Хатирәләр (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Атамның Җаекка сәяхәтләре

Август аеның ахырларында Ирәмәл дип аталган җирдәге көтүлектә печән чабу, чапкан печәнне киптерү һәм җыю өчен атам өмә оештыра торган иде. Өмәләрдә кабиләбезнең «Илчек-тимер» ыруына насыйп авылларның күбесе катнаша, бик күп мал чалына иде.Бу – гаиләбезнең олы бер бәйрәме кебек иде. Бу эш беткәч, атам дуслары вә шәехләрне күрергә юлга чыга. Бу сәяхәт Троицк шәһәрендәге пири-шәех Зәйнулланы зиярәт итү белән тәмамлана. Юлда барганда, Карагай, Кыпчак, Бөрҗән ыруларына караган дусларының вә шәехләренең җәйләүләрендә аш мәҗлесләре уза. Бу мәҗлесләрдә алар гыйльми, дини, хәтта кайбер сәяси мәсьәләләр турында да сөйләшәләр. Кире кайтканда, атам үзләрен дастан каһарманы «Чура Батыр туруннары» дип санаган ырулар: Мәһди белән Әмин авылларының мөселман казакълары, төнгәвир, төнгатар, тамьян вә катай кабиләләренең юлы белән кайта, аларда да кунак була. Бу сәяхәт ай ярым вакыт дәвамында була. Һәр елда кабатланган бу сәяхәтләрнең өчесендә мин дә катнаштым, мин атларны, арбаларны карап торыр өчен атам белән бергә йөри идем. Һәр сәяхәт минем фикри хәятемдә яхшы тәэсир калдыра иде. 1904 елдагы сәяхәтебез – Рус-Япун сугышына, 1905 елдагы сәяхәтебез – Урыс түнтәрелеше көннәренә, өченчесе 1906 елда Урыс Думасы бәрелешләре вакытына туры килде. Мин тасаввуфны (хорафатларны, мистиканы) сөйми идем. Рыякяр (мәкерле, хөсетле) булган шәехләргә нәфрәтле идем, шуның белән бергә араларында Муллакай Габдулла хәзрәт, Колбакты Ѓабделханнан хәзрәт кеби, атамның табындашы булган Троицкидагы дусты Зәйнулла хәзрәт кеби самими инсаннарны, әхлак вә игелеге булганнарны бик хөрмәт итәм. Искә алынган бу өч сәяхәтемдә мин бик күп матур нәрсәләр күрдем һәм гүзәл нәрсәләргә өйрәндем. Җөмләдән, 1906 елда сәяхәткә чыккач, Зәйнулла ишан миңа күп илтифат итте. Бәләкәй булуыма карамастан, ул миңа төрле сөальләр биреп, җавапларымны дикъкать белән тыңлый һәм үгет-нәсихәт бирә. Беркөнне иртәнге чәй мәҗлесендә янә ниндидер сорау бирде бу, мин белгәнемчә җавапландым. Аннан соң барысының каршысында: ал, углым, бәлки, берәр нәрсә сатып алырсың, дип кулыма ун тәңкә алтын акча тоттырды. Мин бу акчага «Хезмәт» дип аталган татар китабы кибетеннән Газзалиның динне (теологияне) тәнкыйть иткән бер әсәрен, Мисырда да, Истанбулда да басылган һәм Ислам җәмгыяте вә фәлсәфәсенә кагылышлы басмаларны, башка бәгъзе гарәпчәгә тәрҗемә ителгән урыс романнарын, французча өйрәнү өчен төрекчә «Мүкаләмә-и Франсевия» китабын вә бер урыс кибетеннән Толстойның 1891 елда мин туган елда булган котчыккыч ачлык турындагы «Ачлык еллары» исемле әсәрен сатып алдым.

Берничә көннән соң шәех миннән акчамны нәрсәгә тотканым турында сорады. Мин сатып алган китапларымны санап күрсәттем. Хуплады, «урысча беләсең икән, хәзер французча да өйрәнсәң, бик яхшы булыр», диде. Физика вә астрономия китапларын алганымны да бик ошатты. Толстойның ачлык еллары турында язган китабы хакында аңа сөйләдем, бик яхшы китап алгансың, диде. Мәгәр ки, шәех ун тәңкәне мине сынап карар өчен биргән булып чыкты. Берничә көн узгач, ул нинди китаплар укыганлыгым турында, аларның эчтәлеге турында сорады. Газзалиның «әл-муккыйз мин әл-далала», ягъни «ялгыш юлдан китүдән коткаручы» исемле әсәрен алганым турында әйткәч, шәех «син моны аңламассың», диде, «мин ул китапларны гарәпчәне ныклап өйрәнгәннән соң укырмын», дидем. Ул минең аркамнан сөйде һәм тагын акча бирде. Башка мәҗлесләрдә дә ул минем бу эшемне бик хуплый иде:

– Унбиш яшь кенә булуына карамастан, бу бала китап сайлый белә! – дигәч, мин бик нык горурлана идем. Аны барысы да бик хөрмәт итә иде, бу затның мактау сүзләре мине канатландыра, аның хуплаулары булмаса, бәлки, минем тормышым гыйльмияттән башка юнәлешкә киткән булыр иде. Казан шагыйре Тукай әйтмешли: азмы какканны вә сукканны күтәрдем мин ятим, азрак үстерде сыйпап тик маңлаемнан милләтем. Әгәр шәехнең бу хуплаулары булмаса, мин сәүдә белән мәшгуль булып, бер прикашшик кына булып калган булыр идем.

Казакълар вә Себер (Төмән) татарлары белән аралашуыбыз

Бу сәяхәтләребез бары тик Көнчыгыш Башкортстан төбәкләренә генә түгел, казакълар арасындагы багланышларны да тәэмин итә иде. Бу элемтәләр 1917-1918 елларда башкорт Милли хәрәкәтен оештыру гамәлендә бик зур файда эшләде. Патша хөкүмәте Башкортстан белән Казакъстан арасында бер урыс өлкәсе корып, Җаек (Урал) елгасының көньягында миллионнарча гектар казакъ җирләрен басып алып, казакъ түркләрен шул жирләрдән куып чыгарды. Әмма 1904 вә 1905 елларда казакълар, аеруча, кыпчак күчмәннәре Башкортстан чиге буйларында яшәп, хайванчылык белән шөгыльләнүләрен дәвам итә иде. Болар арасында атамның дуслары Найза белән Нурпәй Хаҗи исемле бик байларның ике гаиләсе бар иде, аларны зиярәт итеп, аларда берничә көн кунак булдык. Нурпәй Хаҗи атам белән яшьтәш. Соңыннан атам аның белән бергә хаҗга китте. Болар Троицкиның көньягында Еркарагай өлкәсенә якын тора. Бу кыпчаклар – ХVIII гасыр гыйсъяннарында катнашкан һәм патша эзәрлекләвеннән качып килгән башкортларны сыендырган халык. Нурпәй хаҗи бик күп дастаннарны яттан белүче бөек шагыйрь иде. Мин ул дастаннарны аның үз авызыннан язып алдым. Советлар матбугатында бер казакъ шагыйренең Советларны мактап шигырьләр чыгарганы турында язалар иде. Ул шагыйрьнең исеме Нурфәез Байганин, һәм Советлар аның кайбер шигырьләрен бастырып та чыгарды. Соңыннан мин очраклы рәвештә генә белдем: бу Байганин безнең Нурпәй хаҗи, ләбаса. Бу зат үтә милләтче вә мөселман иде. «Кобланды» исемле мәгълүм бөек дастанның иң дөрес, иң тәфсилле риваятен ул гына белә иде. Бу сәяхәтләрдә атамның иске дусларыннан типтәрләр авылы Ахун Муса хаҗиның «төнгатар» башкортларыннан Гайсә Ахун исемле бер затның Тамьян ягындагы Чакмагыш авылында Габдуллатыйф хәзрәт дигән бер шәехнең угыллары илә якыннан таныштым. Болар белемле вә зыялы инсаннар иде. Алар 1917-1918 елларда милли хәрәкәтләрдә, хөкүмәттә мөһим вазифалар башкарды, Тамьяннан Мортазаның углы Муса бездә Икенче гаскәрнең төмәнбашы иде.

1907 елда атам агам Хәбиб Нәҗҗар белән бергә тимер юл буйлап Уфа, Чиләбе юлы илә Троицк шәехен зиярәт итәргә китте. Мин аларны Дәүләкән тимер юлы ыстансасына илтеп куйдым, ул вакытта миңа 15 яшь иде, беренче тапкыр тимер юлны күрдем. Караңгылыкта поездның утлары ерактан күренде, соңра яктылык зурая башлады, атлар курыкты. Локомотивның дәһшәтле гөрелтесен ишеткәч, атлар тыеп тора алмас дәрәҗәдә дулый башладылар. Арба диварга бәрелде. Фәкать өйләр артына чыккач кына, атларны мең бәла белән тыя алдык. Атам белән агам арбада иде, ләкин аларга һични булмады. Бу сәфәрендә атам, Троицкидан кайтканда, Себердә Мансил саласында яшәүче Нигъмәтулла хаҗи өенә төшкән һәм аннан мәшһүр Себер мохтариятчесе вә иске түрк Орхон язма һәйкәлләрен тапкан Ядринцевнең «Колония буларак – Себер» вә «Себердәге урыс булмаган милләтләрнең хәле» исемле ике сәяси әсәрен алып кайтты. Углының (ягъни, минем), атам сөйләве буенча, урысча белгәнемне ишеткәч, Нигъмәтулла хаҗи бу ике әсәрне бүләк иткән. Бу иң олы вә иң әһәмиятле бүләк иде. Һәр ике әсәрдәге мәкаләләрдән аңлаганымны атама вә агама бөртекләп тәрҗемә иттем. Бу документларда урыс булмаган милләтләрнең инкыйразга мәхкум булуы, аларның тигез хокуклы булырга һәм үзләренчә яшәргә тиешлеген яклап чыккан сүзләр бар. Һәр ике әсәр дә минем сәяси мәйданга килүемә нык тәэсир итте. Бу Мансил саласында атамнан алда агам Вәли мулла булып киткән икән. Шулай итеп, Көнбатыш Себер (Төмән) татарлары белән элемтәләр урнаштырылды.

Атамның тасаввуфы (мистикасы), суфилыгы

Сәяхәтеннән кайтуга ук, атам: «Фазканга барабыз», диде. Фазкан дигәнебез Алакуянбаш авылында яшәүче Качкынбайларның берсе иде. «Фазкан», ихтимал, Фазулла яки Фазилханнан алынгандыр. Фазкан – суфи, типтерүче, юмарт вә егет бер адәм иде. Менә шушы Фазкан:

– Әхмәдша (ягъни, минем атам) шәехлек алса, мин аның иң беренче мөриде булыр идем, – дигән икән.

Бу ел шәех Зәйнулла атама шәехлек дәрәҗәсен бирде, атам язулы таныклык та алды. Ләкин атам шәехкә әйткән:

– Суфилык заманы узды инде, ишан (шәех) дәрәҗәсен алдым, әмма мөрид буларак, Фазканнан башка беркемне дә алмам, чөнки аңа сүз биргән идем, – диде. Фазкан аз гына малы булган авыл кешесе иде. Муллакай хәзрәтнең шәкерте. Фарсыча да, гарәпчә дә белә. Ул безнең авылдан 100 чакрым арада яши иде. Аның янына барып җиттек. Атама аттан төшәргә ярдәм итим, дип, янына килдем, өйдән тавыш, хәтта ниндидер гөрелте ишетелде, ләкин шәехне каршыларга беркем дә чыкмады. Ниһаять, берәү чыкты. Ул Фазканның үзе икән, ул исерек иде. Ул атамның өзәңгесен үпте. Атамны аттан төшерде дә өенә алып кереп китте. Өйнең эче әчебал исе белән тулган, ис чыдап булмас дәрәҗәдә иде. Атам «ах, дуңгыз, тагын эчкәнсең», диде. Чыннан да, монда ниндидер бер типтерү мәҗлесе булганга охшый. Фазкан сөйләп бирде:

– Син килгәнне күргәч, көрәгәләр (ягъни, бал мичкәләре) – сәке астына, кунакларым тәрәзәдән чыгып качты, – диде.

Бераздан соң икенде намазын укыдык. Фазкан җылый иде, озак җылады ул, аңа кушылып атам да җылый. Ясәвинең: «Суфи сурәтле булдың вә ләкин беркайчан да мөселман булмадың», шигырен икесе бергә укыдылар, тәэсирләнделәр. Югарыда бер тапкыр искә алынган, асылы Шәмс-и Тәбризи-Мәүланадан килгән бу акылдан яздырырлык шигырьләрнең мәгънәсе шул иде: бер сәрхуш сиңа сәлам бирер, кальбеңне урлаган бу адәмнең җаны сиңа ялчы булып хезмәт итә. Син юкны – бар вә барны юк итүчене беләсең, сәрхушның сәламын тыңла, бу шундый бер сәрхуштыр ки, һәр ике кулын капкыныңа каптырмыш. Син һәр иреннең тәмесең, һәр мәзһәпнең кыйбласысың, күктәге ай исә һәр кичтә өеңнең әтрафында сакта тора. Бу гыйшык бер карасаң, сиңа канат бирә: син очасың, бер карасаң, син көймәнең ләңкередер (якоредер) кузгалмыйсың; бер мизгел – ул синең таңыңдыр, бер мизгелдә исә синең кояшың баер. Ул, сине бер мәл тетрәндерер; бер мизгел ул шаркылдатып көлдерер, бер карасаң, сине исертер, бер карасаң, сине җансыз бәллүр итәр, ташка әверелдерер. Зарар юк, тән булмасам, бәллүр булырмы; гәүһәр булмасам, гәүһәрләрнең каны булырмын, әй күңел, яман шөһрәт яулаудан курыкма, яхшы дан казанырсың. Боларның шулай суфилык тилелегендә дөньяны онытканнарына җаным сыкрады. Атамның тилеләрчә хәрәкәтләрен туктатыр-тыяр өчен:

– Атай, атларга су биримме? – дип кычкырдым.

– Бир! – диде, мине мактады: – Менә Әхмәтзәки безне айнытты, ул тилермәгән, тилерү аңа хас түгел, мин тасаввуфны вә шигырьләрен яратам, әмма суфичылыкны сөймим, җитте, әйдә, кайтыйк! – диде.

Атам шул ахшам Фазканны үзенә мөрит итеп кабул кылды һәм шәехлектән ваз кичте.

Икенче көнне Фазкан, атамның шәрәфенә яшь бия суйдырып, күрше авыл муллаларын вә халыкны чакырып, бик шәп бәйрәм ясады. Бу зияфәт (сый табыны) Качкынбай токымының нәселдән нәселгә күчеп килгән дуслык җепләрен мәңгеләштерү өчен әзерләнгән иде. Мин кичен Ибраһим Качкынбай өендә кундым. Вакытыбыз әчебал эчү рәвешендә узды, моны атам белә иде, ләкин безнең әчебал эчкәнебезне күрмәс өчен, безнең тарафка килмәде. Качкынбайлар кыпчак ыруы белән бик тыгыз мөнәсәбәтләрдә торалар иде, Ибраһим миңа, әүвәлдәгечә, бу юлы да казакъ шагыйре Сәедалинның шигырьләрен, «Кызҗебәк» дастанын укыды. Чөнки мәрхүм атасы Троицкида яшәгән казакъ мөхәррире Сәедалин гаиләсе белән якын дус иде, аның урыс шагыйре Пушкиннан тәрҗемә шигырьләрен Ибраһим яхшы белә иде. Ибраһим миңа бу сәфәр шундый хөрмәтләр күрсәтте ки, гомерем буе «Фазканның мөритлек бәйрәме»н һич онытмадым. Фазкан да:

– Әхмәт мулла шәех булды, берсен дә мөрит буларак кабул итмәде, фәкать мине генә алды, – дип мактанып йөрмәде. Ул да Муллагол кеби гаҗәеп бер инсан иде. Аның белән сөйләшеп утыруы бик тә рәхәт иде. Ул да бик күп шигырьләр һәм дастаннарны яттан белә. Вакыт-вакыт исерек булса да, ул беркайчан да намазын калдырмады, «савытындагы шәрабны түктергәне» өчен яралткан Алласына, «син сәрхушмы, Алла», дип кычкырган Анадолу дәрвише сыман курку белмәс иде. Атам беркөнне башка бер авылдагы дустына кунакка китте. Мин Фазкан өендә бер атна чамасы калдым. Фазкан август эссесендә кипкән печән җыеп, арып, кичен өенә кайтты.

– Икенде намазын укырга онытмадыңмы? – дидем.

– Икенде ниемә кирәк! – дип салмасынмы. – Эш булганда, намаз кайгысымы? Алла көтәр, ләкин чабылган печән көтмәс, намазны соңрак кылырмын, печән туплауны азакка калдырып булмый, мин моны Аллаһтан яхшырак беләм, – диде.

Атам үзенең бердәнбер мөриде Фазканның мондый көферлекләрен белә иде.Фазканның алгы тешләрен земләмир (урысның җир бүлүче хезмәткәрләре) белән орышта койганнар. Әмма ул тормышында мөселманнарга һәрчак игелек кылды.

– Алла аның ара-тирә сөйләгән көферлекләрен ярлыкар, иншалла. Ул – минем замандашларым арасында иң самими мөселмандыр, ул – Алланың иң сөекле колларының берседер, – диде атам.

Фазкан шушы вакыйгалардан соң исерткеч эчүен ташлады. Атам да:

– Минем шәехлегемнең бердәнбер файдасы Фазканны исереклектән тартып алу булды, – дип рәхәтләнеп көлә торган иде.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: