Мәдинә (дәвамы)

(Әсәрнең башын МОНДА басып укыгыз)

Өченче күренеш

Шул ук бүлмә. М ә д и н ә Галиянең портретын ясый.

Г а л и я чамадан тыш бай кыяфәтле.

Г а лия.

Мөмкин кадәр тормышчанрак булсын

рәсем.

Мәдинә.

Тормышчанрак кирәк икән,

ник алайса Фото эшләтмисез?

Рәссам бу тормышка

Нинди күзлек аша карап яши икән,

Рәсемнәре шундый төсләр, 

                                шундый нурлар

Белән бизәләчәк һәм башкача булу

Мөмкин түгел...

Г а лия.

Димәк, мөмкин акны – кара,

Караны – ак итеп күрү бу дөньяда?

Мәдинә.                

Шуның белән яшәү кызык тадыр һаман.

Кемгә кара – ул тик кара гына, ләкин

Һич язып булмый карага кара белән,

Һәрчак кара аркасында ак бит ята...

Г а лия.

Алай булгач, акның каралыгы нидә?

Мәдинә.

Шуны беләм: бар төсләрнең

кушылмасы –

Сез атаган ак төс.

Галия.

Кызык, алайса әйт:

Туй күлмәге нигә соң ак?

Бәхет төсе

Безнең башта нигә акка гел бәйләнгән?

Туй күлмәге аклык-сафлык үрнәге бит?

Ак күлмәкнең кай чабуы алсу? Йә, әйт?

Мәдинә.

Бергә каршылаган алсу таңнардыр ул?

Г а лия.

Ә яшеле?

Мәдинә.

Кар астыннан шытып чыккан

Үлән кебек тәүге хисләр яшеллеге.

Г а лия.

Ә шәмәхә?

Мәдинә.

Сүзләр беткәч, моңың юкны

Истә тотмый җырлау, күңелеңне юып.

Г а лия.

Ә зәңгәре нидә?

Мәдинә.

Дәртнең басымыннан

Муеннарда бүртеп чыккан

                          кан тамыры...

Галия.

Сарыялгыз төнне сарган сагыш, димәк?

Мәдинә.                   

  Яки байлык, көрән күзләр нурын йоткан.

Г а лия.

Ә карасы нидә ак күлмәкнең?

Мәдинә.

Төндә!

Ак хисләрне куенына сыендырган

Кара төндә.

Г а лия.

Ә кызылы...

Мәдинә.

Ә кызылы – түккән яшьләр.

Яше бетеп, кан елаган зәңгәр күзләр.

Г а лия.

Бармы агы ак күлмәкнең?

Ни диярсең?

Мәдинә.

Сукыр хәтер – акның агы, шаян хәтер,

Ак тап белән булганнарны каплап куя,

Элпә артын сәхнә итеп, уен кора.

Хәтер – бер җавапсыз суфлёр.

                                       Шул сәхнәдә

Роль уйнаган артистларның сүзен бутап,

Вакыйгалар муенсасын тартып өзә

Һәм чәчелә энҗеләре кайсы кая.

Һәм финалда кем үләсен белеп кара...

Г а лия.

Димәк, бәхет бәхет кенә түгел, кайгы?

Мәдинә.

Бары кайгы фонындагы бәхет кенә

Зур күренә. Тоташ бәхет киләчәктә

Олы кайгы көтү белән изалана.

Г а лия.

Димәк, Җирдә бәхет юк, дияргә була?

Мәдинә.

Без җәннәттән куылгачтын бөтен бәхет

Безне көтеп, аңлавымча, шунда калган.

Г а лия.

Әгәр җирдә бәхет юк дип исәпләсәң,

Нәрсә кала? Бу яшәүдә нинди мәгънә?

Мәдинә.

Бәхет, мәгънә эзләп яшәү инде үзе,

Миңа калса, мәгънәсезлек үлем барда.

Бары тынлык кына мөһим бу дөньяда.

Г а лия.

Тынлык?

Мәдинә.

Тик тынлыкта ишетелми мәллә

Үз сулышың? Тик сулаган кеше – тере,

Димәк, тынлыкяшәү белән тәңгәл килә.

Г а лия.

Кызык уйлар, тик куркыныч миңа

                                                 никтер.

Мәдинә.

Оныт! Карашыңда уйлау чагылсынга

Юри сүз куерттым! Бу хәйләмне кичер!

Галия.

Син акыллы, зинһар миңа киңәш бирче.

Мәдинә.

Киңәш – зур мал түгел, ник кызганыйм,

                                                сөйлә!

Галия.

Минем ирем...

Мәдинә.

Нәрсә булган ирегезгә?

Г а лия.

Мин иремне бүлешергә мәҗбүр...

Мәдинә.

Сезгә

Ул хыянәт итә, димәк?

Нишләп алай?

Галия.

Мин кунакка кайтып йөри идем җәен.

Әбиләргә, бер авылга. Минем ирем

Төнлә клубка килә иде, ул күршедән.

Безнең авыл тау башында, аларныкы –

Тау астында, куе урман арасында.

Ул яклар да шул урмандай чытырманлы

Хәтта хисләр, мөнәсәбәт бер-беренә.

Сөю икән – ул сөюнең тамырлары

Җиргә тирән китеп, башка тамырларга

Бәйләнелгән, кайсы агач кай тамырдан

Үскәнлеген аңлау мөмкин түгел хәтта.

Мәдинә.

Чуалчыклы булыр, ахры, бу хикәят...

Г а лия.

Гади булмас. Һәр чытырман арасында

Җәяүлегә бер тар сукмак булган кебек,

Эзли торгач, тапталган юл табылачак.

Без таныштык ирем белән, яратыштык.

Ул ярата, назлый белә хатын-кызны...

 

 

Мәдинә.                 Аңлыйм сезне, күз алдыма китерә алам...

Г а лия.

Ярамаган товар саткан кебек

                                  качып-посып,

Без оялттык йолдызларны шактый еллар.

Ул, билгеле, чикләнмәде минем белән.

Аңлап була, аның дәртен бер хатын-кыз

Баса торган түгел, ул бит ерткыч җанвар!

Ә мин, башка ирләр назын татысам да,

Табалмадым аның кебек кыргый дәртне!

Аңлыйсыздыр мине...

Мәдинә.

Таныш хәлләр, аңлыйм...

Г а лия.

Сезгә сөйләү бигрәк рәхәт, фикеребез

Тәңгәл килә, үз-үземә сөйләгәндәй!

Мәдинә.

Әйтмәдегез, нинди киңәш кирәк миннән?

Г а лия.

Хәзер әйтәм, бу хәлләрне бераз сезгә

Ачыклабрак сөйлим дидем, киңәшегез

Төпле булсын өчен. Бу бик мөһим миңа!

Мәдинә.

Сөйләгез соң, игътибарым биреп

                                            тыңлыйм.

Галия.

Өйләнештек! Ул сабыйдай шатлык гизде!

Дәртен тыялмыйча туйда тәнәфестә,

Ике тапкыр кереп чыктык без аулакка.

Ә кайткачтын исерекләр сыман икәү

Ике якка ауган килеш без йокладык,

Ялгышмасам, ул гырлады бугай хәтта!

Мәдинә.

Бигрәк әрәм үткән икән зөфаф төне...

Г а лия.

Төн рәхәтен кичтән без, әҗәткә алып,

Тиененә кадәр тоткан идек инде!

Михнәт шунда, минем ерткыч,

                                      никахтан соң,

Онытмады чытырманда салган эзен.

Бүректәге бүре баласыдай һаман

Ул урманын күзли һәм боега мескен!

Мин тыймадым, сер бирмәдем,

                                  тик көнләштем.

Аркасында алып кайткан тырнак эзен

Һәрчак мин бизәдем үземнеке белән

Янәшәгә сызып. Муенындагы таплар –

Үбү идемин тешләдем шул тапларны,

Дошманымның исен тойдым

                                              мин иремнән –

Һәм үземнең ислемайны күбрәк сибеп,

Мин иремне ныграк кочтым, исем

Йотсын диеп, аның һәрбер күзәнәге.

Менә шулай аралаштым дошман белән.

Төсләр турындагы сөйләшүдән чыгып,

Хәзер аңлыйм, көнләшүем юкка булган.

Мәдинә. Нигә юкка?

Г а лия.

Ә нәрсәдән көнләшергә?

Мәдинә.

Миңа калса, көнләшерлек сәбәп байтак:

Ул башканы назлый, аны коча, үбә,

Сезгә дигән җылы сүзләр белән төрә.

Ул җылысын һәрчак ике өлеш бүлә,

Көчен түгеп, кеше кырын ул сукалый,

Ятка иген игә; бер алманы ярып,

Кортлы ягын, билгесездер кемгә бирә?

Галия.

Кортлы ягы миндә түгел, анысын беләм!

Мәдинә.

Мин ашыкмас идем алай кырт кисәргә.

Г а лия.

Төгәл белми торып әйтмәс идем моны!

Дәлилем бар, мин өстенрәк ирем өчен...

Мәдинә.

Йә, әйтегез!.. Бер башлагач,

                              ник дәшмисез?

Г а лия.

Мин иремнең бердәнбере –

                                 дәлилем шул!

Мәдинә.

Ничек берәү? Сөяркәсе бар, дидегез?

Г а лия.

Бик төгәл сүз! Әйтерсезме диеп көттем!

Мин хатыны аның һәм мин берәү генә!

Сөяркәләр – байтак, язгы уылдыктай!

Мәдинә.

Димәк, берәү генә түгел сөяркәсе...

Тик бер нәрсә тынгы бирми: көндәшегез

Шул чаклы күп икән, шатлыгыгыз нидән?

Га л и я.

Алар бер-беренә көндәш, миңа түгел.

 

 

 

 

 

Мин бит – хатын, ә сөяркә түгел! Ролем Тик минеке, үзем уйныйм!

Мин – бердәнбер!

Хатыннарның түшәкләре һәрчак җылы,

Ике йөрәк белән тибә һәрбер төне.

Сөяркәнең – һәрчак суык түшәкләре,

Кәфенлектәй бер өметсез ап-ак җәймә,

Ә кичләрен алмаштыра ятим төннәр.

Юньле ир-ат – ерткыч хайван,

                                               ауда һаман.

Аңа җиңү кирәк, юкса, ул сүрелә.

Салкын кылыч белән илләр яуламагач,

Хисләр белән хатыннарны яулый ирләр.

Һәм өенә җиңү таҗын киеп кайта,

Ә хатынга бүләк – җиңүченең дәрте!

Куркак чебеш белән түшәк бүлешкәнче,

Мин шул дәртне татыр өчен үз иремне

Һәркөн ауга җибәрергә әзер сүзсез!

Мәдинә.

Никтер киңәш сорамыйсыз һаман,

көтәм...

Г а лия.

Беләсезме, сезнең акыл миңа күчте

Һәм киңәшне үзем бирдем үз-үземә!

Мәдинә.

Алай булгач, тәмам. Рәсемегез әзер...

Г а лия.

Ярый, димәк, инде карарга да хәзер?

Мәдинә.

Ул сезнеке. Үз иркегез, хуҗасы сез.

Г а лия.

Бу дөньяга бик куркыныч күзлек аша

Карый икән сезнең рәссам!

Мәдинә. Башкасы юк...

Г а лия.

Тактагызда ачык төсләр беткән мәллә?

Бит очымның алсулыгы, чия иренем,

Яшел күзләр бар да кара! Соры таштай

Ике күзем усал караш белән карый.

Ләкин бу – мин. Һәм кәгазьдән

                                       чыгам сыман!

Бик караңгы, ләкин бу карагыз матур.

Рәхмәт сезгә! Мин канәгать!

Сез бик оста! Акча белән генә түләү аздыр сыман!

 

Акча бирә. Чыга башлый.

 

Г а лия.

Саубуллашыйк! Рәхмәт,

                       сүзем тыңладыгыз!

Мәдинә.

Сез портретны оныттыгыз, ашыгып.

Г а лия.

Онытмадым! Бүләк булсын

                                      миннән сезгә...

Икегезгә! Җәүдәт килгән саен сезне

Күзләрмен мин тынгы бирми җаныгызга...

 

Чыгып китә. Мәдинә кала.

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: