Логотип Казан Утлары
Драма

Чия тавы (дәвамы)

И л д а р. Тере кеше кайтыр да, китәр дә, анысы хак, үлеләргә генә кирегә юл юк... Чияле тауга кайтасы иде. Кыш көне чана шуа идек, агач араларындагы сукмаклардан... Елгага кадәр шуып төшә яза иде...

(Әсәрне башыннан УКЫГЫЗ)

ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ

Беренче күренеш.

Бизәлмәгән чыршы янында Р а ф а э л ь  белән И л д а р. Алар шәраб эчәләр. Урталарында төргәге белән янып торган гирлянда. И л д а р. Юк, Себердә халык әйбәтрәк. Ярдәмчелрәк. Мин монда кайтканда, эштә кешенең туган көненә бүләк тә алып килә белмиләр иде... Бәйрәмең булса, син аларны эчертергә тиеш дип саныйлар иде.

Р а ф а э л ь. Мунчаң искергән, әйдә, җәйгә яңаны мәтәштерик.

И л д а р. Хәтерлисеңме, Мироновның мунчасын?

Р а ф а э л ь. Кайсы ул?

И л д а р. Син минем туган көнгә килгәч барган идек бит. Күл өстендә йөзеп йөри торган!

Р а ф а э л ь. Ә! Андыйны онытып булмый инде!

И л д а р. Капчыгыңны асасың да тукмагыңны кыстырып, кедр җыярга чыгып китәсең... Мүк җиләгедер, гөмбәдер, балык – ниндиен телисең... Аннан – мунчага...

Р а ф а э л ь. Блоктан гына өяләр бит хәзер мунчаны.

И л д а р. Агач мунчага җитми инде! Миронов мунчасына. Кысла кебек кызарганчы чабынасың да чыгып, күлгә сикерәсең! Күл өстендәге томан таралыплар китә...

Р а ф а э л ь. Арбалет блоктан өясең дә, кедр вагонка белән төрәсең эчтән.

И л д а р. Кедр вагонканың бәясе нарат бурасына төшәдер ул.

Р а ф а э л ь. Төшсә инде... Бер генә яшибез...

И л д а р. Монда бик төзисе дә килми... Авылга күченеп булмасмы, дим.

Р а ф а э л ь. Авылга?

И л д а р. Әйе... Алсу ризалашмастыр шул... (Шәраб йотып куя.)

Р а ф а э л ь. Сиңа ярыймы соң?

И л д а р. Ярамый да бит!

Р а ф а э л ь. Ә ник эчәсең?

И л д а р. Киндзмараули! Ә сиңа?

Р а ф а э л ь. Миңа да ярамый!

И л д а р. Ә ник эчәсең?

Р а ф а э л ь. Киндзмараули! Миңа, анысы, куркыныч түгел. Берәр атна эчәм дә туктыйм. Ә синең бит шикәр, малай, кыланырга ярамый.

И л д а р. Ташла инде. Мондый шәрабны кайчан күрермен әле тагын? Яшьлек тәме бар бит моңарда...

Р а ф а э л ь. Һаман яшьлекне сагынып ятып кына булмый инде... И л д а р. Син сагынмыйсыңмы?

Р а ф а э л ь. Миңа бүген рәхәт.

И л д а р. Яшь чакта рәхәтрәк иде.

Р а ф а э л ь. Кичә эчкән шәрабның тәмен сагынып ятар хәлем юк. Кичәгесе кичә тәмле иде, ә бүген өстәлемдә башка шәраб, янымда син – хәзерге кадерлерәк, үткәннәр юк инде. Һәрбер җыерчыгым, һәрбер ак чәчем, сынып ялганган һәр сөягем бүген минем белән – һәркайсын яратам.

И л д а р. Судлар гына үтсен, авылга кайтып киләм. Чия тавын сагындым. Шунда кайтасым килә. Күченеп кенә китәсе иде...
Р а ф а э л ь. Нихәл соң анда? Җиңәрлекме?

И л д а р. Кем белгән... Үз күзләрем белән күрдем бит... Үзем аны машинадан сөйрәп чыгардым. Көчкә аягында басып тора иде...

Р а ф а э л ь. Шулай булгач, нәрсәдә соң проблема?

И л д а р. Нәрсәдә булсын. Башка шаһитлар юк... Машина ике көн угонда санала. Үзе, имеш, Казанда булган, анда күргән кешеләре дә бар...

Р а ф а э л ь. Син аны караңгыда таныдыңмы соң?

И л д а р. Танымаска инде. Мин генә күрмәдем бит аны. Марсель дә шунда иде. Без өйдән йөгереп чыктык тавышка...

Р а ф а э л ь. Ә Марсель нәрсә?

И л д а р. Судка бармый.

Р а ф а э л ь. Ничек инде бармый?

И л д а р. Мин күрмәдем, ди.

Р а ф а э л ь. Куркытканнармы әллә?..

И л д а р (җилкә җыера). Иң шакшысы – Регинаның канында алкоголь тапканнар. Исерек булган, имеш... Гомерендә шәраб та эчеп карамаган кыз.

Р а ф а э л ь. Менә шундый чакларда яшьлекне мин дә сагынып куям...

И л д а р. Теге чакларнымы?

Р а ф а э л ь. Калмады шул бернәрсә... Геологиядән киткәч, кайтып, гаражларны чистарттым. Бөтен взрывчатка, коралларны елгага аттым...

И л д а р. Хәзер булса, ә! Тәвәккәлләр идеңме?

Р а ф а э л ь. Сорап торган буласың! Шуңа ташладым да инде, тәвәккәллек барлыгын белгәнгә. Ике дә уйламыйча, күтәртер идем, селкетеп алыр идем бераз... Ярый әле ташладым. Судка өмет юк, дисең инде?

И л д а р. Ә кайчан булганы бар?

Р а ф а э л ь. Анысы да хак...

И л д а р. Җиңел генә булмасын әле. Алар да барыбер борчыла бит! Укуыннан булса да куарлар, бәлки. Юристка укып йөри бугай. Р а ф а э л ь. Аларныкын кумаслар анысы. Шулай да борчусыз түгелдер. Син аларга борча гына булсаң да, бер бәләкәй борча күбрәк җәфалый бит ул!

И л д а р. Гомергә борча булдым инде.

Р а ф а э л ь. Шуңа «Сельхозтехника»дан кудылар да инде сине! И л д а р. Юк! Анда борча гына булып калмадым бит мин.

Р а ф а э л ь. Нишләдең?

И л д а р. Сөйләгән юкмыни?

Р а ф а э л ь. Юк.

И л д а р. Мин директорны сугып ектым бит.

Р а ф а э л ь. Ник?

И л д а р. Әй, мудак булганга. Аңлаттым, аңлаттым – аңламый. Нишлим инде. Ияк астына берне кундырдым – һавага күтәрелде дә, гөп!

Р а ф а э л ь. Шулай булдымыни әле ул? Калдырырга егетлеге җитмәде инде, шундук куды үзеңне?

И л д а р. Шундук! Йөрәгенә пычак кадаган чучка сыман чиный башлады, кеше алдында бит. Барыбер үчемне алдым мин аңардан!

Р а ф а э л ь. Ничек?

И л д а р. Мине аннары беркая да эшкә алмый башладылар. Монда бит алар бөтенесе бер шайка, шакал көтүе. Хәтерлисеңме минем бизнесмен чакларны?

Р а ф а э л ь. Ә! Шәп бизнес иде ул синең.

И л д а р. Әйтмә! Ә кая барасың? Гаиләне ашатырга кирәк бит. Эш булмагач, «Газ 66»ыма утырдым да, киттем канализацияләр суыртырга. Конкуренция юк. Үз йортлары белән яшәүчеләр монда күп!

Р а ф а э л ь. Рекламаң шәп иде синең! Кем уйлап чыгарды аны? И л д а р. Нәрсәне әйтәсең әле син?

Р а ф а э л ь. Машинага «говно» дип язып куйганыңны?

И л д а р. Үзем инде! Бук булгач, нәрсә языйм?!

Р а ф а э л ь. Үчеңне ничек алдың?

И л д а р. Чокырлары тулган, хатыны чакыртты... Бардым. Хатыны да аны мудак дип саный икән! Шул уртак фикер... Бик якын итте безне! (Күз кыса.)

Р а ф а э л ь. Марсель кайтты, ахры, ишек тавышы булды.

И л д а р. Ахры.

М а р с е л ь (керә). Нишләп караңгыда утырасыз?

Р а ф а э л ь. Караңгыда якты кешеләр аермачык күренә!

М а р с е л ь. Әни яттымы?

И л д а р. Синең бүлмәдә. Гелдәгечә. Кайтканыңны белер өчен синең урынга ятып йоклый.

М а р с е л ь. Ләйсән кая?

И л д а р. Шалтыратышмадыгызмы әллә?

М а р с е л ь. Телефоны сүнгән. Ул да яттымы?

И л д а р. Китте, синең арттан ук...

М а р с е л ь. Ә... Шикәрең күтәрелмәсме?

И л д а р. Күтәрелергә тиеш, эчәм бит.

М а р с е л ь. Әти, син авария урынына чәчәкләр куйма инде, җитәр... Урам уртасы... Бала-чага йөри. Шомлы бит...

И л д а р. Тагын куйганнармы әллә?

М а р с е л ь. Син түгелмени?

И л д а р. Димәк, аны яраткан кешеләр бар әле, онытмаучылар. Бер ел була...

М а р с е л ь. Әйдә җәй көне авылга кайтып киләбез.

И л д а р. Нәрсә калган анда?

М а р с е л ь. Синең барасың килә иде бит. Гел сөйли идең. Алмалы тауга...

Р а ф а э л ь. Чияле тауга!

М а р с е л ь. Чиялемени? Ә, әйе бит әле.

И л д а р. Җәйгә кадәр кышны чыгасы бар әле...

Р а ф а э л ь. Нинди планнар синең, энекәш?

М а р с е л ь. Минемме? Белмим инде. Нәрсәдер эшләргә кирәк. Тормышны җайларга. Эш кирәк... Хатын да булгач.

Р а ф а э л ь. Хатының китте бит инде, бер проблемаң кимеде.

М а р с е л ь. Китсә бит... Кайсыгызның хатыны китеп кайтмаган? И л д а р. Бигрәк Регинага охшаган...

М а р с е л ь. Кайта әле ул, әти...

И л д а р. Регина кайтмас инде...

М а р с е л ь. Ләйсән дим...

И л д а р. Тере кеше кайтыр да, китәр дә, анысы хак, үлеләргә генә кирегә юл юк... Чияле тауга кайтасы иде. Кыш көне чана шуа идек, агач араларындагы сукмаклардан... Елгага кадәр шуып төшә яза иде... Ике менеп-төшсәң, эт буласың.

М а р с е л ь. Мин теге китүдән нык таушалган син. Нервы бетерә кешене... Мин, әллә монда калыргамы, дим.

И л д а р. Райондамы?

М а р с е л ь. Әйе, үзегезгә генә авырдыр монда.

И л д а р. Монда үләргә генә кайталар инде. Эш тә юк, киләчәккә өмет тә...

М а р с е л ь. Эшләгән кешегә эш табылыр әле...

И л д а р. Ә Ләйсән?

М а р с е л ь. Ире кайткач, ул да кайтыр инде... Мунчаларны да рәтләргә кирәк...

Р а ф а э л ь. Мин дә шулай дим.

И л д а р. Судлар үтсен әле...

М а р с е л ь. Анда ни буласы билгеле бит инде.

И л д а р. Каян билгеле булсын?

М а р с е л ь. Син миңа ачуланма... Тыңла әле... Әти.

Р а ф а э л ь. Сөйлә син, тыңлый бит.

М а р с е л ь. Әйдә, барып йөрмик анда. Адвокатка акча әрәм итеп, судлар өчен түләп... Мунчаларны рәтләрбез. Ләйсән дә, мин дә янәшә булырбыз. Җан газаплап йөрүдән ни мәгънә.

И л д а р. Рафаэль, мин Марсель бәләкәй вакытта аны кыш көне урамда су коенырга алып чыга идем, чыныксын дип. Елый иде. Ләйсән түзә иде... Регина, диюем. Болар бәләкәй чакларында гел бергә иделәр бит. Берсе йомырканың агын гына ашый иде, икенчесе сарысын гына. Без орышмасын дип, күрмәгәндә генә бүлешеп ашыйлар иде – берсе сарыларын, икенчесе... Без авылга күченербез. Сез – бу йортта калырсыз...

М а р с е л ь. Әни риза булырмы соң?

И л д а р. Син монда күченергә хатыныңнан ризалык сорадыңмы соң? Нишләп мин сорап торырга тиеш?

Р а ф а э л ь. Авыл дигәннән, мин булдым бит анда.

И л д а р. Кайчан?

Р а ф а э л ь. Яз көне. Хатынның абыйсы үлгән иде, шуны җирләргә кайттык.

И л д а р. Чияләр чәчәк аткан идеме?

Р а ф а э л ь. Анда бит ел да таудан су агып төшеп, зиратны юа иде... Зиратка урынны да аз калдырган булганнар инде... Су каберләрне ачып аптыраткач, хәзер тау битенә җирли башлаганнар.

И л д а р. Чия тавынамы?

Р а ф а э л ь. Мин аңламадым да. Анда авыл тирәсен таллар басып бетергән, танырлык түгел. Чия чәчәк атарга иртәрәк иде әле. Шуңа игътибар итмәдемме. Чия тавы иде бугай инде.

Ишек шакыйлар.

Р а ф а э л ь. Ишек шакыйлармы соң?

М а р с е л ь. Бу вакыттамы? Мөнәвәр булса гына.

И л д а р. Болай соң йөргәне юк иде. Хәзер...

Ишек ачырга чыга. Р а ф а э л ь  М а р с е л ь га карап тора.

М а р с е л ь. Ник шулай карыйсың?

Р а ф а э л ь. Печәм мин сине, малай...

М а р с е л ь. Эчәргә ярамаганын да беләсез, эчәсез... Коридордан тавышлар килә.  И л д а р  Кыш бабай булып киенгән Ләйсән белән керә.

Л ә й с ә н. Яңа еллар котлы булсын! Кая әле! Кемнәр бар монда? Р а ф а э л ь. Ё-моё, Кыш бабай!

И л д а р. Ишекне ачып җибәрсәм, артыма утыра яздым!

Л ә й с ә н. Йәгез әле, сөйләп җибәрегез, балалар, бу елны тәртипле булдыгызмы?

Р а ф а э л ь. Тәртипле!

Л ә й с ә н. Ботканы күп итеп ашадыгызмы?

И л д а р (зур корсагын сыйпап). Күбрәк ашалды шул!
Л ә й с ә н. Бигрәк тәртипле балалар икәнсез! Хуп! Хуп!

Р а ф а э л ь. Бер тәртипсез малай бар бездә, бабай!

Л ә й с ә н. Шулаймыни? Кайсыгыз ул? (Илдарга.) Синме, түгәрәк?

И л д а р. Түгәрәк!

Р а ф а э л ь. Юк! Менә монысы!

Л ә й с ә н. Синмени әле ул тәртипсез? Хәзер җәза бирәбез без сиңа!

М а р с е л ь. Ләйсән! (Сакалына тотына.)

Л ә й с ә н. Елыйсы килгән бала Кыш бабайның сакалы белән уйный, ди! (Аны читкә борып.) Әти өчен генә кайттым... (Барысы да ишетерлек итеп.) Йә, нинди тәртипсезлекләр кылдың, сөйлә? Р а ф а э л ь. Ул кызларны рәнҗетә!

И л д а р. Тәти кызларны!

Л ә й с ә н. Шулаймы?! Ай-һай, явыз икәнсең! Үкенәсеңме?

М а р с е л ь. Үкенәм, бабай!

Л ә й с ә н. Нинди җәза бирәбез инде моңа, балалар?

Р а ф а э л ь. Әтәч булып кычкырсын!

И л д а р. Әйдә, әйдә!

Л ә й с ә н. Әтәч булып!

М а р с е л ь. Ки-ке-ри-күк!

Л ә й с ә н. Гафу итәм! Мә сиңа, бүләк! (Аңа таяктагы әтәч конфетны бирә.) Шаркылдап көләләр.

Л ә й с ә н. Йә, син Кыш бабайга нәрсә әзерләдең?

Р а ф а э л ь. Минме? Мин... Шигырь сөйлимме?

И л д а р. Шигырь? Әллә шигырьләр дә беләсең?

Р а ф а э л ь. Белмәс, ди!

А л с у (кереп). Әстәгъфирулла! Куркып киттем... Нәрсә бу?!

И л д а р. Кыш бабай килде! Бүлдермә! Сөйлә шигыреңне!
Р а ф а э л ь. Вдоль обрыва, по-над пропастью,                             по самому краю

Я коней своих нагайкою                  

стягаю, – погоняю, –

Что-то воздуху мне мало,      

  ветер пью, туман глотаю,

Чую, с гибельным восторгом –            

    пропадаю, пропадаю!

Чуть помедленнее, кони,                    

 чуть помедленнее!

Вы тугую не слушайте плеть!

Но что-то кони мне попались        

                   привередливые,

И дожить не успел, мне допеть    

                                   не успеть!

 Л ә й с ә н. Афәрин! Менә сиңа бүләк! (Сыбызгы тоттыра.)

И л д а р. Хәрәмләште! Шигырь түгел, җыр бу!

А л с у. Нишләп русча булды соң бу?

Р а ф а э л ь. Нишләтим, татарча җыр тыңлаган юк!

Л ә й с ә н. Син, кызым, Кыш бабайга нәрсә әзерләдең?

И л д а р. Җырласын!

М а р с е л ь. Әни, әйдә, син матур җырлыйсың бит!

А л с у. Китегез әле!..

Р а ф а э л ь. Кыш бабайга каршы килмиләр! Бүләксез каласың.

И л д а р. Җырла әйдә!

А л с у. Китегез әле, аңгы-миңге басып торам...

Р а ф а э л ь. Җырла инде!

А л с у. Тукта... (Татарча популяр җырны бик оста башкарам дип уйлап башкара.)

Л ә й с ә н. Кыш бабайны елаттың, кызым! Менә сиңа бүләк! (Мerci конфетлары бүләк итә.)

Р а ф а э л ь. Килештерәсең дә инде. Җырчы гына буласың калган! Син җырчы булсаң, мин дә татарча тыңлар идем!

А л с у. Әрәм булдым инде, менә шул бичурага багышлап гомеремне!

Л ә й с ә н. Бу бичурагамы?! Йәле, улым, ә син нәрсә әзерләдең бабаңа?! Куандыр әле!

И л д а р. Мин менә чыршы әзерләдем!

Л ә й с ә н. Бу да булдымыни чыршы? Нишләп бизәлмәгән соң бу? Кыш бабайны шулай каршы аласызмы?

И л д а р. Өлгермәдек кенә, бабай! Хәзер ялт иттерәбез аны! Көлешә-көлешә барысы бергә чыршы бизиләр.

И л д а р. Булды бу, бабай! Минем бүләк кая?

Л ә й с ә н. Бүләкме?! Нәрсә көткән идең Кыш бабайдан?

Р а ф а э л ь. Киндзмараули! (шәраб салган бокаллар күтәреп килә.)

И л д а р. Бабай, нәрсә булса да ярый! Энә дә – бүләк, дөя дә – бүләк!

Л ә й с ә н. Мондый тыйнак балага энә бүләк итеп булмас, дөя булыр бүләк! (Капчыгына тыгыла, аннан телефон ала.)

А л с у. Телефон?

М а р с е л ь. Кыш бабай сиңа үзеннән калган телефонын бүләк итә!

Л ә й с ә н. Туктагыз әле, тукта, бүләк үк түгел бит әле бу! (Бәләкәй колонка чыгарып куя.) Бүләкләрнең бүләге!

Р а ф а э л ь. Бүләкләрнең дөясе!

Л ә й с ә н. Музыкаль бүләк! (телефон экранына баса. Колонкадан Вoney m башкаруында «Rivers of babylon» җыры яңгырый.)

Р а ф а э л ь. Бу бит...

И л д а р. Тукта! (кереш өлешеннән соң) Вoney m!

Р а ф а э л ь. Boney m!!!
И л д а р. Риверс офф бабилон!

Р а ф а э л ь. Бие әйдә!

И л д а р  кушылып җырлый, үзе орчык кебек бүлмә буенча әйләнә-әйләнә бии. Р а ф а э л ь дә аңа кушыла. Алар башкаларны да биетәләр.

Р а ф а э л ь. Менә хәзер таныйм картлачны! Үткәннәрне сагынып, борын салындырып утыра торган кешемени безнең Илдар! Җыр ахырына Илдар кинәт Ләйсәннең өстеннән Кыш бабай тунын, сакал-мыекларын салдыра.

И л д а р. Рәхмәт! Рәхмәт, кызым! Бер онытмыйсың! (кулларыннан үбә.) Ел да шулай! Яңа ел, синең сюрпризыңнан башка, бәйрәм дә түгел! (битләреннән үбә.) Иренмисең дә, алтыным!

А л с у. Әй, Аллам...

М а р с е л ь. Әти...

Р а ф а э л ь. Исерек кенә ул...

И л д а р. Шундый сагындым сине! Чәчләреңнән сыйпыйсым килеп тилмерәм!

Р а ф а э л ь. Картлач, әйдә, тынычланыйк...

И л д а р. Турсаеп елаганыңны сагынам, юатасым килә үзеңне, битләреңнән яшьләреңне сөртәсем килә, балам...

Л ә й с ә н. Гафу, мин бит болай булыр дип уйламадым...

И л д а р. Куеныма яшереп, бөтен дөньясыннан яклыйсым килә...
М а р с е л ь. Әти, бу Ләйсән, киленең... Регина юк...

И л д а р. Сиңа юк ул, сиңа...

М а р с е л ь. Иртәгә суд, исеңә төштеме?

И л д а р. Төште, төште... Әйе... Гафу итегез... Шундый күңелле булды... Яшьлеккә кайткан күк... Яшьлегемнән кемдер минем белән сөйләште сыман...

Р а ф а э л ь. Киндзмараули?

И л д а р. Әйе, әйе... Гомер күрмәгән җырчылар, ә якын туганнарым белән очрашкан кебек... Рәхмәт... Ләйсән кызым...

Р а ф а э л ь (чыршы төбенә шәраб эчәргә чакырып). Әйдә, кил... И л д а р. Киләм, әйе... И л д а р  бокалны алырга дип үрелгәндә, аңын җуеп егыла. Хатын-кызлар куркып кычкырышалар.

Р а ф а э л ь. Шикәре, шикәре күтәрелгәндер...

М а р с е л ь. Скорый, скорый чакыртыгыз!!!

А л с у. Кызым, шалтырат, шалтырат!

Х а т ы н-к ы з л а р  ашыгыч ярдәмгә шалтырата башлыйлар.

Р а ф а э л ь. Картлач, уян әле, уян... Марсель, әйдә үзебез илтик. Тизрәк була...

М а р с е л ь. Алып киләбез дип әйтегез, шалтыратыгыз больницага! Әйдә, күтәрдек...

Караңгылык.

(Дәвамы бар)

 

"КУ" 02,2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев