Мәдинә (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Алтынчы күренеш

Шул ук бүлмә. Вакыт үткән. М ә д и н ә янында Н ә ф и с ә .

 

Нәфисә.

Мәдинә...

Мәдинә.

Нәфисә! Син биредә, димәк,

Күптән көткән финал якынлашып

                                              килә.

Йөзең качкан – мон(ы)сы зур куаныч,

                                                       димәк,           

  Финалыбыз, син көткәнчә, фаҗигале.

Нәфисә.

Мәдинә! Син бөтенләй шашкан бугай...

Мәдинә.

Йә?

Сөйлә инде!

Син сөйләргә

             килгәнсең бит!

Нәфисә.

Җәүдәт үлгән...

Мәдинә.

Тукта, ничек? Әле иртә...

Мин үчемне алмадым бит,

                        ничек үлгән?

Нәфисә.

Үлгән! Ишетмисең бугай син, Мәдинә.

Мәдинә.

Аһ! Ашыккан...

Нәфисә.

Иблис яши синең күкрәгеңдә.

Җәүдәт үлгән, ә син үч сөйлисең

                                         һаман.

Җәүдәт үлгән!

Мәдинә.

Мин ишеттем. Нәрсә булган?

Нәфисә.

Ул хатыны белән ял итәргә киткән...

Мәдинә.

Аһ, эт! Миңа эштән китә алмыйм, диде...

Нәфисә.

Аэропортка барган чакта, борылышта

Бензовозга бәрелгәннәр, ул шартлаган.

Бүген җирләделәр, үзем бардым...

Мәдинә.

Шуннан?

Нәфисә.

Нәрсә шуннан? Барысы да

                                 янган шунда.

Күз алдыңа китер, кичә тере кеше...

Аның җирләрлеге дә калмаган, күмер.

Мәдинә.

Бүген җирләделәр, дидең бугай үзең?

Нәфисә.

Өч-дүрт сөяк салган капчык –

                                       ир һәм хатын.

Өч аршын җир кирәк, диләр, кирәкмәде.

Бер бәрәңге төбе кадәр казысаң да,

Алар икәү сыяр иде, һич ялгансыз.

Мәдинә.

Тәмуг уты, димәк, аны эзләп тапкан.

Нәфисә.

Мәдинә! Җәүдәт юк бит,

Җәүдәт үлгән.

Мәдинә.

Качып киткән, куркып минем үчтән,

                                               шайтан.

Хәзер көлә инде табасында кызып.

Мәдинәдән котылдым дип бот чабадыр.

Сез туктагыз, яшьләр, тамуыгыз юкка.

Үч алырга бер җай чыкмый калмас,

                                            булыр!

Моның өчен мин тәмугны

                                      айкап чыгам.

Әйдә, күрсәт кая каб(е)ре? 

Бер төкерим,

Басылмасмы янган йөрәк ярсулары.

 

Чыгып китәләр

 

Җиденче күренеш

 

 

Шул ук бүлмә. Н ә ф и с ә белән К ә р и м .

Кәрим.

Гөнаһым зур аның каршысында,

                                      белмим,

Олы йөрәк кирәк моны кичерергә.

Нәфисә.

Бик борчылды ул Җәүдәтне

                             югалтканга...

Каберенә барып, яшьләр түкте, тырнап.

Кәрим.                    

Яшем чыкмый, сукыраермындыр сыман.

 

М ә д и н ә кайтып керә. Алар бер- берсенә карашып торалар.

Мәдинә

Кәримне барып кочаклый.

 

Мәдинә.                 

Әткәй! Шулай дәшәм, ачуланма, зинһар.

Кәрим.                

 Кызым, зинһар, кичер мине, карт юләрне,

Аяк асларыңа тезләнеп мин сорыйм,

Чал башымны мин идәнгә орам, кичер!

Мәдинә.

Йә, елама, картлач!

Йә, тынычлан,

                      зинһар!

 

Кәрим.

Йә, тартып өз бу әшәке телне, кызым!

Бары синдә бөтен өмет, шәҗәрәмнең

Үсентесе, нәселемә җан өрәчәк!

Мәдинә.                    

Йә, тынычан, булды, яшьләреңне сакла,

Зуррак кайгы килсә, кызганмый

                                            түгәрсең.

Кәрим.

Моннан да зур кайгы булмас,

                                 ышанмыймын!

Мәдинә.                

Тыңлап кара, әткәй, оныкларыңны, кил,

Кендек турыма куй еллар кунган

                                                   башың.

Йә, тартынма, җылынсыннар

                                      сулышыңнан,

Нәни аяклары белән бер тибенеп,

Яшьләреңне сөртсен алар синең

                                                   йөздән!

Кәрим.

Берни ишетелми? Нигә? Йоклыйлармы?

Әйе, йоклыйлардыр икәү кочаклашып!

Мәдинә.

Йокламыйлар! Ишетмәдең!

Кабат тыңла!

Кәрим.

Салкын тынлык, бер тавыш юк,

                                      бер селкенү...

 

Мәдинә.

Ничек инде? Әнә! Мияу! Мияу!

Бабай! Без йоклаган чакта икәү кочаклашып,

Арабызга безнең керде салкын тимер!

Бабагыздан килдем, диде! Җил өзгәндәй

Чәчәге дә коелмаган алмаларны,

Кисеп алды безне бер хәрәкәт белән.

Без ябыштык әле кендек бавыбызга,

Ныгымаган куллар әмма хәлсез иде,

Тураклады безне салкын тимер, изде!

Шәҗәрәңдә үскән ике татлы җимеш

Чүплектәге этләр өчен ризык инде.

Кәрим.

Йа Ходаем, безнең ахмак сүзне

                                         тыңлап...

Сабыр иткән булсаң шунда бераз гына.

Килеп җитәр иде бу кайгылы хәбәр...

Мәдинә.

Хәбәр килгән чакта оныкларың әле

Исән иде һәм тибенә иде алар...

Нәфисә.

Нәрсә?

Кәрим.

Чал башымны буш карыныңа куеп,

Син кайгымны тыңлаттыңмы, димәк,

                                                         миңа?

Мәдинә.

Яшьләреңне сакла, дидем, сиңа, хәзер

Мин боерам: Ела! Ела! Яшең кипкәч,

Каның белән елап бетерерлек түгел,

Шундый олы кайгы сиңа мин

                                        китердем!

Улың үле, оныкларың да юк инде,

Тимер йөрәк чыдар микән

                                 карап-карыйк!

 

 

 

 

 

 

 

 

Мин Җәүдәтне җәһәннәмнән

                                 тартып алып,

Тагын бер кат җан бирдерттем!

Юмарт бабай!

Оныкларың үлеменә син түләдең,

Ела! Күзләреңнең шартлаганын күрим.

Шәҗәрәңнең данлы агачына үзең

Үткен балта чаптың зәһәр телең белән! Ела!

Күрим акылыңны җуйган мәлне!

Үзенең ак күлмәгенә кендек турысыннан башлап кызыл буяу агыза.

 

Мәдинә.

Бу дөньяда эзе дә юк малаеңның,

Соңгыларын мин себереп аттым бүген!

Үчем алдым, җаным тыныч,

                                  тик нигәдер!

Һаман песи балалары мияулаша.

Мияу! Мияу! Мияу! Ишетәсеңме,

                                               дустым!

Нәфисә.

Әйе, нидер ишетелә сыман...

Мәдинә.

 

 

Мияу!

Зинһар, эзләш! Нинди фаҗигале финал

Бүләк иттем сиңа! Син бурычлы!

Мияу!

Кәрим.

Йа, Ходаем! Нишләтте бу хатын безне!

Раббым! Тәмуг җиргә ишелдеме,

                                                           ни бу?

Кай туфракка нинди орлык чәчим икән?

Ник җавап юк? Бары шомлы тавыш...

Ни бу?

Мәдинә

Мияу! Мияу! Пес-пес-пес-пес!

Мияу! Мияу!

Х ор.

Туйда кияр ак күлмәкнең аклыгына

Гөнаһ табы тузан булып кунса әгәр,

Бәхетеңне изсә күкнең гөмбәзләре,

Ишелергә торган кара болытлардан

Тамып төшәр тик бер тамчы булып

                                                  калсаң,

Һәм бәхетне тик әҗәткә генә алсаң,

Ярган юлың әверелер бер упкынга –

Сөйрәп алыр ул суырып сине шунда.

Бер әрсез тап булып калыр бары хисең

Җилләр куып каралтырлар аның төсен...

Син сайлаган язмыш сиңа каршы

                                              төшәр...

Туй үпкәсез булмый дигән борынгылар,

Тормыш туе үпкәләре авыррак.

Хаталардан хали түгел адәми зат,

Тик хатаны төзәтерлек сабыры бар.

Төзәтергә ашыкмасаң, синнән узып,

Язмыш үзе төзәтергә кулын сузар:

Ул киертер кәләшләргә кара күлмәк,

Ә кулына бер уч туфрак бирер бары...

Каберендә таушалдырыр сөйгән ярын...

Күлмәкләрнең аклыгына сокланганда,

Нәфрәт уты кайный икән

                                            берәр канда,

Бәхетеңне күз яшендә кора күрмә,

Хатыннарның яшьләрендә –

                                                  канлы төрмә...

Пәрдә.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: