Хатирәләр (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

 

Ибраһим Качкынбай

Ибраһим, Алакуянбаш авылының имамы Шәмсетдин Качкынбай углы, миннән ике яшькә олырак. Буе ике метрга якын Шәмсетдин белән янә үзе кебек озын буйлы агам Вәли мулла, башкорт атлы гаскәре полкында бергә хезмәт иткән вә югарыда исеме аталган Йосыф Майор Карамышевның боерыгында урыс гаскәренең Сыр-Дәрья буйларында, Кукандларга каршы яуларында бергә булганнар. Вәли мулла кебек, Шәмсетдин Качкынбай да гарәпчә, фарсыча һәм урысча яхшы белә вә һәр икесе дә Чыгытай әдәбиятына, аеруча Әхмәт Ясәви, Нәваи вә суфи Аллаһияр әсәрләренә чыннан да мөкиббән шәхесләр иде. Бөрҗән башкортлары арасында Сәет углы Габдулла исемле шәех белән бу Шәмсетдин Качкынбаев культуралары мөкәммәлләшкән инсаннар иде. Һәр икесе дә Сыр-Дәрья буйларында булып, күршеләребез Макар авылыннан Йосыф Майор Карамыш вә Сайран авылыннан Бәкбулат мулла кебек, Урта Азия культурасын Башкортстанга алып килүчеләр. Боларда гарәпчә, фарсыча язма әсәрләр дә бар иде. Шәмсетдин мулланың китаплары арасында «Миһр вә Мөштәри» исемле бер-берсен хөрмәт иткән ике егет турындагы ак шигырь белән язылган хикәясе бар иде. Мулла минем белән углы Ибраһимны бу «Миһр вә Мөштәри»гә охшата иде һәм безгә ул хикәяне сөйли торган иде. Бу әсәрнең рәсемнәр белән бизәлгән гүзәл бер нөсхәсен 1958 елда Вашингтонда «Freer Galleri of Art»та күрдем.

Шәмсетдин улы Ибраһим атамның мәдрәсәсендә укыта иде. Минем кебек, Ибраһим да гарәпчә, фарсыча белән бергә урысча да өйрәнде. Урыс телен, минем белән чагыштырганда, Ибраһим яхшырак белә иде. Гарәп, фарсы культурасы, безнеке белән чагыштырганда, гаять югары. Ибраһим гадәттән тыш ягымлы, назик күңелле, мәһабәт, бик зиһенле егет. Өстебездәге киемнәребез, «билбау» дип аталган озын ефәк кушакларыбыз, биек үкчәле итекләребез, ат дирбияләребез, өзәңгеләребез, коешкан каешларыбыз, түшлек, аркалыкларыбыз, аелларыбыз, ияр җәяләребез, камчыларыбыз, Дагыстаннан килгән тимерчеләр, көмешчеләр тарафыннан коеп эшләнгән ат җиһазларыбыз икебезнең дә бертөсле иде. Безгә боларны Ибраһимның анасы эшләтте. Чигешле-бизәкле кушакларны үз куллары белән тукып бирде. Ибраһим белән кыш айларында Үтәктән кайткан вакытларда, язын май, апрель, сентябрь айларында мин аларда яши идем, бу айларда без гел бергә була идек. Атасы вафат булгач, анасы «ялгыз калдым», дип, Ибраһимны өйләндерде. Шуңа күрә, укуын дәвам иттермичә, көр тормышлы гаиләсенең өй эшләрен карау мәҗбүрендә калды һәм ул моңа бик борчыла иде. Аларның атлары Шүлгән токымлы, яхшы нәселле атлар иде. Имеш, риваятьләргә күрә, бу токымның бияләре Шүлгән исемле авыл янындагы мәгарә күленнән чыккан айгырлардан буаз калганнар икән. Ибраһим иң җитез атлары арасыннан бер айгыр, бер бияне миңа бүләк итте. Бу бия белән айгыр безнең ат көтүенә килеп кушылгач, «нәселсез атларыбыз арасына затлы канлы атлар килеп кушылды», дип горурлана торган идек. Мәдрәсәне ташласа да, Ибраһим китап укуын ташламады. Аның иң яраткан шагыйрьләре урысчада – Лермонтов, фарсыдан – Аттар вә Аллаһияр, түркчәдән – Нәваи, «Мөхәммәдия» китаплары иде. Икебезнең арада бик тә самими язылган хатлар йөри башлады. Бу хатлар, Бохарада күрдегем ысулда, томар шәкелендә, озынча итеп төрелгән кечкенә торбачыклар иде. Күпвакыт бу хатлар халык шигырьләре вә яки борынгы әдәбияттан алынган әсәрләр белән баетылган була иде. Берсен әле дә булса хәтерлим. Кар яуганда, ике җылкыбыз авылга, араннарга кайтмады. Мин Ибраһимга хат яздым, адашкан җылкыларыбызны ике яклап эзләргә кирәк иде. Хатыма каршы ул җавап язды: «Баш өсте, башкарырбыз. Инсан дустын – солтан, үзен – аның колы, дустын – рух, үзен тик гәүдә дип белсен. Дус бүрек кияргә теләсә, башыңны бир, җаныңны теләсә, җаныңны фида кылырга әзер бул!» дип язылган иде хатта. Чыннан да, Ибраһим хезмәтчеләре белән бергә берничә көн эзли торгач, безнең авылдан 80 чакрым ераклыкта җылкыларыбызны табып, өебезгә хәтле китереп тапшырды.

Башкортларның җәйге тормышы ялкаулыктан гына торадыр кебек күренсә дә, мал асрау, урман эшләре, бал кортлары үрчетү, гаскәр хезмәтендә аларның ялкаулыгы тылсымлы кул белән сыпырып алгандай юкка чыга. Ибраһим шуларның бер мисалы иде. Җылкыларыбызны тапканчы, тау араларында ат чаптырып, 200 чакрым ара узганнар. Ибраһимның атасы аңа Нәваиның вә Госманлы әдәбиятыннан Язучы углының «Мөхәммәдия» әсәрен вә Кәмал Өмми шигырьләре тупламасының бик күп урыннарын фарсычадан – Аттар, Хафиз Дивани вә Тимернекеләр заманында бик могтәбәр булган «Нөзхәт әл-арвах» китабын ятлаткан. Мин бу соңгы аталган әсәр белән һич таныш түгел идем. Соңыннан 1913 елда Бохарага килгәч, бу әсәрне эзләп табып, берничә кат укып чыктым да Ибраһимны исемә төшердем. Байтак вакытлар узгач, бу әсәрнең кесәгә сыешлык кечкенә нөсхәләрен күрдем. Шәмсетдин мулланың фарсыча берничә кулъязма әсәре бар иде. Ләкин боларның нинди китаплар икәне һәм аларның язмышы турында миңа мәгълүм түгел, ул чакта бу язмалар белән кызыксынмый идем әле. Ибраһим белән мин кымыз мәҗлесләрендә чыгытайча шигъри әсәрләрдән мәгълүм бәетләр сөйли идек. Дустым Ибраһим «курай» дип аталган башкорт уен коралында хисапсыз күп көйләр уйный-уйный җырлый. Ул бик тә саф, нечкә тавышлы иде. Кайвакыт ул тау түбәсенә менеп курай уйный, җырлый. Җырлаган җырларында, ТакыяСусак дип аталган тауларга бәрелеп, кайтаваз булып кире кайта. Ул кайтаваз тыңларга ярата, монда, Ярув, Карагач җәйләүләрендә чакта, Качкынбайлар ат сыртында чапканда җирдән камчы кармап алу уеннары уйныйлар иде. Камчыны ала алмаганнарны камчы белән яралар. Галишер Нәваи дә Сары-тула исемле төрек дусты белән яшьлегендә шундый ат бәйгеләренә катнашканлыгы турында яза:

Мин Сарыг-тула илә берлектә юлга чыксам,

Тау, ялан, үзән вә йә чүл икәнен аермыйча,

Бөркәвеч ярыгыннан кулларым чыгарып,

Ул качса ки, мин кусам, мин качсам ки, ул да куса.

Ибраһим шушы мәгънәдәге шигырьне һәр форсат чыккан саен укый иде. Кызу канлы яшь-җилкенчәк егетләрнең ат менгән кызлар белән куышу гадәте бар иде. Кыздан качып өлгермәгән егетне куып җиткән кыз камчылый, кызны артыннан куып җиткән егет аны үбәргә тиеш. Алдарак яшәгәннәр вакытында бу рөхсәт ителә иде. Ибраһимның туганы булган Оркыя исемле бер кыз шундыйлардан иде. Ибраһимның хатыны Аккилен бу вакыйгаларда тамашачы буларак катнаша иде. Безнең авылда, гаиләбездә сабый чагымда Мөхия, Гөлсем исемле апаларыбыз җайдаклыкта ирләрдән калышмый иде. Фәкать авылыбызга күчеп килгән татарлар мөселман культурасына артык капланып, бер җәмәгать булып урнашканнарына күрә, аларның йогынтысы аркасында, хатыннарыбызга да аларның культурасы йокты. Куып җиткән егетләр кызларны үпми башлады. Бөрҗәннәр дә урыны-урыны белән бу гадәтләрне алдылар. Җилдәй җитез атка атланган булса да, мин Оркыя артыннан куып җиттем. Ул иске дастаннарда язылган «Кара юрга» җырын гүя атланган атына багышлаган кебек: «Үз сыртымдагы бикәчне үптертмәм вә бикәчне кочтыртмам», дип җырлый иде. Бу «кызкуыш» ярышларында мин Оркыяны куып җиттем, беләгеннән тоттым, ләкин үпмәдем. Картлар кычкыра: без үбә идек, син дә кызны үп, дип кычкыралар. Соңыннан Оркыя мине куып җитте дә камчы белән яра башлады. Шулвакыт Аккилен: «Һыдыр ошол татарды, тиреһен һалдыр», дип кычкыра башлады. Чөнки без татарларга – башкорт, Бөрҗәннәр өчен татар була килдек. Качкынбайларның гаиләсендә кымызның иң шәбе эшләнә, Алакуян елгасының Агыйдел суына кушылган җирендә корылган, «Ызба» дип аталган кышлакларга күченгәч, әчебал эчәләр иде, һәм бик тә хәтәр биюләр була торган иде. Намазны да онытмыйлар, исерек-сәрхуш булсалар да, намазны укыйлар. Рамазанда ураза тотмаган кеше булмас иде. Миңа халык дастаннарына, милли уеннарга, кызкуышларга мәхәббәт тәрбияләгән агам Вәли мулла белән Качкынбай булды. Ибраһимның ир-егет холыклы анасы да, Ибраһимның хатыны да, мулланың кызлары да укый-яза беләләр иде.

Бүтән иптәшләрем

Яшьлегемдә иң якын дусларымнан авылыбыздагы җәгәнем (пләмәннигем) Нурмөхәммәд белән күрше Макар авылындагы бер имамның углы Газиз һәм урысча башлангыч мәктәп мөгаллиме Мифтахетдин углы Әмир Карамышев иде. Нурмөхәммәд укуын дәвам итмәде. Аның белән бергә урман эшләренә йөрибез, бергә сунарга барабыз, чаңгылар киеп, кыш көне бергә куян аулыйбыз. Бәгъзе әсәрләр язган Газиз исә Троицкидагы шәехның мәдрәсәсендә бер үк вакытта урыс мәктәбендә дә укый, бик зиһенле, шагыйрь бер егет иде. Соңыннан мәшһүр шагыйрь Мәҗит Гафури белән берлектә Троицки шәехенең мәдрәсәсендә белем алалар. Һәр икесе бергә казакъ арасына китеп, җәй көне мөгаллимлек кылалар һәм көзләрен икесе дә, авылларына кайтып, Газизләрдә кунак булалар. Газиз шагыйрьлек ягыннан, Мәҗит белән чагыштырганда, истигъдадлырак (талантлырак) булса да, басылган әсәрләре юк иде. Мәҗитнең бер-ике кечкенә шигырь мәҗмугасы чыкты. Мин аксак шагыйрь белән (ихтимал, 1907 елдыр) беренче тапкыр күрештем, соңыннан алар Газиз белән бергә берничә тапкыр безгә килделәр. Һәр икесе шигырьләрен укыды, атам белән анама ул әсәрләр бик ошады. Мәҗит басылган әсәрләрендә: «башкортлар Идел белән Дим елгасы буйларында үзбаш хөр җәмгыять булып яшәгәндә, чит-ятлар килде дә аларны әсир итте», мәгънәсендәге шигырьләрен шул вакытта укыды. Мәҗит миннән сигез-тугыз яшькә кече иде. Газиз биш яшькә олы булгандыр, дип уйлыйм. Әмир исә миннән бер-ике яшькә кече. Шуңа да карамастан, ул шигырьне яхшы аңлый, Мәҗит белән Газизнең шигырьләрен яттан сөйли. Әмир соңыннан урысча укырга керде вә хәрби мәктәптә укуын дәвам итте, ниһаять, 1917 елгы милли хәрәкәтләрдә аның белән бергә корган беренче хәрби бүлекләрдә Беренче атлы гаскәрнең командиры, соңыннан төмән (ун меңлек гаскәрнең) җитәкчесе булып китте.

Карамышевлар гаиләсе әһелләренең барысы бик укымышлы иде. Алар ХVIII- ХIХ йөзьелда башкорт гаскәрендә субай, ватандашлык эшләре башында торучы «кантон» җитәкчеләре булып хезмәт итәләр иде. Минем олы агаларым югарыда Йосыф Майорның идарәсендә иде. Боларның барысы да күчмә тормышны ташлады, һәм авылда бары тик мәдәни эшләр генә кайный иде. Өйләрен акшарлыйлар, әтрафы бакчалы, бакчаларда җиләк-җимеш, аеруча, алма чәчәк ата. Йосыф Майорның Сыр-Дәрья елгасы буйларында утыручы авыллар турында вә казакъларның иҗтимагый тормышына кагылышлы урысча матбугатта язмалары да чыкты. Болардан гаиләбезгә дә, Качкынбайларга да иң якын Гомәр Хаҗи исемле бай, олы яшьтәге бер зат иде. Бу зат борынгыдан Башкортстан Мохтари булган заманнарда кантон рәисе иде. Төркияне, Хиҗазны барып күргән кеше. Троицкидагы Зәйнулла ишанның иң якын дусты иде. Бу Карамышевлардан Әхмәт исемле берәү, байтак еллар элек Алмания императоры гаиләсенә кымыз эчертер өчен, бияләре һәм хатыны белән бергә Алманиягә күчеп киткән. Шулай итеп, ул алманча сөйләшергә өйрәнеп кайтты. Ул безгә Алманиянең гүзәллекләре турында рәсемнәр күрсәтеп сөйли иде, ягъни Алман пропагандасына хезмәт итә иде. Фәкать безнең иң яраткан кешебез Карамышевның атасы, урысчага өйрәтүче Мифтах иде. Боларның күбесе соңыннан Башкортстан мохтарияте хәрәкәтендә хәрби вә идарә эшләрендә минем янымда вазифа алдылар. Башка якын иптәшләрем авылыбызның көньяктагы Сайран, Арлар авылларында Бәкбулат хәзрәт, Нури мөәзин белән Госман Хаҗи Ильяс углы гаиләләре иде. Боларның угыллары – атамның мәдрәсәсендә укып чыккан кешеләр. Болар 1917 елдан соңгы вакыйгаларда безнең хәрәкәтләребездә төрле вазифаларда булды.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 10, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: