Логотип Казан Утлары
Дөнья халыклары әдәбияты

Ике генә сәбәп була ала

Ике генә сәбәп була ала Ир-егетне дәшкән изге яуга.

Ике генә сәбәп була ала

Ир-егетне дәшкән изге яуга.

Беренчесе: Туган илен яклап, –

Кермәс өчен дошман чиктән атлап.

Икенчесе – ата-бабалардан

Ир-егеткә бурыч булып калган:
Хәтәр астында хет калсаң кал син,

Хатын-кызны яклап, хәнҗәр ал син!

Җырлыйм дисә дә, җыр чын йөрәктән,

Ике сәбәп күңелен тибрәткән:

Берсе аның – Туган илне сөю.

Икенчесе – хатын-кыз дип көю! 

Рәсүл Гамазатов

Русчадан Рафис КОРБАН тәрҗемәсе

 

"КУ" 09, 2023

Фото: unsplash

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев