу, мөгаллимлек, фәнни эзләнүләр, ватаным Башкорт иле белән Казан, соңра Фирганә, аннан Петербург, Бохара арасындагы сәяхәтләрем, эзләнүләрем чагыштырмача киң бер мохиттә әкренәкрен ачыла барды. Бу мохиткә мин 1908 елның 29 июне көнне авылымнан аерылгач, әкрен-әкрен килеп кердем. Ул көнне мин, атам-анам күрше авылда кунакта чакта, өйдән җәяү чыгып киттем, өйдән бер тиен акча алмадым, сыртымда биштәр, биштәр эчендә бер бөтен ипи, бер дуга казы, бер йомарлам корот, бер чеметем бөртекле чәй иде, мин авылымнан шулай аерылдым. Атама язу калдырдым: укуымны дәвам итәчәкмен, өйләнмим, дидем. Һәм борынгы бер гарәпчә шигырьне дә өстәп куйдым:

– Вакытыннан әүвәл өйләнгән бәндә койрыгына себерке таккан тычканга охшар, һәм ул үз өненә керә алмас. Миңа ачуланмагыз, догада булуыгызны үтенеп сорыйм.

Качып китәчәгемне авылдашларымның берсенә дә әйтмәдем. Бик яраткан иптәшем һәм матур мәҗлесләрдә бергә булган, ат сакларга бергә йөргән, тарлауларда, җәйләүләрдә бергә аркага арка куеп йоклаган җәгәнем (пләмәннигем) Нурмөхәммәдкә генә китәсемне алдан сөйләгән идем. Ләкин кайчан китәчәгемне аңа да әйтмәдем. Күршебездә бик яхшы мишәр әзинең кызы Ләйлибәдәр яши, анамның бик сәләтле шәкерте, мин аңа үлеп гашыйк идем, без аның белән бергә фарсыча, төрекчә дин, әхлак китаплары укый идек. Китәргә дип ишегалдына чыксам, Ләйлибәдәр безнең коедан су алырга кереп килә иде. Җыламасын, дип, мин аңа да китәсемне әйтмәдем. Бу эшемнән хәбәрдар бары тик кардәшем Габдеррәүф кенә иде. Икебез дә бер атка атландык, такыр сукмактан киттек, гадәттә, без бу сукмактан йөрми идек, «Тугыз кыр» дип аталган тау сыртына мендек. Кардәшем мине моннан ун чакрым озата барачак һәм кире борылачак. Аттан төштек, икебез дә үксеп елый башладык. Чөнки бу минем маҗаралы, кыенлыклар тулы яңа тормышымның башы иде. Мин җәяү киттем. Габдеррәүф исә мин күздән югалганчыга чаклы карап җылап калды. Якын-тирәдәге авыл кешеләренә, һәрберсенә таныш булганыма күрә, юлымда очраган авылларга кермичә, әйләнеч юлдан барам. Сәйран авылына да кермәдем. Соңгы авылны узып барганда, Гомәр Кырау исемле бер башкорт каршыма очрады.

– Нимә һин болай йәяү йөрәйһең ул? – диде Гомәр.

Мин:

– Ат эзлим, – дидем.

Ул:

– Аттарыгыддың төбәге ошында түгел бит, – диде.

Мин дә:

– Кунакларыбызның атларын эзлим, – дидем.

Гомәр шиккә калды.

Аның белән саубуллашып, мин юлымда булдым. Ләкин бу кеше мине бу якларда күргәнен, һичшиксез, атама әйтәчәк, дип уйладым. Атамның мине эзли чыгуын мин теләми идем. Юлымны башка якка үзгәрттем.

Бүген христианнарның Троица дип аталган «Кече пасха» бәйрәме иде. Верхотор атлы урыс авылы иде ул. Бу авылга мин көчкә-чакка килеп егылдым. Урыслар «без Троицы дом не строится», ди. Ягъни бу бәйрәм, урысларның диненә күрә, эш башлангычы алдыннан әйбәт бер көн иде. Аркамда биштәр булуына карамастан, урыс кызлары белән биедем. Элек тә мин урыслар җырлаганда ишеткән: «во саду ли, в огороде девушка гуляла», кебек җырларны җырлап күрсәттем. Кызлар да, мине кочаклап, «мой башкирёнок», дип үбәргә тотындылар. Эчемнән: мин ни гөнаһлар эшлим, әгәр болай барса, эшем харап, дип уйлыйм. Бер урыс егете аракы эчәргә кыстый башлады. Эчмим, дип чокырдагы аракыны җиргә түктем. Ул минем өскә аракы агызды. Мин җыладым. Чөнки кечкенә чагымнан бал гына эчә торган идем. Бал эчкәндә дә, берәр тамчы бал киемемә тамса – ул гөнаһ, чөнки хәмер Коръәнгә күрә, нәҗес санала. Марҗа кызлары биштәремне аркамнан салдырып яшерделәр. Мин боларның ниятләре яман икәнен аңладым. Атам-анамнан аеры бу кяферләр арасында ни кылам? Ниһаять, мине яшел печән өстендә йоклап ятучы исерек бер башкорт чабаны янына яткыздылар. Бу, сәрхуш булуына карамастан, вакыйганы карап яткан икән:

– Улардың телен беләһең, улар менән бииһең, ни өсен илайһың ул? Ят та юкла, – диде. Биштәремне дә, китереп, баш очыма куйганнар. Иртәгесе көнне кояш чыкканчы, мин юлда идем инде.

Мәләвездә дин хөррияте бәйрәме

Өч көннән Мәләвез дигән салага килеп җиттем. Мәләвезгә, мөселманнар бәйрәменә килгән бер башкорт мөгаллиме миңа әйтте:

– Гомәр Кырау атаңа сине күргәне турында сөйләгән, моны ишеткәч, атаң атына атланып, сине куа чыккан, Азай авылында Кадыйр исемле бер бай башкорт йортына төшкән, Кадыйр бай атаңа сине эзәрлекләмәскә һәм кире кайтарырга тырышмаска киңәш биргән. Атаң, аның киңәшен тотып, ниятеннән баш тарткан да, кире борылган, – диде.

Моны ишеткәч, миңа җиңел булып китте. Мәләвездә патша вакытында ирексезләп чукындырылган татарлар да яши икән. Болар күңелләрендә мөселман, ди. 1905 елда инкыйлаб биргән чагыштырмача иректән файдаланып, алар ачыктан-ачык мөселманлыкка кайтканнар да мәчет корганнар. Хәзер шушы мәчетнең ачылыш тантанасы икән. Бу бәйрәмгә күрше авыллардан имамнарны, татар-башкорт арасында абруй казанган шәхесләрне чакырганнар. Берничә куй, берничә үгез-сыерны корбанга чалганнар. Мине муллалар табынына утырттылар. Кымыз бик мул иде. Япуниядә Исламның киң җәелгәне турында «Галәм-и Ислам» гәзитендә басылган хәбәрләр турында сөйләшкәндә сүз чыкты:

– Япуннар, мөселманлыкның хак мәзһәбен кабул кылмасалар да, мөселман саналамы? – дип бәхәс купты. Мин мәзһәпләрдән өстен тагын да саф бер Исламият булганлыгын исбат итәргә алындым һәм Ислам голамәсеннән Ибн Таймия, ибн Кайюм, әл-Җазви исемле галимнәр язган бөек әсәрләрдән үрнәкләр китердем. Мөтәгассыплар (фанатиклар) миңа ябырылды. Гәрчә, мәзһәп вә тарикатлар аерымлыгы Ислам өчен зарарлы, дип миңа каршы төшкәннәр дә, мине яклап сөйләгән муллалар да булды. Сүзләрем, минем фикерем Гилаҗ (Гыйлаҗетдин) Баязитов исемле бер татар сәүдәгәренең игътибарын җәлеп иткән. Ул мине өенә чакырды һәм ачык, һәм алдынгы карашлы имамнарны да дәшкән. Аңлашылды ки: Гыйлаҗ ага бу мәүзугъ тирәсендәге бәхәсләрдә гыйлем әһелләренең иркен вә әтрафлыча сөйләшүләрен теләп, бу мәҗлесне махсус корган булып чыкты. Бик кызыклы әңгәмәләр булды монда. Килгән муллалар белемемне арттырырга чит илләргә китеп баруым турында белделәр. Болар – Ислам дине мәйданында киң белем алу өчен, Мисырга барырга кирәк, дип киңәш иттеләр. Башкортстанның кечкенә бер почмагында Ибн Таймиянең фикерләре белән кызыксынган бер сәүдәгәрнең яшәве – ул вакыттагы татар-башкортлар арасында милли мәдәниятнең туктамыйча, алга үсешен исбатлый торган күренештер.

Кунакбай гүзәле

Мәләвездән мин җәяү чыктым. Атамның эзәрлекләвеннән куркып, мин шосседан китмәдем, әйләнеч юллардан йөри башладым. Төннәрен ялан кырда йоклый идем. Шулай итеп, Кунакбай исемле бер кечкенә авылның кырындагы бер алачыкка керергә булдым. Шунда ашап-эчеп алырмын, дип уйлаган идем, монда бик фәкыйрь бер гаилә яши икән,өйдә олылардан бер кеше дә юк иде, 12-14 яшьләрендәге бер кыз вә бер ир олан миңа су кайнатып бирде, ипи белән чәй эчтем. Кызның исеме Зөләйха иде. Оланнар гадәттән тыш матур иде. Бер теләнче үлгән икән, аның пычрак, ертык чапаныннан юрган ясамакчылар икән. Йа Рабби, бу инсаннар никадәр фәкыйрь, болар ничек итеп тормыш алып бара, дидем. Мин аларның гүзәллегенә чиксез хәйран калдым. Мин аларга биштәремдә булган ипи, корыт белән казы бирдем. Нинди гүзәллек белән нинди фәкыйрьлек янәшәдә яши, ничек, ни өчен, дип сорыйм үземнән. Җәләлетдин Руми түрк тормышында күзәтелгән гарип имәнгечлекне (контраст, несоответствие) шулай тасвирлый: кәҗә тиресеннән ясалган чатыр никадәр кара вә фәкыйрь исә, аның эчендәге түрк гүзәле дә ай кебек балкыр.

Боларның бер кәҗәсе бар, шул кәҗәне савып, сөтен эчәләр. Башкортларның юмартлыгы хәттин ашкан, бу кардәшләрнең аталары, әгәр бер газиз дусты кунак булып килеп керсә, гаиләнең туендыручысы булган шул бердәнбер кәҗәсен чалып, кунак итәр иде. Белем алыр өчен юлга чыкмаган булсам, мин, шаять, шушы кызга өйләнгән булыр идем. Ир кардәше алачык тирәсендәге утлакта утлаган кәҗәнең утлагын икенче урынга күчереп куйган арада, бу кызны үпсәм, дип уйладым. Ләкин бу эшне кылудан курыктым. Зөләйха: «Елга бер тапкыр гына булса да безгә килерсеңме?» – дип, гашыйкларча сорады, мин аңа, ерак-ерак җирләргә укырга барам, дип аңлаттым. Ул да:

– Шулайдыр, ерак юлга чыгасың, эшеңә ярар, – дип, кыз миңа берничә саплам ак җеп белән энә бирде. Ихтимал, бу бер йола булгандыр, ышану булгандыр.

Шосседан бер читтә Муса исемле татар авылында атамның дусты бай Нәби хаҗида кунак булдым.

– Әгәр дә атаң сине эзләп монда килеп чыга икән, мин сине аңа бирмичә, качырып калдырам, – диде Нәби хаҗи.

Ул да минем авыл кысаларында калуымны теләми иде, хәтта бу турыда ул атама да әйткән: улыңа белем алуда ярдәм итәргә кирәк, дигән. Икенче көнне моннан китәргә җыенганда, ул миңа, Каргалы авылына илтеп куяр өчен, арбага җигелгән ат бирде. Бераз юл хәере дә сонды. Бер киемлек комач та бирде:

– Моны Орынбурда тектерерсең, – диде.

Мин Кунакбай авылының читендәге алачыкта бер фәкыйрь гаилә яшәп ятканын әйттем, миңа аталган комач урынына минем исемнән үзләренә бүләк сыйфатында Кунакбай авылына, кырый өйгә ике юрган җибәрүен үтендем.

Хаҗидан аерылгач, арбага менеп утырдым. Юлда барганда, зиһенем Зөләйха һәм аның энесе турында гына кайнаша иде. Ни булса да, форсаттан файдаланып, аны үпмәдем, дип үкенеп куйдым. Безнең авылда андый гадәт юк. Бу кызны үбәргә теләү фәкать мин укыган романнардан гына килә булыр.

Вакытлар узды. 1913 елда почта атлары белән Оренбургтан Эстәрлетамакка кайтып киләм, юл Кунакбай авылына якын уза иде. Шул елларда өйрәнгән Гётеның «Зөләйха» исемле кызга багышлап язган шигыре минем Зөләйхама аталган кебек хис иттем. Гётеның «Үбешү тәме белән гыйшкый вөҗдан газабыннан коткар, чөнки мин – кяфер. Син табына торган нәстәң калбеңдәге миңа булган мәхәббәтнең тылсымы булсын», сүзе, бәлки, «фетиш», ягъни ясалма алла, ырым, сихер, Зөләйханың миңа биргән ак җебе белән энәседер? Почта ыстансасында очраткан бер Кунакбай кешесеннән:

– Авылыгызның читендә торган алачыкта яшәгән Зөләйха исемле бер кыз белән аның энесен белә идем, алар ни хәлдә? – дип сорадым.

Ул:

– Һәр икесе дә никахлы, – диде, – икесенең дә берәр баласы бар, берзаман аларның өендә кунак булган шәкерт аларга ике юрган җибәргән иде, ә син үзең кем соң?

Мин кызга гашыйк булганымны сөйләмәдем, бары тик:

– Алар бик фәкыйрь иде, Нәби хаҗи ярдәме белән аларга шул бүләкләрне юллаган идем, – дигәч, бу зат:

– Син дә фәкыйрь шәкертмесең?.. Без дә ул кызны «Бичара Зөләйха», дип йөртә идек, – диде.

Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: