Логотип Казан Утлары
Дин һәм тормыш

Татарстанда Корбан бәйрәмендә нинди кызыклы чаралар була?

Корбан бәйрәме көнне республика шәһәрләре һәм районнары паркларында һәм мәчет яны территорияләрендә шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак.

Корбан бәйрәме көнне республика шәһәрләре һәм районнары паркларында һәм мәчет яны территорияләрендә шәһәркүләм гаилә һәм балалар бәйрәмнәре узачак.

ВАКЫТЫ

УРЫНЫ

ЧАРА

КАЗАН

1

11 август

13:00

Казан, Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркы

 «Корбан-фест: җылылык бүләк ит!» шәһәркүләм гаилә бәйрәме (Фуд-корт, мастер-класслар, концерт программасы).

2

11 август

13:00

Казан, Бигиев ур., 36, «Нур-әл-Ислам» мәчете

Корбан гаете уңаеннан балалар бәйрәме

3

11 август

10:00

Казань,  Нагорный бистәсе, «Кечкенә принц» паркы

Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме. Программада: бәйрәм концерты, спектакль, төрле мәйданчыклар: сабыйлар өчен крио-тамаша, хайваннарны тотып карау мөмкинлеге булган зоопарк, мехенди, аквагрим.

4

11 август 17:00

Казан, Җ.Фәйзи ур., 2

“Гаилә” мәчете территориясе

Корбан гаетенә багышланган "Гаилә бәйрәме". Бәйрәм җәмәгать белән икенде намазын укыганнан соң башланып китәчәк. Балалар өчен берничә мәйданчыкта батутлар, поездта, понида йөрү оештырылачак. Кунаклар татлы мамык белән сыйлана алачак. Шулай ук мехенди ясату мөмкинлеге була. Бөтен мәйдан буенча аниматорлар эшләячәк. Бәйрәмнең рәсми өлеше Коръән уку белән башланып китәчәк. Аннары нәшидләр, мөнәҗәтләр яңгыраячак. Алып баручылар балалар өчен кызыклы да, файдалы да конкурслар уздырырга ниятли. Традиция буенча, кунаклар өчен пылау әзерләү күздә тотыла.

5

11, 12, 13 август

Казан, Серов ур., 4А,  «Ярдәм» мәчете

- барлык теләүчеләр өчен хәйрия ашлары

- Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Казан бүлеге өчен аерым хәйрия мәҗлесе. Әлеге оешмага корбан ите тапшыру да каралган.

Яр Чаллы

6

10 август

9.00-18.00

Яр Чаллы, Г.Камал ур., 10А (27/09А), "Хәләл Үзәк"

Корбан бәйрәме уңаеннан хәләл ярминкә

МЕДЕЛЕЕВ РАЙОНЫ

7

13 август

Бәзәкә авылы җирлегендә урнашкан  “Фан” чишмәсе территориясе

 

Район күләм Корбан мәҗлесе

ЗӘЙ РАЙОН

8

11 август

09.00

Зәйнең Үзәк мәчете

Корбан гаете уңаеннан балалар бәйрәме (уеннар, аниматорлар, батут, пылау)

БАЛЫК БИСТӘСЕ РАЙОНЫ

 

9

11 август

13.00

Балык Бистәсе районы  Таулар авылы мәдәният йорты

150кеше катнашында Корбан ашы

ӘЛМӘТ

10

11 август

13.00

Әлмәт, Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы

Корбан гаетенә багышланган шәһәркүләм гаилә бәйрәме.  Программада: бушлай аттракционнар, хәрәкәтчән уеннар, сый-нигъмәт һәм бүләкләр.

ТҮБӘН КАМА

11

11 август

13.00

“Семья” паркы

Корбан гаете уңаеннан гаилә бәйрәме

 

dumrt.ru

фото: ptoday.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев