Мәдинә

Мәдинә.

(Трагедия)

Катнашалар:

Хо р

Мәдинә

Җәүдәт

Нәфисә

Ирҗан

Г а лия

Кәрим

Беренче күренеш

Фатир. Бөтен җирдә картиналар, рәсем ясау әсбаплары.

 

Х ор.

Туйда кәләш ап-пакь күлмәк кия, көлә;

Туйда кәләш бәхет томанында йөзә;

Туйда кәләш шампан шәраблары эчә,

Төкле аяк белән бусаганы кичә,

Йомшак мендәр, чәкчәк, бал һәм бер

                                            кашык май.

Туйлар көздә үткәнмоңсу, тик һәркем

                                                              бай.

Бәхетсезләр туйлар үткәч пәйда була.

Туйда тиеш бәхет белән яна парлар.

Шампан бөкеләре белән бергә күккә

Туйда мәхәббәтнең җаны күтәрелә,

Ихлас елмаюлар туй көнендә инде

Иреннәрнең арган хәрәкәте генә.

 

Мәдинә.

Син туенда булдың аның,

сөйлә миңа. Күзләрендә нәрсә күрдең? Тик яшермә!

Нәфисә. Мәдинә!

Мәдинә. Сөйлә!

Нәфисә.

Хәзер сөйләп нинди мәгънә?

Мәдинә.

Мин белергә телим, аның күзләрендә

Нәрсә күрдең? Бәхет? Сагыш?

Сөйлә, нәрсә?

Нәфисә.  

Мәдинә, мин күрмәдем аның күзләрен...

Мәдинә.

Алдашасың, күзләреннән күзең алмый

Кич буена аны гына күзләдең син

Миңа сөйләр өчен, син бит белә идең

Минем сорыйсымны: аның күзләрендә

Нәрсә күрдең, сөйлә, диеп, туй көнендә.

Ул бәхетле идеме?

Нәфисә. Мәдинә, аның Арган иде күзләре...

Мәдинә. Ул бәхетлеме?

Нәфисә.

Арып, түбән игән иде ул күзләрен...

Мәдинә.

Бәхет күрдеңме син күзендә?

Нәфисә. Мәдинә,

Ул исерек иде инде туй беткәндә...

Мәдинә.

Тик күзендә...

Нәфисә.

Бәхет иде күзләрендә.

Ул бәхетле һәм карашы мәхәббәттән

Яна иде караганда кәләшенә.

Күз алмады ул кич буе, тик сөйгәнен

Күрде бугай йөзләп кеше арасында.

Аннан бәхетлерәк кияү күргәнем юк.

Сөю тулган иде зәңгәр күзләренә,

Һәм төшмәде кебек аның сул як кулы

Бер мизгелгә кәләшенең тезеннән, ул

Калдырды ак күлмәктә дәртле кулын

Рәсем итеп, яндырыплар куйган сыман.

Бер теләктән генә янды бугай ул кич буе:

Аулак бүлмә икесенә һәм ул шунда

Бөтен тәнен кызның каплар иде, беләм,

Шул эз белән үбүләргә күмәр иде,

Һәм җуйганчы аңын яратырга аны

Әзер иде Җәүдәткүрдем күзләреннән.

Парлы биюләре ике канат кагып

Күктә очкан бер кош сыман хәтеремдә!

Мәдинә.

Ул ярата алмый аны, син беләсең...

Нәфисә.

Ул ярата аны – шуны беләм, күрдем

Үз күзләрем белән, хәер, күзләремә

Шул мизгелдә йөрәгемнең һич кенә дә

Ышанырга теләмичә тибүеннән

Тыным кысып буылсам да, һаман саен

Сагыш басмас микән күзләрен дип,

аңа Караш ташлап сынасам да, юк, күрмәдем

Аз гына да моңсу кыяфәтен! Бәхет!

Ул бәхетнең үзе иде туйда, хәтта

Кәләш ул кадәрле шатлык кичермәде –

Шуны гына әйтәм сиңа мин, Мәдинә...

Мәдинә. Син алдыйсың...

Нәфисә.

Ышанырлык булмагачтын

Ник сорыйсың? Мондый хәбәр

җиткерүе

Миңа җиңел, дисең мәллә?

Мәдинә.

Юк, Нәфисә!

Сиңа рәхәт! Тавышыңның кайгырулы

Яңгырашы – тик ясалма уйнау гына.

Нәфисә. Мәдинә!

Мәдинә.

Әйе, табигатең шундый синең –

Яхшы театрның начар артисткасы

Булдың гомерең буе: күзләреңә шундук

Алдашуың бәреп чыга, иреннәрең

Читендәге бер елмаю җыерчыгы

Күбрәк сөйли сүзләреңә караганда.

Нәфисә.

Син шашасың бугай, Мәдинә!

Мәдинә.

Әйе!

Бүген дөнья белән бергә мин дә шашам!

Үз теләгең белән бу дөньяда яшәү –

Тилелекнең зур дәлиле...

Нәфисә. Җан борчуда...

Мәдинә.

Нәрсә диеп? Бу хәбәрең миңа,

                               син көткәнчә,

Кара кайгы булып әверелмәс дипме?

Насыйп булмас дипме сиңа күрү

Елаулардан сукырайган күзләремне?

Нәфисә.                  

Хәлең аңлыйм, тик сүзләрең чама белми...

 

 

 

Мәдинә.

Туры кара күзләремә сөйләшкәндә! 

Нәфисә.

Карыйм...

Мәдинә.

Әгәр берәр кайчан күкрәгемдә

Ярсу белән типкән йөрәк хәсрәтеннән

 Шартлап, үз канымда батып үлсә җаным,

Син белмәссең моны, ышан, бу күзләрдә,

Син күрмәссең бүтән яшьләр ялтыравын,

Син тоймассың күкрәгемдә үлгән өмет

Таркалса да, зәһәр исләр аңкытып! Юк!

Мин күрсәтмәм сиңа моның

                              һичкайсысын!

Нәфисә.

Читтән дошман табып, халкын тыеп

                                                        торган

Дәүләт кебек син дә, миндә дошман

                                                        таптың

Хәсрәтеңнең ярсуларын алдар өчен.

Мәдинә.

Ул киләчәк...

Нәфисә.

Һәм син аны кертерсеңме?

Әйт, Мәдинә! Зинһар, сөйләш,

                                беләсең бит

Уйларыңа чумсаң, син куркыныч.

Мәдинә. Нәрсә?

Нәфисә.

Уйларыңа чумсаң, карашыңнан

                                куркам, күзең

Гади кеше күрмәгәнне күрә сыман,

Кешелеккә язган бөтен кайгыларны

Күзләгәндәй йөзең кача, шомландыра.

Мәдинә.

Сүзләр бары сүзләр генә, бөтен мәгънә

Ята сүзләр арасында, тынычлыкта.

Ул киләчәк...

Нәфисә.

Үзем аны каршы алам!

Мәдинә.

Ул киләчәк, тик бу хәлләр инде безгә

Буйсынмыйдыр кебек һәм азагы хәтәр...

Нәфисә.

Нәрсә сөйлисең син?

Мин куркамын

                        синнән.

М ә динә.

Мин бәләкәй идем, минем песи беркөн

Күз алдымда бала тапты, үзе һаман

Күзләремә минем туры карый, сыный.

Мин бик курыккан идем,

                           бер почмакка посып,

Калтырандым, песи һаман миңа карый.

Уянганда иртән, песи балаларын

Үтергәнен күрдем, күз алдыңа китер,

Әле сукыр дүрт баласын берәм-берәм

Үткен тешләр белән ул кимергән иде,

Авызында сөякләре сынган тавыш,

Колагымда әле һаман ишетелә,

Берәр бала еласа да, шул песиләр

Елагандай булып, кулларыма кисәк

Каз тәннәре чыга һәм песинең шулчак

Дога кылган сыман юынганын күрәм.

Нәфисә.

Ял итәргә кирәк сиңа, Мәдинә!

Мәдинә.

Юк!

Ул киләчәк, беләм.

Һәм берничек аны

Туктатырга мөмкин түгел, ул үзе дә

Каршы моңа, әмма көче җитмәс, килер.

Куркынычы шунда, туктатырга инде

Бик соң хәзер, ә азагы билгеләнгән...

Нәфисә.                

Мәдинә! Син бит рәссам! Ап-ак бер бит

Һәм яктырак төсләр сайлап, яңа баштан

Тормышыңның рәсемен матур итеп яса.

Мәдинә.                    

Тик мин Алла түгел! Безнең язмышларны

Алла гына хәл итә ала, без бит көчсез...

Нәфисә.

Үзебезнең гөнаһ – Аның тәкъдире дип,

Җаваплылык ансат кына өстән шуа!

Мәдинә. Нинди гөнаһ?

Нәфисә.

Син гөнаһсызмыни?

 Мәдинә.

Белмим!

Ә менә син беләсеңдер кебек, күзең

Шундыйрак караш белән карый миңа:

Мәдинәнең гөнаһларын исәпләдем,

Барсын беләм, күптән саныйм,

                                    дигән сыман.

Йә, әйт, белсәң!

 

 

 

Нәфисә.

Бу сүзләрең көлке сыман!

Һәркем белә үз гөнаһын, аркасына

Аскан капчык сыман сөйри гомер буе.

Гаҗәпләнгән күзләр белән син карама!

Мәдинә.

Һәркем үзенекен белә, әйе, тик син

Минекеләр белән таныш бугай. Ата!

Нәфисә.

Ник атарга, үзең белгәч?

Мәдинә.

Юк, син ата!

Нәфисә.

Соравыңа караганда – син гөнаһсыз?

Шулай тоела бугай сиңа?

Мәдинә.

Син әйт, көтәм!

Хөкемдарлык ролен алдың икән, сөйлә!

Нәфисә.

Елмаясың, нахак гаеп мин аткандай...

Мәдинә.

Ата! Көтәм! Сөйлә! Мин үтәли күрәм:

Бик атыйсың килә минем гөнаһларны.

Аваз белән бу дөньяга яңгыратмасаң,

Ул гөнаһлар өчен җәза булмас диеп

Куркасыңдыр, бәлки, Нәфисә?

Нәфисә.

Мәдинә!

Син бит мулла кызы, атаң кечкенәдән

Өйрәткәндер гөнаһларның ни икәнен?

Мәдинә.

Әйе... Заманында мин бит изгелекне

Тоя идем, сафлык көчен тоя идем.

Тик ярату нишләп күпчак гөнаһ белән

Бер савыттан ашый? Шуңадыр ул йөрәк

Яратканда бер урынына ике тапкыр

Тибә, абынып куя – күреп мәхәббәткә

Илткән юлны гөнаһ асылташлар белән

Түшәгәнен. Аһ! Ә бит сафлык иңнәрдә

Канат булып үсә һәм бернинди юллар

Алыштырмас иркен күктә очуларны...

Сизмичә дә канатлардан баш тартканбыз,

Шуңа дучар без җәяүле мәхәббәткә...

 

Ишек шакыйлар.

 

Нәфисә. Кертәсеңме?

Мәдинә. Керсен...

Н әфисә. Мәдинә!

Мәдинә. Курыкма!

Нәфисә.

Кабат хисләр уяначак, нигә кирәк?

Мәдинә.

Ул хисләрне йоклады дип,

                               кем соң әйткән?

Ач ишекне, бусаганы атлап керсен...

Ач, дим! Ышан, карышырга

                                   мөмкин түгел,

Билгеләнгән сюжет бездән күпкә көчле...

 

Нәфисә ишекне ача. Җ ә ү д ә т керә.

Нәфисә читтә.

 

Җәүдәт. Мәдинә...

Мәдинә. Тсс...

 

Мәдинә Җәүдәт тирәсендә бөтерелә. Муеннарын исни. Әйбергә караган кебек аны күзли. Бармак очларына кадәр тотып карый. Күзләренә озак карап тора.

 

Мәдинә.

Тоймыйм... Синме соң бу, Җәүдәт?..

Җәүдәт.

Мин бик аңлыйм сине,

                   минем гаеп чиксез...

Мәдинә.

Тавышыңны нигә фаҗигале иттең?

Кирәк түгел! Ник җыердың маңгаеңны,

Кашларыңны ике якка салындырдың?

Ник бер сабый малай сыман

                                          башың идең,

Карашыңны төбәп идән тактасына?

Син бит туйга кадәр белә идең, монда

Күктән зөфаф төнегезне күзләгән

Ай Үз урынын Кояш белән алышуга,

Каз мамыклы мендәр суынганын көтми

Минем бусагадан атлап керәсеңне?

 

 

 


Җәүдәт. Белә идем...

Мәдинә.

Син хәтерлисеңме әле

Ничек башланганын бу хәлләрнең,

                                                Җәүдәт?

Җәүдәт.

Мөһиммени ничек башланганы?

Хәзер Мине күбрәк борчый бүгенгебез.

                                          Бәгърем...

Мәдинә.

Нәфисә! Син бит әле һаман биредә...

Нәфисә.

Мәдинә, мин китә алам,

                          әгәр син теләсәң...

Мәдинә. Юк, кал...

Җәүдәт.

Китсен, бәгърем, икәү генә калыйк.

Мәдинә.

Юк, Нәфисә кала, чөнки аннан башка

Табып булмас бу хәлләрнең

                                        чишмә башын...

Нәфисә.

Бу акылсыз уеннарда казыйлыктан

Мин баш тартам...

Мәдинә.

Юк, юк, дустым, тукта, зинһар!

Кара төндә, утынлыкта өчәү идек

Шулай түгелме?

Нәфисә. Әйе, шулай.

Җәүдәт. Мәдинә...

Мәдинә.                  

Хәтер ватык чүлмәк, кисәкләре һәрчак

Кара җиргә кереп югала. Нәфисә,

Син ишетеп тордың барсын

                                      салкын төндә.

Нәфисә.

Әйе, көзге төндә сары яфрак сыман,

Дер-дер килеп, утынлыкта ни булганын,

Мин ишетеп тордым, куркып,

                                               ирексездән...

Мәдинә.                

Җәүдәт, нинди сүзләр син сөйләдең миңа?

 

Җәүдәт.

Әллә кайчан булган нәрсәләргә миннән

Җавап тоттырасың. Ул көн акыл түгел,

Бары хисләр булды сүзләремә ана.

Мәдинә.

Вак-вак кисәкләрдән җыярбыз чүлмәкне.

Томан кебек көзге яңгыр кочагында,

Менә монда син торасың калтыранып.

Бас күрсәткән җиргә, карышма, Нәфисә.

Ә мин өйдә. Әйе, өйдә. Төн бит инде.

Менә әткәй китте ястү намазына.

Әнкәй өйдә. Күрше кызы ярдәм сорап,

Үзләренә мине чакырырга кергәч,

Җибәрәчәк әнкәй, күрше хакын хаклап.

Күрше кызы син идең бит, син, Нәфисә.

Мин урамга чыктым синең белән, ул чак

Сине Җәүдәт җибәргәнен һич белмәдем...

Нәфисә.

Белдең. Шунда тизрәк җыендың да,

                                                хәтта...

Мәдинә. Нәрсә?

Нәфисә.

Син ислемай сөрттең ахыр чиктә.

Мәдинә.

Хәтереңне алдыйсың син...

Җәүдәт. Алдамый, юк.

Мәдинә. Нәрсә?

Җәүдәт .

Истә, әле һаман тоям сыман,

Тоям. Көз һавасын ярган җәйге исне.

Мин яңгырда басып тордым, көзге яңгыр

Томан сыман, тик күзәнәк саен сеңә.

Сеңә, тик ул яңгыр яңгыр түгел – синең

Ислемаең... Ул каныма сеңде, мием

Шул ис белән тулды, бөтен уйны куды...

Чытырманга поскан бүре кебек тордым,

Караш белән тишеп сезнең өй ишеген.

Әллә нинди җүләрлекләр кылырга да

Әзер идем, мин хәтерлим, акылым да

Үзем белән түгел иде, һич ялгансыз.

Ни әйткәнем истә түгел...

Мәдинә.

Мин хәтерлим:

Сүзләреңне, күзләреңне, тын ешлыгын,

 

 

Йөрәк тибешеңне, кулларыңның

                                                   көчен...

Җәүдәт.

Әйе, караңгыга тартып керттем сине

Көчле кулым белән беләгеңнән сөйрәп.

Эһ итергә хәтта өлгермәдең, шундук

Иреннәрең әсир иттем, тик ни дидем?

Мәдинә. Эндәшмәдең.

Җәүдәт. Эндәшмәдем?

Нәфисә. Эндәшмәдең...

Мәдинә.

Синең телең сөйләшмәде, ә минекен

Иркәләде, көчле кулың белән кысып,

Күкрәгемне изгән сыман, иреннәрең

Минем иреннәрне изде, әвәләде.

Шытып чыккан тимерчыбык сакалыңа

Сафлык бөркеп торган йөзем ышкылудан

Әчеттереп бүртте, кызарды. Йөрәгем

Синекенә китте ияреп, бәргәләнде.

Сиңа карышырга әзер түгеллегем

Очрашуның кинәт булуына бәйле.

Җәүдәт.

Син бит үзең моңа күптән әзер идең:

Күргән саен хәрәкәтең юри салмак,

Гөнаһ белән мөлдрәп тулган синең 

                                                 күзләр

Күрелмәгән рәхәтлекләр вәгъдә итеп,

Үзләренә дәшә, саташтыра иде;

Кабарынкы иреннәрең сүзләреңне

Дәшкән саен сыйпап, назлап иркәләде.

Мәдинә.

Мин дәшмәдем сиңа ул төнне...

Нәфисә.

Мин шаһит:

Тәүге аваз синнән чыкты кара төндә.

Мәдинә.

Мин «юк» дидем...

Нәфисә.

Тырнакларың аркасына

Кармак сыман батып керде, бармакларың

Ялтырады тәрәзәдән төшкән утта,

Мин ишеттем һәм тамчылар

                                         шаһит моңа –

Синең «югың» мең «ризадан» артык иде.

Һәм утынлык ишегенең келәсен дә

Иң беренче булып синең кулың ачты.

Мәдинә.

Әйе, яңгыр иде, туңдым, калтырадым.

Берүк әнкәй тәрәзәдән күрмәсен дип,

Һәм сүрелсен диеп, Җәүдәт,

                                            синең дәртең

Утынлыкка керергә мин ниятләдем.

Җәүдәт. Кердек...

Мәдинә.

Син ишеккә юлны каплап бастың,

Мин – сөялдем әрдәнәгә...

Җәүдәт. Син курыкма...

Мәдинә.

Җәүдәт, кара төндә карак сыман килеп,

Хисләремне ниятлисең син урларга.

Җәүдәт.                 

 Карак булсам, әйдә, риза, булыйм карак,

Синең күзләр боерсалар, риза хәтта

Үтерүче, ерткыч җанвар булырга да.

Изгелекнең иң югары ноктасыннан

Җәһәннәмнең упкынына тәгәрәгән

Гөнаһлы җан булырга да, байлыгыннан

Башын тарткан, урам пычрагында аунап,

Хәер теләнүче булам, кирәк икән;

Үз иленә явыз дошман – сатлык булам;

Булам маңкортмилләтеннән ваз кичүче;

Үз-үземне онытырга әзер – боер!

Тик кума син мине кире кара төнгә,

Ялгызлыкның салкын өнен йортым итмә,

Саташулы төшләр белән бүләкләмә,

Мәхрүм итмә синең елан күзләреңнән,

Синсезлекнең тозлы диңгезенә атма,

Бу миемне сакла атом шартлавыннан!

Урамда көз, биредә – син! Урамда көз!

Сары яфрак белән елый һәрбер агач.

Өметемнең соңгы көзе, кыштан сакла.

Язым бул син, бул арышым көздән

                                                             чәчкән!

Шомырт салкыннары белән, әйдә, өшет,

Тик тапшырма зәһәр кышның кулларына!

Мәдинә. Кулың салкын...

 

 

Җәүдәт . Мәдинә, рөхсәт итче

Һәр йон бөртегеңә чыккан каз тәннәрен

Үбеп назлыйм, ышан, алар шуңа чыккан.

Мәдинә. Кулың салкын...

Җәүдәт.

Синсезлектән күкрәгемдә

Мәңгелекнең бозы булып каным ката,

Үпкәм шартлап, тынсыз калам, аһ,

                                            Мәдинә!

Ул боз этә күкрәк читлегемне, йә, күр:

Чәрдәкләнә кабыргалар, тирем ертып,

Җаным тышка ыргый, үз-үземә

                                            сыймыйм...

Мәдинә.

Бу сөйләшү – урамдагы баткак сазлык,

Һич җибәрми, һаман саен кочып ала,

Һәм ябыша җанның балагына, таплый...

Ястү тәмамланыр тиздән, әткәй кайтыр...

Җәүдәт.

Әйе, риза, гамәл кирәк, сүзләр түгел...

Мәдинә.

Якын килмә, шушы каен түмрән белән

Сакланырга мәҗбүрмен мин син

                                          ерткычтан...

Җәүдәт.

Ерткыч булыйм, әйе, риза, тик ерткычлар

Яшәр өчен генә корбан кыла, син бел.

Шул каенның тузы да бит акка-кара,

Минем бәхет шәҗәрәсе генә нигә

Гел карадан торган агач кәүсәсендә?

Мәдинә.

Бөтен тәнем синең үбүләрдән янды...

Җәүдәт.

Син дә үптең, һич тартынмый,

                                          бөтен җирем...

Мәдинә.

Мин исерек идем синең назларыңнан...

Җәүдәт.

Суырып үпмә, дидең, эзе кала... Уйла...

Аек акыл гына моны әйтә ала...

Мәдинә.

Салкын, кара төндә, шакшы утынлыкта

Аһ, бу төндә бер матурлык

                                     булмаган бит...

Җәүдәт.

Сукыр төннең матурлыгы –

                                           ул син идең,

Синең каймак сыман җылы,

                                            йомшак тәнең...

Мәдинә.

Мин сафлыгым бирдем сиңа,

                                      уйлап кара,

Сагыш сарган каен әрдәнәдә...

Җәүдәт.

 Беренче төн монда түгел, күптән булды.

Мәдинә.

Мин саф идем, сизмәдеңме?

Җәүдәт .

Әйе, тәнең!

Тик күңелеңдә син минеке идең күптән...

Бер дәртләнеп тешләвеңне син хәтерлә!

Мәдинә.

Муеныңнан аның исе борыным яргач,

Мин түзмәдем, шулчак тамырыңны

                                                     тешләп,

Мин җаныңны агызырга әзер идем...

Җәүдәт. Дорфалыкка рөхсәт бирде тешләшүең...

Нәфисә.

Төн иләде иләгеннән салкын яңгыр,

Яшьлек-яфракларын җуйган

                                       шәрә балан

Ачы җимешләре басып, башын игән.

Мелодраматик бер сюжет, нибарысы,

(Токмачлы аш парларына яшен кушып,

Кендек астын чемердәтеп, хатын-кызлар

Бер-берсенә тәкъдим итеп укый торган.

Андыйлар күп, беркатлылык белән хәтта

Дәрәҗәле исәплибез әдипләрен.)

Мелодраматик бер сюжет, нибарысы,

Әмма шигырь берлән бәян итсәң әгәр,

Тартыр сыман фаҗигагә,

                                              җирдән кубып.

Җәүдәт.

Рәхәтлекнең ни икәнен шунда белдем...

Мәдинә.

Авыртуның ни икәнен белдем шунда...

Җәүдәт .

Ул мизгелләр кабатланмас, шул

                                                кызганыч...

 

 

 

Мәдинә.

 

Әйе, мизгел, нибарысы мизгел генә...

Син җанымны һәм тәнемне

                                           авырттырып,

Төн сәхнәсен ташлап качтың,

                                          сының йотты

Елак көзнең кара бәрхет чаршаулары...

Нәфисә.

Һәм без калдык икәү...

Мәдинә.

Әйе, икәү генә.

Сөйләшмичә кердек икәү без мунчага.

Нәфисә.

Кичтән яккан мунча суынмаган иде...

Мәдинә. Калтырадык икәү, юк, куркудан түгел...

Нәфисә.

Туңу гына сәбәп иде калтырауга...

Мәдинә.

Һәм сөйләшкән сүзебез дә нибарысы,

Шул салкынны сүгү булды, ахрысы...

Нәфисә.

Ак күлмәктән юдык төннең гөнаһ эзен.

Мәдинә.

Алгебрадан зачёт иде иртәгесен...

Нәфисә.

Без икеле алдык, хәтеремдә һаман...

Җәүдәт. Мәдинә...

Мәдинә. Нәфисә...

Җәүдәт. Мәдинә...

Мәдинә.

Нәфисә,Әйт Җәүдәткә, зинһар, мин аңлады

                                                                       барын.

Ул тормышын тыныч һәм

                                                 бәхетле корсын.

Гаеп миндә...

Җәүдәт.

Минем максат гаеплене

Эзләү түгел, шуны аңла син, Мәдинә!

Мәдинә.

Кабул итмәм аны бүтән, аңлат, зинһар.

Җәүд ә т. Тукта...

Мәдинә.

Дустым, аңлат, зинһар, аңа, китсен

Һәм килмәсен башка, гөнаһ

                                             капчыгыма

Өстәмәсен кабат бер йөк. Без бүгеннән

Ике ярда утыручы балыкчылар...

 

Китә.

 

Җәүдәт. Нәфисә...

Нәфисә.

Син ишеттең. Нәрсә әйтергә?

Мәхәббәтең сине дөрес юлга илтер...

Ә хәзергә мин ишекне бикләп калам.

Шакырсыңмы кабат килеп

                                      ныклап уйла.

 

Хо р

Кеше – горур исем, бу дөньяда тагын

Шуннан зуррак нинди исем була ала?

Кеше чәчә, Кеше ура, агымсуны

Әле буа, әле үз ягына бора;

Диңгез төпләренә төшеп чума, йөзә,

Тонналаган металл Кеше теләгеннән

Нәни коштай җиңел генә күккә оча.

Аралар юк Кеше өчен, юк авырлык,

Кешелекнең бөтен юлы бер батырлык.

Ике нәрсә тик сәләтле кешелекнең

Бөеклеген бер мизгелдә юк итәргә:

Беренчесе – мәхәббәтнең җавапсызы.

Кеше өчен кичә алмаслык ара

                                                       тик шул

Ихлас сөю белән битарафлык арасы.

Икенчесе – кылган гөнаһыңны аңлау

Гөнаһ диеп – иңнәреңә шул йөк төшсә,

Шул көн барган юлың – газап,

                                                        сулар һаваң

Булыр тәмуг учагыннан килгән төтен,

Капкан ризыгыңнан килер гөнаһ тәме

Баллаган бал, шикәр сипкән

                                            шикәр сыман.

Башын иде Мәдинәкәй гөнаһ басып,

Тезләндерде язмыш кире намазлыкка.

Үз уеннан үзе куркып, бер Ходайдан

Җавап көтә күңелендәге сорауларга...

 

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 12, 2020

Фото: pixabay

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: