Логотип Казан Утлары
Әдәби хәзинәләребез

Хатирәләр (дәвамы)

Сабан туе дигән игенчеләр бәйрәменә, майның ахырларында башкорт авылларында җыенга җыелалар һәм без бу бәйрәмнәрдә атларыбыз белән узыш ярышы оештыра торган идек, көрәш карыйбыз, мин һәрвакыт көрәшкә керә идем.

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Агам Хәбиб Наҗҗар биргән тәрбия

Агамның мәдрәсәсе җиде йорттан гыйбарәт иде; аның өч йөздән артык шәкерте бар иде. Атамныкыннан аермалы буларак, шәкертләр елга алты-җиде ай укыйлар. Җәй айларында да укуын дәвам иткән шәкертләр бар иде. Мин исә бу мәдрәсәгә көз килеп, иртә җәйдә авылыбызга кайтып китә идем. Чөнки авылда мине күнегелгән кайбер эшләрем көтә иде. Мәсәлән, яз көне хайваннарны утарга куабыз, көтүләрне урмандагы курабызга күчерә идек, аларга күз-колак була идек. Атам да хайваннарны багар өчен мине укудан иртәрәк кайтырга мәҗбүрли иде. Шулай итеп, мин март урталарында өйгә кайтып китә идем. Мәдрәсәдә укуым, күп булса, дүрт ай дәвам итә иде. Ләкин мәдрәсәдән аерылып китүем сәбәпле, укуым артта калмасын дип, атам миңа үзебезнең өйдә дәресләр бирә иде. Үтәк мәдрәсәсендә укыганда, гарәп әдәбиятыннан хәбәрем булмады. Агам миңа гарәп әдәбиятын үз өендә укытты, чөнки минем күп вакытым агамның өендә уза торган иде. Үз баласы булмаганлыктан, агам мине үз сабые кебек, яратып-сөеп укытты. Аеруча матур сөйләм буенча гарәпчә «бәян-у бәди» фәнен, галимнәрнең вә мәшһүр шәхесләрнең тәрҗемәи хәлләрен өйрәтте: ибн Халликан, Ташкүперзадә, Һиндстанлы Габдулхай әлЛукневилар язган әсәрләрен вә атамның дусты Морад Рәмзи тарафыннан язылып, нәшер ителгән Урта Азия суфиларының тәрҗемәи хәлләргә кагылышлы «Рәшәхат» исемле әсәренең гарәпчәгә тәрҗемәсендә өйрәтте. Мин бу тәрҗемәи хәлләрне гарәпчәсе белән фарсычасын чагыштырып укудан ләззәт ала идем.

Берзаман атамның мәдрәсәсендә укыган Шаһибәк Үзбәк агамның мәдрәсәсенә күченеп килде. Мин аннан урысча өйрәнүемне дәвам иттем. Ул соңыннан башкорт урдасында субай хезмәтенә күчте. 1919 елда Советлар белән солых төзелде. Без моңа риза булмадык. Минем киңәшне тотып, Шаһибәк Украинага, генерал Врангель гаскәренә китте. Соңыннан Кырым сугышларында яраланып, Истанбулга күчте һәм шунда вафат булган дип ишеттем. Менә шушы Шаһибәктән мин Үтәктә урысча өйрәндем. 1904 елда Рус-Япун сугышында, Русияның җиңелүенә сөенеп, агам һәркөн Эстәрлетамакка бер җайдакны җибәреп, телеграф хәбәрләрен, сугыш бүлтиннәрен кайтарта иде. Урысча язылган ул кәгазьләрне мин аңа укып бирә идем. Бу эш минем урысчамны ныгытса, сәяси мәсьәләләргә кызыксынуымны да арттыра иде. Монда (Үтәк авылында) Туктамыш углы Гәрәй исемле бер тегүче бар иде. Урысчасы яхшы, күп китап укыган бер зат. Агам миңа аның белән бергә эшләп, урысчамны яхшыртырга тәкъдим итте. Мин Гәрәй белән бергәләп Пушкинның «Пугачёв гыйсъяны» дип аталган тарихи әсәрен вә Пушкинның Коръәнгә ияреп, Пәйгамбәребезнең тормышын аңлатып язган шигырьләрен ул вакытта әдәби тел буларак кулланганыбыз – чыгатай түркчәсенә тәрҗемә иттем. Агам бу тәрҗемәләрне дикъкать белән укып чыкты. Бик яхшы аңлашыла, диде. Соңра агам Пушкинның «Бөек Пётрның гарәбе» исемле әсәрен тәрҗемә иттерде вә: «бу гарәп чынлыкта Коръәнне яраткан икән», диде.

Үтәктә укыганда күп вакытымны агам өендә үткәргәнем турында язган идем инде. Аның бик күп хайваннары, мал тотмак өчен абзарлары, араннары бар иде. Мин кышларын атларга печән таратудан күп ләззәт ала идем. Җәен хайваннар өчен киптерелгән печән арасында кипкән җиләкләр табыла иде. Абзарга тупланган кипкән печән арасыннан аралап, җиләкләрне авызыма кабам, үзем җиләк ашыйм, үзем керткерт печән күшәүче хайваннарга карап рәхәтлек кичерәм. Чыннан да, мин бу малларны бик ярата идем. Укырга бармасам, агам:

– Барыгыз, ул араннар арасындадыр, алып кайтыгыз, – ди икән. Мин математика белән мәшгуль һәм агамның Истанбулдан кайтарткан китапларын укыйм. Эрнест Ренанның, америкалы др. В.Р.Дрэперның, алман Шопенгаурның әсәрләрен йотлыгып укыйм, дин вә фән мәүзугъларына язылган әсәрләрне, дин вә Ислам җәмгыяте мәсьәләләренә кагылышлы мисырлы Мөхәммәд Габду вә Фәрит Вәҗди кебекләрнең гарәпчә әсәрләрен 16-18 яшемдә үк укып чыктым. Ренан вә Дрэперга каршы язылган инкарьлардан соң, аларның әсәрләрен якыннан укыйсым килде. Төркия матбугатының тәэсире илә, тәмәке тарту теләге уянды. Беренче тапкыр тарткан тәмәке төпчеген табып, хуҗабайның икенче хатыны иренә тоттырган. Шул сәбәпле, агам мине таяк белән кыйнады. Барыбер мин ара-тирә тәмәке тарткалый идем.

Җәй айларын ничек үткәрәм

Яз җиткәч, мәдрәсәдән авылыбызга мал карарга кайтам. Чөнки март башында җәен әзерләгән печән бетә, урманга барып, нечкә таллы агачларның ботакларын сындырып, хайваннарга ашатам. Кар эрегәч, хайваннарны кардан арчылган җирләргә куып кертә идек. Үзебез дә кардан ачылган җирләрдә төртеп чыккан «сарана» дип аталган кыргый бәрәңге һәм башка бер үлән тамырларын җыеп, пешереп ашый идек. Мәдрәсәдә бурсып ятканга караганда, табигать һәм маллар-хайваннар белән якыннан аралашу мең өлеш яхшырак иде. Апрельнең беренче яртысында татар авылларында чират белән тәртип ителгән Сабан туе дигән игенчеләр бәйрәменә, майның ахырларында башкорт авылларында җыенга җыелалар һәм без бу бәйрәмнәрдә атларыбыз белән узыш ярышы оештыра торган идек, көрәш карыйбыз, мин һәрвакыт көрәшкә керә идем. Тагын апрель ахырларында бал кортлары белән мәш килә идек, йөздән артык ояны берләштергән умарталык бакчасы авылыбыздан дүрт чакрым ераклыкта Карлы Бүләктә иске җәйләү вә мазарлык (каберстан) янында урнашкан. Анда алачык дип аталган җәйлек йорт та бар. Кышын умарталарны саклар өчен, «ызба» дигән йорт салып куелган. Биек агачларның югары очындагы ботаклары арасына урнаштырылган умарталарыбыз, бал корты күчләрен тотар өчен куелган, нарат агачларын чокып ясалган чолыклар бар. Умарталар бездән йөз чакрым аралыкта куелганнар. Болар безнең борынгы ата-бабаларыбыздан мирас буларак калган. Бу чолыкларны апрель аенда өчәүләп чистартабыз да буш кәрәз куябыз, кыргый кортлар шуңа бал җыя башлый. Бу эшне без өчәү: Нурмөхәммәд, Ибраһим Качкынбай кебек иптәшләрем белән башкарабыз. Ибраһимнарның чолыклары да безнеке кебек күп иде.

Бу вакытта җылкыларыбыз (болар дүрт төркемгә аерылган, өйрәтелмәгән яшь тайлар) күптән җәйләүләрдә утлый. Ләкин тора-бара басуларыбыз, көтүлекләребез урыс хөкүмәте тарафыннан казна файдасына тартып алынды. Шуннан соң безнекеләр җәйләү тормышын ташладылар. Бары тик авылдагы өйләребез янында «Хан җәйләве», «Карлы Бүләк» тавындагы җәйләү белән алачык кына калды. Хайваннарыбыз исә җәйләү тормышыннан ваз кичмәде. Алар апрель башында бездән рөхсәт сорамыйча гына, Мәсим, Акбиек җәйләүләренә китәләр һәм шунда көзгә чаклы утлап йөриләр. Бу иске җәйләүләребез Ибраһим Качкынбайларның, ягъни «Алакуян» дип аталган авыл халкының мөлкәте иде.

Авылыбызга күчеп килгән мишәрләрнең, игенчелек белән мәш килгәнгә күрә, тормышы безнеке белән чагыштырганда яхшырак иде. Игенне мул чәчәләр, яшелчә үстерәләр, ел буена авылда калган хайваннарын кышын түбәле абзарларга ябалар һәм җитештергән нәрсәләрен сатып, яхшы яшиләр. Безнең ыру игенне, әйткәнемчә, бер итәк тарыдан җыеп ала. Хайваннарыбыз исә киртә белән әйләндереп алынган ачык һавада кышлый. Маллар җәен таулар арасына күчә, гаиләбезнең җылкыларын көткән кеше мин. Иген эшләрен һич сөймәдем. Хайваннар өчен печән чабу минем өчен бер бәйрәм. Игенне урак белән уру бик җайсыз, ул билгә төшә. Бөтен эшебез урманда. Бездән 35 чакрым ераклыкта «Айгыр үлгән» дигән урын бар, искедән безнең ыруыбызга тиешле булса да, ул казнага тартып алынган. Казна безгә һәр елда бер микъдар урман бирә, без урманны кисеп, авылга алып кайтып, базарларга алып чыгып сатарга тиеш. Юкә агачын суга батырып җебетергә куябыз, аннан соң мунчаласын төшерәбез дә базарга алып чыгып сатабыз. Бу эшләр беткәч, печән чабу вакыты килеп җиткәнгә чаклы мин янә «Акбиек» тауларына, таулар арасындагы җәйләүләрдә хайваннар көтәм, аларга тоз бирәм, хатыннар әзерләгән кымызны эчәм, маллар артыннан чабам, җәйләүдәге уеннарда катнашам. Хәзерендә «тәкә заманы» дип аталган сарык чалу вакыты килгәнче, атам-анам килеп, хайваннарыбызны караган чабаннар гаиләсендә кунак булып калабыз. Ул заманның иң зәвыклы эше – умартачылык. Юан нарат агачлары арасында чокып ясалган умарта оялары – чолыкларга кыргый күчләр оялап, бал җыя. Йөз чакрымга таралган шул чолыкларны атка атланып әйләнеп, карап йөрибез, ун-унбиш чолыкны карар өчен, ат өстендә 30-40 чакрым ара узарга кирәк. Һәр елда 15 көн дәвамында «биләмә карау» эшен дустым Ибраһим Качкынбай белән бергә башкара идек. (Биләмәләр карау. Бу җирләр бу нәселнең биләмәләре булган – Р.Б.)

Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Теги: публицистика

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев