Логотип Казан Утлары
Драма

Чия тавы (ахыры)

А л с у. Илдар, нишләдең син? И л д а р. Аттым этне. Р а ф а э л ь. Бүре кебек улый бит, шомландыра... А л с у. Ул бит кеше аткан... Кара машина янында... М а р с е л ь. Илшат... (йөгереп чыгып китә.)

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

Икенче күренеш.

М ө н ә в ә р белән Алсу.

А л с у. Озакладылар, караңгы төште инде...

М ө н ә в ә р. Кыш бит, иртә караңгылана... Анда эшләре байтак җыелгандыр.   

А л с у. Нәрсә булып бетәр?..

М ө н ә в ә р. Нәрсә буласы билгеле инде.

А л с у. Нишләп алай дисең?

М ө н ә в ә р. Җиңеләселәре көн кебек ачык. Судья да кеше инде – ул да нәчәлстводан курка.

А л с у. Бөтен булган акчаны тотып бетерде... Гомер буе эше сүздән узмады. Монда алып кайтып олактырды да безне... Ни балаларга юньле шартлар юк, ни үзеңә чиста-пөхтә киенеп, кеше арасына чыгарлык җир юк. Шул урам буенда йөрсәң генә... Урам буенда табыла инде ул, машинасы да, бандиты да... Арытты... Күңелнең хәле калмады...

М ө н ә в ә р. Ял итәргә кирәк.

А л с у. Итәрсең монда... Хәзер җиңелеп кайта да тагын көн күрсәтми инде ул. Кара йөзе белән өйдә торырлыкны калдырмый. Тын кысыла башлады инде. Алай иткәне юк иде әле...

М ө н ә в ә р. Ә син нишләп бармадың соң судка?

А л с у.  Минме?.. Үз-үзеңне һаман саен җәфаларга, күңелне атлаган саен актарыргамы – нәрсәгә?..

М ө н ә в ә р. Буласына ышанмыйсың, димәк...

А л с у. Булса да, булмаса да... Миңа барыбер...

М ө н ә в ә р. Синең балаң бит...

А л с у.  Еладым, ярты ел еладым... Минем балам... Күңелемдәген бер үзем генә беләм... Әгәр дә судта җиңеп, миңа баламны терелтеп бирсәләр, барыр идем... Ә болай... Аны җәзалаганнан миңа ни?.. Кем гаепле булса да, балам юк инде...

М ө н ә в ә р. Әллә син Илдар абзыйның аны күрүенә ышанмыйсыңмы?

А л с у. Мин аңа күптән ышанмыйм инде. Ышанганга бу көнгә килеп җиттек. Артымнан күпме егет йөрде, хәзер бөтенесе зур-зур урыннарда утыра, ә мин, дивана, шул буш куыкның телендә биегән сандугачына алдандым. Чибәр идем бит мин...

М ө н ә в ә р. Анысы бар инде... Хәзер дә әле...

А л с у. Хәзер юк инде... Хатын-кызның вакыты кыска... Чибәрлеккә озак таянырга ярамый, уңышын вакытында җыеп алырга кирәк, гомерлеккә җитәрлек итеп...

М ө н ә в ә р. Бар әле, бар, җыярлык калган!

А л с у. Нәрсәгә ирештем инде мин менә? Ни мәгънә?

М ө н ә в ә р. Нинди мәгънә кирәктер кешегә, аңламыйм. Рәхәт булырга тиеш, шул бит инде мәгънә!

А л с у. Бик рәхәт шул. Мал-туар карап, дүрт стенада бикләнеп ятам. Ни акчасы, ни ирлеге. Шул яшемдә бабай асрап ятарга... Яшәрлегем бар бит әле минем...

М ө н ә в ә р. Ял итәргә кирәк, ял итәргә...

А л с у. Итәргә иде дә бит...

М ө н ә в ә р. Менә син мине аракы эчәргә йөри, дисең инде...

А л с у. Хезмәт яратканга түгел бит инде.

М ө н ә в ә р. Сине күрергә дип киләм... Эшеңне бераз җиңеләйтергә... Мин эшләмәсәм, сиңа төшә бит ул, абзый үзе аркылыны буйга алып сала торган түгел... Мондый хатын-кызны сарайда сасытып ятмыйлар...

А л с у. Күрәм инде, күрәм селәгәйләрең агызганыңны... Әй Аллам, нинди көнгә калдык бит... Синдәй сәрхушләрнең кызыгуы да рәхәт, шуннан да күңел үсенеп китә. Шулай булырга тиеш идемени инде?

М ө н ә в ә р. Син сәрхуш, димә. Сәрхуш булсак та... Теге вакытта кызың өстебезгә килеп чыкмаса, бер дә сәрхуш дип тормас идең әле... (Аны кочакламакчы була.) 

А л с у. Кит әле, юк белән... Күңелнең иләс-миләс чагына туры килдең, шул гына, очынма... Яшьлегемнең соңгы көзенә...

М ө н ә в ә р. Өлгергән булса, атасына әйтер идеме икән?

А л с у. Кем белгән. Хәзер шул мөһимме? Бәлки, әйткән дә булыр иде. Әйтеп, нәрсә үзгәрә, югалтырмын дип, калтырап торган нәрсәм юк. Кызлар әтиләрен ярата инде... Тугыз ай буена йөрәк астында йөртәсең, төннәрен йокламыйсың, бөтен матурлыгыңны, сәламәтлегеңне суыралар – телләре ачылганда, «әти» дип ачыла. «Әти» дә, «әти»...

М ө н ә в ә р. Малайлар башкачамы?

А л с у. Малай – малай инде ул. Сине чынлап ярата белгән бердәнбер ир.

М ө н ә в ә р. Белмим... Сездә генә шулайдыр ул. Мин әтине ярата идем. Колак артына да кундыра иде – барыбер ярата идем, әнигә хыянәт итсә дә, үпкәләми идем – әтигә ярыйдыр иде кебек... Син Марсельне үзең шулай тәрбияләгән. Син Илдар абзыйны хөрмәт итмәгәнгә шулай. Яратмыйм ирләрен хөрмәт итмәгән хатыннарны...

А л с у. Әле генә сокланган идең түгелме соң?

М ө н ә в ә р. Кешегә сокланган кебек сокландыммыни? Яратмыйм... Мыскыл итәсе килә башлый.

А л с у. Синнән генә мыскыл иттерәсе калган иде. Яратмасаң, бар, чыгып кит.

М ө н ә в ә р. Абзыйны көтәм, эшләгәнемне аласым бар.

А л с у. Әйдә, салып бирәм дә эзеңне суыт моннан!

М ө н ә в ә р. Юк инде, хуҗа кайтсын. Бер тәртип куелган икән, шулай булсын...

А л с у. Соңладылар...
М ө н ә в ә р. Син өметләнмә дә, барыбер җиңеләсез.

А л с у. Юрама әле... Судка тоткан акчалар булса да кире кайтыр иде... Марсельнең дә бернәрсәсе юк. Шуңа булышасы урынга...

М ө н ә в ә р. Марсельнең булыр, бар нәрсәсе дә... Тынычлыгы, бәлки, булмас, анысын әйтә алмыйм.

А л с у. Юрама, дим.

М ө н ә в ә р. Юрамыйм. Белеп әйтәм.

А л с у. Артык белдекле булдың әле.

М ө н ә в ә р. Марсель судка киттеме?

А л с у. Китте инде. Илдарның тагын өянәге тота-нитә калса дип... М ө н ә в ә р. Өянәге тота калса... Ярар. Баргач, әйбәт. Димәк, мин әйткәнчә булачак.

А л с у. Әллә нәрсә әле син бүген...

И л д а р  кайтып керә. Аяк киемнәрен дә салмый-нитми, башта Марсель бүлмәсенә ыргыла.

М ө н ә в ә р. Кайттылар да бугай.

И л д а р (үтешли). Кайттымы теге?

А л с у. Кем?

И л д а р. Малаең... (Үз бүлмәләренә үтә.)

Л ә й с ә н  белән Р а ф а э л ь  керәләр.

Р а ф а э л ь. Кая китте?

А л с у. Бүлмәдә...

Р а ф а э л ь  И л д а р  артыннан кереп китә.

А л с у. Илаһым, нәрсә булды?

Л ә й с ә н. Марсель кайтмадымы?

А л с у. Юк, бергә чыгып киткән идегез ләбаса. Нәрсә булды соң? Җиңелдекме?
Л ә й с ә н. Җиңелдек анысы...

Р а ф а э л ь  белән И л д а р  чыгалар. Илдар бер шешә аракы тоткан.

И л д а р. Кем әйткән аны аларга? Шул сөйләгән...

А л с у. Нәрсә булды соң?

Р а ф а э л ь. Син кызма әле, тукта...

И л д а р (Мөнәвәргә). Син нишләп утырасың монда?

М ө н ә в ә р. Кушканнарыңны эшләдем!

И л д а р. Түләү көтәсеңме?

М ө н ә в ә р. Көтәм инде...

И л д а р (Алсуга). Бир шуңа әйбереңне! Миңа да бер савыт бир әле!

А л с у. Берәрегез аңлатамы нәрсә булганын?

И л д а р. Кушканны гына эшлә әле!

А л с у  М ө н ә в ә ргә салып бирә.

 Л ә й с ә н  И л д а рга рюмка алып бирә.

Л ә й с ә н. Мә, әти.

И л д а р. Күзен дә йоммый бит, күрмәдем, ди. Нинди адәмнәр бу? Бертуган сеңлесе бит.

Р а ф а э л ь. Нәрсәдер бар инде монда, болай гына түгел...

И л д а р. Нәрсә булса да, аны атага әйтеп сөйләшергә ярамыймы?

А л с у. Җиңелдекмени?

И л д а р. Җиңелүдәмени хикмәт? Анысы билгеле иде бит инде аның. Монда мине дурак итеп чыгардылар.

А л с у. Ничек инде?

И л д а р. Анысын малаеңнан сорарга кирәк. Шалтыратмадымы ул?

А л с у. Юк.

И л д а р. Мин җүләр икән, күземә күренә икән. Каян белә алалар аны анда?

А л с у. Шуны судта әйттеләрмени?
И л д а р. Әйттеләр генәме. Справка да ясатып килгәннәр бит, выписка.

А л с у. Нинди выписка?

Л ә й с ә н. Кичә скорый чакырткач, врачларның язганнарын.

Р а ф а э л ь. Ул аларга барын да бик ипләп сөйләп маташа иде шул.

А л с у. Ул бит борчылып, андый вакытта нәрсә эшләргә дип сорады.

И л д а р. Сорады. Ә судта мине дурак, диделәр. Каян белгән аларның адвокаты ул турыда?

А л с у. Аның өчен экспертиза кирәктер бит.

И л д а р. Мин «күрдем» дип торганда, ул «күрмәдем» дип торгач, тагын нинди экспертиза кирәк?

Р а ф а э л ь. Печәм мин ул малайны!

А л с у. Үз малаеңны кайтып печ.

Р а ф а э л ь. Миңа Ходай бирмәгән шул, но мондыйны биргән булса, ике дә уйламас идем...

И л д а р. Шул сөйләгән инде. Кайтсын гына.

А л с у. Кызым, шалтырат, кайтмасын!

Л ә й с ә н. Аның телефоны сүнгән.

М ө н ә в ә р. Качкан инде бу...

Р а ф а э л ь. Ә син монда нишләп утырасың?

И л д а р. Мөнәвәр, бар, бар әле, үзеңнекен алсаң...

М ө н ә в ә р. Ярый, абзый, бигайбә! Мин башка килә алмам инде...

И л д а р. Нәрсә булды? Салдык бит инде?

М ө н ә в ә р. Эшкә урнаштым.

И л д а р. Ярар. Бар алайса, риза бәхил. Бар.

М ө н ә в ә р. Апа, Марсель кайтса, әйтегез, мин бүген төнгегә чыгам, язып куйсын.

А л с у. Нинди төнгегә? Кая язсын?
М ө н ә в ә р. Аңа урнаштым бит эшкә.

И л д а р. Кая аңа?

М ө н ә в ә р. Шиномонтажга.

И л д а р. Нинди шиномонтаж?

М ө н ә в ә р. Почмактагы сервиста инде... Марсельнеке бит ул хәзер...

И л д а р. Кайчан урнаштың?

М ө н ә в ә р. Кичә сөйләшкән идек. Исәнлектә! (Чыгып китә.)

Р а ф а э л ь. Син белми идеңме?

И л д а р. Менә аңлашылды... Ул сервис... Тегеләрнеке иде бит... Л ә й с ә н. Кемнеке?

И л д а р. Регинаны бәрдергән кабахәтнеке...

А л с у. Аллам икән...

Л ә й с ә ннең телефоны шалтырый. Ул кем шалтыратканын күргәч, агарынып китә.

Р а ф а э л ь. Нишләдең? Җавап бир инде.

Л ә й с ә н. Миңа... Регина шалтырата...

А л с у. Әстәгъфирулла...

Р а ф а э л ь. Җавап бир...

Л ә й с ә н. Алло... Син... Син... Бөтенләй акылыңнан яздыңмы әллә? Җүләрме син? Ничек син үлгән кеше номерыннан шалтыратасың?.. Шаштырасың бит кешеләрне... Акчаң бетсә, аныкына тияргә дигәнме?.. Башың бөтенләй эшләмиме әллә синең?.. Өйдә... Барысы да өйдә... Кер... Барыбер бер керәсең була бит инде... Кер... (Трубканы куя.)

И л д а р. Регинаның әйберләрендә актарынганмыни?..

А л с у. Илдар, зинһар, тынычлан, шикәрең күтәрелә...

И л д а р. Минем шикәрем өчен борчыласыңмыни әле син?

М а р с е л ь  керә. 
М а р с е л ь. Әйтегез инде берәр сүз, нәрсә эндәшмисез?

Р а ф а э л ь. Бәлки син әйтерсең?

Л ә й с ә н. Марсель, тизрәк аңлат берәр нәрсә? Дөрес түгел, ялган, диген...

М а р с е л ь. Ялган түгел... Сез белеп кенә бетермисез...

И л д а р. Нәрсәне белмибез? Син сеңлеңне бер шиномонтажкага сатканыңнымы? Егетлегеңне, намусыңны? Ирме син? Кешеме син?

М а р с е л ь. Килер бер көн, син мине аңларсың...

И л д а р. Аңлармынмы? Әле син шундый көннәр килер дип өметләнәсеңме? Бәдбәхет! (Бүлмәсенә кереп китә.)

А л с у. Улым, бар, кит... Соңрак кайтырсың, бар...

Р а ф а э л ь. Кил әле монда!

А л с у. Кагыласы булма! Кулыңны сугып сындырам!

И л д а р (ау мылтыгы күтәреп чыга, Марсельгә төзи). Синең ишеләрне беркайчан аңламадым, моннан соң да аңламам.

А л с у. Илдар!

Л ә й с ә н. Әти!

Р а ф а э л ь. Чамалап...

И л д а р. Андый көннәр җиткәнче, мин юк итәм сине!

М а р с е л ь. Ат әйдә!

А л с у (Марсельне каплап баса). Башта миңа ат!

И л д а р. Кит каршыдан! Син аны шундый ясап бетердең. Кит, диләр!

Р а ф а э л ь. Картлач, тынычлан...

И л д а р. Кысылма...

М а р с е л ь. Әнкәй, комачаулама, атсын әйдә!

Р а ф а э л ь. Малай, кыланма, котыртма атаңны...

И л д а р. Алсу, кит!

М а р с е л ь. Кит, әнкәй!

А л с у. Якын киләсе булма, башта мине ат! Ат! Син гомерең буена үзең генә хаклы булдың. Бер кеше хәленә керә белмәдең. Балаларның киләчәге өчен нәрсә эшләдең соң?

И л д а р. Мин эшләмәгәнме? Кем өчен генә эшләгән соң мин?

А л с у. Җил куып йөрдең гомер буена. Бер кеше белән кешечә була белмәдең. Сиңа гына дөреслек кирәк булды. Таптыңмы дөреслегеңне?

И л д а р. Таптым, гомер буе табып килдем. Менә монда ул дөреслек! (Күкрәген кыйный.) Яшәгән бер көнем өчен дә оят түгел.

Р а ф а э л ь. Бир әле син моны, кирәкми... (Мылтыгын алып куя.) А л с у. Ә миңа оят! Миңа оят. Нәрсә бирдек без балаларга?

И л д а р. Гомер бирдек! Белем бирдек! Намус бирергә тырыштык! А л с у. Торыр урының, урнашып эшләр эшең булмаса, намусың белән нишләргә? Әй, яши дә белде кешеләр. Балаларын кайгырттылар. Үзебезгә бер рәхәт булмады, аларга да шул ук... Ничә еллар кеше чүбе түгеп йөрдең. Машинаңа зур итеп язып куеп бит әле, кызык тапкан. Әй хурлана да идем шуңа. Өйгә кайтканыңны күреп, балалар каршы чабалар иде, имеш, әтиләренең машинасына утырып кайталар. Оят! Уф, йөрәгем... Уф, үләм... (Дару эчәргә чыгып китә.)

Л ә й с ә н. Әни... (Аның артыннан чыга.)

И л д а р. Озак чапмадылар. Укый белә башлаганчы гына. Регина гына... Укый белгәч тә каршыма йөгерә иде әле. Ә менә бу инде хурлана иде... Урамда сирена тавышлары ишетелеп китә, төрле төсле мигалка утлары балкып ала.

Р а ф а э л ь. Нәрсә ул? (Тәрәзәдән карый.) Пожарниклар...
И л д а р. Янгын... Кайдадыр янгын... Нәҗесне чокырдан суыртып алып була, күңелдән суыртып булмый шул. Күңелгә кердеме, канга сеңә, аңга сеңә...

М а р с е л ь. Матур сөйләргә була ул, тирән мәгънәләр салып, ә урамда малайлар мине ничек мыскыл иткәннәрен беләсеңме соң син? Миңа бит кул биреп тә күрешмиләр иде. Фу, кулың сасы дип, елатканчы көләләр иде.

И л д а р. Елакны елаталар инде...

М а р с е л ь. Бүтән мине берәү дә елата алмас...

И л д а р. Ә! Бүре булдым, дисең инде... Ул сервиска эт тә йөрми бит. Аның налогы гына да өстеңнән чыгачак, шуны да аңламыйсыңмыни соң син? Юкка гына сиңа биргәннәр, дисеңме әллә аны?

М а р с е л ь. Карарбыз! Син гомергә миңа ышанмадың. Сиңа Регина гына бар иде... Ул гына әйбәт иде...

И л д а р. Ә син аның истәлеген салып таптадың.

М а р с е л ь. Без барыбер ул судта җиңә алмый идек. Нинди мәгънә?

И л д а р. Мәгънәне аңлый торган кешеме соң син.

М а р с е л ь. Син аңлыйсың инде. Мине кара төндә суеп киткән булсалар да, сиңа барыбер.

И л д а р. Миңа янамадылар, дисеңме?! Янадылар.

М а р с е л ь. Әти, ник үзең белән чагыштырасың, мин бит әле яши генә башлыйм.

И л д а р. Авыр башлыйсың, кыек башлыйсың.

М а р с е л ь. Намус дигән булып, кабердә кортлар ашатып ятканчы, мин якты дөньяны сайлыйм. Телемне аркылы тешләп булса да, мөмкин кадәр каерып алып, үз ишләре булам. Бүре булам.
И л д а р. Шакаллар алар... Син дә шакал...  

Ишек шакыйлар.

М ө н ә в ә р  керә.

М а р с е л ь. Нишләп йөрисең монда?

М ө н ә в ә р. Мин абзый янына кергән идем...

М а р с е л ь. Нишләп син эш урыныңда түгел?

М ө н ә в ә р. Анда бит мин барып җиткәнче берни калмаган.

М а р с е л ь. Нәрсә калмаган?

М ө н ә в ә р. Юк сервисың, янган. Берни калмаган...

М а р с е л ь. Ничек?

М ө н ә в ә р. Мин каян белим. Янган дим. Юк. Абзый, мин иртәгә карларны килеп көрәрмендер...

Р а ф а э л ь. Көрәрсең... Бар инде син, туган, вакытсызрак бераз...

М ө н ә в ә р. Ярар, мин әйтеп кенә чыгыйм дигән идем... (Чыгып китә.)

А л с у  белән Л ә й с ә н  керәләр.

А л с у. Нәрсә булды? Мөнәвәр нишләп йөри?

Р а ф а э л ь. Сервисны яндырганнар...

А л с у. Нинди... Марсельнекенме?!

Л ә й с ә н. Әстәгъфирулла...

М а р с е л ь (әтисенә). Куанасыңмы?

И л д а р. Җүләр син, улым... Бүре булдыңмы? Шакалныкы шакалча...

М а р с е л ь. Куан әйдә, куан...

И л д а р. Җүләр...

М а р с е л ь. Сиңа Регина гына булды. Ул гына җиңүче. Ул гына бар нәрсәне дә булдыра...

И л д а р. Икегез дә – минем балам.

М а р с е л ь. Нишләргә тиеш идем соң мин?
А л с у. Тынычлан, улым, тынычлан. Бәлки ремонтлап буладыр әле.

М а р с е л ь. Нинди ремонт инде. Көле күккә очкан.

А л с у. Тукта әле син, алай ашыкма әле. Мин карап кына кайтыйм әле. Нәрсә икән анда...

И л д а р. Йөрмә...

А л с у  чыгып китә.

Р а ф а э л ь. Әшәкелекнең чиге инде бу...

И л д а р. Андыйлар белән кул сугышсаң, мондыйга әзер булырга кирәк... Ярар, бераз кешене кешедән аерырга өйрәнерсең... Куяндай сеңлеңнең үтерүчесе белән ничек кара-каршы басып сөйләшә алдың...

М а р с е л ь. Сиңа куян булды инде ул, гомергә. Ак булды, йомшак булды. Акыллы шул. Минем кебек эчендәге тышында түгел...

Р а ф а э л ь. Җитәр, тынычлан.

М а р с е л ь. Сез бит бернәрсә белмисез. Сезгә мин сеңлемне саттым – шул гына. Сез бит бернәрсә белмисез, бернәрсә... Алай җиңел генә булса икән ул. Алар ике ел очрашып йөрделәр...

И л д а р. Кем?!

М а р с е л ь. Илшат белән Регина...

И л д а р. Аның гаиләсе бар бит.

М а р с е л ь. Гаиләсе бар шул... Синең тәти кызың. Яраткач, нишләсен...

Л ә й с ә н. Марсель, җитәр.

М а р с е л ь. Җитми, белсеннәр. Әллә сине сагынганга атлаган саен кайтып йөри иде, дисеңме? Аерылмады гына. Кияүгә дә чыгып куя иде.

И л д а р. Ул бит глава кызына өйләнгән.

М а р с е л ь. Шул шул. Безнең ише генә булса, күптән ташлап китә иде инде... Авария урынына кем чәчәк ташый, дисең... Кара машинада кем утыра дисең?

Л ә й с ә н. Туктат.

М а р с е л ь. Туктатмыйм... Белсен... Дөнья ак белән карадан гына тормаганын. Ул дөреслек эзли гомер буена. Ә кайда ул дөреслек? Ничек аны аерып алырга? Кем белә аны? Регина аборт ясатты. Илшат ясаттырды. Үзе дә сездән куркып ризалашты. Регина... Балакаем. Әллә мин аны яратмый идем, дисеңме? Без бит гел бергә идек. Әллә мин сагынмый, дисеңме? Әллә мине төннәрен еламый, дисеңме?.. Ул бит ярты ел буена саташып йөрде. Ул бит... Төннәр буена бала елаганын ишетәм дия иде... Төннәр буе. Менә кая ул дөреслек? Әйт син миңа. Син уйлаганча ак белән кара гынамы дөнья?

И л д а р. Ышанмыйм. Алдыйсың. Яла ягасың!

Л ә й с ә н. Әти, ул дөресен әйтә...

И л д а р  чыршы янына барып утыра.

М а р с е л ь. Мин аңа күпме аңлатып карадым, күпме кисәттем... Тыңламады...

Р а ф а э л ь. Тукта, ничек ул аны ялгыш машина белән бәреп киткән соң?

М а р с е л ь. Белмим. Регина аны тинтерәтте. Хатынына сөйлим дип яный иде бугай... Мин белмим. Үзем дә аңламыйм. Ул аны өйгә кайтарып куйган инде... Аннан ничек бәргәндер. Йә, аны җибәрмим дип, үзе капотына ташлангандыр...

Р а ф а э л ь. Йә, сөйләмәсен өчен... Бәреп киткән инде...

М а р с е л ь. Нишләргә тиеш идем мин... Күрдем мин аны, күрдем... Исерек иде... Башта Регинаны бәргән, аннан баганага... Үземне дә үтереп китсеннәр идеме? Әллә мин машина белән болай гына капландым, дисеңме? Регинаны кайтарып булмый иде бит инде... Әти-әни картайган... Әтинең шикәре... Мин нишләргә тиеш? Ничек мин аларны карарга тиеш, картлык көннәрендә. Абый, әйт син миңа, нишләргә тиеш идем мин? Берәр ничек булса да түләргә тиеш иде бит инде ул?

Р а ф а э л ь. Боларны түләтә алмыйсың...

М а р с е л ь. Әти! Әти! Берәр сүз әйт...

И л д а р  агарынып калган. Ул елый. Аңа таба кулларын суза.

 М а р с е л ь  аңа килә.

И л д а р   аны кысып кочаклый.

И л д а р. Балакайларым... Нәрсә генә кичмәгән икән бит башларыгыздан... Тәтиләрем минем... Песиләрем минем... Куяннарым минем... Ярты ел буена бала елаганны ишетеп яшәгән... Балакаем, нәрсә генә кичермәгән икән бит, сабыем... Ниләр генә уйламагандыр, курыккандыр... Нишләп соң бар нәрсәне дә әйтеп сөйләшә торган булмадык, нишләп үзебездән курка, хурлана торган иттек соң без сезне? Ничек бу җәберләрдән саклый алмадым соң мин сезне? Балаларым чит, хатын яратмый торган көнгә ничек барып җиттем соң мин?.. Әниегез хаклы, җил кыйнап үтте гомерем... Эт улаган тавыш.

Р а ф а э л ь. Бу нәрсә инде?

Л ә й с ә н. Тагын шул... Бигрәк шомлы...

И л д а р. Маратның эте. Хәзер, хәзер тыям мин аны. Мыскыл итмәсен болай. (Мылтыкны барып ала.) Маңгаена төбәп атам мин аны хәзер. Куркытмасын минем балаларны...

Чыгып китә.

Р а ф а э л ь (артыннан кычкырып кала). Кая киттең инде, булашма!

М а р с е л ь. Атмый ул, абый, җикеренә генә... Абый, сал әле, берәр нәрсәң бармы?

Л ә й с ә н. Бигрәк бүре тавышлары чыгарып улый...

М а р с е л ь. Атса да, тигезә алмый ул аңа, күзе дә күрми бит... Урамда ике мәртәбә аткан тавыш.

Л ә й с ә н. Әстәгъфирулла...

Р а ф а э л ь. Син атаңны белеп бетермисең әле...

М а р с е л ь. Юк икән шул...

Мылтыгын сөйрәп, И л д а р  керә. Кәнәфиенә барып ава.

И л д а р. Курыкмагыз, бүтән уламас...

Р а ф а э л ь. Ярар! Бу мылтык бер атарга тиеш иде инде бүген... Хәерлегә булсын. Алсу керә, аның төсе калмаган.

А л с у. Илдар, нишләдең син?

И л д а р. Аттым этне.

Р а ф а э л ь. Бүре кебек улый бит, шомландыра...

А л с у. Ул бит кеше аткан... Кара машина янында...

М а р с е л ь. Илшат... (йөгереп чыгып китә.)

Р а ф а э л ь. Вот ё-моё... (Чыгып йөгерә.) 
А л с у. Скорый чакыртырга, скорый чакыртырга кирәк... Нишләдең син, нишләдең, Ходаем?.. (Чыгып китә.)

И л д а р. Кызым! Алтыным... Куяным... Песием минем... Шундый сагындым сине... Без бит синең белән Чия тавына кайтырга тиеш идек... Яз көне. Чияләр чәчәк атканда. Күрсәң иде син шуны. Андый матурлыкны күрсәң, шундый рәхәт булыр иде сиңа. Бөтен нәрсә онытылыр иде. Андый матурлык янында бар нәрсә дә онытыла, барлык кайгы-хәсрәт. Шау чәчәктә утырган Чия тавы – чәчәк аткан карабодай кырын әйләндереп элгән сыман... Таллык аша тар сукмактан килеп чыгасың да өстеңә ишелеп-ишелеп матурлык ага... Ишетәсеңме син мине, кызым, Регина?

Л ә й с ә н (агарынып аңа карап торган җиреннән). Ишетәм, әти... И л д а р. Күрәсеңме бу матурлыкны?!

Л ә й с ә н. Күрәм, әти...

И л д а р. Син мине яратасыңмы, кызым?

Л ә й с ә н. Яратам, әти...

Ул сөйләгән арада өйнең диварлары юкка чыга, Чия тавы ачыла. Шау чәчәктә утырган чиялек. Яраткан көе ишетелә. Илдар шунда кереп китә. Ул чияләр арасыннан барганда, җил чыгып бөтен чәчәкләрнең таҗларын очырта, чәчәк бураны куба. Ул ямь-яшел чиялектән атлый. Берзаман чия агачларында җимешләре кызарып пешә, ул җимеш тулы чияләр арасында.

П ә р д ә.

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Теги: драматургия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев