Мәдинә (дәвамы)

Икенче күренеш

Шул ук фатир. Бөтен картиналар ак тукыма белән капланган. Күбесе бер өемгә өелгән. М ә д и н ә мөслимәләрчә киенгән. Аның йөзе белән кул очлары гына күренеп тора. Ул намаз укый. Ишеккә шакыйлар. Кабат шакыйлар. Аннан ишек сызгырып ачылып китә. Җ ә ү д ә т керә. Мәдинәне күреп, бераз басып тора. Кире китмәкче була. Аннан кәнәфигә утыра. Мәдинә намазын укып бетерә.

 

Мәдинә. Нигә килдең?

Җәүдәт.

Син көтмәдеңмени мине?

Мәдинә.

Дога кылдым әле генә сине башка

Күрмәскә дип...

Җәүдәт.

Ишетүче юк, күрәсең,

Мин каршыңда, догаң кабул түгел, димәк.

Мәдинә.

Мин догамны кылып өлгергәнче инде

Килгән булгансыңдыр...

Җәүдәт.

Йә булмаса, үзең

Мин килгәнне сизгәч кенә дога кылдың?

Мәдинә.

Башка күрешмәбез диеп өметләнәм!

Җәүдәт.

Яңа киемнәрең сиңа бик килешә.

Мәдинә.

Якын килмә. Җитәр. Чама белик, Җәүдәт.

Җәүдәт .

Ни үзгәрде? Шуны аңлый алмыйм

                                         мин һич.

Мәдинә.

Бар да элеккечә дияр идеңмени?

Җәүдәт.

Минем өчен үзгәрмәде һич бернәрсә.

Мәдинә.

Элек безнең очрашулар гөнаһ булса,

Хәзер синең никах тәмуг уты белән

Яный безгә хисләребез өчен. Җәүдәт,

Әгәр синең күңелеңдә берәр кайчан

Миңа сөю булган булса, тыңла мине...

Җәүдәт.

Колагымда бөтен игътибарым, сөйлә!

Ник дәшмисең, сөйлә, тыңлыйм мин,

Мәдинә.

Ник уасың кулларыңны? Карашың да

Сәер кебек, син сәламәт түгел мәллә?

Мәдинә.

Мин сәламәт.

Беләсеңме, әгәр кеше

Ни дәрәҗә мескен икәнлеген тойса,

Бөтен галәм киңлегендә кеше хәтта

Нәни тузан бөртегеннән бәләкәйрәк

Икәнлеген аңлый алса, (ышан миңа,

Моны аңлау кыен. Әйе, белеп була,

Тик чын-чынлап аңлау хәтта

                                                         мөмкин түгел.

Биек бина кырыенда өскә кара

Яки бина түбәсенә менеп, аска

Караш ташла – шундук буып,

тын кысыла, Чемер-чемер килә табан асты, хәтта

Шунда бик бәләкәй тоясың үзеңне.

Күз алдыңа китер, янәшәңә Җирне

Тәгәрәтеп китерсәләр, ни тоярга?

Бу зурлыктан шундук чәч агарып, акыл

Ташлап чыгар баш миеңне, анда сыймас.)

Тез чүгәчәк ялварулы догада һәм

Инаначак кеше шулчак бер Аллага.

Кылган гөнаһлары аны җиргә сыгар...

Җәүдәт.

Ә ышану безгә яшәү көчен биреп,

Дәрт өстәргә тиеш түгелмени?

Мәдинә.

Әйе...

Тик ышану килгән мәлгә кадәр булган

Гөнаһларны кая куярга кушарсың?

Җәүдәт.

Синең сүздән чыгып фикер йөртсәң әгәр,

Бер абынган гомер буе тиеш була

Кара җирне кочып, чиксез яшь түгәргә...

Мәдинә.

Безнең гөнаһ – дәртебезне тыялмауда.

Тәмуг уты тиеш безгә, Җәүдәт, аңла.

Тик котылу мөмкин, әгәр...

Җәүдәт.

Әйтеп бетер.

 

 

Мәдинә.

Мин ышана идем синең аңлавыңа!

Җәүдәт.

Әйтеп бетермәдең, ни эшләргә безгә?

Мәдинә.

Без кушылган чакта әгәр берәребез

Башка берәү белән никах кылган булса,

Безне ташлар атып үтерсәләр генә,

Котылачак иде безнең җаннарыбыз

Бакыйлыкта әзерләнгән җәзалардан.

Җәүдәт.

Без никахлы түгел идек икебез дә.

Мәдинә.

Әйе! Куануым чиксез шуңа күрә!

Җәүдәт.

Син әйтмисең һаман: без нишләргә тиеш?

Мәдинә.

Нибарысы таяк белән һәммәбезгә

Йөз кат ору тиеш мәйдан уртасында.

Җәүдәт.

Бу кыргыйлык булып тоелмыймы сиңа?

Мәдинә.

Кылган гамәлебез кыргый түгелмени?

Җәза белән гөнаһ салынырга тиеш

Бер үлчәүнең ике як тәлинкәсенә.

Җәүдәт. Бәгърем...

Мәдинә.

Куркытмыймы тәмуг уты, Җәүдәт?

Җәүдәт .

Тәмуг уты – миңа сине күрү болай.

Йөзең сулган, хәрәкәтең кискен, күзең

Курку баскан, әйтерсең лә, күргәнсең син

Җәһәннәмнең учак хуҗасын, Мәдинә.

Як-ягыңа каранасың, сөйләшүең

Өзек-өзек, ярты сүздә туктыйсың да

Минем колак ишетмәгән берәү сүзен

Тыңлыйсыңдыр кебек, угры сыман сулап.

Нишләдең син? Ач күзеңне! Бу башыңда

Шашынулы уйлар өнен туздыр, яшә!

Мәдинә.

Бер үтенеч, нибарысы йөз мәртәбә

Таяк белән аркабызга ору, уйла, Җәзамы бу?

Тән газабы гына, Җәүдәт,

Җаныбызны азат итик кайнар уттан! Суз кулыңны!

Җәүдәт.

Мин никахлы, кул тотышу,

Ул үлчәмгә салсаң әгәр, шул ук гөнаһ!

Мәдинә.

Суз кулыңны, татып кара ялкын тәмен.

 

Шырпы сызып аның учына якын

китерә.

 

Мәдинә.

Таяк белән ору күбрәк ошар сиңа.

Җәүдәт сузган кулы белән аның битенә суга.

Җәүдәт.

Йөз мәртәбә сугу кирәк, димәк, сиңа?

Җиңел булса, түзеп кара, әйдә, сугам!

Гөнаһыңны үз кулларым белән хәзер

Чыгарырмын орып, җаның тынычланса!

Мәдинә. Җәүдәт...

Җәүдәт .

Күп тыңладым саташуың, хәзер

Тыңлап кара минем дәлилләрне үзең.

Вакыт-вакыт аңа сугып җибәрә.

 

Җәүдәт.

Газаплану ошый икән, түзеп кара!

Бу уенга мәхәббәтең сүрелер тиз.

Ике дөнья хакында да кайгыртырга

Кушкан, диләр, безгә Ходай, онытмасаң!

Бу дөньядан ваз кичеп, син бакыйлыкны

Өстен күрсәң, бик тиз кайтарырмын

                                                          сине

Гөнаһ тулы фанилыкка, ач күзеңне!

Рәссам сәләтеңне кәфенлеккә төреп,

Җирләгәнсең, төрбә сыман тора алар.

 

Картиналарны каплаган тукымаларны ачып җибәрә.

 

Ни хакың бар? Ул сәләтне сиңа Ходай

Бүләк итмәгәнме? Рәхмәт хисең кая?

Бу баш маңгай белән җир терәргә генә

Яраклымы? Җавап биреп кара...

Мәдинә. Җәүдәт...

 

 

 Җәүдәт.

Яп авызың, тының тартма, үзем әйтәм:

Синең миең – үзе галәм түгелмени?

Һәрбер уең планетадай әйләнмиме

Күчәрендә, Бәхет дигән кояш юкмы?

Актар миең буразнасын, ниләр шыткан

Ул туфракта, нәтиҗәләр яса соңрак.

Нәрсә гөнаһ: сөю җилкәненә өргән

Дәртне хуплап, яратумы бер карусыз?

Әллә Ходай биргән хис – сөюне тыеп,

Мәхәббәтнең яралгысын карында ук

Суеп, юк итүме җансыз килеш, уйла!

Һәрбер никах инде күктә укылгачтын

Җирдә кабат укып тору нигә кирәк?

Безнең язмыш бер китапка язган икән,

Көндәлектә икелесен төзәтүче

Укучыдай газаплану нигә кирәк?

Көтмәдем дип, күз буйыйсың,

                                       рәссам имеш!

Җиде кат йозакта булыр иде ишек,

Әгәр һәр мизгелдә мин киләсен көтеп,

Һәр тавышка сискәнүдән бөтен тәнең

Тартышмаса, сагынудан кан йөрмичә,

Көзән җыермаса сыгып җаның!

Ишек Җилкапкадай ачык иде, көтә, диде!

Мәдинә.

Җәүдәт, җитәр, кулың каты...

Җәүдәт.

Хөкем кулы

Назлы булыр диеп өметләндең мәллә?

Мәдинә.

Җәүдәт...

Җәүдәт.

Йөз мәртәбә сугу кирәк, дидең,

Шайтаннарың куып бетергәнче чыда!

Мәдинә.

Җәүдәт, авырттырма!..

 

Нәфисә белән Ирҗан килеп керәләр.

 

Нәфисә.

Җәүдәт! Нишлисең син?

Җәүдәт.

Югал моннан, юкса

Синең сыртыңны да сыйпар хөкем кулы...

Нәфисә.

Ирҗан! Карап торма...

Ирҗан. 

Җәүдәт, сиңа монда

Килмәскә дип бер әйтелде бугай инде?

Җәүдәт.

Син кысылма, көчек, сытылырсың

                                                    ялгыш...

 

Ирҗан ике уйлап тормастан Җәүдәтне берничә мәртәбә суккалап ега. Җәүдәт йөзен тотып ята. Мәдинә

сикереп торып, Ирҗанга ташлана.

 

Мәдинә.

Кем сорады кысылырга, югал!

Нәфисә.

Мәдинә...

Ирҗан. Ул бит сине...

Мәдинә.

Югал күземнән!

Шакшы кулың белән йөзен каралтырга

Кемнән рөхсәт алдың? Югал!

Күзең чукыйм!

Нәфисә.                  

Соңгы тамчы акылыңны җуйдың мәллә? Ни сөйлисең?

Мәдинә.

Кем      сорады      кысылырга!

Аяз күктән яшен суксын, йотсын асфальт!

Бәхетегез яшьләремдә батып үлсен...

 

Яулыгын салып аларны шуның белән кыйный.

 

Ирҗан.                    

Акыл кыйммәт йөрми икән сездә, киттек...

Нәфисә.

Шайтан икән сиңа Алла, шуңа табын...

 

Чыгып китәләр. Мәдинә Җәүдәт янына тезләнә.

 

Мәдинә.

Җәүдәт! Җәүдәт! Абау,

                        борының каный, тукта!

Мә яулыгым, сөрт йөзеңне,

                                  нуры кайтсын...

 

 

 


Җәүдәт .

Яңа киемнәрең сиңа бик килешә...

Сизәсеңме, дәртем чабышкыдай...

Мәдинә. Җәүдәт,

Алдашасың һаман... Ышанасы килә...

Җәүдәт .

Әгәр сине бер чак мин алдаган булсам,

Тик шаяру булса эчкән бу антларым,

Синең җиләк иреннәрне үпкән бу иреннәр

Ялган сөйләп, агу чәчкән булса әгәр;

Бу кулларның сине иркәләгән чакта

Калтыравы, тын кысудан чын булмаса,

Начар уен икәнлеге ачыкланса,

Ходай көттермичә, инде бу дөньяда,

Җигеп эшкә булган бөтен көч-кодрәтен,

Һич көтмәгән, мин бәхетле дигән чакта,

Җәзаласын мине бөтен тәмен табып,

Һәм бу җирдә һич калмасын хәтта эзем,

Корысын токымымның карт агачы,

                                           үлсен...

Изгелегең төргән бу яулыкта менә

Кызыл канымант итәмен шуның белән!

 

Мәдинә аны үбә башлый. Җәүдәт кызны түземсезлек белән чишендерә.

 

Мәдинә.

Ярат мине, тик онытма,

                                  син ант бирдең...

Җәүдәт, син ант иттең,

                                каның шаһит моңа...

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: