Хатирәләр (дәвамы)

(Башыннан МОНДА басып укыгыз)

Фикер инкыйлабының сызланулар китерүе

Бу айларны гел бәхәсләшеп уздырдык, Госманның сорауларына җавапларымны мин аңа хат рәвешендә кыягазга язарга мәҗбүр булдым, Госман киткәч, бу хатларым гаиләбез эчендә зур бер тетрәнү китереп чыгарды. Госман үзенә язып биргән бу хатларны бер китап эченә кыстырып куйган да, шуны Эстәрлетамактагы «Каләм» китапханәсе хуҗасының өендә онытып калдырган. Орынбурдан кунакка килгән һәм Мисырда яки Бәйрутта белем алучы бер татар мөгаллиме Сөнгатуллин Бикбулат белән бергә бу язмамны укыганда шунда бер чит кеше аларны тыңлап торган, ул чит кеше минем турыда башкаларга сөйләгән һәм минем хакта гайбәт таралган. Бер мәҗлестә минем Ислам диненнән чыгуым турында атама сөйләп, атамның кәефен кырганнар. Шул сәбәпле, атамның миңа булган мөнәсәбәте кинәт үзгәрде. Сәбәбе турында һәм язманың «Каләм» китапханәсе хуҗасының кулында булуы, язманы юкка чыгарырга кирәклеге турында миңа анам сөйләде. Атка атландым да җан-фәрманга чаптырып Эстәрлетамакка киттем. «Каләм» китапханәсе мөдиреннән язмамны алдым. Бу язманы укымадым да, күрмәдем дә, дип башкаларга сөйләвен үтендем, ул шулай әйтергә сүз бирде. Өйгә кайттым. Хәлләрне анама аңлатып бирдем һәм атамны тынычландырырга куштым. Ләкин эш болай гына бетмәде. Мин бер ялгыш җибәрдем: язманы юкка чыгардым, димәдем. Атам: язу кайда, дип сорауга ук, ялганлый алмадым, язмамны чыгардым да атама сондым. Арабыз бөтенләе белән бозылды. Минем белән һич сөйләшмәс булды. Иртәнге намазга да мине уятмый башлады. Анам еш кына җылый. Кардәшләремә берни дә әйтмәделәр, әмма алар арабызда ниндидер аңлашылмаучылык булганын һәм гаиләбездә минем ят кешегә әверелүемне сизәләр иде. Атам берничә тапкыр Үтәк авылына барып килде. Әлбәттә, агам белән ни кылачаклары турында карарланырга баргандыр.

1920 елда агам бу язмаларымны табып, истәлеккә булсын дип, миңа тапшырды. Исеме телгә алынган Әхмәтсанины агам бик тә ярата иде. Агам минем язмамны укырга Әхмәтсанига биргән, монысы язмамны күчереп алган һәм язманы үзе белән Истанбулга алып киткән дә Өскедарда яшәүче Казанлы доктор Сибгатулла Дәүләткилдиевка биргән. Соңыннан Әхмәт бу заттан алып, миңа бирде. Бу минем өчен бик зур шатлык иде, чөнки агам 1920 елда миңа биргән нөсхә Башкортстандагы әврагымда (архивта) калган иде. Җиде сәхифәдән торган бу язмадагы фикерләрнең сөземтәсе шушы иде:

«Белеме булган инсаннар өчен дин – инанудан гыйбарәттер: галәмнәрдә зиһенле (кодрәтле) бер хаким булганына, әсманның, бөек галәмнең зиһниятле бер Барлык (Асыл, Мәгънә) шул зат тарафыннан идарә ителүенә, инсанның җаны үзенең тәне эчендә кичергән дәвердә чикләнеп калмыйча, рух сыйфаты белән вакытлы тәненнән (фани вөҗүдтән) башка да, аерым бер тормыш булачагына ышану «дин» дип атала. Инсаният бу югары Барлык (Асыл) белән элемтәгә керү юлларын эзли. Гавам исә  Аллаһны үз телендә сөйләшүче бер инсан кебек, дип фараз кыла, хәтта үз телендә яки Ибраһим яки Сүрьяни телләрдә сөйләшкән сүзләрне Аллага хас, дип уйлый. Гавам дөньяда күтәреп йөргән вөҗүден (бәдәнен, тәнен) сөякләре белән бергә кабереннән кубарылачак һәм хөкемгә тартылачагына, Аллаһ тарафыннан сорау алыначагына инана. Хәлбуки, Җир кебек ничә миллиардлар, бәлки дә һич санаусыз галәмнәрне яралткан вә алар белән идарә иткән Аллаһның вәгазь кануннары, табигать төзеклеге бар. Кырмыскаларның мәш килүе, Әхмәтнең, Мәхмәтнең эшләре белән маташу Алланың эше түгел, бу Аның вәгазь иткән табигать төзеклегенең эшедер. Инсаннар арасыннан чыккан пәйгамбәрләр хәятнең вә галәмнәрнең башлангычы һәм бетүе, әхлак вә киләчәк дөнья тормышы мәсьәләләре тирәсендә күп уйлау нәтиҗәсендә, башка инсаннар белмәгән бик күп нәрсәләргә өйрәнгән, галәмнәрнең серенә төшенгән вә Аллаһка якынаерга тырышучы өске катлам кешеләре барлыкка килә. Борынгы кавемнәрдә безнең түркләрдә дини йолаларны үтәүчеләр «Кам» белән «Шаман» кебек дини рәһбәрләр пәйда булган. Башка кавемнәр белән чагыштырганда мәдәни булган Семит (яһүд) кавемнәрендә болар пәйгамбәрләр катлавын тәшкил итәләр. Күбесе укый-яза белгән вә халык арасыннан чыккан вә мәдәният дәрәҗәсе белән гавамга күп якын булган бу дини рәһбәрләр инсаннарның миенә фикер вә идеялар сеңдереп, тарихи хикәяләрне халык аңлаган телдә сөйлиләр һәм шуларга ышанырга мәҗбүр итәләр. Кешеләрнең нинди гайрәткә ия икәнен раслар өчен, Коръән җиһангир Зөлкарнәен (Александр Македонский) кыйссасын китерә. Чынлыкта исә, Мәгърип (Көнбатыш) белән Мәшрикны (Көнчыгышны) берләштергән бөек җиңүче (җиһангир), турындагы бу кыйсса, бары тик Македония короле Филиппның углы Александрга кагылышлы дастанның гарәпчәгә күчерелгән бер риваятендәге каһарман гына. Дөресе шулдыр, кем, Коръәнгә байтак кына халык мәсәлләре, мәкальләр, әйтемнәр һәм тарихи вакыйгалар да кергән, Бакара сүрәсендә булган кебек, башка сүрәләрдә дә болар 24 тапкыр кабатлана. Әлбәттә, пәйгамбәрнең үз заманында вә үзеннән бер гасыр әүвәл булган Йеменнең Хабәши үзәнендәге вакыйгаларда катнашкан Әбрәхәгә кагылышлы мәгълүмат, хәтта Гайсә пәйгамбәр турында «Яһүдләр аны үтермәде дә, асмады да, фәкать (үтерелгән бәндә) аларга Гайсә (Иисус) булып кына күренде» дигәне кебек сүзләр, әлбәттә, әкият түгел, тарихтыр. Галимнәр арасында бәхәсләр байтак: «Коръәнне Алла хәрефләр вә сүзләр белән иңдергәнме, әллә, бары тик мәгънәсен генәме?» Шул җөмләдән мөтәззилләр: Аллаһ мәгънәсен генә иңдерде, диләр. Чынлыкта исә бары тик хәрефләр вә сүзләр генә түгел, Коръәндәге пәйгамбәр кыйссаларының вә мәсәлләрнең мәгънәләрен пәйгамбәр заманындагы гарәпләргә яхшылап аңлатыр өчен кулланылган алымнан гыйбарәттер. Ягъни, максат: вакыйгаларның мәгънәләрен гарәпләргә кыйсса, дастан вә мәсәлләр аша аңлату. Коръәндәге кыйссаларның барысын да фәнни чагыштыру ысулын кулланып тикшерсәк, кайсы хикәяләрнең бары тик аңлату өчен генә кулланылганы, кайсыларының чынбарлыкта булган вакыйгалар икәнен исбатласак, борынгы Исраил риваятьләрен чынбарлык, дип кабул иткән христиан миссионерларының Иске Васыять (Ветхий Завет), Яңа Васыятьтәге (Новый Завет) сүзләренең буш булганы үзеннән-үзе аңлашылыр шәт».

Изге китапларыбызда, җөмләдән, Коръәндә кулланылган кыйссаларга кагылышлы 20 яшемдә чакта язган бу фикерләремнең дөреслегенә бүген тагын бер мәрәтәбә ышандым. Чөнки Семит кавемнәренең аңлавында бүген Баалбекның аякта торган өч нәсел баганасы вә терәкләреннән торган «Ирәм кыйссасы» Коръәндә гарәпләр белгән, аңлаган телдәге киңәшләрдән гыйбарәттер. Коръәндәге «Ибраһим белән Исмәгыйль Кәгъбәнең нигезен корганда» шәкелендә катгый рәвештә аңлаткан вакыйга саф алар (гарәпләр) дастанының бер парчасыдыр. Максат: пәйгамбәребез тәкъдим иткән диннең вә мөселманлыкның бик борынгы булганлыгы, ягъни пәйгамбәрнең үзе тарафыннан уйлап чыгарылган нәрсәләр түгеллеге турында сөйли. Коръәнне бу шәкелдә аңлаганнан соң Исламият минем өчен тагын да ныграк сөекле бер дин рәвешен алды. Гади халык кебек, зыялылар да бу кыйссаларга тарих кебек инансыннар, теләсәләр, хәреф – сүз янында гына торып калмыйча, мәгънәсе тирәсендә дә уйлансыннар, шул чакта бу ике төркем берсе өстенә икенчесе гаеп ташламас иде. Сәләхетдин Руми Коръәннең төрле сурәтле, астарлы гыйбарәләрен бик яхшы белгәнгә күрә, үзенең «Мәснәви»ләренә яңадан-яңа хикәяләрен керткән. Ләкин бу хикәяләрнең тарихи хакыйкатькә туры килүкилмәве турында ул үзе һич уйламый. Безнең түркләребез арасыннан да пәйгамбәрләр чыккан булса иде, һичшиксез, Коръәндә төрек дастаннарындагы каһарманнар турында да хикәяләр урнашкан булыр иде. Түрк дастаннарында, мәсәлән, хаин булган кешеләрне танытыр өчен, Угыз дастанындагы Көләркин Ябгуның хатынына кагылышлы кыйссалары, гаделлек турында бәян иткән Идегәй дастанындагы «Идегәйнең дөясе»н, «Куркур»ның ихласлыгын түркләрнең инанычы шәкелендә күчереп була иде. Соңгы заманнарда инглиз галимнәреннән Кеннет Краггның «Заман мөселманына кагылышлы дәресләр» исемендә бастырган әсәрләре Коръәндәге кыйссаларның гарәп галәмендә һәм Көнбатышта байтак галимнәрне томнарча әсәр язарга этәргәне турында укыгач, 1910 елдан бирле бу мәүзуглар тирәсендә баш ватам, бу мәүзуглар белән булашу мөмкинлеге чыкканга шөкер итәм. Ләкин атам бу мәсьәләдә башка төрле фикердә тора. Уйларымны белгерткән язмамны укыганнан соң, атам минем мөселманлыктан тәмам ваз кичкәнемә ышанды. Әмма гаиләбез эчендә бер фаҗига шәкелен алган бу мәүзуг турында беркемгә дә сөйләмәде, миңа булган нәфрәтен дә беркемгә дә әйтмәде. Намазга уятмас булса да, башкалар намазга басканда, минем дә намазда катнашуымны тели иде. Бу эшләрен ул фәкать анам аша йөртә иде. Унбиш көнләп булыр, тормышымда атамнан һич ишетмәгән авыр-авыр сүзләр ишетеп, аның нәфрәтен аркамда тоеп яшәдем. Казанга китим, дип уйладым, ләкин бу гамәлем анамның бәгырен өзәчәк иде, гаиләм белән элемтәләрне кисү булыр иде, сабыр иттем, бәлки агам берәр чарасын күрер, дидем. Беркөн атам миңа «калык, агаң янына киттек» диде. Мине үз янына арбага утыртырга теләмәде, «син җайдак барырсың», диде. Үтәк авылына килеп, агам Хәбиб Наҗҗарның өенә кергәндә бөтен туганнарым, анамның Ташбүкән, Ялгызкаен, Яңарыш авылларыннан вә Үтәк авылының үз мәхәлләләрендә имам торучы олы-кече бөрадарлар вә кияүләре, хатыннары килгән иде. Болар миңа хөкем чыгарырга җыелганнар, дип уйладым. Ләкин сөйләшүләреннән, килгәннәрдән бары тик кайберәүләр генә мәсьәләне аңлаган булырга тиешләр. Кайберләре минем белән бик салкын исәнләште, бәгъзеләре минем белән бик шат әңгәмә корды. Ахшам намазыннан соң кичке аш ашадык. Моннан соң гаиләм миңа хөкем оештырды. Атам бик кырыс сүз башлады. Ул кереш сүзен бетергәч, мин әйттем:

– Ләгыйн лам тантаһи лә-ерҗүманәккә? Бу фикердән ваз кичмәсәм, сине таш атып үтертәчәкмен, дип әйтергә телисеңме? – дидем.

Коръәннән алынган бу гарәпчә сүз, атасы янагач, Ибраһим пәйгамбәрнең атасына әйткән сүзе иде. Атам:

– Юк, улым! – диде. – Сине үз күргәнемә шулай сөйлим, син галимсең, менә каршыма Коръәнне куй! – диде дә җылый башлады, ул сөйли алмас дәрәҗәдә үкси иде. Җизнәм Кәбир мулла сүзгә кушылды:

– Бу язма бер кыягаз гына бит ул, багып карыйк, бу сүзләрнең барысы да аның фикерләреме? – дип мине якларга алынды. Агам Хәбиб Наҗҗар миңа карап әйтте: – Энем, чит-ят мохиттә болганасың вә күп укыйсың, әлбәттә, фикерләреңдә үзгәрешләр булачак, бу турыда атаңа да сөйләдем, синең мөселман булып калырыңа без ышанабыз, ләкин бер намә бар: милләтне сакларга комачау иткән һәм башыңа килгән бер гарип фикерне бу илдә һичберкемгә сөйләмә, фикерләреңне һич тә кыягазга язма, моны дошманнарыбыз файдаланачак, бу сүзләр тулганып йөреп, атаңа, миңа, бөтен гаиләбезгә әйләнеп кайтачак. Әнә Шаһшәриф Метинов (иске Дума әгъзасы) синең урысчаны бу кадәр дә яхшы белгәнеңә, адвокат кебек гаризалар яза белүеңә хәйран калган. Без барыбыз да: яшең җиткәч, синең «земство»га (җирле идарәгә), хәтта Думага бу төбәктән әгъзалыкка сайлануыңны телибез.

Соңыннан ястү намазы булды. Намазда бөтен гаиләбез катнашты. Агамның ике хатыны да бик гүзәл иде. Һәр икесе дә укымышлы. Әбием мөбарәк галимә бер хатын иде. Агам имам буларак, безгә намаз укытты. Бу – гаилә намазы, зыялы инсаннарның намазы иде. Коръәнне аңлаган, гарәпчәдән хәбәре булган затлы нәселнең намазы иде. Бу намаздан мин бик мәмнүн калдым. Башка намазларны укыр өчен җамига китәбез. Фәкать ястү генә өйдә укыла. Агам намазда укылмый торган Коръәннең «Әл-Хиҗр» сүрәсен китерде. Шушы сүзләрне салмак кына укыды. 

– Боерылганнарны яхшы аңлат вә (Аллаһка) тиң (дип ташка, потка) табынганнардан ерак тор. Сине мыскыллаганнарга каршы көрәшергә Безнең ярдәмебез җитәр. «Аллаһ белән бер дәрәҗәдә», дип алар башка бер уйдырма тәңрегә табына башладылар. Озакламый барысы да ачыкланачак. Син бүгеннән Раббыңа мәдхия укып, тәсбих әйт вә сәҗдә иткәннәр сафында бул. Әҗәлең килгәнгә чаклы Раббыңа гыйбадәт кыл!

Икенче рәкәгатьтә «Фуссиләт» сүрәсеннән ул:

Раббыбыз, Аллаһ – бер дигәннәргә, дин юлында нык торганнарга фәрештәләр үзләре иңәр, алар курыкмасын вә кайгырмасыннар. Фәрештәләр аларга дөнья вә ахирәт тормышында дус вә аларны саклаучы булачаклар. «Мин, әлбәттә, мөселман» дигән вә Тәңресенә дога кылган кешедән тагын да гүзәлрәк сүзле кем бар? Игелек белән яманлык икесе бер түгел, яманлыкка игелек белән җавап бирсәң, дошманнарыңны тагын дус буларак күрерсең»,– дип дога кылды.

Агамның бу аятьләрне укуы миңа төбәлгән иде. Чөнки ул атам белән чагыштырганда тагын да либеральрәк фикерле шәхес иде. Намаздан соң ул миннән сорады:

– Истикамәт ул ни? – диде дә үз соравына үзе җавапны әйтте. – Үҗәт рәвештә алга бару! Алгысау! Тәвәккәллек, дигән сүз. Хак дип белгән юлыңны шикләнүсез дәвам итмәктер, истикамәт ул буш эшләрне бер кырга ташлап, бөек юлдан югарыга таба менә белү, дигән сүз. Исламда истикамәт вөҗданың, акылың белән дөрес тормыш юлын табу булыр. Син дә югары белем алу юлында иман белән һәм истикамәт белән укуыңны дәвам итсәң, максатларыңа, иншаллаһ, ирешерсең.

Соңыннан тормышта максатыңны белеп, һичкемгә бакмастан, юлыңны дәвам итүнең файдасы, читкә тайпылуларның зарары турында гарәпчә шигъри парчалар, хәдисләр сөйләде. Намаз, дога, үгет-нәсихәтләр беткәч, атам әйтте:

– Менә шулай агаң бөтен мәсьәләләрне хәл итте, – диде.

Агам әйтте:

– Ислам тарихында иң бөек шәхесләрдән Әмәви Вәлид ибн Муавия Коръәнне ертып ата, һәм ертык китапка мөрәҗәгать итеп: бар, кит! Кыямәт килгәч, хуҗаң –Аллаһка сөйлә, Вәлид мине ертып ташлады, диген... Әмәви Мәрван ибн Мөхәммәд белән халифә Мәэмүнне хөр фикерләре өчен «зыйндыйк» дигәннәр. (Мүтәзиләр – дин рәһбәрләренең артыннан сукырларча ияреп баруны инкарь итәләр. Шикләнүләрне дөньяны танып белүдә беренче шарт, дип карыйлар. Гаделлекне һәм Аллаһны бер дип саныйлар.) Әмир Тимер мүтәзилләрне якын күргән. Шамлылар риза булмаган көе, Тимер мүтәзилләрне дүрт мәзхәпкә имам итеп куя. Шуңа күрә, Шамлылар Тимерне «кяфер» дип игълан итәләр. Безнең улыбыз болардан да яманрак мөселман түгелдер, шәт. Аның башына гарип фикерләр килгән икән, андый фикер һәр уйлый торган башка килергә тиеш. Мөселман галимнәре арасында Зөлкарнәеннең Юнан (Грек) хөкемдары Искәндәр-и Кәбир икәнлеген сөйләүчеләр бар, – дип агам сүзен тәмамлады.

Атам әйтте:

– Ләкин углыбыз Әхмәт Мидхәткә түгел, гяур Дрэперга, христиан гарәпләргә вә һәр укыган урыс китабына инана вә фикерен үзгәртә, – диде.

Агам аңа каршы:

– Фикер үзгәрмәсен дип, китап укудан качып та булмас! – диде.

Бу сүзләрдән һәм намаздан соң бөтен гаиләбезнең кальбендәге киеренкелек узды-китте. Агам әйтте:

– Солтаннарның остазы Хызыр бәй углы Синанэтдин дә шулай булган, икеләнгән, шикләнгән, фәкать шәех Вафаның ярдәме белән тугры юлга төшкән вә Фатих Солтан Мәхмәткә мөгаллим булган. Иншалла, Әхмәт Зәки дә үз юлын табар, – диде.

Атам әйтте:

– Бары тик аның шәех Вафасы христиан яки денсез булмасын! – диде.

Агам:

– Юк! Ул нәрсә булмас! Монда бер хата бар, башына килгән фикерләрне кыягазга язган вә гайбәтләргә юл ачкан. Моннан соң фикерләреңне кыягазга язмассың! – диде.

Мине яргулаган (хөкем иткән) гаиләбездә бимазалар тудырган бу мохитне бер намаз дәвамында, Коръәннән мисаллар китереп, арабызны татулаштыру гадәттән тыш бер вакыйга булды. Монда беренче тапкыр буларак, катгыян мәгълүм булды ки: агам төгәл мәгънәсендә либераль фикерле шәхес икәне ачыкланды. Ул минем фикерләрем белән эчтән килешә, аларны фикер буларак кабул итә. Ләкин монда иң мөһим нокта – ул тактикада үзенең маһарәтен (осталыгын) раслады. Ләкин ул минекенә охшаш үз фикерләрен башкаларга әйтеп, минем сыман, үз башына бәла алмый. Атамның хәтере өчен, ул мине хөкем итәргә чакырган, ә чынлыкта ул мине яклады-саклады. Ул яклау эшен Коръәнгә кушты. Һәм атамның башын идерде. Коръәннән укыган аятьләре белән атамны җиңде. Атам тынычланды. Агам алган юлымны дәвам итүемә теләктәш иде. Бу мохитнең тагын да күп игелекләре бар иде. Ул бер-беренә самимилек, ихласлык тәрбиясенә бәйле, тырыш хезмәт кешеләре, һәр эшендә тәвәккәл, җанлы, гамәлләре фәкать үлчәүле, бөтен әгъзалары кимчелексез, артык үҗәтлектән (фанатизмнан), сәрхушлыктан, һәр төрле әхлаксызлыктан тулысы белән ерак торган бер мохит иде ул. Һич булмаса, миңа пәйгамбәрнең «тормыш юлыңда инсаннарга зарар вә кыенлык тудырырдай гамәлләр кылмау иманның бер өлеше», дигән фикерен сеңдерде, без урманда юл өстенә ауган агачны күрсәк, аны читкә алып куябыз, юлда таш ятса, алып куябыз, үләксә күрсәк аны күмеп куябыз, юлда машиналарның тәгәрмәчләрен тишәрдәй мал мөгезе, кадак, шешә ватыкларын күрсәк, читкә алып ыргытабыз. Шуннан канәгать калабыз. Мине тәрбияләгән мохит һичбер кешегә кыенлык тудырмады, без кешеләрнең хәтерен калдырмадык. Бу мохит киләчәктә байтак абруйлы шәхесләр тәрбияләр әле. Ләкин урыс инкыйлабының милләт өстенә китергән афәте моңа юл куймады. Кызыл урыслар: башкаларны укырга, язарга без өйрәттек, дип дөньяга кычкырдылар, хакыйкатьтә исә югары культурага хуҗа булган мохитне төбеннән–тамырыннан корыттылар. Бу вакыйгаларга чаклы кунакка килгән шәкертем Госман белән бергә төрле авылларга таралып утырган гаиләбез әгъзаларын зиярәт иткән идек. Агам Госманны игенчелек мөһәндислегенә (инженерлыкка) укуын хуплаган-тәбрик иткән иде. Ул Госманга:

– Гаиләбез мөгаллимнәр, имамнардан гыйбарәт, милләтебезгә бары тик патшаның фәрманын (указ) алгач кына хезмәт итәбез. Син күргән балаларыбызның күбесен мөһәндис, хокукчы буларак үстерәсебез килә, берничәсе Әхмәт Зәки кебек тарих, әдәбият вә фәлсәфә, Гарп вә Шәрекъ гыйлемен өйрәнсен. Шул вакыт гыйлем вә белем мәркәзе ачачакбыз, – диде. Максаты – үз авылында заманча игенчелек мәктәбе ачу иде. Бу хәбәр Госманның да күңеленә хуш килде. Менә, мәктәбеңне тәмамлап, бәлки бер көн монда мәктәп ачып, бу эшне үз кулыңа алырсың, «земский нәчәлник» Солтанов та моңа тарафдар, диде.

Икенче тарафтан агам Әхмәтсани белән Мансур Кылычның Төркиядән Ватаннарына кайтып, бер «көллият» ачарга теләүләрен бик хуплап каршы алган иде. Бер матбага ачу турында да уйлана иде. Шулай булганда Үтәк бер культура мәркәзе хәленә киләчәк иде. Мин хәзер Әхмәтсани белән сөйләшүләремдә, атамның хозурында:

– Коръән ул – инсанга тәэсир итәр өчен иңдерелмеш тәгълимат, Аллаһның сүзе, бер инсан (Пәйгамбәребез) тарафыннан бер милләтнең телендә, аның фольклорын вә культура дәрәҗәсен югарыга менгезгән мәңгелек әсәр буларак, ул пәйгамбәр сүзе! – дидем.

Атам канәгатьсезлеген сиздермәде. Үтәктә үткәрелгән «гаилә хөкеме» атама бик яхшы тәэсир иткән булып чыкты. Үзем теләгәндә генә намаз укырга хокук яулавым шул булды. Атам иртәнге намазга мине уятмый башлады. Минем хакта башкаларга атам:

– Ул инде үз иҗтиһаты белән гамәл кыла, үсеп җитте бит инде, үзе беләдер, – ди.

Атам белән дини, фәлсәфи мәүзугълар турында һич бәхәскә керми идек. Моннан соң мин дә шушындый мәүзугълар турында беркем белән дә бәхәскә кермәдем, беркемнең дә дини ышанычларына кагылмадым, Пәйгамбәребез әйткәнчә, «сөйләшкәндә акылларына сыйдыра алган микъдарда гына сөйләшә» идем.

Төрекчәдән Рабит БАТУЛЛА тәрҗемә итте.

 

"КУ" 12, 2017

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: