Логотип Казан Утлары
Дөнья халыклары әдәбияты

Теләкләр

Бәхет килсен сезгә оныттырып Кайгыларның җирдә булганын.

Мөмкин түгел бер кайгысыз яшәү,

Ә мин телим сезгә, дусларым:

Бәхет килсен сезгә оныттырып

Кайгыларның җирдә булганын.

Шатлык җыры гына яңгырасын,

Шәраб белән тулсын касәләр.

Һәркем үзенә дип кабул итсен,

Берегезгә теләк әйтсәләр.

Дуслар берсен-берсе котлап әйткән

Теләктән дә көчле ни бар соң?
Чын күңелдән әйтелгән бу теләк

Мең бәладән сезне коткарсын.

Мин телимен, дуслар, тагын шуны:

Балалар гел көлеп торсыннар.

Кызларыбыз бар да чибәр булсын,

Ә егетләр зирәк булсыннар.

Егет – кызны, кыз егетне әгәр

Үпкәләтсә, гафу сорасын.

Үпкәләшү – ярату билгесе,

Белсен үлеп гашыйк буласын. 

РӘСҮЛ ГАМЗАТОВ

Русчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәләре

 

"КУ" 09,2023

Фото: unsplash

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев