Логотип Казан Утлары
Дөнья халыклары әдәбияты

ШИГЪРИЯТ РӘСҮЛЕ

Дагстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел

Сибгат Хәкимнең  бер шигыре бар.

   Рәсүлнең артында таулар,

Биек-биек таулар ич...

Таяныч кирәк язганда,

Минем кайда таяныч? –
ди ул анда. Миңа соңгы дистә елда күп мәртәбәләр Кавказда, аның да безнең телгә авыштырганда, «Тау иле» дигән мәгънәне белдергән Дагстан Республикасында булырга туры килде. Язучылар берлегендә эшләгәндә, ел саен диярлек 8 сентябрьдә Рәсүл Гамзатовның туган көне уңаеннан уздырыла торган «Ак торналар» фестивалендә катнаша идем. Бу фестивальгә әле моннан утыз биш ел элек Рәсүл Гамзатов үзе нигез салган.

Һәр барган саен Дагстанда әдәбиятка мөнәсәбәтне күреп, исем китеп кайта идем. Һәр авылда бер милләт яшәп яткан, авар, кумык, ногай, лезгин, лак, даргин, табасаран, төп милләтләр булып саналган бу республиканың Язучылар берлегендә шушы милләтләр буенча секцияләр эшли. Махачкалада Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда бердәнбердер – Поэзия театры ачылган. Дагстан Язучылар берлеге рәисе Мөхәммәт Әхмәтовның алтмыш яшьлек юбилей кичәсен республиканың Башлыгы Рамазан Абдулатыйпов үзе алып барды! Кызганыч, Мөхәммәткә быелгы форумны күрергә язмады, былтыр ул озакка сузылган каты авырудан соң фани дөнья белән хушлашты. Быелгы фестиваль тагын да колачлырак итеп, Россия күләмендә, ил һәм хөкүмәт башлыклары катнашында үткәреләчәк, диләр. Чөнки ул Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланачак.

Рәсүл Гамзатов – Советлар Союзында милли республикаларда әдәби хәрәкәтне әйдәп баручы зур язучылар Мостай Кәрим, Кайсын Кулиев, Алим Кешоков, Давыт Көгелтинов, Рәсүл Рза, Олжас Сөләйманов, Чыңгыз Айтматовлар буынының иң күренекле вәкиле. Аның «Торналар» шигыренә композитор Ян Френкель иҗат иткән җыр менә 60 ел инде Бөек Ватан сугышында һәлак булган каһарманнар рухына халык күңелен тетрәндергән музыкаль һәйкәл булып тора.

Моннан ун ел элек Казанда Рәсүл Гамзатовның 90 еллык юбилее уңаеннан татар шагыйрьләре тәрҗемәсендә аның шигырьләр китабы басылып чыккан иде. 100 еллык юбилее уңаеннан журналыбызда шагыйрьнең бер бәйләм шигырьләрен тәкъдим итәргә булдык. 

 

"КУ" 09, 2023

Фото: архив

Теги: поэзия

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев