Туганнар-тумачалар (татар тормышыннан сәхнәләр)

Катнашалар:

М и н с а б и р – егерме җиде яшьлек ир-егет, көтүче.

И с м ә г ы й л ь – Минсабирның бертуган энесе, егерме өч яшьләрдә.

К ә р и м ә – аларның бертуган апалары, егерме тугыз яшьләрдә.

М и р з а – аларның аталары.

М ә х р ү з ә – Мирзаның хатыны.

Җ ә м и л ә – Исмәгыйльнең хатыны.

М ә ү л ә – Мирзаның карендәше.

Ә н с ә р – Мәүләнең улы.

Ш ә р и ф ә – беренче сәхнәдә унсигез яшь, соңрак 3 бала анасы.

Х ә с ә н ш а – Шәрифәнең атасы.

Ш ә м с е р у й – Хәсәншаның хатыны.

С ә л и м – Хәсәншаның олы улы, балта остасы.

С ә й я р – Хәсәншаның икенче улы, балта остасы.

Ә л ф и я – Хәсәншаның кызы.

Ш ә й д у л л а – Әлфиянең ире.

Г о с м а н – Шәйдулла белән Әлфиянең сукыр малайлары, унөч-ундүрт яшьләрдә.

З ә й н ә п – Сәярның хатыны.

Ә м и н ә – Кызылсу авылы кызы.

М а р а т – Кызылсу авылы егете, гармунчы.

А р с л а н – Кызылсу авылы егете.

Ә м и р – Кызылсу авылы егете.

М ө х е т д и н о в Х ә б и б р а х м а н – «Кызылсу» колхозы председателе.

Ш а г и в ә л и е в Р ә ш и т – Кызылсу авылы сельсовет председателе.

М ә л и к ә – Кызылсу авылы хатыны.

Л у и з а – Кызылсу урта мәктәбе немец теле укытучысы.

Кызылсу авылы егет-кызлары.

М о н г о л – алаша, юкка пырдымсызланмый, хуҗасының алыштыргысыз терәге, чыдам, акыллы карашлы, чабышкы булмаса да, кирәк чакта шактый гына җилдерергә сәләтле.

Й о л д ы з – бура хәтле аклы-кызыллы сыер, көтүдән соңга калмый, качмый, сауганда типми, үз дәрәҗәсен белеп кенә, сабыр гына атлап йөри;

М а ш к а – чагыштырмача яшь, кара сыер, тәкәббер холыклы, ике елның берендә кысыр кала.

К е ч к е н ә – башта тана, аннан сыер.

Һәм башкалар.

Вакыйгалар 1954 елда башланып китә.

 

БЕРЕНЧЕ БҮЛЕК

I

Кыш. Авыл урамы. Кич. М о н г о л капкага бәйләнеп куелган.

 

М о н г о л. Салкын... Салкын... Эһе... Декабрь... Аннан гыйнвар, февраль, март... апрель... Бәлки, шул арада дөньяны матурлап та бетерер­без... Эһе... Аннан инде җиңелрәк булачак... Менә шунда яшәп карыйбыз инде, боерган булса... Апрель гына җитсен... Аннан инде җылыта башлый... Әйе, апрельда инде җылыта, ә майда инде бөтенләй суык түгел... Майда рәхәт... Апрельда әле суык та, юллар да юк, авыр... Ә майда рәхәт... Алай дисәң, хәзер чана үзе шуа, суларга гына салкын... Ә җәй көне эш тә күп, черки, кигәвен, дөбер-шатыр арба сөйрәп йөрисе – кыш рәхәтрәк... Салкын гына... Алай да, буран булмаса, түзәрлек... Бүген ничәләргә кайтып җитәрбез икән?.. Сузмасалар ярый... Буран гына башланмасын... Чыгалар ахры. Шулай бик тиз генә булды микәнни?

 

Капкадан шәл кебек нәрсәгә гармун төреп тоткан М а р а т, Ә н с ә р, М и н с а б и р керәләр.

 

М и н с а б и р. Син, яшьти, әйдә, җайла инде...

М а р а т. Ә мин нәрсә? Утырмага алып барам. Анда үзең чамалыйсың инде... Күзләп куйганың юкмы соң, ә? Юкка гына нәкъ безнең авылга килмәгәнсеңдер әле?!

Ә н с ә р. Бар инде, бар! Кара син аңа, май кояшымыни, нур чәчеп тора! Бүген миңа килеп кермәсенме, күзе-башы акайган: «Әйдә, Кызылсуга!» – ди. Нәрсә булган дип торам: чалбарына ут капкан икән!

М и н с а б и р. Җитте инде!

М а р а т. Кем соң ул? Әйт инде!

Ә н с ә р. Юл буена интектердем, әйтми, яхшы киленмени, тел яшерә!

М а р а т. Әйт инде, барыбер беләбез бит!

М и н с а б и р. Ташлагыз инде, җегетләр!

М а р а т. Минекенә күз салып куймадыңмы тагын? Әйт, юкса бармыйм...

М и н с а б и р. Чәчләрен генә хәтерлим, җегетләр. Кап-кара, бил тиңентен, ефәкмени... Исемен белмим, күрсәм – таныйм!.. Безнең килүгә җегетләрегез ничегрәк карар соң?

Ә н с ә р. Кызылсулар безгә кыз күзләргә килсәләр, син ничегрәк карар идең соң?

М а р а т. Әйе!..

Ә н с ә р. Син юкка борчылма, Минсабир! Кыйный башласалар, монда чап. Монголга кадәр килеп җиталсаң, котылдың дигән сүз, аны инде берәү дә куып тоталмас!

М о н г о л. Хәлдән килгәнчә чабарбыз инде анысы, сүз дә юк... Суларга гына салкын...

М а р а т. Әйдә, юкны сөйләмәгез әле. Өйләнергә дигән җегет андый нәрсәдән куркып тора димени?

Ә н с ә р. Бигрәк тә сезнең авылдан өйләнергә риза булган җегет!

М а р а т. Болай сөйләнсәң, сезгә бүген эләктермичә җибәрмиләр, малай!

М и н с а б и р. Әнсәр, кара аны, телеңне тый!

Ә н с ә р. Беләм инде, беләм! Әйдәгез тизрәк, туңып беттем бит...

М о н г о л . Салкын шул...

М и н с а б и р. Әйе, сузмыйк...

М а р а т. Әйдәгез соң!

Ә н с ә р. Тукта... Хәзер, Монголның алдына бераз салам салып калдырыйм, әле кайчан кайтырбыз, билгесез... (Чанадан салам алып, ат алдына сала.) Аша, җаным!

М о н г о л . Рәхмәт!

Ә н с ә р. Әйдәгез!

М и н с а б и р. Аллага тапшырдык!..

М о н г о л . Алай да, буран башланганчы тормагыз инде...

 

II

Авыл өе. Утырма. Егетләр-кызлар йөзек салыш уйныйлар.

 

Ә м и н ә. Кемдә йөзек, сикереп чык!

 

А р с л а н атылып чыга, аны тотып өлгермиләр.

 

К ы з л а р. Кая моны тотып каласың! Кулдан җылан кебек шуып чыга!

А р с л а н. Утырыгыз, мин салам!

 

Уйныйлар. Берничә кешене тотып калалар. Аларга җәза бирәләр. Янә уйный башлыйлар.

 

К ы з л а р д а н б е р ә ү. Кемдә йөзек, сикереп чык!

 

Кыз әйтеп кенә бетерә, ишек ачылып китә. Салкын һава болытларын куертып, М и н с а б и р, Ә н с ә р, М а р а т килеп керәләр. Барысы да аларга төбәлә. Йөзекле кыз сикереп чыга, аңа игътибар итмиләр.

 

М а р а т. Сәлам бирдек!

К ы з л а р д а н б е р ә ү. Марат килде, хәзер биибез!

И к е н ч е б е р ә ү. Марат, әйдә, уйна гармуныңны! Сагындырып кына йөрисең!

М а р а т. Җегетләр-кызлар, гармун ерак юлдан килде, аңа җылынып алыр­га кирәк! (Гармунны бик зур хөрмәт белән, төргәннәрен чишеп, өстәлгә куялар.)

К ы з л а р д а н б е р ә ү. Мич яккан, әйдә тыгып торабыз, хәзер җылынып чыга! (Көлешәләр.)

Ә м и н ә. Әйдәгез, алайса, гармун җылынганчы йөзек салыш уйныйбыз!

М а р а т. Әйдәгез! Уйнарга дип килдек ләбаса! (Арага кереп утыра.)

 

Минсабир белән Әнсәр читтә калалар.

 

Ә м и н ә. Марат, әллә кунак егетләрең карап торырга гына килгәнме?

М а р а т. Утырыгыз, әйдә!

Ә н с ә р. Кая, кызлар! Туңып килдек, җылыгарак утыртыгыз әле үземне!

 

Әнсәр әрсезләнеп, кызлар арасына ук кереп утыра. Кызылсу авылы егетләре, моны бик үк яратып бетермәсәләр дә, эндәшмиләр. Минса– бир иң ахырга утыра. Уен башлана. Бераз уйнагач, Арслан эләгә.

 

Б е р ә ү. Эләкте тәки!

К ы з л а р д а н б е р ә ү. Әтәч булып кычкыртыйк!

Икенче берәү. Әйе! Урындык­ка басып!

Ә н с ә р. Әтәч булып кем дә кычкыра, чучка булып чинасын!

А р с л а н. Кит әле...

Б а р ы с ы д а. Әйдә, әйдә! Эләктеңме, җәзаны үтә! Чучка булып чина!

Ә н с ә р. Өстәл астына кереп!

Б а р ы с ы д а. Әйдәле, әйдә!

А р с л а н. Хәзер менә... Чинаган ди...

Ә м и н ә. Эләктең бит!

Б е р ә ү. Йә җәзаңны үтисең, йә уеннан чыгасың! Чина!

А р с л а н. Тапканнар...

 

Арслан ачуланып, ишекне каты итеп ябып чыгып китә.

 

Ш ә р и ф ә. Үпкәләттек!..

Ә м и н ә. Үпкәләүчегә үпкә ашаталар!

Ә н с ә р. Әй, шуңа да үпкәләп торырга инде! Үзем булсам...

Ә м и н ә. Нишләр идең?

Ә н с ә р. Минме?! Менә шунда кереп утырыр идем дә... (Өстәл астына керә.) Менә шулай чинап күрсәтер идем! (Чинап күрсәтә.) Беркөн чуваш авылына барып, махсус тыңлап кайттым!

Ә м и н ә. Чуваш авылына нәрсә тыңларга йөргәнегезне белмиләр, ди!

 

Барысы да көлешәләр. Уен дәвам итә. Берничә кешегә җәза бирәләр, берничәсен тоталмыйлар.

 

К ы з л а р д а н б е р ә ү: Кемдә йөзек, сикереп чык!

 

Әнсәр сикереп чыга, аны тотып калалмыйлар.

 

Б е р ә ү. Кара син бу чикерткәгә!

Ә н с ә р. Безне тотар куллылар тумагандыр әле ул!

Кызылсу авылы егетләре аңа кырын карап куя. Янә уен башлана. Әнсәр Шәрифәгә сала. Шәрифәне тотып калалмыйлар. Шәрифә йөзек сала.

 

Ш ә р и ф ә. Кемдә йөзек, сикереп чык!

 

Минсабир атылып чыгып өлгерми, аны Әмир дорфа гына тотып кала.

 

Б а р ы с ы д а. Нишләтәбез?! Ниш­ләтәбез?!

М а р а т. Җырласын, матур җыр­лый!

М и н с а б и р. Кит инде...

М а р а т. Әйдә! Оялып торма!

К ы з л а р. Җырла!

М а р а т. Гармунны да бирәм, җы- лынгандыр инде!

К ы з л а р. Әйе, гармун бирегез үзенә! Уйнап җырласын!

М и н с а б и р (гармунны алып, утырганда шигырь итеп сөйли).

Җырла-җырла дип әйтәсез,

Җыр капчыгым ертылган;

Кичә бер җыр откан идем,

Ул да булса онытылган.

 

Җырла-җырла дип әйтәсез,

Җыр чәчмәдем бакчама;

Җыр чәчмәсәм дә бакчама,

Сатып алмыйм акчага.

(Минсабир гармунны бер тартып куя. Аннан тынып кала. Уртак тынлыкта, тавыш белән тирән итеп бер сулап куя һәм башлап җибәрә).

Иртә буран, кич тә буран,

Мамык шәлеңне уран шул,

Мамык шәлеңне уран.

Кигән киемең күрсәм дә,

Җаныем, бәгърем,

Үзең күргәндәй булам.

 

Ишек алдында йөримен,

Карлар яуса, көримен шул,

Карлар яуса, көримен.

Синнән башка ямь табалмыйм,

Җаныем, бәгърем,

Ямансулап йөримен.

 

Тимер чана карны яра

Бу йөрәгем ник яна шул?

Бу йөрәгем ник яна?

Бу йөрәгем белеп яна,

Җаныем, бәгърем,

Сөйгәнем ятка кала...

 

Җыр вакытында Шәрифә үзен һаман Минсабирның карашы астындагыдай хис итә. Ул, шуны дөресме икәнлекне тикшерергә дип, сәхнә буйлап күчеп йөри, аның саен тойгысының хаклыгына инана бара. Җыр тәмамлангач, барысы да шау-гөр килешәләр.

 

Ә м и н ә. Әйдәгез, Уртада уйныйбыз!

Б а р ы с ы д а. Әйе, әйдәгез, биибез! Буыннар катып бетте! Күпме утырырга була!

М а р а т бию көен сыздыра, яшьләр әйләнә булып басалар, берәү уртада. Ул биеп тора, аннан әйләнәдән берәрсен үзе янына алып чыга, икәүләшеп бииләр, шуннан икенче булган кеше берүзе кала һәм шулай яңа баштан кабатлана. Минсабир Шәрифәне биергә алып чыга. Аннан үзе алга атылып чыга, Шәрифә башка берәүне биергә чакыра.

 

М и н с а б и р. Толымнары! Һавадагы карлыгач канатымыни, шомыртмыни – чем-каралар, ефәк тасмалардан үргәнмени – ялтырыйлар, карурманмыни – куелар, фикерләрне чуалталар, күңелемне урап алды шул гөнаһсыз толымнар...

 

Биюләр дәвам итә.

 

III

Урам. Капка. Әминә белән Марат Шәрифәне озата киләләр. Капка төбенә килеп җитәләр.

 

Ш ә р и ф ә. Рәхмәт! Зинһар, мин өйгә кереп җиткәнче китми торыгыз.

Ә м и н ә. Бигрәк куркак инде үзең!

М а р а т. Безнең Шәрифә, эштән башка, бар нәрсәдән дә курка!

Ш ә р и ф ә. Чыннан, зинһар, китми торыгыз! Иң курыккан җирем шул ишегалды...

Ә м и н ә. Бар инде, бар! Беркая да китмибез!

М а р а т. Озатып куйыйммы? Капкагызны бикләп, өстән генә төшәрмен!

Ш ә р и ф ә. Юк, кирәкми. Йә пәлтәңне ертырсың.

Ә м и н ә. Шәрифә, ахир, бар инде, туңдырып үтерәсең бит!

Ш ә р и ф ә. Киттем! Иртәгә нәрәттә күрешербез...

Ә м и н ә. Ярый. (Шәрифә капканы япканда.) Кара аны, урлап китә күрмәсеннәр үзеңне!

Ш ә р и ф ә. Әминә!

М а р а т. Куркытма инде! Кер инде, курыкма, Шәрифә, мондый салкында кемгә кирәгең бар синең!

Ш ә р и ф ә. Урлап китсәләр, белерсең әле менә! Тыныч йокылар!..

Ә м и н ә. Сиңа да! Без монда, син кереп китмичә, беркая кузгалмыйбыз!

 

Шәрифә капканы ябып, бикләп куя. Борыла һәм шунда гына капка артында күзләрен ялтыратып посып торган кешене – Минсабирны күреп ала. Кыз сүзсез кала, кычкырмакчы була – тавышы чыкмый. Егет аңа тавышланмаска кушып ишарә ясый. Кыз икеләнә. Алар ишарәләр белән бәхәсләшеп алалар: Егет тынычланырга куша, Кыз: «Юк, мин хәзер кычкырам!» – ди...

Капканың икенче ягында Марат Әминәне кочакларга маташа, тегесе карышкан була, шулай ук ишарәләр белән аралашалар.

 

Ә м и н ә. Кердеңме әле?

 

Егет кызның кулыннан тотмакчы була.

 

Ш ә р и ф ә. Юк.

 

Егет иптәшләрен кайтарып җибәрергә кушып, ишарәләп.

 

М а р а т. Кердеңме инде?

Ш ә р и ф ә. Юк...

Ә м и н ә (кычкырып диярлек). Шул гомер нишләп басып торырга була инде, Ходаем! Керәсеңме инде, юкмы?!

 

Кыз Әминәнең тавышыннан каушап куя, качмакчы була, Егет, куркудан үзе дә бик үк аңлап бетермичә, аны кочаклап кала.

 

М а р а т. Кердеңме?!

Ш ә р и ф ә (кочаклаудан). Соң, кердем бит инде, күптән кереп киттем бит инде!

М а р а т. Ә-ә, ярый алайса...

Ә м и н ә. Әйдә инде, киттек...

 

Әминә йөгереп китә, Марат аның артыннан.

Капка артында Егет һаман да Кызны кочаклап тора. Калын, кышкы киемнәрдән алар буранда кабарынып, өй кыегында утырган күгәрченнәрне хәтерләтәләр.

 

Ш ә р и ф ә. Син ничек монда килеп эләктең?

М и н с а б и р. Капкадан кердем!

Ш ә р и ф ә. Эт өрмәдеме?

М и н с а б и р. Этегез бармыни?

Ш ә р и ф ә. Юк...

М и н с а б и р. Шулай булгач?

Ш ә р и ф ә. Ә булса, син бит белмисең?..

М и н с а б и р. Булса, өрер иде!

Ш ә р и ф ә. Әйе... Нишләп йөрисең?

М и н с а б и р. Сине кочакларга дип килдем!

Ш ә р и ф ә. Ә, бәлки, мин кочак­латмасмындыр?

М и н с а б и р. Менә, кочаклап торам бит!

Ш ә р и ф ә. Әйе... Син кем соң?

М и н с а б и р. Утырмада күрмәдеңмени?

Ш ә р и ф ә. Күрдем...

М и н с а б и р. Кызлардан кемлегемне сорамадыңмы?

Ш ә р и ф ә. Сорадым...

М и н с а б и р. Нәрсә диделәр?

Ш ә р и ф ә. Яңа Дума авылыннан, Минсабир, диделәр...

М и н с а б и р. Ә нишләп кабатлап сорыйсың?

Ш ә р и ф ә. Синнән ишетәсем килде...

М и н с а б и р. Димәк, күзең төште?

Ш ә р и ф ә. Кая?

М и н с а б и р. Миңа?!

Ш ә р и ф ә. Яңа кеше булгач, сораган идем инде...

М и н с а б и р. Алдашма.

Ш ә р и ф ә. Алдашмыйм...

М и н с а б и р. Алдашасың! Бер күрүдә үк ошаттың! Утырмада гел миңа гына карап тордың!

Ш ә р и ф ә. Карамадым ла...

М и н с а б и р. Карадың, мин бит күрдем! Караганыңны да күрдем, күрсәтмәскә тырышканыңны да! Күз кырые белән генә күзләдең!

Ш ә р и ф ә. Шулаймы? Башкалар да күрде микәнни?

М и н с а б и р. Юк! Башкалар башкаларны күзләде! Мин дә сине бер күрүдә ошаттым!.. Нигә кызарасың?!

Ш ә р и ф ә. Салкын...

М и н с а б и р. Миңа кияүгә чыгасыңмы?

Ш ә р и ф ә. Ничек? Хәзер үкме?.. Минем... иртәгә нәрәткә барасым бар...

М и н с а б и р. Кайчан әйтәсең, шунда.

Ш ә р и ф ә. Ә әтиләр?

М и н с а б и р. Нәрсә әтиләр? Телисеңме, иртәгә үк сорарга киләм?

Ш ә р и ф ә. Бирмәсләр бит... Минем әле абыйлар да өйләнмәгән, апалар да...

М и н с а б и р. Алайса, урлап алып китәм!

Ш ә р и ф ә. Ә әтиләр?

М и н с а б и р. Нәрсә әтиләр? Бер алып киткәч, кире сорамаслар инде!

Ш ә р и ф ә. Мин оялам...

М и н с а б и р. Нәрсәсеннән ояласың? Йола шулай куша! Урлап алып китәм! Йә, ничек? Йә инде, нигә эндәшмисең?

Ш ә р и ф ә. Бер күрешүдән үк ул турыда сөйләшәләрмени?

М и н с а б и р. Тимерне кызу чагында сугып калырга кирәк!

Ш ә р и ф ә. Тимерче түгелсеңдер бит?

М и н с а б и р. Юк, мин көтүче... Андый эшне озак уйлап торырга ярамый, күңелгә шик керә.

Ш ә р и ф ә. Ә син каян беләсең?

М и н с а б и р. Җегет кеше барын да белергә тиеш!

Ш ә р и ф ә. Мин сине күптәннән беләм. Беренче тапкыр яз көне урман эшләрендә очрашкан идек.

М и н с а б и р. Эссе иде, бер читтә чәчләреңне туздырып үргән идең... Җете кара толымнарың әле дә төшләремә керә...

Ш ә р и ф ә. Алдарсың бит. Сез җегетләр шундый... Оста сөйләнәсез дә кочаклагач, таясыз...

М и н с а б и р. Ә син каян беләсең?

Ш ә р и ф ә. Шулай диләр...

М и н с а б и р. Шулай диючеләрне күбрәк тыңла. Телисеңме, бүген үк алып китәм...

Ш ә р и ф ә (паузадан соң). Нигә калтырыйсың?

М и н с а б и р. Мин түгел, син үзең калтырыйсың. Әнә, тешең-тешкә тими...

Ш ә р и ф ә. Синеке дә!

 

Минсабир кызны иреннәреннән үбеп ала. Шәрифә аны этеп, читкә тайпыла.

 

Ш ә р и ф ә. Мин өшедем. Бар! Кит!

М и н с а б и р. Җавап бирмәдең...

Ш ә р и ф ә. Соң инде. Минем йокым килә...

М и н с а б и р. Ярый, яхшылап уйла! Мин хәбәр салырмын...

Ш ә р и ф ә. Ярый, бар... Әй, тукта, китмә...

М и н с а б и р. Нәрсә?

Ш ә р и ф ә. Мин өйгә кереп киткәнче генә шунда тор әле...

М и н с а б и р. Ярый!

Ш ә р и ф ә. Капка бикләгән, өстән төшәрсең...

М и н с а б и р. Ярый!

Ш ә р и ф ә. Мин киттем. (Кереп китә.)

М и н с а б и р (артыннан). Уйла, мин хәбәр салырмын!

 

Шәрифә кереп китә. Минсабир капка аркылы менү юлларын карый. Җайсыз гына менә. Икенче якка төшәм дигәндә Шәрифә ишектән башын тыгып:

 

Ш ә р и ф ә. Егыла күрмә! Саграк кылан!

 

Минсабир капканың кире ягына капчык сыман килеп төшә.

 

Ш ә р и ф ә. Минсабир!

М и н с а б и р (яткан җирдән). Әү!

Ш ә р и ф ә. Син ничек?

М и н с а б и р. Әйбәт...

Ш ә р и ф ә. Ярый...

М и н с а б и р. Тыныч йокы...

Ш ә р и ф ә. Тыныч йокы!..

 

Шәрифә кереп китә. Минсабир торып, аксаклап китеп бара. Шәрифә атылып керә. Нишләргә белми, тиле сыман бераз кар туздырып уйный, ишегалдында әйләнгәли дә кереп сыдыра. Әкренләп буран күтәрелә.

IV

Монгол капка төбендә басып тора. Җил карны себереп йөртә.

 

М о н г о л . Өлгермәдек... Буранга эләгәбез инде... Җитмәсә, җиле дә каршыга. Күзне дә ачып булмый... Ярар, безнең класска гомергә җил каршы булды, үлмәдек. Юллар билгеле, күзне йомган килеш тә кайтырбыз, боерган булса... Безне буран белән генә куркытып булмас. Кар көртләрен ерып чыгу гына... Эһе, берәү килә... Минем ристаным бугай...

 

Ә н с ә р абына-сөртенә йөгереп килә, изүләре ачык, авыр сулый. Монголның муенына килеп асылына.

 

М о н г о л (аны бераз назлап). Нәрсә?! Әллә сагындың дамы?

Ә н с ә р (аны маңгаеннан үбә). Минсабир һаман юкмы? (Як-ягына карана.)

М о н г о л . Юк шул... Берәр нәрсә булмагандыр бит?

Ә н с ә р. Нишләргә? Аны ташлап китеп булмый бит...

М о н г о л . Ничек инде ташлыйсың? Нәрсә булды соң?

Ә н с ә р. Кая, без әзерләнеп торыйк әле...

М о н г о л . Кара, әйт инде, ул-бу булмагандыр бит?

 

Әнсәр капкадан дилбегәне сүтә. Шул арада артында килеп чыккан А р с л а н белән Әмирне күрми кала.

 

А р с л а н. Кая җыендың, кунак җегете? Әллә китәсең дәме?

Ә н с ә р (каушавын күрсәтмәскә тырышып). Китәргә кирәк, соң бит инде... Әллә озатырга килдегезме?

А р с л а н. Әйе! Сездәй кунакларны озатмый булмас, дидек.

Ә н с ә р. Рәхмәт инде, борчылмасагыз да була иде, җегетләр!.. (Атны кузгатмакчы.)

Әмир (килеп, атны авызлык тирәсеннән кысып тота). Ашыкма инде, сандугач тел. Нишләп шулай бик тизлисең?

М о н г о л . Кара, җибәр әле! Ал кулларыңны!

Ә н с ә р (акрын гына чанага таба чигенә). Буран башлана, китәргә кирәк...

А р с л а н. Әллә танымаслар дигән идеңме? Әмир, теге юлы Яңа Думадан сине кыйнап җибәрүчеләрнең берсе шул дисеңме?

Ә м и р. Шул, башлап сугучы!

 

Әнсәр чанадагы сәнәккә ташлана. Арслан аны якасыннан сөйрәп алырга өлгерә.

 

А р с л а н. Сәнәккә үреләсеңме, падлис! (Аны Әмиргә таба селкеп җибәрә.)

Ә м и р. Нәрсә ди, безне тотар куллылар тумаган, диме? (Аны янә Арсланга селкеп җибәрә.)

Ә н с ә р. Җегетләр, сез нәрсә инде...

А р с л а н. Менә, эләктеңме инде, сандугач! Безнең авылда кызлар күзләп йөрисезме?

 

Әнсәр, кыйналачагын аңлап, беренче булып үзе сугыша башлый. Ул Арсланны җилкә аркылы җиргә әйләндереп сала. Шул арада Әмир Әнсәрнең йөзенә суга, ул сузылып ята. Арслан инде аякка баскан, ул ачу белән Әнсәрне торгызып, тагын сугып ега. Алар барысы да авыр сулыйлар, калын киемнәрдән бик җайсыз хәрәкәтләнәләр, нидер сөйләнәләр... Икәүләшеп җирдә яткан Әнсәрне типкәли башлыйлар.

 

Ә м и р. Мә! Рәхәтме?

А р с л а н. Чучка булып чинатам мин сине хәзер!.. Кара, падлис, ни кыланган була...

 

Шулчак М и н с а б и р чабып керә. Ул сугышучыларны ерактан күреп алган.

 

М и н с а б и р. Нишлисез?..

М о н г о л. Үтерәләр! Үтерәләр!..

 

Чабып килгән җирдән Арсланны якасыннан сөйрәп ала, сугып җибәрә, ул кар көртенә барып төшә. Аннан Минсабир Әмирнең йөзенә суга, ул егыла. Минсабир Әнсәрне торгыза башлый.

 

М и н с а б и р. Син исәнме? Тор әйдә! Тизрәк, киттек!

М о н г о л. Әйдәгез! Әйдә, тизрәк! Җилләтәм генә!

 

Арслан кесәсеннән пәке чыгара.

 

А р с л а н. Мә, падлис!

 

Арслан чабып килеп, Әнсәрне торгызып маташкан Минсабирның аркасына пәке кадый.

 

Ә м и р. Нишләдең?!

А р с л а н (шашкан күзләр белән карап тора). Нәрсә?

Ә м и р. Ташла пәкеңне, тайдык!

 

Әмир берни аңламый катып торган Арсланның кулындагы пәкесен алып, читкә ата. Алар чабып чыгып китәләр.

 

Ә н с ә р (Минсабир аның кочагына ава). М и н с а б и р!.. Нишләдең? Чәнчеделәрме? Син исәнме?

М и н с а б и р. Исән...

Ә н с ә р. Хәзер, хәзер... Бульнис­ка... Күп кердеме... Хәзер... Район- га...

М о н г о л. Районгамы? Тизрәк чанага яткыр! Хәзер, минутта... Егерме чакрым нәрсә ул безгә...

Ә н с ә р (Минсабирны чанага яткыра). Хәзер... Хәзер... Ярый әле син килеп чыктың, малай. Кыйнап үтерәләр иде... (Монголга.) Әйдә, малкай!

М о н г о л. Их, җегетләр... Шулай ярый димени соң?..

 

Барысы бергә кузгалып китәләр.

 

Ә н с ә р. Син йоклама, йоклама, дим, Минсабир... Танып алдылар бит, каһәрләр... Ярый, бер очрарлар әле! Шулай бит, яшьти!.. Әйдә, малкай! Син, кара, йоклый күрмә... Ә, үзеңнең эшләр ничек соң, булдымы? Күрештеңме?

М и н с а б и р. Сөйләштем...

Ә н с ә р. Менә бит! Ничек соң, кирегә сукаламыймы?

М и н с а б и р. Юк... Тиздән килеп алып китәбез!..

Ә н с ә р. Инде ансын да сөйләштегезме?! Ну, син җегет, булдырасың! Урлап китәбез, боерган булса... Андый эшне безгә куш!..

М и н с а б и р. Син аның чәчләрен күрдеңме?

Ә н с ә р. Күрдем... (Монголга.) Әйдә инде, җаным!

М о н г о л. Чабам бит инде, чабам...

М и н с а б и р. Шул ике толым өчен берни жәл түгел, малай... Шомыртмыни – чем-каралар... Ефәк тасмалардан үргәнмени – ялтырыйлар... Карурманмыни – фикерләрне чуалталар... Шул чәчләргә йөзең чумырып, бер сулар өчен берни жәл түгел, малай...

Ә н с ә р. Буран да кузгалды бит, җитмәсә... Нишләтә бит, ә? Хәзер...

М о н г о л. Ярый, безне буран белән генә куркытып булмый. Без күз йомып та... Эһ, җегетләр...

 

Буран эченә кереп югалалар.

V

Клуб. Яңа ел киче. Сәхнәдә кызыл җәймә җәелгән өстәл. Иптәш Ленин һәм иптәш Сталинның сурәтләре эленгән. Өстәл артында авылның җитәкчеләре. Зал тулы халык. Җыелыштан соң булачак тамашада катнашучы артистларның башлары күренеп тора. Иптәш председатель, Мөхетдинов Хәбибрахман, үзенең чыгышын тәмамлап килә.

 

Х ә б и б р а х м а н. Иптәшләр, инде сүземне йомгаклап, тагы бер кабатлап үтәсем килә: «Комсомолец» колхозы белән берләшүебез дөрес адым булуын бүгенге көндә барыбыз да ап-ачык күрәбез! Безнең күрсәткечләр бермә-бер артты! Бу гади саннар гына түгел, ә беренче чиратта, безнең дөрес юлдан тайпылмавыбыз күрсәткече. Бары тик хезмәт җиңүләре белән генә без каршыбызга куелган максатларга ирешә алачакбыз! Илебез кара кайгы кичергәндә, без бердәнбер дөрес юлны сайладык: төшенкелеккә бирелмичә, күңелгә кечкенә генә шик тә кертми, тагы да ныграк берләштек, идеалларыбызга тугры калдык! Татария колхозчылары иптәш Сталинның үлеменә башкача җавап бирергә тиеш тә түгелләр иде! Безнең юлыбыз билгеле һәм без шул юлдан нык адымнар белән алга барабыз!

 

Әминә белән Шәрифә янәшә утыралар. Председатель сөйләгән арада алар пышылдашалар.

 

Ш ә р и ф ә. Көнләшәсеңме?

Ә м и н ә. Кемне?

Ш ә р и ф ә. Соң, синеке бит, әнә, гел хатын-кыз арасында...

Ә м и н ә. Исем дә китми...

Ш ә р и ф ә. Шыттырасың!...

Ә м и н ә. Чүт кенә дә көнләшмим! Гармунчы тирәсендә хатын-кыз күп була инде ул! Һәрберсеннән көнләшә калсаң...

Ш ә р и ф ә. Алып китсәләр?

Ә м и н ә. Кая китсен?! Миннән башка берәүне дә күрми бит ул! Барыбер селәгәйләрен агызып, минем янга килеп җитәчәк! Ә син нәрсә?..

Ш ә р и ф ә (боргалана). Нәрсә, нәрсә... Мин бернәрсә дә түгел. Мин нәрсә...

Ә м и н ә (кечкенә паузадан соң). Т-с-с!

Ш ә р и ф ә. Нәрсә?..

Ә м и н ә (җитди нәрсә хәбәр иткәндәй, паузалар белән).

 

Коридор, коридор,

Коридор бүлмәләре.

Күз төпләреңә уелган

Мәхәббәт сөрмәләре...

 

Ш ә р и ф ә. Әй, юньсез...Тыңла, әнә, иптәш председатель сөйли...

Ә м и н ә (бераздан, елмаеп). Тсс! Әйтергә онытканмын!

Ш ә р и ф ә. Нәрсә, нәрсә тагын?

Ә м и н ә.

 

Дулкынланып сулар керә

Пароход идәненә.

Ышанмагыз егетләрнең

Яратам дигәненә...

 

Х ә б и б р а х м а н. Барыгызны да котлыйм, иптәшләр!

Р ә ш и т. Иптәшләр, мин иптәш Мөхетдиновның сүзләренә кушылам һәм барыгызны да уңышлы ел белән тәбрик итәм! Киләсе еллар да шулай ук шатлыклы булсын, дип теләп калам! Ә хәзер сезнең алдыгызда Кызылсу урта мәктәбе укытучылары көче белән оештырылган концерт! Рәхим итеп каршы алыгыз!

 

Председательләр сәхнәдән төшеп, залда урын алалар. Чаршау корыла. Аның артыннан аяк тавыш­лары, сөйләшүләр, әйбер күчергән тавышлар ишетелеп тора.

М а р а т (чаршау алдына чыгып). Колхозчы кызлар биюе!

 

Кереп югала. Кечкенә пауза. Чаршау артыннан берничә пышылдашкан тавыш ишетелә. Гармун тавышы. Чаршау ачыла. Инде өстәл юк, ләкин иптәш Ленин белән иптәш Сталин портретлары калган. Марат бер читтә гармунда уйный. Берничә кыз шул көйгә бииләр.

Шәрифә урынында тик кенә утыралмый. Аны мең төрле уй интектерә. Кызның күңеле кая барып бәрелергә белмәгәндәй тоела.

 

Ш ә р и ф ә. Нишләргә? Нишләргә? Нишләргә? Хәдичә тыкрыгында көтәм, дигән... Ничек шулай бөтен нәрсәне ташлап китәргә кирәк? Ә ул бит көтә... Инде килгәндер дә. Туңып тора торгандыр. Шулай була микәнни соң ул? Бөтен авыл нәрсә дияр? Хәсәншаның кызы сорамый-нитми, күрше авыл егетенә тагылып киткән, диярләр. Аннан әтинең күзенә ничек карарга? Мондый җәфаларсыз гына булмый микәнни соң? Әгәр дә соратып алдырсам?.. Апаны бирделәр бит әле... Юк шул, бирмәсләр. Апа иң олысы иде, аннан соң өйләнмәгән абыйлар бар бит әле. Йөриләр һаман, ыштан туздырып, ачуым да бер килмәгәе. Барыйм микән, юк микән? Барам! Ничек сөйләште бит, ә ничек җырлады... Кочагында эреп төштем инде. Минсабир анда көтеп тора, клубтан чыгуга, Әминәдән аерылып, Хәдичә тыкрыгына йөгерәм. Йа Ходаем! Мин генә аны ошатам дип торам, ә юк икән, икебезнең дә күңел тарткан... Әнә бит, апа әйтә, юләр чакта чыгып калсаң гына, ди. Әйе шул, аннан акыллы да булырсың, беркемгә кирәгең дә калмас. Барам! Килен булып төшәм. Әстәгъфирулла... Бер дә белмәгән, күрмәгән өйгә... Апа сөйләвен сөйли дә, үзе бик йөрешеп, белешеп, соратып кына чыкты. Ә мин ике-өч мәртәбә күрешкән кешегә, яп-ят йортка... Бәлки ул усалдыр? Җүләрлегем белән аның кимчелекләрен күрмим генәдер? Туктале, Шәрифә... Алай тиз генә хәл итәргә уен эшмени язмыш? Юк... Син нәрсә? Юләр дә инде. Җегет дигәч тә... Чынлап торып яратса, үпкәләмәс, көтәр. Юк, бармыйм... Хәдичә тыкрыгына якын да бармыйм... Өйгә башка яктан урап кайтам. Юк... Уйламаган-нитмәгән, беренче чакыруга кияүгә чык та куй, имеш. Юк! Ике аягымның берсен дә атламыйм!..

Сәхнәдә бию дәвам итә.

VI

Кызылсу авылы. Төн. Тыкрык. М и н с а б и р, Ә н с ә р, Кәримә, чанага җигелгән М о н г о л .

 

К ә р и м ә. Ә килмәсә?

М и н с а б и р. Ничек инде килмәсен? Марат артыннан язу җибәрдем.

К ә р и м ә. Язу. Язу җибәрүе авыр түгел ул...

М и н с а б и р. Әй, апа, син дә күңелгә шом салып тормасаң... Нигә ияреп килдеңдер...

Ә н с ә р. Ничек инде нигә?! Кызык кына син. Безне Кызылсу җегетләреннән сакларга дип килде...

К ә р и м ә. Сакларга шул. Сез бит бер-берегезне саклый алмыйсыз. Әнә, үпкәсенә пәке кадап җибәргәннәр иде бит әле, итек балтырына кадәр кан аккан иде, яңа гына аякка басып килә.

Ә н с ә р. Үзләренә дә управа табылды. Ябып куйдылар бит, тиздән суд. Тыгып куярлар менә үзләрен!

М и н с а б и р. Тавышланма...

Ә н с ә р. Минсабир, син бар, чанага утырып тор, толып белән ябынып...

К ә р и м ә. Бар, хәлең юк бит, егылырсың тагын...

М о н г о л. Ят әйдә, йомшакка!..

М и н с а б и р. Юкны сөйләмәгез әле, нинди утырып тору ди ул... Апа, син бит өшегәнсең, бар әле хәзер үк, ябын толыпны! Бар дим! Тагын йөткереп ятарсың аннары...

Ә н с ә р. Әйдә...

 

Кәримәне чанага таба алып китә. Минсабир урам яктан күзен алмый. Әнсәр әйләнеп килә.

 

Ә н с ә р. Киләләр.

М и н с а б и р. Куркып калмаса ярый...

Ә н с ә р. Куркытырсың Кызылсу авылы кызларын!..

 

Урам якка карап торалар. Алар янына толыпка төренгән Кәримә килеп баса.

 

К ә р и м ә. Әнсәр, сине кайчан өйләндерәбез?

М о н г о л. Өйләндерәсе иде шул, көне-төне чапмас иде хет...

Ә н с ә р. Чыкмыйлар бит...

К ә р и м ә. Сиңамы? Синең тел белән дә кыз башын әйләндералмыйсыңмы?

Ә н с ә р. Хәзергеләрнең башлары әйләнми шул, нык тора.

К ә р и м ә. Әйдә соң, урлыйбыз!

М о н г о л. Әйе! Шунда беррәттән берәрсен салып кайтыйк, ике килеп йөрмәс идек!

Ә н с ә р. Юк, Кәримә апа, яшь бит әле мин!

М и н с а б и р. Шым! Кемнәрдер килә бугай...

К ә р и м ә. Әйе, әнә, киләләр...

Ә н с ә р. Клубта җыелыш беткәндер, әнә, әртилләре белән кайталар.

К ә р и м ә. Ходаем, күреп алмасалар ярый инде.

Ә н с ә р. Җитмәсә, бигрәк якты да бүген.

М о н г о л. Безнең киләчәк шикелле...

К ә р и м ә. Шулай шул... Безнең Исмәгыйль тәрәзә каршында, Ай яктысында китап укып калды.

М и н с а б и р. Апа, тыныч инде... Сөйләшмәгез. Басып тормагыз, чүмәшегез инде хет...

 

Утырып, койма ярыгыннан күзәтәләр. Урамнан сөйләшеп, көлешеп, җырлашып клубтан кайтучы кешеләр үтә.

 

К ә р и м ә. Юкмы?

М и н с а б и р. Юк...

К ә р и м ә. Бу түгелме?

М и н с а б и р. Түгел. Тукта... Ә, юк...

К ә р и м ә. Син аны таныйсыңмы соң? Исеңдә калдымы?

М и н с а б и р. Әй, апа, бик кызык инде...

Ә н с ә р. Ну, Кәримә апа...

К ә р и м ә. Соң, озаклап йөрергә вакытыгыз булмады бит.

Ә н с ә р. Үтеп беттеләр. Бәлки, ул башка урам белән киткәндер?

М и н с а б и р. Нинди башка урам инде? Хәдичә тыкрыгында көтәм диелгән бит аңа.

К ә р и м ә. Тагын киләләр...

 

Урамнан Марат, Әминә, Шәрифә, тагын берничә егет-кыз көлешеп, үртәшеп, нидер көйләгән булып үтеп китәләр.

 

М и н с а б и р. Ул! Әнә!

К ә р и м ә. Ә кая бара соң ул? Үтеп китә түгелме соң?

Ә н с ә р. Безнең якка карамый да бит бу. Марат язуны бирде микән соң?

М и н с а б и р. Ничек бирмәсен инде. Нәрсә соң бу?..

Ә н с ә р. Әллә бик тиз тәкъдим итеп ашыктыңмы, яшьти?

К ә р и м ә. Куркып калмадымы икән? Минем дә киләсемне яздыңмы? Хатын-кыз булгач, тынычрак бит ул.

М и н с а б и р. Яздым инде, яздым.

М о н г о л . Киттеләр...

Ә н с ә р. Нишлибез?

М и н с а б и р. Туктагыз әле... Күрдегез бит, үзе генә түгел иде.

К ә р и м ә. Әйе, бәлки, иптәшләреннән аерыла алмагандыр?

Ә н с ә р. Клуб – авылның теге очында, шуннан бирле аерылып киталмаган микәнни?

М и н с а б и р. Сабыр...

К ә р и м ә. Җитмәсә, өйдә аш-су әзерләп калдылар...

Ә н с ә р. Аш-суны ашарга кеше табылыр...

 

Тыкрыкның икенче башыннан абына-тора берәү йөгереп килә – Ш ә р и ф ә. Аның тавышларын беренче булып Монгол ишетә, аннан күреп ала – киң итеп елмаеп, хуҗаларына таба борыла. Аннан Минсабир, Кәримә, Әнсәр дә, кар шыгырдаганын ишетеп, әйләнеп карыйлар, елмаялар, тезелешеп басалар. Шәрифә алар каршына килеп җитә.

 

Ш ә р и ф ә. Хәзер... абыйлар... кайтып җитәчәк... Мин өйдә юклыкны күргәнче... Тизрәк булырга кирәк...

М и н с а б и р. Ә н с ә р...

Ә н с ә р. Без әзер! (Чанага менеп, дилбегәләрне тотып утыра.)

М и н с а б и р. Апа!

К ә р и м ә. Мин әзер! (Чанага менеп утыра.)

 

Минсабир Шәрифәнең кулыннан тотып, апасы янына утырта. Толыпны икесенә ябынып утыралар. Минсабир үзе Әнсәр янына менеп утыра.

 

М и н с а б и р. Йә!

М о н г о л . Мин әзер!

М и н с а б и р. Аллага тапшырдык!

Ә н с ә р. Әйдә, малкай!

М о н г о л. Һәй! Җилләтәм генә хәзер! Нинди көннәр килеп җитте бит! Их, җегетләр! Иртә буран, кич тә буран, мамык шәлеңне уран шул, мамык шәлеңне уран...

 

Яңа Дума авылына таба җилдерәләр.

 

VII

Яңа Дума авылы. Шул ук төн. Тәрәзә, тәрәзә кырыенда рамада вак фотолар, аш-су әзерләнгән өстәл, ястык, түшәкләр җәелгән карават, күкеле сәгать – Мирзаның өе. Тәрәзә кырыенда Исмәгыйль калын китап укый. Мирза өстәл кырыенда артсыз урындыкта черем итеп утыра. Сәхнәнең икенче читендә абзар. Абзарда Йолдыз белән Машка.

 

Й о л д ы з. Безнекеләр бүген никтер йокламыйлар...

М а ш к а. Хуҗаның малае өйләнергә җыена, шуңа әзерләнәләрдер...

Й о л д ы з. Ә син каян беләсең?

М а ш к а. Ишетеп калдым...

Й о л д ы з. Мин тагын хыялга бирелеп, берни белми калганмын. Әйбәт! Әйбәт! Кирәк нәрсә!

М а ш к а. Нәрсәсе әйбәт? Тагын берәр имчәк тә тарта белмәгән маңка борынны алып кайтып утыртырлар астыңа да белерсең...

Й о л д ы з. Ярар. Тартыр, тартыр да өйрәнер. Беркем белеп тумый. Гаилә кору – әйбәт гамәл. Матур киләчәкне якынайтыр өчен безгә яшьләр кирәк, бәбиләр!

 

Мирза кинәт уянып китә.

 

М и р з а. Мәхрүзә!

М ә х р ү з ә. (почмактан атылып керә). Әү!

М и р з а. Аш-суларың әзерме?

М ә х р ү з ә. Әзер!..

М и р з а. Ярый... (Мәхрүзә почмакка кереп китә. Өстәлне карап үтә, өстәлдәге нәрсәләрне үзенчәрәк урнаштырган була). Мәхрүзә!

М ә х р ү з ә. (почмактан йөгереп керә). Әйе, нәрсә?! Нәрсә бар? Кайталармы әллә?..

М и р з а. Исмәгыйль кая?

М ә х р ү з ә. Менә бит, китап укып утыра... (Кире кереп китә.)

М и р з а. Улым...

И с м ә г ы й л ь (китабыннан аерылмыйча). Әү, әти?!

М и р з а. Улым...

И с м ә г ы й л ь. Әйе.

М и р з а. Бар әле...

И с м ә г ы й л ь. Кая?

М и р з а (тиз). Улым, бар әле, карап кер, абыеңнар кайтмыймы?!

И с м ә г ы й л ь. Хәзер, әти!.. (Кузгалмый да, укуын дәвам итә.)

М и р з а (аңа бераз карап торгач). Исмәгыйль!

И с м ә г ы й л ь. Әйе, әти!

М и р з а. Карап керәсеңме, юкмы?

И с м ә г ы й л ь. Хәзер, әти, кызыл юлга кадәр генә укып бетерим.

М и р з а. Кызыл юлга кадәр булса, укы...

 

Мирза урынына барып утыра. Исмәгыйль укуын дәвам итә. Ул инде кызыл юлга менә-менә килеп җитә, якынайган саен урындыгыннан күтәрелә бара, тәмам торып җиттем дигәндә генә, бик кызык нәрсәгә барып төртелә һәм янәдән утырып укый башлый. Мирза уйланып утырганда, әкренләп йокыга китә.

Абзарда Машка белән Йолдыз.

 

Й о л д ы з. Машка, ә син киләчәкне ничегрәк күз алдына китерәсең?

М а ш к а. Берничек тә... Миңа болай да начар түгел...

Й о л д ы з. Ә тиздән тагы да әйбәт булачак. Җир йөзендә бары тик көтүлекләр генә, чиста сулы елгалар гына булыр! Без чирәмнәрнең иң хуш ислеләрен генә сайлап ашаячакбыз... Ә, юк, җир йөзендә бары тик хуш исле үләннәр генә булачак!.. Тик моның өчен безгә үзебезгә дә тырышырга кирәк.

М а ш к а. Ансыз гына булмыймы?

Й о л д ы з. Юк, тырышкан табар, дигән! Без күп итеп сөт бирергә, берсеннән-берсе матур бәбиләр алып кайтырга тиеш!

М а ш к а. Бик кирәк иде, үз рәхәтем рәхәт!

Й о л д ы з. Алай ярамый, Машка...

М а ш к а. Ярамыйга карамый!

Й о л д ы з. Бераз оят бел. Без матур киләчәкне бергә, уртак көчләр белән булдырырга тиешбез...

М а ш к а. Кыл да кыймылдатасым килми.

Й о л д ы з. Машка, туры сөйләвем өчен үпкәләмә, мин сиңа дөресен әйтергә тиеш: безнең рәтләргә ялкаулар кирәкми.

М а ш к а. Мин сезнең рәтләргә бик үк ашкынып тормыйм әле!..

Й о л д ы з. Шулаймы? Болай булганда, матур киләчәк турында хыялланма да!

М а ш к а. Бик хыяллана торган нәрсә бит инде, әйтәм. Сезгә көтү булып йөрергә ошый икән, йөри бирегез, көтүче кая кушса, шунда борылып. Ә мин көтүдән качып, җаным теләгән болын-кырларда, күңелем теләгән үлән ашап йөрүдән дә артык нәрсә күрмим! Миңа якты киләчәк кирәкми, минем бүгенге көнем дә ап-ачык!

Й о л д ы з. Кырларда йөрисең дә, полевойлар тотып яба үзеңне. Хуҗаларга җәфа гына син...

М а ш к а. Исем китә...

Й о л д ы з. Оятсыз син, Машка. Өч литр сөтең юк, ике елның берендә кысыр каласың, көтүдән вакытында кайтканың юк. Һәм, гомумән, мин синең ише артка сөйрәүче элементлар белән сөйләшергә дә теләмим. Бетте, бүгеннән ләм-мим.

М а ш к а. Ихтыярың!

 

Мирза уянып китә.

М и р з а. Мәхрүзә!

М ә х р ү з ә (кереп). Әү! Нәрсә?! Нәрсә?

М и р з а. Сәгать ничә?

М ә х р ү з ә (күз алдында эленеп торган күкеле сәгатькә карап). Бер тула!

М и р з а. Исмәгыйль!

И с м ә г ы й л ь. Әү, әти?

М и р з а. Карап кердеңме?

И с м ә г ы й л ь. Әле генә кереп утырдым...

Мирза (аннан дәвам булмагач). Һәм?

И с м ә г ы й л ь. Күренмиләр.

М и р з а. Соңладылар... Мәхрүзә!

М ә х р ү з ә. Мин монда, кычкыр­ма.

М и р з а. Аш-суларың әзер дисең инде?

М ә х р ү з ә. Бар да әзер, борчылма... Әллә ятып аласыңмы? Күренсәләр, уятырмын?

М и р з а. Нинди йөрәк белән 

йок­лап ятарга мөмкин ди мондый төндә?! Менә-менә килен төшәргә тора, ә мин йоклап ят имеш...

 

Ишек ачылып китә. Салкын һава болытлары арасында башта Әнсәрнең елмайган чырае күренеп ала, аннан К ә р и м ә н е ң йөзе, шуннан май кояшымыни – М и н с а- б и р пәйда була.

 

М и н с а б и р (ишек артыннан). Әти! Әни! Киленегезне каршы алыгыз!..

Өйдәгеләр нишләргә белми аптырап калалар. Аннан йөгерешә башлыйлар.

 

М и р з а. Тукта, улым. Ашыкма. Мәхрүзә, нәрсәләрең кайда?

М ә х р ү з ә. Хәзер, хәзер... Шунда гына куйган идем ләбаса...

 

Мендәр, бал белән май тотып ишек каршына басалар.

 

М и р з а. Аллага тапшырдык!

 

Ишектә Шәрифә күренә.

 

М и р з а. Кызым, үз теләгең беләнме?

Ш ә р и ф ә. Үз теләгем белән... (Йөзен яшерә.)

М ә х р ү з ә. Авызыңа бал да май, киленкәй! Төкле аягың белән!

 

Шәрифәне мендәргә бастырып, бал белән май каптыралар.

 

М и р з а. Әйдәгез, балалар, табын артына рәхим итегез! Аллаһы Тәгалә биргәне белән! Рәхим итегез!

 

Бар да табын артына утырышалар. Шәрифә һаман карашын яшерә. Бар да үз эшен эшли, сөйләшкән була, ә күз кырые белән генә киленне сынаулы караш белән күзлиләр. Урамда җил кар себерә.

VIII

Кызылсу авылы. Иртән. Өстәл, артсыз урындыклар, күкеле сәгать, вак фотолар тезгән рама, тәрәзә төбендә кызыл чәчәкле гөл – Хәсәншаның өе. Шәмсеруй бер читтә басып тора. Ул нидер әйтергә тели, тик сүз башларга батырчылык итми. Әлфия әнисе янында. Тау кадәр гәүдәле Сәяр артсыз урындыкта карашын идәнгә төбәп утыра. Табигый әдәплелек, гомерендә авызыннан сүгенү сүзе ишеттермәве белән билгеле Хәсәншаның бик ачулы чагы, бүлмә буйлап әле алга, әле артка китә. Ул идәннең бер тактасына баскан саен, тегесе сызгырып куя. Шулай берничә мәртәбә кабатлангач, Сәяр торып, мич артыннан балта алып килә, идәнне бераз кысып, «шап» иттереп сугып куя, балтаны урынына илтә, кире барып утыра. Хәсәнша аның артыннан игътибар белән күзәтеп тора. Аннан кабат йөри башлый, идән сызгырмаудан аның тагы да эче поша. Сәяр янында туктап, аңа карап тора. Сәяр атасының карашын тоя, мөмкин кадәр озаграк башын күтәрмәскә тырыша, аннан чыдый алмый, кыюсыз гына күтәрелеп карый.

 

Х ә с ә н ш а. Кая... сеңлегез?

С ә я р. Әти, абый Әминәләргә китте бит инде. Ул белсә генә...

Х ә с ә н ш а. Нишләп сезнең сеңлегезнең кайдалыгын сез түгел, Әминә белергә тиеш?

С ә я р. Соң, иптәш кызы бит...

Х ә с ә н ш а. Ә сез нәрсә карап йөрдегез?

С ә я р. Карадык инде...

Х ә с ә н ш а. Адәм хурлыгы... (Карашы Шәмсеруйга төшә.)

Ш ә м с е р у й (тиз). Самавыр шаулады, чәй эчеп аласың мәллә генә димәкче идем... (Хәсәнша бер сүзсез карап тора.) Ярар, соңрак эчәрбез...

 

Ишек ачыла. Әминә, Марат һәм Хәсәншаның олы малае, гәүдәгә кечкенә, җиңел сөякле, елан кебек Сәлим килеп керәләр.

 

Ә м и н ә. Исәнмесез...

М а р а т. Исәнмесез, Хәсәнша абзый... Шәмсеруй апа... Әлфия апа... Сәяр абый...

Х ә с ә н ш а. Шәрифә кая?

М а р а т. Без аны кичә озаттык...

Х ә с ә н ш а. Кая озаттыгыз?

М а р а т. Гелдәгечә...

Хәсәнша. Кая, гелдәгечә?

М а р а т. Соң...

Ә м и н ә. Без аны капкагызга кадәр озаттык, өйгә кереп киткәнен көтеп тордык.

Х ә с ә н ш а. Кереп киттеме?

М а р а т. Барыгыз, мин кердем, диде.

Х ә с ә н ш а. Алай булгач, кайда соң ул?

М а р а т. Урлап киткәннәрдер инде алайса. Соң, өйдә булмагач...

Ш ә м с е р у й. Әстәгъфирулла...

Х ә с ә н ш а. Кем урлаган? Йөргән егете бар идеме?

Ә м и н ә. Болай юк кебек. Бер... бер егет сүз кушкан иде бугай...

Х ә с ә н ш а. Кем?

Ә м и н ә. Думадан... Минсабир...

М а р а т. Ә, әйе шул. Шәрифә кичә бик борчулы иде. Бездән соң шуның белән качып киткән инде ул алайса! Менә бит...

С ә л и м. Күптән түгел Арсланнар пәке кадаган Минсабирмы?

Ә м и н ә. Әйе...

Х ә с ә н ш а. Мирза малае алайса...

С ә я р. Абый, әйдә, ат табыйк та Думага киттек...

С ә л и м. Әйдә... (Ишеккә таба кузгалалар.)

Х ә с ә н ш а. Кая киттегез?

С ә л и м. Думага...

С ә я р. Табып алып кайтабыз...

М а р а т. Бер урлагач... хәзер... кирәкмәстер инде... Мин, белмим дә инде...

Ш ә м с е р у й. Әстәгъфирулла...

 

Хәсәнша ни әйтергә белми тора. Кинәт ишеккә шакыйлар. Барысы да тынып кала. Ишек ачыла. Аннан Мирза белән Мәүлә килеп керәләр. Кулларында алып килгән күчтәнәчләре.

 

М и р з а. Эһем, эһем! Әссәламегаләйкем, хуҗалар!

Алгы ишегегезне ачып килдем,

Арткы ишегегезне яба килдем,

Кызыгызга башкода булып килдем.

Х ә с ә н ш а. Кемнән башкода булып килдегез?

М и р з а. Улым Минсабирдан...

Х ә с ә н ш а. Димәк, кыз сездә... (Авырсынып, ни әйтергә белмичә.) Үз теләге белән барганмы соң, хет?

М и р з а. Үз теләге белән, туган!

Х ә с ә н ш а. Үз теләге белән...

Мәүлә. Үз теләге белән!

М и р з а. Бусагадан атлап кергәч тә сорадым! Үз теләге белән!

 

Шәрифәнең: «Үз теләгем белән!» – дигәне яңгырап ишетелә.

Х ә с ә н ш а. Үз теләге белән булгач, мин нәрсә әйтә алыйм...

М и р з а. Димәк, сез риза?! Димәк, туй?!

Х ә с ә н ш а. Туй!..

Б а р ы с ы д а. Туй!!!

 

IX

Туй ике якта да булу сәбәпле, сәхнә ниндидер урталыкны белдерә.

Туйда сый-хөрмәт, чирек аракы. Барысының да кәефе күтәренке. Биредә бөтен туган-тумача, иптәшләрдән берничә кеше күренә. Марат гармунда уйный, яшьләр бииләр. Уртада Әминә белән Ә н с ә р кыздыралар. Аннан уртада ике туган: аю кебек Сәяр һәм тал чыбыгыдай Сәлим пәйда була, очып-очып бииләр. Шуннан Әминә М и н с а б и р н ы биергә алып чыга. Бу вакытта егетләрдән берәү Шәрифәне алып чыгып китә.

 

Ә н с ә р (кинәт Шәрифәнең юклыгын сизеп). Урлаганнар! Кызны урлаганнар!

М и н с а б и р. Кая? Кем?

 

Шау-шу куба. Бар да йөгерешә башлыйлар. Кычкырышалар, кемнәрдер көлешә. Яшьләр өйдән йөгереп чыгып китә. Бу вакыт ике гармун тавышы ишетелә – бераз төшереп алган кодалар: Мирза белән Хәсәнша, кара-каршы утырып, чиратлап такмак әйтешәләр!

 

М и р з а.

Аргы яктан бирге якка

Йөгерә аксак куян...

Ботак очы ападан соң

Иң якын туган – кодам!

Әй туганнар, туганнар ла,

Туганнар-тумачалар,

Сездән аерылса әгәр,

Нишләр газиз башкайлар?..

Х ә с ә н ш а.

Шәһәр базарына барсам,

Әфлисун сатып алам.

Кодамны күрсәм, шатлыктан

Лимун булып саргаям...

Әй туганнар, туганнар ла,

Туганнар-тумачалар,

Яшик мәзәкләр әйтешеп,

Җырлашыйк шаян җырлар!

М и р з а.

Сандугач телле бер чыпчык

Төшеп кунган куакка...

Кодамны җәфалап йөртмим,

Үзем барам кунакка!

Әй туганнар, туганнар ла,

Туганнар-тумачалар,

Сезнең белән очрашудан

Яктырадыр дөньялар!..

 

Яшьләр килеп керә. Минсабир Шәрифәне эзләп тапкан. Марат керүгә үк бию көе уйный башлый. Яшьләр такмак әйтеп, Минсабир белән Шәрифәне уртада биетәләр. Аннан барысы бергә бииләр.

 

Пәрдә.

 

ИКЕНЧЕ БҮЛЕК

X

Октябрь. 1961 ел. Йолдыз күшәп, уйланып ята. Тезмәдә Исмәгыйль белән аның күптән түгел генә өйләнешкән хатыны Җәмилә ипигә май ягып, бик тәмләп ашыйлар.

 

Й о л д ы з. Киреләнергә ярамый... Әнә Машка безнең дөньяны матурлаячагыбызга ышанмаган иде, менә кая ул хәзер? Юк. Ялгыш юлга басты һәм юк булды. Ә безнең белән иңгә-иң барган булса... Әйтик, пример, көтүеңнән вакытында кайт, сауганда тибенмә – авырмыни? Менә тәүлегенә 15 литр гына сөт бирсәң дә, ул бит атнасына 105 литр була, ә аена... әйтергә дә куркыныч – ким дигәндә 450 литр! Аннан бит күпме файда: каймагы, мае, эремчеге, катыгы. Ничәмә кеше шуның белән тукланып, тагы да яңа көчләр белән дөньяны бизәргә керешә. Гап-гади нәрсәләр. Машка шуларны аңламады... Менә кая ул хәзер?.. Юк ул...

 

Исмәгыйль бик тәмләп ашап утырган җиреннән тончыга. Йөткеренә башлый.

 

Җ ә м и л ә (аның аркасына кагып). Нишләдең инде?.. Булдымы инде, юкмы? (Каты итеп тондыра.)

И с м ә г ы й л ь. Булды, рәхмәт... (Бераз корсагын тоемлап, елмаеп тора.) Кая, кил әле! (Җайсыз гына сузылып, хатынын үпмәкче була.)

Җ ә м и л ә (чәйни-чәйни). Нишлисең инде, тончыктырасың бит...

И с м ә г ы й л ь (сузылып ята). Ярый әле сине алып кайтканмын!

Җ ә м и л ә. Нәрсә?

И с м ә г ы й л ь. Мин әйтәм, ярый әле, дим, сине алып кайтканмын! Бергә кызыграк бит!

Җ ә м и л ә. Аңа кадәр кызык түгел идеме? Өйдә табор кебек, кешедән күбе юк. Бала-чага бер туктамый.

И с м ә г ы й л ь. Ярар, менә абыйлар башка чыгарга торалар.

Җ ә м и л ә. Безгә дә чыгарга кирәк...

И с м ә г ы й л ь. Кая?

Җ ә м и л ә. Авыл кырыенда теге йортны карадык бит. Бераз төзәтәсе, турайтасы җирләре бар барын, шулай да рәхәтләнеп яшәргә була.

И с м ә г ы й л ь. Безгә нәрсәгә ашыгырга соң? Хәзер абыйлар чыкса, инде биш кешегә кими, өй буп-буш кала. Өч балалары, аларга аерым йорт кирәк, ә безнең...

Җ ә м и л ә. Монда җыелып ятсак, мәңге дә булмас... (Аны кочакларга маташкан Исмәгыйльгә.) Үрелмә әле!..

 

Мирза белән М и н с а б и р керәләр. Аларны ишеткәч, Җәмилә май, ипиләрне тизрәк печән арасына яшерә, шым булалар.

 

М и н с а б и р. Безнең йорт бит инде бер елдан артык әзер... Күчәргә вакыттыр...

М и р з а. Нәрсә дим инде, улым. Рәхмәт, әниегез авырганда ташламадыгыз, карап тордыгыз. Үз куышыгыз­ны кору әйбәт!

М и н с а б и р. Без монда юл аркылы гына бит, кереп-чыгып йөрергә... Аннан, хәзер Исмәгыйль дә өйләнгәч... (Мирза тезмә башына ишарә ясый, артыгын сөйләмәскә куша.) Ике туган бер йортта яту килешмәс...

М и р з а. Улым, сез әнә теге сарайдагы башмак тананы үзегезгә алыгыз, бераз асрарсыз да сыер булыр, Аллаһы боерган булса... Тагын нәрсә инде...

М и н с а б и р. Юк, әткәй, рәхмәт! Болай да кара сыерны саткан акча шул безнең йортка кереп бетте. Барысы да безгә булмас бит инде. Тананы үзегез кышка суярсыз, бер келәт ит булыр!..

М и р з а. Нәрсә диим инде?.. Алма кебек өч малаең, һәркем көнләшердәй хатының... башка чыгасың икән, бездән рөхсәт!.. Кирәк-ярагыңны үзең карап ал инде...

М и н с а б и р. Рәхмәт!

 

Исмәгыйль белән Җәмилә керә.

 

И с м ә г ы й л ь. Ишеттеңме?

Җ ә м и л ә. Мин ишеттем, син менә үзең ишеттеңме?

И с м ә г ы й л ь. Ишеттем! Абыйлар башка чыга, өйдә иркенләп калабыз. Алар урынына үзебезнең караватыбызны куярбыз! (Үрелә.)

Җәмилә (аның кулына сугып). Ишетсәң, бар әнә, кара, аларга ниләр биреп чыгаралар икән.

И с м ә г ы й л ь. Борчылма, безгә тиешлесен алмаслар!

Җ ә м и л ә. Безгә тиешлесе әнә, басып тора.

И с м ә г ы й л ь. Йолдызмы? Тана диген инде хет...

Җ ә м и л ә. Ниткән тана ди ул? Абыеңа йорт салыр өчен сыер сатканнар бит... Ул тана сыер булганчы бер ел үтә бит әле. Ә бу сыерның ул гомер тагы бер бозавы була...

И с м ә г ы й л ь. Белмим дә инде...

Җ ә м и л ә. Белмәсәң, мине тыңла син. Көн кебек ачык – сыер безнеке. Шул йортны алабыз да аерылып чыгабыз.

И с м ә г ы й л ь. Ярар, шулай итәрбез... Сөйләшерсез шунда... Яратам да усалланганыңны! Кил әле! (Үрелә.)

Җ ә м и л ә. Ятмале өскә, болай да көчкә сулыйм. (Яшергән нәрсәләрен чыгарып.) Ашыйсыңмы тагын?

И с м ә г ы й л ь. Юк, рәхмәт!

Җ ә м и л ә. Ярый... (Яшереп куя.) Әйдә, кереп чәй эчик, саруым кайный башлады. (Исмәгыйль тагы бер кат үрелеп карый.) Әйдә инде, һаман юк белән...

Җәмилә белән Исмәгыйль бик авырсынып кына төшәләр.

 

XI

Минсабир белән Шәрифәнең өе. Кич. Өстәл, артсыз урындыклар, диварда икесенең фотолары, мич.

М и н с а б и р өстәл кырыендарак урындыкта итек астына салып утыра. Аның каршында биш пар итек. Шәрифә кер уа. Ул мич буена сузылган бауга ике чалбар элеп куя: берсе биш яшьләр тирәсендәге, икенчесе ике яшьләрдәге баланыкы. Шулар янына тагын күкрәк баласының биләүсәләрен чайкап элә. Минсабир үз эшеннән аерылмый гына хатынын күзәткәли. Шәрифә керләр уып бетерә, тиз генә суларны түгеп керә. Аннан тагын әллә нәрсәләр эшләп, әле бер якка, әле икенче якка тыныч кына йөгереп үткәли. Минсабир итегенә төп салып бетерә. Кулына иң кечкенә итекләрне ала. Шуларга карап, үз көенә елмаеп утыра. Шәрифә аңа игътибар бирмәгәч, бер үтеп киткәндә, Минсабир аны, кулыннан тартып, үз янына утырта. Бер кулы белән башын күкрәгенә кысып, икенче кулындагы итекләрне аңа күрсәтә.

 

М и н с а б и р (итекләр белән уйнаклап). Боларның астына саласымы икән?! Ничек уйлыйсың?!

Ш ә р и ф ә. Белмим шул!.. Бигрәк тиктормас, кышка чабып китүе дә бар!.. (Йөзен яшерә.)

М и н с а б и р. Алты ел яшибез, һаман ояласың! Әти дә, килен тел яшерә, ди...

Ш ә р и ф ә. Ничек инде мин әти каршында җәелеп китеп сүз куертып утырыйм, ди?

М и н с а б и р. Әйтер сүзең булгач, нәрсәсе бар аның?

Ш ә р и ф ә. Аңлашабыз бит әле. Кирәген әйтәм мин...

М и н с а б и р (канәгать сулап куя, аны тагы бер кат коча). Каяле! (Кулындагы итекләрне каршында үсә бару тәртибендә тезелеп торган итекләр рәтенә куя. Шуларга карап, икәү елмаешалар. Үрелеп өстәл астыннан гармун ала.) Китмә, утыр!

Ш ә р и ф ә. Нишлисең? Минем камыр куясым бар...

М и н с а б и р. Куярсың, качмас. Бераз янымда утырып тор инде!

Ш ә р и ф ә. Әллә гармун уйнарга җыендыңмы? Малайларны уятасың...

М и н с а б и р. Курыкма, уянмаслар, мин тыныч кына!

 

Минсабир мөмкин кадәр тыныч итеп яраткан көен уйный. Шәрифә аңа карап, елмаеп утыра. Минсабир җырлый башлый. Аның тавышы ишетелми дә диярлек, әйтерсең лә ул эченнән җырлый, ә кайбер авазлар ялгыш кына тышка яңгырыйлар, аерым сүзләрне генә аңларга мөмкин.

 

М и н с а б и р.

Тимер чана карны яра

Бу йөрәгем ник яна шул?

Бу йөрәгем ник яна?

Бу йөрәгем белеп яна,

Җаныем, бәгърем,

Сөйгәнем ятка кала...

Ш ә р и ф ә. Ник һаман шул бер җырны җырлый торгансыңдыр?.. Җыр беткәнмени...

М и н с а б и р. Яратам!.. Ә сиңа ошамыймы?

Ш ә р и ф ә. Әллә нинди ул...

М и н с а б и р. Нинди?

Ш ә р и ф ә. Белмим... Әллә ничек, күңелне борчып тора...

М и н с а б и р. Башкасына күңелем ятмагач, нишлим инде?!. (Паузадан соң.) Мин иртәгә урманга барам.

Ш ә р и ф ә. Урманга? Нигә?

М и н с а б и р. Утын әзерлибез! Тиздән бит кыш башлана, малайларны салкын өйдә яткырып булмас!

Ш ә р и ф ә. Соң, аны алданрак әйт­сәң, булмый идеме? Җырлашып утырабыз... Камырым да куймаган. Иртәгә ашарга җыеп җибәрергә кирәктер бит.

 

Шәрифә торып китә. Минсабир тагы бер кат шул ук куплетны нәкъ шулай ук җырлый.

 

XII

Урам. Йолдызны җитәкләгән Җәмилә белән төрле төенчекләр, мендәрләр, кәрзин белән тавыклар, тагын әллә нәрсәләр күтәргән Исмәгыйль үтеп бара. Җәмилә бик канәгать күренә.

 

Җ ә м и л ә. Әйдә, хайван, әйдәле!

Й о л д ы з. Атлыйм, атлыйм... Тизрәк ярамый... Теләсә ничек йөрергә безгә килешми. Матур итеп, уйнаклап кына атлап барырга кирәк. Сиңа карап, хуҗаңның дәрәҗәсен белердәй итеп, башны горур, карашны җиңелчә битараф итеп...

Җ ә м и л ә. Әйдә, җаным, әйдә!

Й о л д ы з. Болар мине кая алып баралар икән соң? Әллә дөньяның берәр читен матурлап бетергәннәр дә лаеклы дип санаганнарны әкренләп шунда күчерә башлыйлар микән? Көтүне Үри буена күптән чыгарганнары юк, шул тирәне бизәп яттылар микәнни?!. Менә мине хәзер Машка күрсә иде!..

Җ ә м и л ә. Әйдә, атла!

Й о л д ы з. Атлыйм гынамы соң!..

 

Йолдыз белән Җәмилә китә.

XIII

Минсабир белән Шәрифәнең өе. Шәрифә утын күтәреп керә. Идән уртасында утыннары чәчелә. Ул тиз генә алдагы өйнең ишеген ачып карый, бала уянмаган, йоклый. Утыннарын җыя. Кәримә килеп керә.

К ә р и м ә. Ни хәлләрегез бар, сеңлем?

Ш ә р и ф ә. Апа, әйдә, утыр! Әйбәт кенә. Белмим нәрсәдер, көнозын кулымда тоткан әйберем тормый.

К ә р и м ә. Минсабир кая соң, эштәме?

Ш ә р и ф ә. Урман салалар... Апа, нәрсә булды? Нигә елыйсың? Бер-бер хәл булмагандыр бит?

К ә р и м ә. Тизрәк өйдән чыгып качтым, әти күрмәсен дип...

Ш ә р и ф ә. Нәрсә булды?

К ә р и м ә. Тегеләр, башка чыктылар бит... Йолдызны ияртеп чыгып киттеләр...

Ш ә р и ф ә. Туктале, ничек инде...

К ә р и м ә. Килеп, ярты ел тормаган килен бура хәтле сыерны ияртеп чыгып китте... Әти, бичара, миннән качып, абзарда елый... Мин тизрәк сезгә кердем...

Ш ә р и ф ә. Анда ук, мәйтәм, ниш­ләп бүген күңелем тыныч түгел... Елама әле син...

К ә р и м ә. Еламыйсы иде дә бит... Башта маслозаводтан алып кайткан нәрсәләрен тезмә башында качып ашап яттылар... Исмәгыйль каян табып алып кайткандыр шуны. Бер күрүдә ошатмадым... Әткәйнең бит исәнлеге юк. Минем дә, торфларда йөреп...

Ш ә р и ф ә. Апа, елама әле син... Башмак танагыз бар, язга сыер булыр, Аллаһы боерса, Йолдыз барыбер кышка ташлатып торыр иде...

К ә р и м ә. Башмакны кышлык иткә дип тора идек бит...

Ш ә р и ф ә. Хәзер нишлисең инде. Әйдәле, чәй янына утыр... Нишләптер вакыт-вакыт күз алларым караңгыланып, хәлем китеп тора бүген... Малайлар, әти кайтмыйча ашамыйбыз, диләр. Алдап кына ашаттым үзләрен, уйнап утыралар. Әйдә утыр әле, чәй эчәбез. (Урындыкта торган гармунны алып.) Менә, аталарының гармунын шулай сөйрәп йөртәләр, уйныйлар, имеш. Орышам да, үзем күрмәгәндә, барыбер алалар... Әйдә, утыр...

 

Шәрифәнең хәле китеп, кулыннан гармуны чыжылдап сузылып төшә. Ә н с ә р килеп керә.

 

Ә н с ә р. Мөмкинме... Исәннәрмесез...

Ш ә р и ф ә. Әкрен генә, Аллага шөкер...

Ә н с ә р. Синеке, хәзер кайтып җитә, самоварын куя торсын, диде...

Ш ә р и ф ә. Ә? Самовармы? Кайнаган самоварым, хәзер яңартам... Ашарга да пешкән... (Нидәндер каушап, нишләргә белми тегендә-монда таптанып ала.) Әйдә, син дә утыр, бергәләп чәйләр эчәрбез...

Ә н с ә р. Юк, рәхмәт. Өйдә дә көтәләрдер...

Ш ә р и ф ә. Ул үзе кая калды сон әле, нишләп аерылды?

Ә н с ә р. Арбага... Урманда... Арбага салганда бүрәнә ычкынып, аңа бераз эләгеп китте...

Ш ә р и ф ә (урындыкка утыра). Кайсы җиренә?

Ә н с ә р. Ул ничек китеп өлгермәгәндер... Әллә ничек, көтмәгәндә генә ычкынып китте дә тәгәрәп...

Ш ә р и ф ә. Кайсы җиренә? Каты эләктеме, дим? Кая ул?

Ә н с ә р. Куркыныч түгел, дигән була. Хәзер дә әле, әйдә, өеңә кадәр илтәм, дим, кирәкми, ди... Мин күрмичә дә калдым. Тәгәрәп, башына эләгеп киткән... Ул хәзер, медпунктка сугылам да кайтам, диде...

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла... Нәрсә генә... Апа, балалар белән калып тор әле...

Шәрифә чабып чыгып китә. Әнсәр дә, бераз нишләргә белми торгач, чыга.

 

XIV

Урам. Җил өрәңге яфракларын очыртып йөртә. Урам башыннан М и н с а б и р килә. Ул ава-түнә атлый, абынып китә, бер тезенә тезләнә.

 

М и н с а б и р. Тимер чана... карны яра... бу йөрәгем... ник яна шул... Чәчләренә йөзеңне чумырып, бер күкрәк тутырып сулаудан рәхәте бармыни соң?!.

 

Минсабир тора-атлый килә. Аңа эссе, фуфайкасын салып ташлый. Тагы абынып егыла.

 

М и н с а б и р. Бу йөрәгем... ник яна... Шомырт кара, ефәкмени ялтырап торган чәчләреннән сыйпап, башын күкрәгеңә кысып, төне буена селкенергә дә кыймый ятудан да рәхәтрәк нәрсә бар?

 

Минсабир тора, тагын алга атлый. Өс киемен бөтенләй салып ташлый, ак күлмәктән генә кала.

 

М и н с а б и р. Иртән торып, чәчен тарап, үреп утырганыннан да самимирәк нәрсә күргәнең булды синең?!. Шуннан башка бу дөньяның тагын нинди рәхәтләре таныш сиңа?.. Толымнары! Һавадагы карлыгач канатымыни – кагыналар, шомыртмыни – чем-каралар, ефәк тасмалардан үргәнмени – ялтырыйлар... (Алга атлый.) Бу йөрәгем... белеп яна... Сөйгәнем... ятка кала...

 

Йөзе белән җиргә барып төшә, көйләп барган көе өзелә.

Урам башында Шәрифә пәйда була, ул Минсабирны күреп алып, тизрәк аның янына йөгерә. Аны әйләндереп сала.

 

Ш ә р и ф ә. Ходаем, нәрсә инде бу?.. Соң... Минсабир... Самоварым куйган. Ашарга пешкән. Нәрсә инде бу? Ничек шулай була инде?.. Газинур, әти кайткач, мине гармунда уйнарга өйрәтә, дип, сине көтеп утыра. Болай булмый бит инде...

 

Шәрифә нишләргә белми, елый, аны аңына китерергә тырыша. Урам башында Ә н с ә р күренә. Ул чабып килеп җитә. Минсабирны җилкәсенә салып, өйләренә алып кайта. Сәкегә яткыралар. Шәрифә аның кулын үзенең битенә кысып, елап утыра. Әнсәр нишләргә белми, таптана. Шәрифә Минсабирның кулын битеннән ала, аны күкрәгенә куймакчы була, кул шуып төшә, салынып кала. Шәрифә моның нәрсә аңлатканына ышанырга теләми, читләшә. Чигенеп барганда, ул Әнсәргә барып терәлә, борылып, аның күзенә карый, Әнсәр карашын яшерә.

Акрын гына бөтен булган туган-тумача, әти-әниләр, кода-кодагыйлар, күрше-күлән, таныш-белешләр кереп тула. Дога кылалар. Ирләр Минсабирны күтәреп алып чыгып китә. Алардан соң хатын-кызлар да юк була. Шәрифә өйдә берьялгызы кала. Ул әле мич буенда бауда эленеп торган чалбарларга күз төшерә, әле дивар кырыенда тезелеп торган биш пар итеккә, әле читтә торган гармунга. Аннан ул иң зур итекләрне мич башына алып куя, гармунны чиккән тастымал белән томалый. Өй шундый зур, дөнья шыксыз киң, һәм шул дөньяда ул берьялгызы кебек тоела.

Хәсәнша, Сәяр, Сәлим керә.

Х ә с ә н ш а. Кызым, менә без киңәштек тә шундый уйга килдек. Монда берүзең терлек тә асрый алмассың, балаларыңны үстерергә дә авыр булыр. Кодаларның үз хәлләре хәл. Җиде ят арасында торып калсаң, дөрес булмас. Ни дисәң дә, безнең янәшәдә булсаң, барыбыз да хәлдән килгәнчә булышып торыр идек. Көзе дә бик матур. Кызым, әйдә, йорт-җиреңне Кызылсуга күчерик. Менә абыеңнар балта эшенә оста, озакка сузмаслар. Бер дә булмаса, бер кыш кына бездә дә чыгарсыз... Миннән киңәш шул, кызым. Гаиләгездә хәзер син баш, син муен – ничек әйтәсең, шулай була.

Ш ә р и ф ә (йөзен яшереп). Ярый, әти...

 

Сәяр белән Сәлим әйберләрне җыя башлыйлар.

 

XV

Кибет каршында. А р с л а н белән Әмир яшертен генә аракы эчеп торалар. Әмир кып-кызыл булып чыккан.

 

А р с л а н. Әйдә, җиппәр! (Рюмка суза. Әмир эчкәч, кабымлык биреп.) Мә...

Ә м и р. Син күрдеңме соң әле?

А р с л а н. Нәрсәне?

Ә м и р. Шәрифә кире кайткан...

А р с л а н. Күрдем... Дөмеккәнме теге Дума хәерчесе?

Ә м и р. Дөреслек бар ул...

А р с л а н. Нинди дөреслек?

Ә м и р. Соң, теге вакытта бер дә юкка ике ел ярымга утыртып куйдылар бит...

А р с л а н (эчеп куя). Бөтенләй үк бер дә юкка түгел инде...

Ә м и р. Бар нәрсә дә хатын-кыздан чыга. Шулар әллә кемнәрне җыеп яталар. Үзебезнең авылныкылар ярамый аларга. Әнә, хәзер нәрсә, бер өй бала-чага... Күп сикерсәң, шулай була ул...

А р с л а н. Хатын-кыз түгел, әнә, шуның ише ир була белмәгәннәр дөнь­яны бутап ята.

Ә м и р. Кая, кем?

А р с л а н. Әнә, Москвич пальтолардан, мин сиңа әйтим...

Ә м и р. Ә, падлис... Ничек кыланып йөри, ә... Әллә кем булган. Ну, берәр сәбәп табып, муен тамырына ямамасаммы!

А р с л а н. Булмас шул.

Ә м и р. Карап кына тор син!

Марат керә, ул да бераз кызмача.

 

Ә м и р. О-о, Марат! Сәлам, туган!

М а р а т. Сәлам! Нишләп торасыз? Әллә кибет биклеме?

А р с л а н. Акчалыга ачык!

Ә м и р. Арслан, әйдә, Маратка берне тутырып сал әле!

А р с л а н. Әйдә, күтәреп куй!

М а р а т. Бәйрәм мәллә сездә?

Ә м и р. Иреклегә көн дә бәйрәм, көн дә туй инде!

М а р а т. Ярый, сезнең исәнлеккә! (Эчеп куя.)

Ә м и р. Синең каян кайтышың сон әле бу?

М а р а т. Районнан. Концерт, аннан банкет, көчкә кайтып җиттем... Анда буталып, балаларга берәр нәрсә алыр­га онытканмын. Моннан булса да кереп алыйм, дидем...

А р с л а н. Әти куян күчтәнәче алып кайта, дип көтеп утыралар инде...

М а р а т. Соң...

Ә м и р. Арслан, әйдә, сал инде син!

А р с л а н. Каян алып салыйм соң?

Ә м и р. Бетте дәмени?

А р с л а н. Әллә син төпсез шешәдән чөмерәбез дип белдеңме?

Ә м и р. Ярар, менә Марат дус хәзер алып чыгар. Аның безгә бурычы да бар бит әле!

М а р а т. Минем? Сезгәме? Нинди бурыч тагын?

Ә м и р. Кара, ничек авызын бөрә, оныткан! Соң, теге юлысы безне синең дускаең аркасында рәшәткә артына илтеп тыктылар бит...

М а р а т. Ә син нәрсә, кешегә пычак кадарбыз да иректә йөрербез, дип уйлаган идеңме?

Ә м и р. Әгәр дә син теләсә кемне авылда җыеп ятмасаң, берни булмас иде...

М а р а т. Бераз баш белән уйлап эшләргә иде аны... (Китмәкче була.)

Ә м и р (аны пальто якасыннан тотып кала). Кая китте?

М а р а т. Җибәр яканы...

А р с л а н. Җибәр, Әмир, тизрәк кайтып, Әминәсенең итәге астына чумсын!

М а р а т. Соңгы тапкыр әйтәм, җибәр дим!..

Ә м и р. Юкса нишләтәсең? Хатыныңа әйтеп, кыйнатасыңмы?!

М а р а т. Җибәрәсеңме, юкмы...

 

Марат бераз катырак тартыла, якасы ертылып, Әмирнең кулында кала. А р с л а н белән Әмир шаркылдап көлә башлыйлар.

 

Ә м и р. Каян аракыга акчасы булсын моның, әнә, хатыны черек пальто кигезеп җибәргән!

А р с л а н. Аның каравы, Москвич пальто!

Ә м и р. Мә, якаңны! Кәнфитләреңне ал да сыдыр моннан! (Яканы Маратның йөзенә ташлый.)

М а р а т. Ах, син, хайван!

 

Марат Әмирнең чыраена суга. Әмир көтелмәгән сугудан сузылып ук ята. Ярсыган Марат аны типкәли башлый. Арслан катнашмый, Әмирне котыртып кына тора. Әмир бер мизгелдә Маратның аягын тотып ала, аны чалып ега. Өстенә утырып, котырып, бик явыз итеп кыйный, йөзе белән балчыкка чумыра.

 

А р с л а н. Бир, әйдә! Әмир, ныграк сук! Беткән баш беткән!..

 

Әмир шул кадәр хәрәкәтләнүдән хәлдән тая, Маратны ташлап, Арслан янына атлый.

 

Ә м и р. Кара, шавка, нишли, ә... Падлис...

 

Марат янәшәсендә яткан күсәкне күреп ала, аңа сузыла. Соңгы көчләрен җыеп күтәрелә.

 

М а р а т. Үтерәм, хайван!

 

Марат күсәген күтәреп, Әмир өстенә йөгерә. Ут сүнә.

 

XVI

Шәрифә өенең җилкапка төбе. Кечкенә коймага бәйләнеп куелган. Ул озак кына, саклык белән тирә-якны күзли, теләсә кайсы җирдән дошманнар килеп чыгар төсле. Карашында сабыйларча җитдилек.

 

Кечкенә. Бернинди матурлык та күрмим әлегә. Барысы да шундый ук. Минем монда булганым да бар шикелле. Әни алдады микәнни? Сине чачаклы-чучаклы, матур җиргә алып китәләр, бездән әйбәтрәк яшәрсең, бәхетле булырсың, дигән иде... Әни алдадымы, әллә әнине алдаганнармы? Юк, әнине алдаганнардыр... Ул матур дөньяларында нишләп минем әниемә урын табылмады икән? Әнидән аерылгач, нинди дөнья рәхәт булып тоелсын инде?.. Тукта, ә ничек минем әнием алдана алсын? Әни бит ул! Мин генә берәр нәрсә күрмимдер, йә булмаса, әле без ул җиргә барып җитмәгәнбездер...

 

Җилкапкадан Шәйдулла, Әлфия,Шәрифә керә.

 

Ш ә й д у л л а. Менә, Шәрифә, үзең кара. Безгә барыбер итлеккә генә тананы әрәм итү дөрес булмас. Риза булсаң, үгезеңне весага куеп үлчибез дә алмашабыз, веса күрсәткән аерманы инде акчалата түләрбез. Уйла.

Ә л ф и я. Балаларың тәгәрәп үсеп килә, өйдә сөт-катыксыз ярамый, ярты ел асрасагыз, сыер булыр.

Ш ә й д у л л а. Әлегә акчаң булмаса, аерманы соңрак түләрсең, ашыгыч түгел...

Ш ә р и ф ә. Әй, җизни, ни әйтергә дә белмим инде... Бигрәк көтмәгәндә, башым да эшләп бетерми. Әлегә акчам юк та... Чөгендер алырмын, бер-ике гектар, шуны эшләп түләрмен, җизни.

Ш ә й д у л л а. Ярый алайса, килештек. Үгезең көтүдән кайткач, весага бастырырбыз. Безнеке үлчәнгән, шикләнсәң, яңадан алып барып була.

Ш ә р и ф ә. Нинди шикләнү инде ул, җизни? Чөгендер алырмын... Шулай түләсәм генә, көтсәгез, җизни.

Ш ә й д у л л а. Көтәрбез... Безгә ашыгыч түгел. Алма кебек малайларың, сөт-катыксыз ярамый...

Ш ә р и ф ә. Малайлар кич белән сөт эчеп ятарга яраталар шул... Рәхмәт яугыры...

Ә л ф и я. Җизнәңә рәхмәт әйт, сеңлем, минем башыма да килгәне юк, ул барысын да кайгырта...

Ш ә р и ф ә. Ходай Тәгалә исәнлегеңнән аермасын, җизни!..

Ш ә й д у л л а. Ярый, кайтыйк без. Көтүдән соң килербез.

Ш ә р и ф ә. Ярый, җизни!..

Ә л ф и я. Бик сабыр, бик акыллы хайван. Без Кечкенә дип йөртә идек, син үзең кара инде...

Ш ә р и ф ә. Ярый, апа, рәхмәт яусын...

 

Әлфия Шәйдулла артыннан китеп бара.

Шәрифә белән Кечкенә күзгә-күз карашып калалар. Шәрифә бу хәлгә һаман да ышанып җитә алмый. Ул Кечкенәне картина караган сыман күзләп чыга: аның аяклары да дүртәү, колаклары да икәү, койрыгы да урынында, гомумән, бәйләнерлек җире юк инде, малай, шедевр!

 

Ш ә р и ф ә. Кечкенәм минем!.. Курыкма, җаным. Нәрсә аякларыңны терәп бастың?! Әллә берәрсе тияр дисеңме?! Курыкма, без бик матур яшәрбез...

 

Шәрифә алъяпкыч чите белән шатлык яшьләрен сөртә. Кечкенәне сыйпый.

Әминә килеп керә.

 

Ә м и н ә. Шәрифә... Шәрифә...

Ш ә р и ф ә. Дустым, карале нинди шатлыклы булдык бит!..

Ә м и н ә. Шәрифә, балаларны сиңа китереп торырмын әле... И Ходаем, ничек кенә яшәп бетәрбез?..

Ш ә р и ф ә. Нәрсә булды, нишләдең?

Ә м и н ә. Үтергән бит, үтергән...

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла... Кем? Кемне үтергән? Ни сөйлисең?

Ә м и н ә. Марат... Әмирне күсәк белән сугып үтергән... Нишләп туры өйгә генә кайтмады икән соң, әй Аллам?.. Утыртып куялар инде үзен хәзер. Өч бала белән нишләп кенә бетәм инде мин хәзер, йа Ходаем?

Ш ә р и ф ә. Туктале, тынычлан әле. Изалама үзеңне. Милиселәр алып киттеме?

Ә м и н ә. Сельсоветка ябып куйганнар, алып китүләрен көтәләр... Ничек гомер итеп бетәргә кирәк?.. Үземнеке иде бит, үземнеке! Көнләшеп туялмыйлар иде бит. Тегенең янына барган, моның белән булган, дип колак итемне кимерәләр иде. Башкалар янына йөрсә дә, сөеп кенә кайта иде бит ул аннан, барыбер минем юрган астына кайтып ята иде... Күз генә тидерделәр микәнни?.. Балаларны ничек кенә үстерербез, йа Аллам, атасыз нишләп бетәрләр?..

Ш ә р и ф ә. Үсәрләр, Аллаһы боерган булса. Атасыз бала да үлми, ди...

Ә м и н ә. Атасыз бала үлми дә, ата рәхәтен дә күрми, ди шул...

Ш ә р и ф ә. Үсәрләр, Алла теләсә. Барысы да сау-сәламәт – шунысы мөһим. Минем Әлфия апаларның әнә, ничә баласы берсеннән-берсе кечкенә. Сабыйлар, йөгереп кенә йөрергә тотыналар, аяклары шешә, буыннары сызлана. Ничәү өйдә тилмереп утыралар. Безнекеләр тфу-тфу...

Ә м и н ә. Күпмегә утыртырлар икән? Ун еллап кына бирерләрдер шул...

Ш ә р и ф ә. Туктале син, тикшерерләр, белешерләр. Ул Әмирләрнең нинди зимагур икәнен бар да белә. Юкка гына эләгешеп китмәгәннәрдер... Бар кайт син, балаларыңны миңа алып кил. Хәзер мин тиз генә эшләремне бетереп куям. Бар, монда утырып кына берни үзгәрми. Бар...

Ә м и н ә. Ачуланма инде, Шәрифә, ярыймы? (Китә.)

Ш ә р и ф ә. Хәзер, берәр нәрсә пешереп тә куям... (Кечкенәнең бавын сүтә.) Менә бит, авырткан башка тимер тарак... Әйдә, җаным, әйдә... Хәзер ашарыңа да йолкып салырбыз, алдыңа эчәргә дә куярбыз... Әйдә...

Шәрифә белән Кечкенә җилкапкадан кереп китә.

 

XVII

Чөгендер кыры. Көннең иң эссе вакыты. Шәрифә бөгелеп чөгендер эшләп килә. Аның артында бауга тагылган иске тас, тагарак кебек нәрсә, ул томаланган. Шәрифә бераз эшләп бара да, туктап, тасны тартып китерә, янә эшләп китә. Арттан А р с л а н килеп чыга. Ул күпмедер вакыт тыныч кына Шәрифәне күзәтеп бара. Шәрифә баудан тарткач, тагарак Арсланның аягына бәрелеп, туктап кала.

 

А р с л а н. Курыктыңмы?

Ш ә р и ф ә. Әллә куркытмакчы идеңме? Нәрсә карап торасың?

А р с л а н. Сокланып торам, бигрәк тырышып эшлисең!

Ш ә р и ф ә. Тырышмыйча гына булмый бит... (Эшләп китә.)

А р с л а н. Тукта инде, кая ашыгасың, хәл ал. Сөйләшик бераз...

Ш ә р и ф ә. Вакытым юк, әле печәнгә дә өлгерәсем бар...

А р с л а н. Эш бетми инде ул...

Ш ә р и ф ә. Синеке беткән, ахры, иң кызу вакытта сүз куертасың...

А р с л а н. Бу нинди таслар тактың, нәрсәләр уйлап чыгардың тагын?

Ш ә р и ф ә. Ә син ачып кара.

А р с л а н (тас өстендәге чүпрәкне күтәреп карый). Әстәгъфирулла... Нишләп бу баланы болай тагып йөртәсең?

Ш ә р и ф ә. Ә кая илтим соң мин аны? Персидәтел балалар бакчасы була, балалар бакчасы була, түзегез инде, дип сөйләнә. Никтер әлегә эше күренми.

А р с л а н. Бигрәк авыр инде сиңа, ә? Өч баланы берүзең карап үстерергә. Янәшәңдә ир-атың булмагач...

Ш ә р и ф ә. Өлешеңә тигән көмешең инде. (Эшләп китә.)

А р с л а н (аның аркасына кулын куеп). Мин әйтәм, яныңда берәр ир заты булса, җиңелрәк булыр иде...

Ш ә р и ф ә (аның ни теләгәнен аңлап, тураеп, уйнап сөйләшә). Сөйләмә дә инде, Арслан абзый!..

А р с л а н. Көчле ир-ат канаты астында булсаң, тел-теш тә тидермәсләр иде!..

Ш ә р и ф ә. Ирсезләргә кадер-хөрмәт юк инде ул...

А р с л а н. Аннан, менә бу ристаннарны аякка бастырырга кирәк бит!.. (Тастагы баланың өстен ача.) Әнә бит ничек корсагын киереп ята! Уть, аны! Елмаямы соң?

 

Тастагы бала Арсланның йөзенә чаптыра. Шәрифә тыелырга тырышып көлә башлый.

 

А р с л а н. Мать якаңны... (Сөртенә.)

Ш ә р и ф ә. Улым, шулай ярый димени?! Абыең безне кайгыртып... Үпкәләмә инде, Арслан абзый!

А р с л а н. Ничек сабый балага үпкәлисең ди инде?.. (Аны кочаклап тота.) Теләсәң, үз канатым астына сыендырырга да әзер...

Ш ә р и ф ә. Каян килеп безгә шундый хөрмәт, ди ул?! Шаяртма инде!

А р с л а н. Теге вакытта Минсабир килеп чыкмаган булса, үзем өйләнә идем мин сиңа... Бүген ишегеңне элмә, ярыймы?

Ш ә р и ф ә. Усаллар керер бит, куркам!..

А р с л а н. Усаллар кермәс, мин керермен!

Ш ә р и ф ә. Юк, алай йөрмик инде, Арслан абый, кешегә сүз ясап...

А р с л а н. Сүздән курыкма син!

Ш ә р и ф ә. Куркам шул. Мин алай риза түгел, Арслан абый.

А р с л а н. Ә ничек риза?

Ш ә р и ф ә. Әйдә, өйләнешәбез! Сельсоветка барабыз да язылып, туры миңа кайтабыз! Миңа ир, балаларыма ата булырсың! Әйдә, бүген үк барабыз, хәзер үк...

А р с л а н. Син нәрсә?

Ш ә р и ф ә (көлүен яшерергә тырышып). Үзең тәкъдим иттең бит! Мин риза, әйдә, өйләнешәбез!

А р с л а н. Кара ничек башын дуракка салып, биттән көлә! Кеше калдыгына өйләнеп йөрергә, кем дип белдең син мине?! Тапкан... Дума хәерчесенең көчекләрен ашатып ятарга башыма тай типкән мәллә минем? (Тастагы балага карап.) Монысы да ыржаеп ята. Күрсәтермен әле мин сезгә... Көлдерәм әле мин сезне! (Китеп бара.)

Ш ә р и ф ә (тыела алмый көлә). Кая киттең инде, Арслан абый?!. (Баланың өсләрен томалап.) Качты киявебез, улым! Әй, дөрес тә эшләдең, алтыным! Артына да карамый, тайды!

 

Шәрифәгә бераз алдарак, чөгендер буразнасында Минсабирның сыны күренгән кебек тоела. Ул гармунын тартып, яраткан җырын көйләп утырадыр сыман...

 

Ш ә р и ф ә. Борчылып ятасыңмы? Шаяртып кына әйттем. Өч бала белән кемгә барыйм да кемгә кирәк инде мин?.. Әнә бит, шундук табан ялтыратты. Болай әле бәйләнеп торган булыр иде... Шаярып кына әйттем, борчылып ятма... (Тагын эшкә керешә.) Менә чөгендерне эшләп бетерербез. Танабыз өчен бурычыбызны түләрбез. Язга үзебезнең сыерыбыз булыр, Алла теләсә... Өстәлдән сөт-катык өзелмәс...

 

Шәрифә эшләп китә. Минсабир моңланып кала.

 

XVIII

Төн. Шәрифәнең өе. Берәү тәрәзәгә чиртә. Алдагы өйдән Шәрифә чыга.

 

Ш ә р и ф ә. Бу вакытта... Аллам сак­ласын... (Тәрәзәгә килеп.) Кем бар?.. Кем?.. Зәйнәп?.. Нинди?.. Зәйнәп апа, синме?! Хәзер, хәзер ачам... (Барып ишекне ача.) Апа, нәрсә булды? Бу вакытта нишләп йөрисең?

З ә й н ә п (кереп). Биклә, биклә ишегеңне, артымнан килеп җитәр...

Ш ә р и ф ә (келәне элеп). Кем, абыймы?

З ә й н ә п. Кем булсын инде тагын...

Ш ә р и ф ә. Ул калымда иде түгелме соң?

З ә й н ә п. Бүген кайтты. Сәлим абый белән ызгышканнар, котырып кайтып керде...

Ш ә р и ф ә. Нәрсә булган тагын?

З ә й н ә п. Һәрвакыттагыча инде: Сәяр тиз-тиз эшләргә ярата, Сәлим төпчелли, җиренә җиткереп эшли. Сәяр нәрсәдер ясап куйган, Сәлим, күрәсең, аны сүтеп, киредән җыйган.

Ш ә р и ф ә. И Ходаем, ике туган юк-бар өчен кеше көлдереп...

З ә й н ә п. Соң, Сәлимгә ни ярамаган инде, калымда да кыланмаса... Имеш, кул китә, җиренә җиткереп эшләргә кирәк...

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла!.. Син шулай яланаяк, өстеңә дә кимичә урам буйлап пычрак ерып килдеңме?.. Әйдә, утыр тизрәк, туңып беткәнсең бит. Хәзер самоварны яңартам...

З ә й н ә п. Кая анда өскә киеп торасың, эләктереп алганчы, тизрәк чыгып чаптым.

Ш ә р и ф ә. Балалар соң?..

З ә й н ә п. Елап калдылар инде. Күз алдында мин булмасам, тынычлана ул. Кычкырып сөйләшмә, балаларны уятасың, дигән идем, шул ярамады, китте тузынып... Эчсә, бер акылы калмый инде мескенкәйнең. Синекеләр йоклыймы?

Ш ә р и ф ә. Йоклыйлар...

 

Ишекне тартып караган, аннан шакыган тавышлар, ниндидер ир-ат мыгырдаулары ишетелә.

 

З ә й н ә п. Шул, шул килеп җиткән... Ачма, кыйнап үтерә...

Ш ә р и ф ә. Балаларны уята бит бу... Бар, алдагы өй идән астына төш, бар... Мә, толыпны ал, салкын тидерерсең тагын.

З ә й н ә п. Кертмә инде шуны, Шәрифә.

Ш ә р и ф ә. Бар, дим, шыңшыма...

 

Шәрифә Зәйнәпне алдагы өйгә кертеп җибәрә. Кулына тимер кисәү ала. Ишек янына килә.

 

Ш ә р и ф ә. Кем бар?.. Кем?.. Абый, синме? Нишләп йөрисең? Без йоклыйбыз, бар, кит... Шакыма, балаларны уятасың. Йөрмә монда...

 

Ишеккә каты итеп шакыгач, келәне ычкындыра. Сәяр ишектән башын тыга, Шәрифә аңа керергә ирек бирми...

 

Ш ә р и ф ә. Нәрсә кирәк бу вакытта?

С ә я р. Минеке кая?

Ш ә р и ф ә. Синеке монда нишләп йөрсен, ди? Бар кайт, өеңдәдер...

С ә я р. Өйдә юк, чыгып чапты бит... Чыгар әле монда, бәреп кенә үтерим...

Ш ә р и ф ә. Кычкырма, балалар йоклый. Кемне чыгарыйм?

С ә я р. Зәйнәпне чыгар.

Ш ә р и ф ә. Каян килеп монда Зәйнәп апа булсын, ди? Ике күзең акайган, кешегә күренергә оялыр идең ичмасам...

С ә я р. Кая, керим әле... (Ишекне тартып ача, Шәрифә чүт кенә урамга чыгып очмый кала.) Кая ул?

Ш ә р и ф ә (алдагы өй ишеге янына басып, тимер кисәү белән яный). Балалар янына аяк та атлатмыйм. Сине түгел, аталарын да исерек килеш күргәннәре булмады аларның... Якын гына килеп кара, бәрәм дә үтерәм...

С ә я р. Абыеңнымы? Ә, сеңлем?

Ш ә р и ф ә. Син бит, туктале, сеңлемнең өч баласы, йоклыйлардыр, аптыратып йөрмим, димәгәнсең, бәбәгеңне терәп килеп җиткәнсең...

С ә я р (аптырап кала, урындыкка барып утыра). Кара, минем белән ничек сөйләшәләр. Тегендә абый канны кыздырып җибәрде, кайтып кердем, өйдә сүз әйтергә дә ярамый, хәзер монысы...

Ш ә р и ф ә. Абый белән нәрсә бүлешә алмадыгыз тагын?

С ә я р. Соң бит һаман төпчелли, бер мунчаны бер атна эшлибез. Мин бер нәрсә ясап кына куям, карыйсың, шуны төзәтеп ята. Икенчесен ясыйм, тагын... Мин бер атна эчендә ике калым эшлим, бу һаман шул чувашның мунчасында казына, ярамаган аларга тагын... Әле миңа: «Мин әти белән кара-каршы бура бураганда, син астыңа пес итеп йөри идең, молокосос, өйрәтмә!» – ди. Миңа шулай, ди, күз алдыңа китерәсеңме, өч бала атасына...

Ш ә р и ф ә (үзе сизмәстән). Соң, шулай бит инде...

С ә я р. Син дә, кызый... Булса соң? Ул аны каян хәтерли? Миннән ике яшь кенә олы бит... Ундүрт яшемнән кулымнан балта төшкәне юк, мин эш җаен белмим буламы?..

Ш ә р и ф ә. Хатыныңның монда ни катнашы бар?

С ә я р. Аңа бераз кирәк... Калымга китеп торсаң, өйдә кемнең хуҗа икәнлеген оныта башлый, хәтерен яңартмыйча ярамый... Әйдә, бер чикушкаңны чыгар әле...

Ш ә р и ф ә. Каян килгән, ди?

С ә я р. Сиптермә, син запассыз тормыйсың... Чыгар, берне җибәрәм дә китәм. Әнә, капкаң да аварга тора, иртәгә килеп ясармын...

Ш ә р и ф ә (тимер кисәү белән янап). Кузгаласы булма... (Яшергән җиреннән чикуш аракы чыгарып, стакан, чуеннан бер бәрәңге белән телем икмәк китереп, каршына куя.)

С ә я р. Менә рәхмәт, сеңелкәш! (Ярты чикушны салып эчә, кабып куя.) Калганын иртәгә килгәч бирерсең. Яшереп куй, балалар күзенә күренмәсен... Ух! Минем шомыртым кая соң? Идән астындамы? Дөрес эшләгәнсең, үзем дә бераз ярып, идән астына салып торырмын дигән идем!.. Иртәгә мин торган җиргә кайтып ашарга әзерләсен, әйт. (Баса.)

Ш ә р и ф ә. Ярар... Әй Аллам, урам буйлап ялан өс чабып йөрмәсәгез... (Москвич пальто алып бирә.) Мә, йөрмә күлмәктән...

С ә я р. Каян килде бу?

Ш ә р и ф ә. Минсабирныкы. Күптән сиңа бирергә дип торам, барыбер әрәм генә булып ята...

С ә я р. Рәхмәт, сеңелкәш!.. Ярый, иртәгә киләм...

Ш ә р и ф ә. Килерсең, бар...

 

Шәрифә Сәярны озатып, келәне элеп куя. Алдагы өйдән Зәйнәп чыга.

 

З ә й н ә п. Киттеме?

Ш ә р и ф ә. Китте...

З ә й н ә п. И җаным, бераз эчсә, бер дә акылы калмый инде... Ярый, мин дә кайтыйм...

Ш ә р и ф ә. Тукта инде, кайтып йокласын хет...

З ә й н ә п. Хәзер куркыныч түгел инде! Шомыртым, диде бит! Тынычланган, димәк!.. Ул бит бик ярсыганда, ачуын чыгарыр өчен генә. Янәшәсендә хатыны булганда, ярсуын басар өчен кемне эзләп йөрсен инде, кая барсын?.. Кырысланса да, үземнеке бит... Кылана гына ул, усал булып күренергә тырыша. Беркөн мунчадан койрыгы пешкән мәче кебек атылып чыкмасынмы, нәрсә булган дип торам, җен күрдем, ди. Кереп карасак, лампа яктысыннан үз шәүләсе төшкән икән! Әй гарьләнде, мескенкәем!.. Йомшак күңелле ул. Барысы да чегән кебек кара дигәндә, ул бит, әнә, шомыртым, ди!.. Кайтыйм инде мин. Рәхмәт сиңа!

Ш ә р и ф ә. Бар, саграк бул инде, артыгын әйтеп ташлый күрмә.

З ә й н ә п. Иртәгә уятып җибәрермен, капкаңны ясар.

Ш ә р и ф ә. Ярый, рәхмәт!.. (Зәйнәпне озата.)

 

XIX

Шәрифәнең өе. Әлфия белән Шәйдулланың унөч-ундүрт яшьләрдәге Госман атлы сукыр малайлары тәрәзә янында урамнан килгән тавышларны тыңлап утыра. Ш ә р и ф ә килеп керә.

 

Г о с м а н. Апа, синме?

Ш ә р и ф ә. Мин, акыллым. Малайлар кая?

Г о с м а н. Урамга чыгып чаптылар...

Ш ә р и ф ә. Көнозын берьялгызың утырасыңмы?

Г о с м а н. Мине дә алып чыкмакчылар иде, үзем калдым... Апа, мин аларга кызыл билле прәннек бирдем.

Ш ә р и ф ә. Әй, акыллым, үзең ашыйсың калган.

Г о с м а н. Мин бит аларны еш ашыйм, апа. Әти гел алып кайтып тора. Апа, ул прәннекне нигә кызыл билле дип атаганнар?

Ш ә р и ф ә. Кызгылт төстә булгангадыр, акыллым...

Г о с м а н. Бар да кызыл да кызыл, диләр. Ниндирәк була соң ул кызыл төс?

Ш ә р и ф ә. Кызылмы? Җылы төс ул... Син соң, аз гына да күрмисеңме, акыллым?

Г о с м а н. Төпсез чиләк куеп, кояшка карасам, бераз яктылык күрәм!.. Беләсең бит инде, апа, минем күзләрем чәчәктән шулай булып калган. Күрше әби кереп караган да, сукырайганмын... Чәчәк вакытында балага карарга ярамаганны белмәде микән ул әби?

Ш ә р и ф ә. Белмим шул, акыллым, әйталмыйм...

Г о с м а н. Апа, ә урамнан нинди көй ишетелә ул?

Ш ә р и ф ә. Көй түгел, ирләр такта яралар, пычкы тавышы ул...

Г о с м а н. Пычкылар шулай моңланамы икән, әллә агач сыкранамы?.. Бигрәк моңсу көй бит апа... (Пычкы көенә җырлап җибәрә.)

Г о с м а н. Мин әти белән әнигә үпкәләдем бит әле, апа.

Шәрифә (яшьләрен сөртеп). Нигә?

Г о с м а н. Мин бит аларның апа белән абыйны чирлеләр йортында калдырып кайтырга киткәннәрен беләм. Ә мине нишләптер алып китмәделәр, калдырдылар. Сыкранып ятмагангадыр инде... Абый белән апа йөри алмый, буыннары шешә иде, мин күрмим – шулай көннәр буена сөйләшеп утыра идек өчәү. Алар миңа тирә-якта ни барын сөйләп бирәләр, мин тыңлыйм. Апа шигырь белән сөйләргә ярата торган иде... Хәзер ялгызым нишләп бетәм инде мин?..

Ш ә р и ф ә. Аларны бит дәваларга алып киттеләр, анда аларга җиңелрәк булачак...

Г о с м а н. Белмим шул, җиңелрәк булырмы икән?..

Ә л ф и я (атылып керә, үзе елый, үзе шатлана). Исән-сау гына тордыгызмы? Әй, сеңелкәш, гөнаһ кыла яздык бит...

Ш ә р и ф ә. Кайтып та җиттегезме, апа?

Ә л ф и я. Кайттык. Әле дә ярый Ходай Тәгалә саклап калды.

Г о с м а н. Апа белән абыйны урнаштырдыгызмы, әни?

Ә л ф и я. Кире алып кайттык, балам, өйдә алар... Ходай Тәгалә саклады... Палатага кертеп яткырдык кына үзләрен, елапмы елыйлар. Икәүләшеп: «Кошлар да бит ...» – дип, шигырь әйтеп елыйлар сабыйлар. Коридорга чыккач, җизнәң белән икәүләшеп үкерепме үкерәбез. Аннан җизнәң: «Күрәсең, Ходай Тәгалә безгә шулай кушкандыр», – дип, алып чыктык та үзләрен, кайтып киттек. Дүртәүләшеп юл буена елап кайттык... Ходай Тәгалә саклады, гөнаһ кыла яздык...

Ш ә й д у л л а (килеп керә). Исәннәрмесез!

Ш ә р и ф ә. Исәнме, җизни!..

Ш ә й д у л л а. Балалар ничек, исән-саулармы?

Ш ә р и ф ә. Аллага шөкер!

Ш ә й д у л л а. Ярый!.. Әлфия, әйдә инде. Балалар, ашыйсыбыз килә, диләр. Умач булса да уып сал, тилмереп утыралар сабыйлар...

Ә л ф и я. Кайтабыз, кайтабыз...

Ш ә й д у л л а. Әйдә, улым, апаң белән абыең сине югалканнар, Госман кая дип, борчылалар.

Г о с м а н. Әти, мин Газинур белән Марска кызыл билле прәннек бирдем!..

Ш ә й д у л л а. Дөрес эшләгәнсең, улым, мин сиңа тагын алып кайттым! Ярый, исән-сау торыгыз! Әйдә, улым... (Госманны алып чыгып китә.)

Ә л ф и я. Ходай Тәгалә гөнаһтан саклап калды...

Ш ә р и ф ә. Аллага шөкер инде!..

Ә л ф и я. Ярый, кайтып ашатыйм үзләрен...

 

Шәрифә Әлфияне һәм Шәйдулла белән Госманны озата чыга.

 

XX

Шәрифә йортының җилкапка төбе. Көз, баткаклык... Иске арбага җигелгән Монгол капкага бәйләнгән. Ул бик картайган, күзләрендә ак таплар, тән торышында ниндидер хәлсезлек, битарафлык.

 

М о н г о л . Октябрь... Аннан – ноябрь… Аннан – декабрь... Шуннан соң – гыйнвар... Һаман шул ук айлар... Һаман шул бер куласа... Алаша булуларың бер дә кызык түгел икән шул... Башкалар шатлыгына куанып яшәсәң генә... Көннән-көн томанлана. Минем күз алдымда гына шулаймы, әллә дөньясы томанга чума барамы? Эх, күзләрнең махы бирә башлавыдыр шул... Бу бит аз гына да кызык түгел: дөнья матурланып, бизәкләнеп, яктырып китәр, ә без тәки күрми калырбыз... Шулай булыр микәнни? Кызганыч, күз кырые белән генә карап каласы иде... Ярар... Нишләтәсең... Без күрмәсәк, балалар күрер... Шулай да, алашага ничек тә бер инде...

 

Шәрифә белән Мәүлә җилкапкадан керәләр.

 

Ш ә р и ф ә. Кереп, чәйләр эчәсе иде, Мәүлә абзый!..

М ә ү л ә. Юк, киленкәй, рәхмәт, кереп торырга вакыт тар... Мунчалаларны калдырдым, хәзер башка йортларга да керәсем бар. Кызылсуда кап сугучылар байтак, үзең беләсең...

Ш ә р и ф ә. Кирәк бит, Мәүлә абзый. Утынга урманын булса да бирәләр...

М ә ү л ә. Шулай... Малайлар үсеп беткәннәрдер инде?

Ш ә р и ф ә. Өчесе дә мәктәптә... Шулар суга инде ул капны... Нәрәт бирәм үзләренә, нурмы эшләмичә, уйнарга чыгармыйм, шулай чиратлап сугалар... Кая китәсең, үзең генә өлгереп җитеп булмый... Безнекеләр ничек соң анда?

М ә ү л ә. Әкрен генә... Картлар картаялар... Исмәгыйльләр Үзбәкстанга китәргә җыенып йөриләр. Килен һаман шулай тынгылык бирми аңа... Кәримәнең саулыгы бөтенләй бернәрсәгә ярарлык түгел... Сиздермәскә тырышса да, күренә. Торфта йөргәннәре чыга балакайның... Минем Әнсәр калага китте, шунда кайнаша... Минсабирның каберен карап, чистартып торабыз...

Ш ә р и ф ә (яшьләрен сөртә). Бу соң, Монголмы?

М ә ү л ә. Шул...

Ш ә р и ф ә. Йа Аллам... (Чабып кереп китә.)

М о н г о л . Кем ул? Әллә Шәрифә киленме? Тавышы бигрәк җитдиләнгән, тәмам ныгып җиткән кызый...

Ш ә р и ф ә (ипи катысы алып чыгып, Монголга каптыра.) Мәле, җанашым! Танымыйча да торам бит үзеңне!

М о н г о л . И-и! Рәхмәт, киленкәй!

Ш ә р и ф ә. Мәүлә абзый, без дә шул чаклы картайдык микәнни? Гомер бигрәк тиз үтә икән?

М о н г о л . Әйтмә дә инде, әле кайчан гына үзеңне Думага җилләтеп алып кайткан идем шикелле...

М ә ү л ә. Сез яшьләргә гомер узу турында уйлау иртә әле, иң өлгергән чагыгыз. Әле сезнең күрәселәр... Китик без. Әле кайчан кайтып җитәбез, хәзер титаклап кына йөрибез бит...

Ш ә р и ф ә. Чәйләр эчеп чыгасы иде...

М ә ү л ә. Рәхмәт, сеңлем, башка юлы...

Ш ә р и ф ә. Ярый алайса... Күргән-белгәннәргә сәламнәр әйтегез...

М о н г о л . Ярый, хуш, киленкәй...

 

Арба тәгәрмәче сыкрап кына кузгалып китә. Шәрифә алар артыннан күзәтеп кала. Әминә килеп керә.

 

Ә м и н ә. Кем ул китеп бара?

Ш ә р и ф ә. Мәүлә абзый, кап сугарга мунчалалар китерде...

Ә м и н ә. Ә-ә. Безгә дә керер инде. Карале, малай, кичә Мамыктан кайтышлый сугылган идем, өйдә очратмадым үзеңне. Мамык кибетенә кызыл костюм-чалбар кайткан, синең Мөдәррисеңә таман гына була инде. Бар әле, малай, соңламыйча гына барып кайт әле...

Ш ә р и ф ә. И Аллам, палучка да алмаган бит, акчам җитеп бетмәс шул. Кемнән генә сорап торыйм икән?..

Ә м и н ә. Фуат абзыйларга кереп кара, алар акчасыз тормый. Ярый, малай, анысын чамала инде. Мәүлә абзый безнең урамга борылды, кайтыйм мин. Бар, бар, басып торма, кереп чык... (Китә.)

Ш ә р и ф ә. Чиләкләремне дә ала барыйм әле, суга да төшеп менәрмен... (Кереп китә.)

 

XXI

Фуат абзыйларның өе. Мич кадәрле Мәликә апа кызыл сандык өстендә тирләп-пешеп, авыр сулап, шикәр шакмагын чәенә манып, аны шапырдатып суырып, тәмам интегеп чәй эчеп утыра. Ишеккә шакыйлар. Мәликә апа тончыга.

 

М ә л и к ә (ямьсез авазлар чыгарып). Кем бар?

Ш ә р и ф ә (кереп). Исәннәрдәмесез!..

М ә л и к ә. Һәрвакыттагыча инде, ярый, кер... Менә тәмам җәфаланып беттем, Фуат әнә шул нәрсәне алып кайтып элде дә. (Стенадагы сәгатькә күрсәтә.) Көннәр буена келт тә келт... Үзәкләремә генә үтә дә инде... Бер тынычлык юк...

Ш ә р и ф ә. Шулайдыр инде. Фуат абзыйның хәлләре ничек соң?

М ә л и к ә. Аңа нәрсә, ат кебек таза, йөри дөнья җимертеп. Менә минем бер сызламаган җирем юк. Буыннарым сулык-сулык итеп тора.

Ш ә р и ф ә. Мунчада бал белән уып, чабарга кирәк...

М ә л и к ә. Кирәк тә бит, кем уа соң аны...

Ш ә р и ф ә. Мәликә апа, мин бер йомыш белән кергән идем...

М ә л и к ә (ишетмәгән булып). Аннары эссе мунчада чыдый алмыйм бит хәзер. Зиһенем тарала, аңым җуя башлыйм. Абзаң саклап кына тора...

Ш ә р и ф ә. Шулайдыр... Мәликә апа, кызлар Мамык кибетендә кызыл костюм-чалбар күреп кайтканнар, минем Мөдәррисемнең мәктәпкә кияргә өстенә начар иде... Палучка шул көннәрдә булырга тиеш...

М ә л и к ә. Палучкаңнан ал, кызым, балаларны кеше арасында ким-хур итәргә ярамый. Бүген син аларны карыйсың, иртәгә алар сине... Олылар киңәшен тыңла, балам! Палучкаңнан ал!

Ш ә р и ф ә. Үзем дә шул фикердә дә. Палучканы көтеп торсаң, костюмны сатып җибәрерләр шул, өлгермәм дип куркам. Менә сездән бурычка сорап торырмын дигән идем...

М ә л и к ә (коты алына, сандыкка җәелебрәк утырган кебек була). И, бәбекәем, каян килсен, ди, безгә? Мин чирле, абзаң чирле, сыкранып кына йөри. Кайчак чәйгә шикәр алырга да бер тиен юк... Абзаңны сүгәм инде, үлә нитә калсам, Аллам сакласын, өйдә бер тиен запасың юк, дим... Адәм хурлыгы бит инде...

Ш ә р и ф ә. Юк инде алайса... Җитмәсә, Мөдәррискә әйтеп, күңелен кузгатып куйган идем...

М ә л и к ә. Булса икән, жәлмени? Юк шул, балам, заманасы ул түгел бит...

Ш ә р и ф ә. Ярый, рәхмәт, Мәликә апа... (Чыга.)

М ә л и к ә (артыннан сөйләнеп кала). Исән-сау йөр, балам!.. Булса икән... Юк бит, нишләтәсең... Капкаңны яхшылап ябып чык, тавык-чебеш урамга тарала... (Ниһаять, тынычланып, тирән сулап куя.) Аллага шөкер...

 

Мәликә чәен яңартып, алъяпкыч кесәсеннән шакмак шикәр чыгарып, авыр сулап, әле генә булып үткән коточкыч хәлне тагы бер кат җентекләп исенә төшереп, эчәргә керешә.

 

XXII

Кызылсу елгасы ярындагы басма. Яшь кенә, нәзек кенә камыш кебек төз, шәһәрдән килгән укытучы кыз Луиза инде унбиш минутлап елгадан су алалмый җәфалана. Ул басма уртасында нишләргә белми аптырап тора, як-ягына карана – ярдәм итәргә кеше юк. Аннары бер чиләк белән аз-азлап чумырып, башка чиләкне тутыра. Инде хәзер монысын ничек тутырырга белми, бөтенләе белән чумырып алса, чиләк белән бергә төшеп китәрмен дип курка. Бер чиләктәге суны ике чиләккә бүлеп карый: аз кебек. Шәрифә килеп чыга.

 

Ш ә р и ф ә. Исәнмесез... (Ул кыз­ның хәлен күрүгә аңлый, тиз генә аның чиләкләрен дә, үзенекен дә чумырып, су ала.)

Л у и з а. Исәнмесез! Бик зур рәхмәт сезгә. Ялгышмасам, сез Ибраһимова Шәрифә апа буласыз.

Ш ә р и ф ә. Әйе, мин...

Л у и з а. Ә мин әле сезгә барырмын дип тора идем... Гафу итегез инде, сезнең малайларыгыз турында әйтмәкче идем. Ничек дип башларга да белмим. Менә кечкенәгез, Мөдәррис, бигрәк усал инде... Дәресен әйбәт белә, тик менә шул усаллыгы... Ул абыйсы Марсның классына кереп, үзеннән өлкән малайлар белән сугышып йөри. (Яшьләренә буыла.) Мин нишләргә дә белмим, ул мине бөтенләй тыңламый. Такта янына чыгарып, икеле куеп, тынычландырыр идең, ләкин нәрсә сорасаң да, җавабын таба... Алар бит шундый күбәү, мин аларны җиңә алмыйм... Олырак классларда малайлар дәрестән тәмәке тартырга чыгып китәләр... Мин нәрсә әйтергә дә аптырап калам... (Шәрифәнең елап торганын күреп.) Сез нәрсә? Гафу итегез инде мине... Берәр нәрсә булмагандыр бит? Сез нигә елыйсыз, мин елаттыммы? Зинһар, гафу итегез... (Үзе дә елап җибәрә.)

Ш ә р и ф ә. Юк, юк, сез түгел... Борчылмагыз...

Л у и з а. Мин тагын дөрес эшләмәдем инде... Әйе, ана кешегә шулай кисәк... Йа Ходаем, китәм мин моннан, китәм...

Ш ә р и ф ә. Сез түгел... Мамык кибетенә кызыл костюм-чалбар кайт­кан, Мөдәррисемә шуны алырмын дигән идем. Җитмәсә, үзенә дә әйтеп ташладым. Палучкага кадәр бурычка сорап торырга дип, ничә йортка кердем, сәбәп тапкан булып... Берәр кайчан кайтармый калганым булса иде, озаклап тотканым булса икән... Мөдәррис көтеп утыра инде, хәзер ничек кайтып, улым, акча тапмадым, дияргә? Сабый бит әле ул.

Л у и з а. Шул гынамыни? Мин, мин үзем биреп торам сезгә! Без бүген акча алдык, әйдәгез. Әйе...

Ш ә р и ф ә. Аннан үзегезгә авыр булыр бит. Болай да кеше өстендә торасыз...

Л у и з а. Булмый, җитә. Әйдәгез безгә!..

Ш ә р и ф ә. Ходайның рәхмәте... Шул көннәрдә палучкам була, Алла теләсә... Шундук кайтарам...

Л у и з а. Җаегыз белән кайтарырсыз әле.

 

Шәрифәнең чиләкләре буш диярсең, ул аларны очыртып кына йөртә. Луиза үзенекеләрен күтәреп карагач, сыгылып төшә. Бераз баргач, туктап, ике чиләктән дә бераз суын түгеп, Шәрифәне куа китә.

 

XXIII

Урман. Коры-сары төялгән тарантаска Кечкенә җигелгән. Ул инде тәмам олыгаеп җиткән.

 

Кечкенә. Мескенкәем әни гомере буена алданып яшәгән икән... Бичаракай, минем өчен шатланып калган иде. Шатланырлык нәрсә күрдем инде? Иртән көтүгә чыгып китәсең, кич кайтасың, савалар да шул тарантас­ка җигеп, алып чыгып китәләр. Сыер да бул, ат та бул... Шулмы инде көтеп алган киләчәк?.. Ә бәлки, ул киләчәк бөтенләй юктыр? Ә әнием ышана иде бит, төннәр буена хыялларын сөйләп чыга иде. Мин йоклап китәм, уянсам, ул һаман сөйли. Мине түгел, үзен-үзе ышандырган икән бичаракай... Дөрес­тән дә, андый матур тормыш, бәлки, җирдә юк тадыр, булырга да тиеш түгелдер?.. Без аны һәрберебез үзебезгә үзебез хыялда төзергә тиешбездер? Шатлыкның иң югарысы – шул дөньяны уйлап чыгарып, аңа чын күңелдән ышанып, аның турындагы хыялларда назланып яшәүдер?.. Ул чагында, әни чыннан да бәхетле булган килеп чыга түгелме соң? Әйе, нәкъ шулай булып чыга. Иң бәхетсезе, димәк, без... бернигә дә ышанмаучы, хыяллана белмәүчеләр... Шулай булып чыгамы инде?

 

Урман эченнән зур бәйләм коры-сары күтәргән Шәрифә чыга. Бәйләмен тарантас янына төшерә.

 

Кечкенә. И җаным, кыл кебек билкәйләреңне бигрәкләр дә кызганмыйсың...

Ш ә р и ф ә. Хәзер... Әстәгъфирулла... Хәзер кайтабыз, Аллаһы боерган булса... Хәзер, җаным, син түз генә инде... (Коры-сарыларны тарантаска урнаштыра башлый. Туктый.) Нишләптер, вакыт-вакыт күз алларым караңгыланып китә... Әй, бер йотым су эчәсе иде. Җаным көйде-көйде дә... (Кечкенә каршындагы чокырчыкта Ай төшеп чумган җыентык суны шәйләп ала.) Менә бит, Ходайның рәхмәте... (Кечкенәгә.) Син эчтеңме, җанашым, буең җиттеме?

Кечкенә. Җитте...

Ш ә р и ф ә. Ярар... Менә шулай, яулык чите куеп булса да... (Яулык аркылы сөзеп, җыентык суны эчә. Күтәрелә. Аның күз алдына төп өстендә утырган Минсабир күренә.) Елмаясың? Миннән көләсеңдер инде! Әйе, менә шулай яшибез шул хәзер, сыер җигеп йөрибез!.. Савым сыерларын интектергәнебез өчен Ходай Тәгалә каршында ничек җавап тотып бетерербез инде?.. Һаман тынычлана алмыйсың?.. Борчылма... Барысы да тәртиптә... Ашар-эчәребезгә бар, Аллага шөкер... Елмаясың?! Әйе, бүген иртән чәйгә шикәр юк иде шул, ләкин анысы куркыныч түгел... Әйе, ялгыз хатын булгач, төрле сүзләр дә ишетергә туры килә, явыз телләр ни әйтмәс... Куркыныч түгел... Арслан да җитәрлек җәфалады инде. Монда бит ничек, ирләр бөтен печәнлек җирләрне бүлеп алалар да чабалар, без эштә, өлгермибез. Кукуруз арасыннан, юл буеннан эт эчәгесе, алабутадыр җыябыз инде. Аның өчен дә, Арслан килеп чыкса, сүгә, чалгыларны сындырып ата, капчыкларны пәке белән ярып җибәрә, атлаган саен терлекләрне ябып куя. Беркөн Газинурның вилсәпитенең нипелләрен салдырып киткән. Газинур да, бәбекәем, аптырап калмаган, көтү каршыларга баргач, Арсланның малаен туктатып: «Минекен атаңнан сорарсың», – дип, аның нипелләрен салдырып алган! Газинур инде зур... Абыйлар үзен эшкә дә алгалыйлар... Әнә, нинди тарантас ясады. Елый- елый ясады, балам. Ничегрәк итеп ясарга белмәгән җирләрен, барып, берәрсенекеннән карап кайта. Шулай да ясады, әнә, унөч яшьлек малай ясаган, димәссең, мужикларның да һәммәсе булдыралмый андыйны... Марс йомшак табигатьле, сабыр. Гел уку өстендә инде. Укытучылары да мактый. Нечкә күңелле дә инде. Кечерәк вакытында бер кайтып кердем, Марс балакаем тәрәзә төбендә елап утыра. Нәрсә булды, улым, дим? Бөтен малайларның әтиләре тайлы атлар белән кайтып беттеләр, безнең әти һаман юк, ди. Күрәсең мин, әтиең ат белән кайтыр, дип әйткәнмендер инде, сине сорагач... Ә бер юлысы мәктәпкә йөри башлагач, яныма гәҗит тотып килгән. Сорый миннән: «Әни, менә монда: «Дөньядагы иң ямьсез сүз – тол хатын» – дип язган. Тол – нәрсә дигән сүз ул?» – ди. Улым, менә безнең әтиебез юк бит инде, мин ялгыз, тол хатын мин булам инде ул, дигән идем, үкереп елап җибәрмәсенме сабыем. «Ничек инде син иң ямьсез буласың?» – дип, елапмы елый!.. Мөдәррис үҗәт. Ул үзен үпкәләтергә ирек бирми. Күптән түгел, Мамыкка барып, кызыл костюм алдык үзенә. Әй шатланды инде. Сталавайга кергән идек, мин юк арада, башкаларның нишләгәнен карап торган да, шулар кебек кыланып, зур кашык белән тутырып, горщисы капкан, нәнием... Бал дип уйлаган, сабый! Үҗәт инде...

Син борчылма... Тынычлан... Малайлар да, үзем дә башкалардан ким-хур түгел. Азмыни безнең кебекләр... Син борчылма... Яшибез, Алла теләсә...

 

Урманнан коры-сары бәйләме күтәргән Әминә чыга. Бәйләмен тарантас янына төшерә.

 

Ә м и н ә. Әй, малай, абынып егылдым тегендә, торалмыйм гына бит!.. Сине чакырам, ишетмисең. Каты кычкырырга куркыта...

Ш ә р и ф ә. Ә мин монда килеп аудым, күз алларым караңгыланып китте...

Ә м и н ә. Карале, малай, әйдә, төяник тә кузгалыйк, яхшы чакта. Каравылчы фәлән килеп чыкса, бетте баш...

Ш ә р и ф ә. Әйдә... Исән-сау кайтып җитсәк, Алла теләсә, самовар куеп, туйганчы бер чәй эчәр идем...

Ә м и н ә. Әйдә, малай, әйдә. Селкеник. Аннан чәй дә эчәрбез. Әйдә...

 

Шәрифә белән Әминә коры-сарыларны тарантаска төйиләр.

XXIV

Төн. Шәрифәнең өе. Алдагы бүлмәдә ниндидер тавышлар ишетелеп тора. Шәрифә белән Луиза килеп керәләр.

 

Л у и з а. Сез мине гафу итә күрегез инде... Бу вакытта килгәнем өчен...

Ш ә р и ф ә. Нәрсә, нәрсә булды соң?..

Л у и з а. Мин сезнең алда гафу үтенергә килдем...

Ш ә р и ф ә. Гафу?..

Л у и з а. Әйе... Мин аңламаганмын... Бүген уйлап яттым, йокыга китә алмадым... Мин сезнең алда гаепле... Теге юлысы мин сезнең малайларны сүгеп маташтым...

Ш ә р и ф ә. Әллә берәр нәрсә эшләгәннәрме, Ходаем?

Л у и з а. Юк, юк... Сез борчылмагыз. Бүген Мөдәррисне педсоветта тикшерделәр, спецшколага җибәрмәкчеләр иде...

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла...

Л у и з а. Сез борчылмагыз, барысы да тәртиптә. Аны усал, диләр... Аны бит без – усал ясаучылар. Ул бездән үзен саклар өчен шулай эшли. Марс абыйсын яклап, үзеннән олы малайларны кыйнап чыга. Чөнки Марс сабыр табигатьле. Ул аның үпкәсен чыгара... Без бит үзебез гаепле. Әнә, беркөн директор Шәрәф абыйның базыннан вареньеларын урлаганнар. Бер дә юкка, сәбәп табып, сезнең малайларны, Әминә апаның кызын линейка алдында җәберләделәр. Әгәр алар атасыз икән, димәк, усаллар, кулга туры түгелләр... Барысы да түзә, ә Мөдәррис андый түгел. Шәрәф абыйны исерек килеш күреп, аның аунап яткан партбилетын кабинетындагы Ленин томнарының берсе эченә яшереп куйган. Кая, дип сорагач, гомерегездә ачып та карамаган китабыгыз эчендә, дигән... Ул горур. Һәм хаклы да, чөнки аның моңа хокукы бар!.. Мин еладым, аңлаттым... Аны кызгандылар, сезне кызгандылар, спецшкола турында әлегә онытылды... Мин дә бит элек аңламаганмын, гафу итегез мине!..

Ш ә р и ф ә. Ходаем, ничекләр генә сезгә рәхмәтләр укыйм икән?.. Әйдәгез әле, чәй булса да эчик. И Аллам, шикәр дә беткән иде... (Күз яшьләрен тыя алмый.)

Л у и з а (елый). Ярый, шикәрсез дә...

Шәрифә өстәл өстен ачып җибәрә. Анда ап-ак булып өч литрлы банка тулы шикәр тора.

Ш ә р и ф ә. Әстәгъфирулла... Нәрсә бу? (Банка янында торган кәгазь төргәкне сүтеп карый.) Ике сум утыз тиен?.. Ходаем, каян алганнар болар бу акчаны? (Тәмам куркып кала.)

Л у и з а (кинәт акылына килеп). Ә! Соң... Газинур алып кайткан... Курыкмагыз... Бүген өлкән классларга бәрәңгедә эшләгән өчен бишәр сум акча бирделәр... Шул акчалар ул! Шикләнмәгез... Эшләп алган акчалары!

Шәрифә урындыкка утыра. Луиза да аның янәшәсенә утыра. Шунда гына алар баядан бирле күрше бүлмәдән яңгырап торган гармун тавышын ишетеп алалар.

Л у и з а. Нинди көй ул?..

Ш ә р и ф ә. Малайлар... Аталарының гармунында уйныйлар...

Уйнаучының әле өйрәнеп кенә килүе, кайбер җирләрдә ялгышкалаганы сизелеп тора. Шул көйгә өч малай тавышы кушылып, аталарының яраткан җырын җырларга тырышалар. Шәрифәнең иреннәре селкенүеннән җыр сүзләрен эченнән кабатлап баруы күренеп тора. Арткы планда Монгол арба артында аякларын салындырып утырган Минсабирны күзләрне камаштыра торган яктылыкка алып китеп бара.

Пәрдә.

 

"КУ" 10, 2019

Фото:  pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: