Хатирәләр (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Атамның мәдрәсәсе

Атамның мәдрәсәсе дүрт йорттан гыйбарәт. Йөз илле, бәлки дә йөз шәкерте булгандыр. Бу шәкертләрнең күбесен тау башкортлары, ераклардан килгән балалар тәшкил итә. Болар дүрт ай укыганнан соң, кар эрегәнче үз авылларына кайтып китәләр иде. Мәдрәсәдә чакта атамнан качырып кына алар әчетергә бал куя иде, башкортча эчү мәҗлесе коралар иде. Пәнҗешәмбе көн кичләрен көрәш, бию оештыралар. Араларында гаять каты тәртип булыр иде. Әчебал гамәленә кагылышлы хәбәрләр атама барып ирешми иде, мин дә бу эшләр турында атама әләкләми идем. Монда көз көне, мәдрәсә ачылыр-ачылмаста, казый сайлау була торган иде. Казый буласы шәкертне ак кәҗә тиресенә утыртып, тирене дүрт кеше дүрт яктан тотып, шәкертне югары күтәрәләр, башка шәкертләр кәҗә тиресенә утырган шәкертне чеметәләр, хәтта кайчакларда без белән төрткәләп, шәкертне җылаталар. Әмма ул соңыннан үч ала торган иде. Бу борынгы түркләрнең «хан күтәрмәк» йоласы иде. Соңрак белдек, мәдрәсәләрдә казый сайлау гадәте ул Хорезмнан килә икән. Мәдрәсәнең рәсми мөдире минем атам булса да, чынлыкта гамәлләр сайлап куелган «казый» кулында иде. Мәдрәсәнең эчке хәлләре турында мәдрәсә хуҗасына җиткерү – аның вазифасы. Атамның вазифасы казыйдан ишеткәннәргә колак салмау, ишетмәгәнгә салышу иде. Бу тәртиптәге мәдрәсә тормышы җәмгыятебезнең вә аның тарихының тач көзгесе иде. Монда «Ысулы җәдит» дигән яңа тәрбия ысулының әсәре дә юк иде. Атам математика һәм география өйрәнергә теләгәннәргә Зәки Хәлфә исемле бер ярдәмчене вазифага куйды. Теләгәннәргә урысча өйрәтерлек шәкертләр бар иде. Ләкин атам мәдрәсә янында урысча укытыр өчен башлангыч мәктәп ачарга, дигән урыс хөкүмәте тәкъдименнән катгыян баш тартты. Мин дә мәдрәсә каршында авыл китапханәсе ачтым. Төбәгебезгә хөкүмәт комиссары (земский начальник) сыйфатында җибәрелгән хокукчы башкорт Солтанов, Уфадагы мөфти Солтановның углы килде. Хөкүмәт табибы булып күндерелгән татар кызы Зәйнәп Габдеррахманова – Петербург университетында укучы. Һәр икесе дә безгә еш-еш килә иде, сәясәт вә мәгариф эшләре турында әңгәмәләр коралар. Урта гасыр күчмәләре зиһенендәге авыл имамы булган атамның ислахчы (реформатор) дәрәҗәсендә үсүендә, бәлки, бу ике затның да йогынтысы зур булгандыр. Мин атамның мәдрәсәсендә үзлегемнән гарәпчә һәм дини дәресләрне Зәки хәлфәдән вә Кәшшаф мулладан – фарсыча, Габдеррахман вә Шаһибәктән урысча вә математика өйрәндем. Ләкин иң күп зәвыклы гамәлләрем шәкертләрнең пәнҗешәмбе көнне һәр ахшам оештырылган көрәшләрдә тимербаш кебек катышуым булды. Бал мәҗлесләреннән дә мин баш тартмадым. Ут сүндереп, йокыга киткәнче халык хикәяләрен тыңлаудан мин зәүкый ләззәт ала идем.

Тагын анам турында

1918 елда Оренбургта советлар зинданында да утырып чыктым, 1944 елда Төркиядә Исмәт паша мине өтермәгә яптырды, укылачак һәр шәйдән мәхрүм калдырдылар. Шул вакытта анамнан өйрәнгән шигырьләр һәм Ясәвинең «Шәб-и Йәлдә» исемле мөнәҗәте мине коткарды, мин шуларны үземә сөйләп исән калдым. Шунда мин анамның миңа карата тәэсиренең никадәр куәтле булганын аңладым. 1944 ел вакыйгалары заманында атамның истәлекләре күптән онытылган иде инде, фәкать «хафыза фәрештә» дип аталган әсәрдән төшкән хыялый фәрештә анам кыяфәтендә яныма килә иде. Мин ватанымдагы кебек, анамны кочаклыйм, анамнан хуш ис бөркелә, аның үзенә тарту көче – шигырьләр белән тулы әхлак нәсыйхәтләрендә иде. Минем анам тормышта һичбер вакыт гөнаһ кылмады һәм аның миңа булган чиксез самимилеге гомерем буе миңа иярә килде, рәхмәт. Аның миңа фарсыча, түркчә өйрәткән шигырьләре бары тик әхлакый вәгазьләрдән генә тормый, алар арасында әдәби эстетик әсәрләр дә бар иде. Аның миңа Нәваидан ятлаткан газәлләре, соңыннан бу шагыйрьнең шигъри диванын баштанаяк укыгач, күрдем ки, алар сайланма парчалар булган икән. Анама боларны кем өйрәтте икән? Белмим. Чөнки «Диван»ның бу парчаларын берләштергән өлешләре безнең китапханәдә юк иде. Башка яннан караганда, ул өйрәткән әхлакый шигырь вә хикәяләр дә бер хрестоматия рәвешендә бергә тупланган әсәрләр иде. Аларның күбесе анамның хәтерендә саклана. Болар башлыча Аттардан, Җәләлетдин Румидан, Нәваидан, Ясәвидән, Аллаһыяр Суфидан алынган парчалар. 1957 елның башында Пакистандагы Лахор университетының кунагы булдым. Фарсы әдәбияты профессоры, дустым Мөхәммәд Бәкир сөйләде миңа: имеш, ХIХ гасырда Хәйдәрабадның гаскәр башлыкларыннан берсе, бохаралы үзбәк, үзенең улын нәкъ анам мине укытканча укыткан икән. Моны ишеткәч, мин хәйран калдым: түркләр арасында бу укыту системасы ничек киң таралган булган икән.

Миңа өйрәтелгән шигырьләрнең фарсыча булганнарының кем әсәрләре икәнен анам да белмәгәндер дип уйлыйм. Боларның сайланма парчалар булганын һәм анамның ул шигырьләрне саф фарсыча әйткәнен һәм мине дә дөрес аһәң белән сөйләргә өйрәткәнен шунда аңладым. Икенче тапкыр күрешүебездә Иран хөкемдары Мөхәммәд Риза Шаһ фарсычаны кайда өйрәнгәнем турында сорады. Анам өйрәтте, дигәч, ул: анагыз Иранлымы, диде. Чөнки минем фарсыча аһәңем Бохара таҗикларыныкыннан аерылып тора икән. Ихтимал, атамның гарәпчәсе кебек, анамның фарсычасы да Күзән угыллары вә Сатлык угылларын укыткан, ХVIII гасырда мөгаллимлек кылган Дагыстанлы осталар тарафыннан гүзәл яңгырашлы фарсыча булгандыр. Миңа Урта һәм Якын Шәрыкның тарихын бик якыннан өйрәнү, ул илләрдә самими дуслар табарга мөмкинлек биргәне, фарсы теленә гашыйк иткәне өчен анама чиксез рәхмәтлемен. Анамның сәясәттән һичбер хәбәре юк иде. Килгән гәзитәләргә карамый да. Аларның сәхифәләрендә Аллаһның исеме булмагае, дип, ул аяк астында калмасын өчен яки гәзитләргә берәр нәрсә төрмәгәйләре, дип, бер читкә җыеп куя. Бик диндар иде. Намазын калдырмас, атам кеби, көн туганчы ятагыннан тора. Шигырьдән ләззәт алган анамның сөйләм аһәңе бик тә гүзәл иде. Ул һәр сүзен мәкаль белән ныгыта, сүз арасына берәр мәзәк кыстырып, бик матур сөйләшә иде.

Анамның бер шигыре вә Фрейд

Анам яза белә иде. Шәкертләренә догалар язып, шул догаларны шәкертләренә укыта иде, ләкин ул беркайчан да хат язмады, бары тик 1908 елда атамның миңа ачуы чыккач, Казанда чагымда ул миңа бер-ике хат язган иде. Шулар белән рәттән анамның атама язган шигырьләре дә бар иде. Атам шул шигырьләрне китаплары арасына кыстырып куя торган иде. Бездә «мал инчисе» дигән йола бар, шул йола аркасында ара-тирә гаугалар чыга тора иде. Бирнә буларак, киленгә иярә килән малларны «төркән» (түркүн), диләр. Анам иярә килгән малларын аеруча ярата. Бирнә буларак килгән хайваннарның берсен, анама әйтмичә генә, сатып җибәргәннәр. Моны белеп алгач, анам атама бик нык үпкәләде. Ул вакытта атам, куркытыр өченме, анам өстенә икенче хатын алып кайтам, дигән. Шул сәбәпле анам бер шигырь язган:

Синнән үзгә сөйгән яр бетмәгәндер, дидеңме?

Үзгә яр итмәгәйнең өзгәләндеңме үзең! 

Лал-и тәбим тәмен алган мөһреми бозган үзең,

Чит-ят бәндәме син? Бу нидер латифә сүзең?

Мәгънәсе: «синнән башка сөеләчәк ярмы бетмеш, дидең. (Бүгенгә кадәр) башкаларны яр итмәмеш син, әллә син алышындыңмы? Якын (кызыл) иреннәремнең тәмен алмыш кеби, мөһремне бозган да синсең, чит-ят бәндәме син, бу шаярту сүзең түгелме?» Ихтимал, соңгы ике юл башка бер шагыйрьдән алынгандыр, әмма анам ул юлларны нәкъ үз урынында кулланган. Мәгънәсе ачык аңлашыла торган бу шигырь хәтеремә кереп калган. Ләкин сабыйлыгымда мин ир белән хатын арасындагы җенси мөнәсәбәтләргә һич тә дикъкать итмәгәнмен. Без бала чакта ата белән ана арасында җенси мөнәсәбәт булганы турында башыбызга да китерми идек. Хәлбуки, алар безгә җенси мөнәсәбәтләрне тәртипкә салган Ислам тәгълиматын укыталар вә сыерлар кысыр калмасын дип, кайчак без күреп торганда, хайваннарны аталандыралар яки кышын өй эчендәге җылыга алып кереп, сарыкларны бәрәннәтәләр, җәен курада бияләрне колынлатканны үз күзләребез белән күреп тора идек. Бу эшләр безгә гапгади, табигый гамәлләр булып аңлашыла иде. Бу мәсьәләдә анабызның шигырен гүзәл бер парча буларак ятлый идем. Бу яки моңа охшаш шигъри парчаларны кыз кардәшем Сара белән бергә сөйләгән чаклар да булды. Фәкать Веналы философ доктор Фрейд өчен бу алай ук гади түгел иде булса кирәк. 1935 елда Вена шәһәрендә укыган чагымда профессор Стрегезовскийның «Сәнгать тарихы институты»нда Шәрекъ семинары уза торган иде, институтка якын булсын дип, Берггассе урамы, 9 нчы йортта бер бүлмә алган идем. Мин яшәгән катның астында бер институт эшләгәнен белә идем, әмма Фрейдның «Психоанализ институты» икәнен белми идем. Беркөнне хуҗа хатын:

– Сездән аскы катта торучылар зарланалар, сез төннәрен идәнгә каты басып йөрисез икән, сез, зинһар, аягыгызга йомшак башмаклар киеп йөрегез, – диде. Мин дә аның сүзен тыңлап, ярар, дидем. Ләкин һәркөн бу турыда оныта идем, тегеләр тарафыннан һәркөн шикаять килә. Бер кичне хуҗа хатын:

– Сезне профессор күрергә тели, – диде. Фрау-хатын бу затның доктор Фрейд икәнен, астагы институтта тиз ватыла торган бәгъзе сизгер-назик әсбаплар барын да сөйләп бирде. Фрейдны күргәнем юк иде. Сүриядә туган әрмән студенты бу Фрейдның лабораториясендә эшли икән, ул миңа Фрейдның кайбер китапларын укырга бирде. Барсын да укып чыктым, әмма әсәрләрнең фәлсәфәсен бер дә ошатмадым. Мин дә Фрейдка: – Мин – Азия далаларыннан килгән кешемен, аяк атлауларымны шушы шартларга күнектерә алмыйм, – дидем.

Фрейд мине бүлмәсенә чакырды һәм без әңгәмә кордык.

– Сезнең алты-җиде яшьлек кыз баланың үз атасына җенси теләк белән бакканы турында язганнарыгыз башкорт вә казакъларга кагылмый, – дип, мин анамның әлеге шигырен сөйләп бирдем.

Шигырь «мөһремне боздың» сүзе белән җенси мөнәсәбәтләрне тасвирлавын һәм, Фрейдның әсәрләрен укыгач кына, мин шушы сүзнең нинди мәгънәдә икәнен аңлаганымны докторга әйттем. Моннан соң да без Фрейд белән берничә тапкыр очраштык. Гарәп сәяхәтчесе ибн Фадлан, борынгы угызларда җенси мөнәсәбәтләрне аңлау дәрәҗәсе башка мөселманнардан һәм гарәпләрдән аерылып тора, дип язып калдырган. Һеродотның борынгы эскифләрдә җенси мөнәсәбәтләр турында язганнары белән Фрейдны таныштырдым. Икенче күрешүебездә боларны доктор Фрейдка аңлатып бирдем. Хәтта мин аңа:

– Сез брошюраларыгызда бик мөһим вә бик кызыклы психо-анализыгызны фәлсәфәгә күчерүегез белән, шул брошюраларыгыз тәэсирендә язылган романнарда, һич оялмыйча, кыз баланы шәрә хәлендә ачкыч тишегеннән карап торган абыйсы турындагы хикәяләрне җенси азгыннар (маньяклар) укыячак, сез әнә шундый әсәрләргә ризык бирәчәксез, – дидем.

Бу сүзләремә Фрейд һич кызып китмәде. Ул минем белән бу хосуста җентекләбрәк сөйләшергә теләгән иде, ләкин Австриядән Алманияга күчеп китүем аркасында, без кабат күрешә алмадык.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 08, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: