Логотип Казан Утлары
Ерактагы утлар

Сагыну

Сахраларга чыгып бер кычкырсам, Кире кайтыр киткән кошлар да. Канатлары сынык бу күңелне Мөмкин түгел ташлап очарга.

Сахраларга чыгып бер кычкырсам,
Барып җитәр микән тавышым.
Кайнар комнар хәтта сеңдералмас
Ташкыннардай сагыну-сагышым.

Сахраларга чыгып бер кычкырсам,
Тынып калыр кебек җилләр дә.
Күкрәгемнән чыккан сулышымнан
Көеп кибәр төсле гөлләр дә.
Сахраларга чыгып бер кычкырсам,
Кире кайтыр киткән кошлар да.
Канатлары сынык бу күңелне
Мөмкин түгел ташлап очарга.

 

Ифира ХӘЛИМОВА
Сүрия, әл-Хәсәкә шәһәре.

"КУ" 03, 2021

Фото: pixabay

Теги: шигырь поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев