Логотип Казан Утлары
Дөнья халыклары әдәбияты

Торналар

Әйтерсең лә, ак торналар булып, Һаваларга юллар алганнар.

Тоела миңа кайчак – канлы сугыш

Кырларыннан кайтмый калганнар,

Әйтерсең лә, ак торналар булып,

Һаваларга юллар алганнар.

Шул чаклардан бирле тавыш биреп,

Алар күктән безгә дәшәләр.

Шуңамы соң, салып сагышларга,

Шул солдатлар искә төшәләр.

Торналарның күрәм кичке күктә

Томан ярып очкан сафларын,

Хәтерләтеп гүя солдатларның

Кырлар буйлап үткән чакларын.
Кемнәрнеңдер таныш исемнәре

Ишетелә кебек кошлардан.

Шуңамы соң минем авар телем

Торна тавышына охшаган?

Канатлары талган төркем оча

Томан ярып кичке һавада.

Сафларында бер буш ара калган,

Минем урындыр шул арада.

Бер көн килер, торна төркемендә

Зәңгәр күктә мин дә очармын,

Кош тавышы белән, җирдә калган

Дусларымның исемен атармын.
 

РӘСҮЛ ГАМЗАТОВ

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Теги: шигърият

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев