Минем Такташ (кечкенә опера өчен либретто)

Катнашалар:

Һади – карт шагыйрь

Адюк – яшь шагыйрь

Идея – рух (төп күренешләрдә Галя кыяфәтендә)

Гавам

1

Вокзал. Перрон. Кичкырын. Узып китә торган поезд тавышлары. Әледән-әле диктор нидер игълан итә. Перрондагы эскәмиядә Һади (кичнең шактый салкын булуына карамастан, җиңелчә киенгән, яланбаш) утыра. Янында – чемодан. Кулында таягы (трость) да бар. Туңганга күрә аягын-аякка бәрә, торып йөреп килә. Сәгатенә карап ала.

Һади (үзалдына). Мин сиңа язган хатларымны әллә ышандырыр­лык итеп язмаганмынмы, әллә син үзең шулай иманыңны минем сүзләргә югалттыңмы?

...Үз турымда язган сүзләремә ышанмыйсың төсле...

...Бүген дә менә ике хатыңны алдым. Алар, берсеннән-берсе уздырырга теләп, мине тиргиләр. Ниндидер ышанусыз хисләр белән тулы ул хатлар. (Сәхнәгә пассажир кыяфәтендә Идея чыга.)

...Биш ел синең белән үткән сансыз минутлар мине сиңа өзелмәслек бәйләгән. Аларны син дә, мин дә өзә алмабыз...1

Идея.

Урам шаулый-шаулый төн уздыра,

Кемнең монда кемдә эше бар,

Һәрбер җылы тунлы кешеләрнең

Җылы бүрке, торыр төше бар...2

  Һади урыныннан торып
аңа тартыла.

Һади.

Галя! Синме? Минем йөрәгемне

Кара күмер иткән утлы гөл?

(Танымыйча.)

Кичерегез, мин ялгыштым, ахры.

Идея.

Мин сиңа дошман түгел.3

Һади.

Кем соң?

Идея.

Танып килгән табынучың,

Иҗатыңа синең мин гашыйк.

Күз төште дә, әллә нишләп киттем,

Хәл-әхвәлен, дидем, сорашыйм.

Бер килешме?

Һади.

Сынатмыйбыз әле.

Чигәдә чәч кенә агара...

Идея.

Әйт соң,

Такташ нигә язмый?

Әллә нәрсә булды аңарга...4

Һади.

Бу – тукталу түгел,

Бу – тик болай,

Алга бару өчен тукталу,

Күтәренке тавыш алган чакта

Бераз гына туктап тын алу!5

Менә артыр көчем йөрәгемдә,

Яшәрермен кайткан үчемнән –

Маңгаема төшкән ерым өчен,

Язылмаган җырым өчен дә!

Анык беләм:

Җиңүләрем алда,

Максатларым – бөек, югары.

Юл читендә хәл алырга туктау,

Бу – тукталу түгел,

Юк әле!

Идея.

Арыдыңмы?..

Һади.

...Үземә бурыч куям

Пушкиннарны узып китәргә...

Республика миңа әмер итә

Тулы килеш шуны үтәргә!..6

Идея.

Рәхмәт сиңа.

Һади.

Нәрсә өчен, сеңел?

Идея.

Килгән өчен шушы дөньяга.

(Елмая.)

Йөрәкләрдә синең иҗатыңнан

Иң мөкаддәс хисләр уяна.

Идея Һадины үбеп ала.

Һади (канәгать елмаеп).

Кыз вакытта бары да матур була,

Кайдан чыга усал хатыннар?7

Идея.

Белеп сөйләшкәндәй сөйләшәсең.

Һади (моңсу елмаеп).

Белеп сөйләшергә хакым бар.

Идея.

Өлешеңә төштеме берәрсе?

Һади.

Җавап бирә алам тик көлеп:

Үзе усал, үзе болай бер дә...

Идея (шигырьне танып, җырлап бетерә).

Усал түгел кебек шикелле.8

 

Көләләр. Һади кулына өреп, җылытып ала.

Һади.

Ул Мәскәүдә.

Укый.

Мин, ниһаять,

Сәфәр чыктым аның янына.

Ачыклыйсы хисләр калган икән,

Аңлашасы сүзләр тагын да...

Китәм инде! –

Поезд ыргып узар

Мәркәз белән мәркәз арасын!

(Үзалдына.)

Барысы да искитмәле булыр,

Искитмәле булмый карасын!

Идея.

Поезд бүген килеп җитмәячәк...

Һади. Андый борчулардан арала.

Идея.

Әле генә игълан иттеләр бит,

Без сөйләшеп торган арада...

Һади.

Булмас!

Башны түмәр салам – булмас!

Иртәгәгә калу – миңа соң...

Һади, мөгаен, поезд расписаниесен ачыклар өчен, ашыгып чыгып китә.

Идея.

Һәрнәрсәнең үз вакыты җитәр,

Күңел канатларың сынмасын!

Поезд килер, иртән, җиденчедә,

Иртән, җиденчедә, килер поезд,

Юлдаш булып көнгә тагын да –

Дөньяларны саф хисләргә күмеп

Ак чәчәкләр яуган чагында,

Ак чәчәкләр яуган чагында.

Һади үкенечле кыяфәттә кире керә.

Һади.

Иртә уңмаганнар кич уңамы? (Колакларын тотып җылыта.)

Кирәк чакта ничек килсен ул? (Поезд килгән якка ишарәли.)

Идея (икенче якка күрсәтә).

Залга үтәсеңме?

Һади.

Өйгә кайтып,

Бу салкыннан качам. (Китешли.)

Хуш, сылу!

Һади китә.

Идея.

Арыгансың...

Ашыкмыйча гына

Кайт үзеңә, таныш өйгә кер.

Уңны-сулны аңлап алыр өчен

Бераз минем ярдәм кирәгер...

Шагыйрь, шагыйрь!

Киләчәгең кинәт

Үткәннәргә табан борылыр...

– Харап иттең! – диярсең, тетрәнеп.

Ә мин коткаручың булырмын.

Идея китә.

 

2

Фатир. Гадәти буйдак бүлмәсе. Адюк нидер яза. Һади керә.
Танымыйча, тирә-юньне күзәтә. Барысы да шул ук югыйсә.
Ләкин нәрсәдер үзгә сыман. Чор башка!

Бу – 1924 нче ел, мөгаен.

 

Һади (үзалдына). Сагыныр кешем – ерак. Шунда оча уйлар, йөрәк ярсуларын басалмыйм. Вәгъдәсез кыз, хатың кыска синең, җылы сүзләрең дә күренми...

...Кисеп таратма син өчлек гомерне... (Башы авыртып куйгандай, чигәсенә җиңелчә орына. Әсәр азагына таба без аның баш авыртуына түзә алмас хәлгә җиткәнен күрергә тиешбез.)

...Кара... вәгъдәсезлек итмә, төзәл, хәтереңдә тот биргән сүзеңне! Күбрәк аша, йокла, матур төшләр керсен йокыңа! (Дәшми тора. Җылыга тиенеп ләззәтләнә.)

Бүлмә сине югалтуга моңсу хәзер9...  (Адюк янына килә. Адюкка.)

Мин ялгышып кердемме бирегә,

Әллә синме? (Сагышлы елмая.)

Кайсыбыз явыз?

Адюк (кем икәнен күрмичә, рухланып урыныннан тора).

Кара әле, яңа әсәр яздым! (Һадины күреп өнсез кала.)

Беребезгә беребез нинди

                          охшаганбыз...10

Һади (аңа карап тора).

Нинди охшаганбыз.

Ничек охшаганбыз...

Бертуганнар дисәң,

Мин Тамбовтан, ә син...11

Адюк (кул суза.)

Ә мин Такташ. Синең якташың. (Күрешәләр.)

Һади (уйга кала).

Нәрсә дисең? Кем син? Такташмы?

Адюк (аны ишетмичә, кәгазьдән шигырь укый).

Ике тормыш.

Берсе болай җырлый:

Кул сузып күзләрне тектек,

Әй, иляһи, алдыңа,

Рәхмәтең салган өчен,

Мең-мең шөкер сиңа.

Һади

Мөмкин түгел...

Бу хәл мөмкин түгел...

Адюк

Икенчесе:

Без черек йөкләрне өстән ташлыйбыз

(Кайгылар безне үлемдәй каплаган),

Ишетәсезме?

Без яңа юл башлыйбыз

Мәңге утларга, кояшларга табан!12

Һади.

Мөмкин түгел...

Мөмкин түгел кебек:

Мин таныдым сине,

Зәңгәр күзле уйчан яшь егет13. (Паузадан соң такмаклый.)

Дыр-дыр-дырабан,

Мокамай йомырка урлаган...

Һади такмак әйтә башлауга Адюк гаҗәпкә кала.

Әйшә тәтәй тоткан...

Адюк.

Караулны кычкырткан.14 (Пауза.)

Бу – минем беренче чирканчык,

Беренче шигырем ләбаса.

Һади.

Син барысын шунда ук аңларсың,

Йөземә тутырып карасаң.

Адюк (карый, өнсез кала).

Мин көзгегә карап торам гүя,

Һәм танымыйм: чынлап, үземме?

Нәрсә булды сиңа, киләчәгем,

Җетелеге уңган күзеңнең?

Яшәгәндә һаман биеккәрәк,

Югарырак табан талпынып,  

Нинди хәсрәт уты купты кинәт,

Чәчләреңне өтте ялкыны?

Килә иде синең хозурыңа

Атлап түгел, очып барасым, 

Нәрсә булды сиңа, киләчәгем,

Ник шулкадәр моңлы карашың?

Онытылып карап торган саен

Һич танымыйм, чынлап, үземне.

Килбәтлерәк чагым, дип юанам,

Капма-каршысында көзгенең.

Һади

Бераз гына баш авыртып тора...

Ә калганы – түзсәң түзәрлек.

 

Адюк

Минме соң бу?

Һади

Әлбәттә, юк, синең

Адюк чагың гына, диярлек,

Адюк, сабый Адюк!

Адюк

Синең белән

Шомлы халәт керде ияреп...

Һади

Ничәнче ел монда?

Адюк

Егерме дүрт.

Һади

Ә мин – утыз бердән, өлкән бик...

Үзгәртәсең килсә киләчәкне,

Бөтен гомрең алда икән бит.

Адюк

Нихәл анда әткәй, әнкәй ничек,

Туганнарым ничек?

Һади

Исән-сау.

Адюк

Ил-көн нишли?

Һади

Дан иптәш Сталинга! (Адюкның караламасын карый.)

Адюк

Артык сорау бирмим алайса.

Һади

Ярый кебек. (Каләм алып, кәгазьгә сыза-яза.)

Иляһларын гына

Сызып ташла, җиргә төш, Адюк!

Гадиләрнең йөрәк җырын җырла!

Адюк

Син тамырга үтмә алай ук:

Мин мәңгелек уйлар белән янам,

Бөек проблемалар үз миңа!

Һади

Син заманнан киңрәк булалмыйсың,

Киңрәк булсаң,

Кирәк булалмыйсың заманга. (Кәгазен бирә.)

 Адюк (кәгазьне ала, карый, канәгать рәвештә баш селки).

Ничек кенә килеп чыктың шулай?

Һади

Белмим, Адюк.

Адюк.  Гаҗәп хәл, чыннан.

Һади

Таңга кадәр сыендыр бүлмәңдә,

Шуннан ары сине борчымам.

 

3

Шул ук бүлмә. Һади, Адюк. Галя кыяфәтендә Идея керә.

 

Идея (керешкә Адюкка ташлана).

Алар –

Кызлар –

Миңа ышанмыйлар!

Чәчләребез чәчкә бәйләнсен,

Хатыным бул, дип ялварды, дидем.

(Иптәш кызларын мыскыллагандай.)

Ул танылган шагыйрь, янәсе,

Аның тирәсендә чибәр-чибәр

Актрисалар йөри биешеп!

Андый кеше кәләш күрер өчен

Син кем, диләр? –

Рабфак чебеше...

Һади (нишләргә белми).

Галя? Синме? Төнге саташуның

Иң ләззәтле, татлы газабы?

Һади Идеяне кочакламакчы була. Идея Адюк артына
кача.

Идея (Адюкка)

Кем бу, җанаш?

Адюк.  

Чыбык очы туган...

Идея (куркып)

Акылыннан әллә язамы?

Һади (Идеягә). 

Киләчәктә эзли идем, юкса,

Ә син үткәнемдә калгансың.

Моннан ары сине сагынып шыткан

Сыңар яшем җиргә таммасын!

Идея (Адюкка).

Мин аңардан куркам...

Адюк (Һадига).

Син, агайне,

Әтәчләнмә, күкрәк калкытып.

Тормыш иптәшең түгел ич әле,

Күзем төшкән сылу вакыты... (Идеягә.)

Өйләнергә теләвемә, димәк,

Ышанмыйлар?

Идея.  

Күрмәгән килеш,

Ышанмыйлар, әйе, тәкъдимеңне

Минем белән барып, син аларга

Кабатларга тиеш.

Һади (Адюкка).

Сабыйлык бу.

Шушы адымыңнан

Инкыйразың синең башланыр.

Адюк Идеяне алып китәргә
җыена.

Адюк (Һадига).

Бу турыда иркенләбрәк, бәлки,

Сөйләшербез әле башка бер.

Һади (Адюкны туктатмакчы).

Күрмәде ул минем күкрәгемдә

Бөек җырлар таңы атканын,

Сизмәде ул күңелем сахрасында

Арысланнар йоклап ятканын!15  (Адюкка.)

Аңа тапшырасы йөрәгеңне

Эткә ташла –

Изге эш булыр!

Идея (Адюкка).

Тормышыңны җимерергә тели –

Туганлыгы аның шушымы?

Һади (Идеягә ташлана). 

Син минеке инде! Ник аңарга

Ирдә булуыңны ачмыйсың?

Идея куркып, янә Адюкка сыена.

Идея.  

Нахак! Ялган!

Һади янә Идеягә ябырыла.
Адюк Һадины Идеядән аерганда төртеп ега.

Адюк (ачулы)

Баш миеңне өткән

Үз-үзеңнән көнләү ачысы!

Һади егылган урынында башын тотып ята.

Идея (Адюкка).

Кем булса да, китсен, югалсын!

Адюк.  

Ул аңлар ялгышын, уйланыр.

Идея.  

Кайсыбыз якынрак җаныңа –

Йә мине ку моннан, йә аны.

Адюк.  

Бу нинди мәгънәсез таләпләр? –

Ул миңа үз кеше, жәллимен.

Идея.  

Өстисе сүзем юк, кабатлыйм:

Йә аны сайлыйсың, йә мине.

Һади (тора, Идеягә).

Күзләреңдә иблис уты яна,

Ал иренең – оҗмах җимеше,

Күпме алдап, барыбер алданмадым –

Синнән, имеш, айнып килешем.

Син дөньямны тар-мар иткән көннән

Буш күңелдә тузан очына...

Баш очымнан кояш, алма сыман,

Өзелеп төште синең учыңа.

Мин караңгы чынбарлыкта яшим,

Сыңар тәрәзәсез, ишексез,

Якты төшәр иде – иренеңә

Якын китермәвең һичшиксез.

Күзләреңдә иблис уты яна.

Каршы торыр көчем юк хискә –

Агып төшеп гүзәл сының буйлап,

Итәгеңне үбим югыйсә.

 

Һади Идея алдында тезләнә,
аңа үрелә.

Идея (Адюкка).

Күрәсеңме, нишли, күрәсеңме,

Җан авазын минем тыңла син!

Адюк

Артып китте.

Чама хисен җуйдың.

(Һадиның чемоданын алдына китереп куя.)

Тормышымда эзең булмасын.

Китәләр. Бераздан Һади тора. Әрле-бирле йөренә. Ачуланып, чемоданына китереп тибә. Эчендәге китап-кәгазьләр, журналлар, газеталар идәнгә сибелә.

Һади арадагы хатларның
берсен ала.

Һади (укый). Язлар килер. Бергә булалмабыз...

...Утын алдым. Ләкин күпкә җитмәс. Акча алып булмый. Аз алдым. Бер олау ул хәзер безнең өчен – бер атнага, Казан салкын. Утыз-утыз биштән төшми салкынлык. Ә мин туңмый йөрим. Өйрәндем дә инде салкынга.

Хат яз, көтәм. Тиз яз, озын булсын хатың!16  

 ...Үбәм сине!

Һади хатны ташлап чыгып китәргә җыена. Аның хәле
тагын да мөшкелләнгән.

 

4

Ул диварны, ишек турысын капшый. Чыгу юлын
таба алмый йөренә.

 

Һади.

Кая китим?

Ничек чыгыйм моннан?

Язмыш белән ничек ярышыйм? –

Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,

Киләчәккә үтеп барышлый.

Күпме йөртеп,

Яңа көн каршында

Элмәкләнеп калгач юлларым,

Мондагы бар кичерешем минем –

Баш авырту булды нибары.

Ачылган чемодан эченнән барлык әсбапларны – китапларны, хатларны һ.б. – бүлмә буйлап тарата.

Зурмыни соң дәгъвам? –

Күнәр идем –

Янартаудай дәррәү уянып,

Җанга ташкан кайнар сөюемә

Ихтыяҗы булса дөньяның.

Әмма җирне җырга күмгән чакта

Чыраема көннәр кан орды...

Әрнү тулы мәхәббәтем итеп

Бар галәмгә

Нәләт яудырдым!

Нәләт!

Нәләт!

Башын кысып-кысып тоткан килеш сыгылып төшә. Бүлмәне Гавам баса. Тәртипсез рәвештә бию башлана. Гавам Һадины бер тарткалый, бер кыса, бер күтәреп күккә чөя.

Гавам.

Тормышны күзли

Тешләрен кысып,

Заман даһие,

Чорның намусы,

Җырлаган саен

Йөрәген тегә,

Такташ – мәңгегә,

Такташ – мәңгегә!

Миллионнарның

Күкрәк тавышы

Аңардан үткән

Җырда кавышыр:

Урман кисәбез,

Корыч коябыз,

Гөлбакча булыр

Корган оябыз!

Алланың дымлы

Керфеген өтеп,

Домна мичләре

Чыгара төтен! –

Басылсын гына

Бераз корымы,

Хәрабәләрдә

Җәннәт корылыр!

Искесен таптап,

Яңа чор килә,

Яңа сүз кирәк,

Яңа җыр кирәк!

Йодрыгы – йомры,

Каерып суксын

Заман даһие,

Чорның намусы! –

Җырлаган саен

Терелә үлеп, –

Такташ – мәңгелек,

Такташ – мәңгелек!

Читкә китәләр.
Дөнья тынып кала.

Һади (аларга).

Нәләт!

Нәләт! (Пауза.)

Табут сыман кысып куйды дөнья –

Асты өстә! –

Көчкә үзләштем:

Баш очымда зыр әйләнде идән,

Һәм түшәмгә тамды күз яшем.

Тиле хисләр, авызлыгын җуеп,

Мин генәме юкка җилкенгән? –

Ил күзендә җылы сүнгән чакта

Салкын җырлар тансык ил-көнгә.

Гавам.

Искесен таптап,

Яңа чор килә,

Яңа сүз кирәк,

Яңа җыр кирәк!

Йодрыгы – йомры,

Каерып суксын

Заман даһие,

Чорның намусы! –

Җырлаган саен

Йөрәген тегә,

Такташ – мәңгегә,

Такташ – мәңгегә!

Һади.

Тиле хисләр, авызлыгын җуеп,

Көтмәгәндә туфан кубарыр!..

Мондагы бар яшәешем минем

Баш авырту гына нибары.

Гавам арасыннан Идея (Галя) чыгып, Һади әйләнәсендә бии.

Шул сырхаудан мәңгелеккә арынып,

Җиңел атлап киткән бер көнне,

Тол хатынга охшап калыр дөнья,

Бушап калыр –

Табут шикелле...

Меңәр йөрәк куырылып куяр,

Әллә аңлап,

Әллә аңышмый:

Мин бу чорга ялгыш килеп чыктым,

Киләчәккә үтеп барышлый.

Гавам.

Искесен таптап,

Яңа чор килә,

Яңа сүз кирәк,

Яңа җыр кирәк!

Тормышны күзли

Тешләрен кысып

Заман даһие,

Чорның намусы! –

Җырлаган саен

Терелә үлеп, –

Такташ – мәңгелек,

Такташ – мәңгелек!

Гавам тарала.

Һади (игътибарын Идеягә күчерә, алар җиңелчә бии). Көрәшемдә, ялгыз минутларымда син генә мине аңлыйсың дигән уй юата. Тик ул уй да, тотыныр әйбер, юатыр хисләр булмаганнан гына. Мин – революция художнигы.

...Минем рәсемемне миллионнар үзләре тудырды.17

Һади бу биюдән тәмам
әлсери һәм, ниһаять,
аяктан язып егыла.

 

5

Идея Һадиның чемоданыннан коелган хатларны карый,
китапларны, журналларны кулга ала. Һади аңа үрелә. Идея аның
башыннан, иягеннән сыйпый, Һадины котырткандай итә, уйный.

 

Идея.

Кеше, кеше!

Ялгышучан уйлар,

Ышанучан хисләр төрмәсе.

Мин мәхәббәт булып килгән чакта

Хыянәтем барын белмәссең.

Карышмассың,

Фаҗигаңне күреп,

Җитте, диеп, чыгам уеннан! –

Мин бәхеткә охшармын шулкадәр,

Мин һәлакәт булып тоелмам.

Кеше, кеше!

Күз алдыңда, уйнап,

Чалымнарны чалым алышыр.

Мең мәртәбә танырсың син мине,

Һәм меңе дә булыр ялгышу.

Һади аңын җуя.

Фаш итәрсең,

Бушар вакыт җиткәч

Җирдә биләп торган урының.

– Син бит үлем! – диярсең, тетрәнеп...

Мин мәңгелек яшәү булырмын.

Ул сүзен тәмамлауга бер кулына чемодан, бер кулына салам
кәрҗин тоткан Адюк килеп керә.

Адюк.

Урнаштыңмы инде? (Идеянең актарынганын күреп.)

Ни эшлисең?

Идея (хәйләкәр).

Ул таратып ташлап дөньясын,

Киткән, ахры.

Адюк.

Кагылма, барыбер!

Идея.

Син дә караш ташлый аласың,

Кызык хәлләр монда...

Җыентыклар,

Хатлар, журналдагы хәбәрләр,

Җанын урталайга ярып кына,

Бөтен серен ачып бирәләр,

Кем ул?

Адюк.

Чыбык очы туган миңа...

Идея.

Күрәләтә ялган сөйләмә,

Ул – син үзең!

Адюк.

Юк, ул – киләчәктә

Тоныклана төшкән күләгәм.

Идея хатларны Адюкка күрсәтә.

Идея.

Кара, нинди садә хатлар язган.

(Адюкны дикъкать белән күзәтә.)

Ә гел үзгә читтән карасаң.

Нинди эпитетлар, күз яшьләре... (Хатларны Адюкка сона.)

Адюк.

Ул мин түгел, дидем ләбаса!

Идея (журнал ала, укый).

«Кутуй кебек пычрак

                   хамелеоннар»!18  –

Дустын шулай диеп кем атар?

Адюк (журналны ала).

Миннән андый сүзләр чыга алмый,

Бу – коточкыч ялгыш,

Бу – хата! (Журналны ала, укый.)

«Кутуй кебек пычрак хамелеоннар»...

(Идеягә текәлә.)

Бу – минем эш түгел, алай да...

Идея.

Ни көтәсең инде синең кебек

Казлар кыйнап үскән малайдан?

(Идәндә аунаган башка

 китап-кәгазьләрне карый.)

Монда гаҗәп хәлләр шактый әле...

Адюк.

Мин һәрвакыт гадел яшәдем!

Идея (бер җыентык алып, Адюкка күрсәтә).

Ул баш тарткан тәүге иҗатыннан,

Ул баш тарткан синнән,

Яшь әдип!

Адюк (җыентыкны ала, актара).

Ул – мин түгел...

Йөрәгемдә нинди

Утлар дөрләгәнен аңласаң!

Авырлык белән генә Һади тора. Башын тота.

Һади.

Киләчәкне үзгә итәр өчен

Бөтен гомрең алда лабаса.

Адюк белән Идея Һадига текәлә. Идея астыртын елмая.

6

Адюк белән Идея Һадига төрле яктан гаеп-дәгъва ташлый.
Гаепләрнең, асылда, бер-берсенә каршы булуы музыкада да
чагылырга тиеш.

Адюк.

Яңа властька сатылганга күрә

Шундый каршылыклар хас сиңа!

Идея.

Эшче-крестьян шагыйре түгел син,

Вак буржуаз шагыйрь, асылда!

Һади әкренләп уртада кала. Идея белән Адюк артка чигенеп, аның ике ягына басалар. Вакыйга әдәби суд утырышын хәтерләтә башлый.

Адюк.

Арзанайган синең шигъри сүзең!

Идея.

Син тоймыйсың чорның яңасын!

Адюк.

Гадиләшеп,

Урам көен көйләп,

Такмак язар көнгә калгансың!

(Идеягә.)

Ул данлаган көнлек җиңүләрне,

Бөек гамьнәр барын онытып!

Идея.

Мыскыллаган совет чынбарлыгын!

Адюк.

Кояш дигән совет болытын!

Идея Һадиның җыентыкларын алып күрсәтә.

Идея (Һадига).

Хөкем сиңа! Син правый эсерлар,

Меньшевиклар зарын язгансың!

Адюк.

Кызылавыз булган өчен – статья

Һәм әдәби үлем җәзасы!

Идея.

Соңгы сүзең әйтеп кал, теләсәң!

Адюк.

Мондый форсат булмас аннары.

Идея.

Яшьлегеңнең һәм мәхәббәтеңнең

Яңгырагач хөкем карары.

Тынлык. Һади дәшми тора.
Аннары шигырь
итеп (музыкасыз!)
«Җир уллары  трагедиясе»ннән
Кабил сүзләрен укый.

Һади.       

Сөеклем!

Мин  йоклый алмыйм,

Төн йокымнан уйганам, –

Уйганам да, нәкъ юләр-шашкан кеше,

Кан елыйм, беркем дә белми, –

Мин тәмугларда янам!

Куркыныч, һәр як караңгы,

Ниндидер өннәр килә

Дә, улап, төннәр буенча

Як-ягымда иштелә...

Гүя миңа бар ләгыйнь көчләр

Ерактан кулларын

Өстемә төртеп сузалар да

Укыйлар кычкырып

Язмышымның мәлганәтле,

Куркынычлы юлларын...

Укыйлар... – ишетеп торам мин –

Бар бөтен рухлар: тагын

Иштелә көлгән тавышлар;

Шунда чорнап дүрт ягым,

Газраиллар кулларымнан

Әллә кайда тарталар...

(Шушы урыннан җырлауга күчә.)

Тарталар...

Коткар, сөеклем!

                   Зур тәмугларга алар...19

Идеягә сыенмакчы була.

Адюк.

Син – мин түгел, Такташ,

                               кит яныннан!

Һади.

Нәрсә булыр, юкса?

Адюк.

Күрерсең...

Һади Идеяне үбеп ала.

Бу эшеңә шаһит булган йортта

Инде артык каның түгелсен!

Адюк Һади өстенә ташлана. Шулвакыт Һади кулындагы
таягы белән селтәнеп,

Адюкның чигәсенә суга.
Адюк егыла.

Идея.

Син шашкансың. Син акылда түгел!

Идея дулкынлана,
каушый.

Һади.

Ялгыз итмә мине, җан ярам!

Идея.

Син үтердең аны, үтердең бит!

Идеяне кочакларга үрелә. Идея аннан читкә тартыла.

Һади.

Ялгыз итмә, зинһар, ялварам!

Идея (һушы киткәндәй).

Бу – чынбарлык түгел, бу – саташу,

Бу – авыру килеш төшләнү,

Китәм, китәм!

Идея фатирдан
чыгып югала.

Һади.

Тукта! (Үзалдына). Нишләдем мин?

Адюкның мәете өстенә иелә. Шыңшый.

Нәрсә булды миңа? Нишләдем?

Ап-ак хисем ничек алсу таңда

Кап-кара кан булып түгелде?

(Идеядән соң ишекнең

ачык калганын күрә.)

Ишек ачык...

Вакыт күпме икән?

(Сәгатенә карый.)

Алты тулып килә түгелме?

Урыныннан кузгала. Шикләнеп кенә ишек янына килә.
Икеләнеп басып тора.

Аннары чыгып китә.

7

Вокзал. Перрон. Иртә. Узып китә торган поезд тавышлары. Әледән-әле диктор нидер игълан итә. Перрондагы эскәмиядә Һади утыра. Кулындагы таягы белән әле анда, әле монда суккалап уйный. Ул һаман туңа, билгеле. Ләкин... әллә күнеккән инде салкынга...

 

Һади (үзалдына). Минем хыялымда яшәгән Галя – ул усал түгел. Ул мин теләгән минутларда мине ярата. Чәчләремнән сөя. Ул хрусталь кебек саф. Тормыштагы Галя кебек юк нәрсәләр өчен ачуланмый да, тиргәми дә. Ташлап та китми. Һаман минем хыялымда елмая. Матур, хыянәтсез, йөрәкне дулкынлатып елмая ул.

...Ул Галя бары минеке генә, аны беркем дә күрми дә, беркем дә белми дә. Үлгәндә дә, ул минем белән үләчәк...

Сәхнәгә пассажир кыяфәтендә Идея чыга.

Идея (җырлый).

Син утырткан ятим каеннарга

Күз яшьләрдән сулар сибәмен,

Таң алдында каен яфракларын

Җылы йөзең итеп үбәмен.20

Һади Идеянең җырына колак сала. Кар ява. Һади карашын күккә төби. Идея белән Һади, бер-берсеннән аерым рәвештә, һәрберсе үзенең җырын башкара.

Һади.

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела...21

Идея.

Каеннарга сөйлим моңнарымны,

Аңлаган күк тып-тын торалар.

Синең кулың итеп ботакларын

Гүя миңа сузган булалар.22

Һади Идеянең җырын игътибар белән тыңлый. Дулкынлана. Идеягә якынлаша.

Һади.

Нинди җыр бу, үзәкләрне өзгеч

Моң тулы да үзе, шом тулы?

Идея.

Поезд якынлаша, ишетәсеңме?

Якынлаша, димәк, котылу.

Пауза. Идея тимер юлга
чыгып баса.

Һади.

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела...

Идея.

Сиңа монда һичбер нәрсә дә юк,

Һәм калмады ары бер эш тә...

Һади.

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур... (Җырын бүлә.)

Мин таныдым сине, фәрештә.

Идея.

Якынлаша инде, ишетәсеңме?

Соңгы адымыңа кичекмә!

Яныма кил, инде бу поездга

Эләгәсе иде ничек тә...

Һади.

Ак чәчәкләр ява.

Дөнья матур,

Шундый матур булып тоела;

Күге зәңгәр, гүя йолдызлары

Ак кар булып җиргә коела...

Идея.

Таң җилләре, каен башын сыйпап,

Әкрен генә һаман исәрме?

Син үлгәчтен шаулап үскән каен

Мин үлгәчтен шулай үсәрме?..23

Һади Идеянең бу җырын тыңлаганда әллә нишли. Дулкынлана. Каушый. Тынгысызлана.

Һади.

Күңелләрне тетрәндерер моңлы

Нинди җыр бу, әйтче, шулай да?

Идея.

Шашкан ана иҗат итәр аны,

Озакламый, хәсрәтендә янып –

Газиз улын җуйган уңайдан.

Еракта поезд гудогы ишетелеп ала.

Һади.

Минем әни – җырчы, бу турыда

Үзе генә белми бөтенләй.

Идея.

Син бу җырны яздырырга тиеш! –

Калган эшең бетте бу төндә...

Һади перрон читенә килеп утыра.

Һади.

Әллә нинди халәт...

Беләсеңме,

Мин шул тәмам тиле икәнмен,

Тау күчерер иҗат гомеремне

Юк бәягә харап иткәнмен. 

(Таягын тотып ата.)

Идея.

Агартырга теләп караны

Чигәләрең генә агарды...

Һади.

Мин ышандым ныграк сөйгән саен

Басылыр, дип тормыш басымы...

Һади тимер юлга төшеп Идеяне кулларыннан ала.

Алар җиңелчә бию хәрәкәтләре ясый.

Ну и к чёрту,

Төптән үк уйласаң,

Бу бит башы гына барсының,

Үлем – башы гына барсының!

 

Алар биегән чакта якынлашып килгән поездның тавышы көчәя. Гудок бирә. Тәгәрмәчләрнең
сызгырып тимер юлны кыруы ишетелә. Шулвакыт арткы фонда (экранда) язу чыга: «Күренекле шагыйрь Һади Такташ 1931 елның 8 декабрендә иртәнге 6 сәгать
30 минутта, авыр газаплар
кичереп, тимгелле тиф чиреннән вафат була».

Эпилог

Озакламый поезд тавышы алкышлар белән алышына. Арткы фонда (экранда) Һади Такташка Казанда һәйкәл ачу күренеше барлыкка килә. Чәчәкләр, алкышлар... Халык мәш килә: күрешә, кочаклаша, фотога төшә. Кинәт камера төркем эчендәге бер хатын-кызда туктала. Без аның Идея булуын таныйбыз. Ул безгә күз кыса.

"КУ" 6, 2019

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: