Логотип Казан Утлары
Дин һәм тормыш

Шагыйрьнең Коръәнгә мөнәсәбәте

Аллаһ Хак Тәгалә «Бәкарә» сүрәсендә: «Кәнән-нәсү үммәтәү вә хидәтәң фәбәгасә Аллаһун нәбийинә мүбәшширинә вә мүнзиринә үә әнзәлә мәгәһумүл – китәбә билхаккый»...

Аллаһ Хак Тәгалә «Бәкарә» сүрәсендә: «Кәнән-нәсү үммәтәү вә хидәтәң фәбәгасә

Аллаһун нәбийинә мүбәшширинә вә мүнзиринә үә әнзәлә мәгәһумүл – китәбә билхаккый», ягъни, әүвәл кешеләр һәммәсе дә ислам динендә иде, соңрак төрле диннәргә бүленде. Аллаһ һәммә кавемнәргә пәйгамбәрләр күндерде. Аллаһуга баш игәннәрне җәннәтләр белән сөендерүче итеп. Янә аларга китап иңдерде, хаклык, кешеләр арасын гаделлек белән хөкем итсеннәр өчен, – ди.

Аллаһуның Коръән-Кәрим белән тәсдыйкъ ителгән барлык пәйгамбәрләренең дине ислам булган. Алар барысы да Җәбраил фәрештә аркылы Аллаһуның барлыгы, берлеге, мәңгелеге турында бер тәгълимат, бер вәхи, бертөрле хәбәр, бертөрле китаплар алганнар: «Күллүн әмәнә билләһи вә мәләәәә-икәтиһии вә кү-түбиһии вә рүсүлиһ», ягъни мөселман шул булыр, кем Аллаһуның берлегенә, Аның фәрештәләренә, китапларына, пәйгамбәрләренә иман китерсә. Чын мөселман шул булыр, кем

Мөхәммәдкә кадәр килгән пәйгамбәрләргә вә аларга иңгән Изге Китапларга ышанса. Димәк, Мусага (г.м.) иңдерелгән Библиягә («Иске гаһеднамә»), Даудка иңдерелгән Псаломга, Иисуска иңдерелгән Евангелиегә (Яңа Гаһеднамә) ышанган кеше генә

мөселман була.

Вә ләкин ошбу хакыйкатьне күңелебезнең иң мөкатдәс түрендә саклыйк. Мөселман, санап киткән Изге Китапларның беренче нөсхәләренә генә ышана. Әйе, мөселманнар Мусага (Моисей) иңдерелгән Тәүратның, Даудка (Давид) иңдерелгән Зәбүрнең, Гайсәгә (Иисус) иңдерелгән Инҗилнең беренче нөсхәләренең хаклыгына ышана. Ни кызганыч,бу китапларның Раббымыз тарафыннан иңдерелгән беренче нөсхәләре безгә килеп

җитмәгән. Тәүратның, Зәбүрнең, Инҗилнең асыл нөсхәләре безнең эрага кадәр VI-V гасырларда Иерусалимга – Якын Көнчыгыш мөселман халыкларына каршы булган

Вавилон варварлары тарафыннан яндырылган. Бүгенге Изге Китаплар соңыннан килгән апостоллар (Пётр, Иоанн, Павел, Матфей) – тарафыннан язылган, үзгәртелгән.

Раббымызның беркем тарафыннан да үзгәртелмәгән, пәйгамбәребез Мөхәммәдкә 23 ел дәвамында (610-632 еллар) иңдерелгән олуг нигъмәте – Коръән-Кәрим тулысы

белән саф көенчә сакланган. Ошбу хакыйкать турында Тукай беренче мәртәбә Мотыйгулла хәзрәттән ишетә. Схоластика белән томаланган Уральскида Тукай үзенә яктылык эзли. «Мотыйгия» мәдрәсәсендә Коръән графикасын, тәҗвид хөкемнәрен үзләштерә. Шәкертнең күңелендә әдәби, иҗтимагый фикерләр белән сугарылган илаһи вә Аллаһу Тәгаләнең олуг нигъмәте – Коръән-Кәримгә мәхәббәте уяна. КоръәнКәримнең ни дәрәҗәдә иксез-чиксез нур икәнлеген, аңа безнең дә мәхәббәтебезнең иксез-чиксезлеген тасвир кылып, изгелеккә өндәгән китапларга олуг хөрмәт белән карап, газиз Тукай «Китап» дигән шигырен яза:

Һич тә күңлем ачылмаслык эчем пошса,

Үз-үземне күрәлмичә, рухым төшсә,

Җәфа чиксәм, йөдәп бетсәм, бу башымны

Куялмыйча җанга җылы һичбер төшкә;

Хәсрәт соңра хәсрәт килеп алмаш-алмаш,

Күңелсез уй белән тәмам әйләнсә баш,

Күзләремдә кибеп тә җитмәгән булса

Хәзер генә сыгълып-сыгълып елаган яшь, –

Шул вакытта мин кулыма китап алам,

Аның изге сәхифәләрен актарам;

Рәхәтләнеп китә шунда җаным, тәнем,

Шуннан гына дәртләремә дәрман табам.

Шулай, Хак Сүбхәнәһү Тәгаләнең: «Зәә-ликәл китабүләә райбә фиһ һүдәл лилмүттәкыйн», ягъни «үз бурычларына тугры кешеләргә – мөттәкыйннәргә иңдерелгән, хак юлны күрсәтүче китап Коръән-Кәрим икәнлегенә һич шик юк», – дигән кәлимәсенә таянып, Тукай:

Укып барган һәрбер юлым, һәрбер сүзем

Була минем юл күрсәтүче йолдызым;

Сөйми башлыйм бу дөньяның ваклыкларын,

Ачыладыр, нурланадыр күңлем, күзем.

Җиңелләнәм, мәгъсумләнәм мин шул чакта,

Рәхмәт әйтәм укыганым шул китапка;

Ышанычым арта минем үз-үземә,

Өмид берлән карый башлыйм булачакка, –

дип яза. Бу шигъри юллар белән шагыйрь, «хәсрәт соңра хәсрәт килеп», тәмам башы әйләнгән бәндәнең күңелен кайгыдан арындыру өчен, Изге Китаптан дәрман эзли.

Татар поэзиясендә иң беренчеләрдән булып Г.Тукай, ислам тәгълиматы вәшәригате таләп иткәнчә, балаларны сабый чактан ук изгелеккә өндәүдә, дуслыкка, миһербанлылыкка үгетләүдә, әле үзе дә яшь булуга карамастан, үрнәк иде.

Пәйгамбәребезнең: «Кечкенәләребезгә мәрхәмәт итмәүчеләр вә олыларыбызның хакларын белмәүчеләр бездән түгел», – дигән хәдисенә мөкиббән булган әдип:

Әй баһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!

Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!

Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;

Ул – рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!

...Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;

Бел аны: керсез күңелдән тугры юл бар гаршенә! –

дип сабыйларны Раббымыз кыйбласына өнди.

Балалар язмышы турында уйга калганда, Тукай нәниләрнең үзләренә генә хас сөйләү теленә якын булган җөмләләр белән эндәшә: «Тәти читек, тәти күлмәкштаннарны / Баш астыма өеп куеп яткан чагым». («Бәйрәм вә сабыйлык вакыты»).

«Хозурыңда гәүһәр яшем түгеп телим, / Кабул әйлә, Раббым, әле мин бик «нәни». («Йокы алдыннан»).

«Коръән-Кәримдәге мөбарәк аять белән Хак Тәгалә: / «Вә идәә сәәләкә гыйбади ганнии фәин-ни кариибө...» – диде. Ягъни, әгәр бәндәм Миннән сорар булса... Мин аның догасын кабул итәчәкмен, – дигән Раббымыз вәгъдәсенә бинаән Тукай: «Тамадыр мискинәмнең тамчы-тамчы күзләреннән яшь; / Карагыз: шул догамы инде Тәңре каршына бармас?» – җөмләсе белән Раббымыз кәлимәсен куәтли.

Дөньяда иң ләззәтле икмәк – адәм баласының үз кәсебе, үз тырышлыгы белән табылган икмәк икәнлеген фәһемләгән Тукай, «Бай баласы» дип аталган шигъри юлларында «егылмасын» дигән сүз урынына, сабыйларга «түп итмәсен» кәлимәсен куллана. Нәтиҗәдә, шигырь комик рәвештә формалаша:

Тот, җаным, тот, аумасын – түп итмәсен, тот баскычын,

Шунда ядыңнан чыгарма кассаның да ачкычын.

Җәнабел Хак сүбхәнәһү вә Тәгалә:

«Үә каалә раббикүмү дугуниии әстәҗиб ләкүм», –

ягъни, хаҗәтләрегезне сорап, «Миңа дога кылыгыз, – аны кабул итеп, сезгә җавап бирермен», – диде.

Раббымызга җан-тән ихлас тугры булган Тукай ошбу аятьне «Ана догасы» дип исемләнгән шигыре белән мәгънәви тәфсиргә салды.

Менә кич. Зур авыл өстендә чыкты нурлы ай калкып,

Көмешләнгән бөтен өйләр вә сахралар тора балкып.

Авыл тын; иртәдән кичкә кадәр хезмәт итеп арган

Халык йоклый – каты, тәмле вә рәхәт уйкуга талган.

Урамда өрми этләр дә, авыл үлгән, тавыш-тын юк;

Авыл кыръенда бер өйдә фәкать сүнми тора бер ут.

Әнә шул өй эчендә ястүеннән соңра бер карчык

Намазлыкка утырган, бар җиһаннан күңлене арчып;

Күтәргән кул догага, яд итә ул шунда үз углын:

Ходаем, ди, бәхетле булсайде сөйгән, газиз углым!

Шагыйрьнең эчке фикер дөньясы ни дәрәҗә Аллаһу Раббымыздан иңгән илһам байлыгы белән сугарылган булса, ул шул дәрәҗә үзенең әйтергә теләгән сүзеннәсыйхәтен укучы бәгъренә җиткерү сәгадәтенә ирешә ала. Нәсыйхәт ул – өндәү,

чакыру, үгетләү. Коръән – Аллаһ сүзе. Аллаһ сүзен аңлап уку – ул үзе барлык мөселманча, ислами тәгълиматка итагать кылган бәндәгә – нәсыйхәт! 

Нәсыйхәт кылучы кешенең гыйлеме камил, холкы гүзәл, сүзе төгәл, гамәле хак, үзе саф булу Пәйгамбәрнең өммәтенә сөннәте икәнлеге мөселманга мәгълүм. Холкы дорфа, гамәле бозык, надан кешенең Коръән эчтәлегендәге Аллаһ шәригатен бәндәгә ирештермичә, аңлатмыйча, томана укуы һичкайчан да нәсыйхәт булмый. Шулай булгач, укучыга да, тыңлаучыга да савап юк. Г.Тукай:

Күп яттык без мәдрәсәдә,

Аңламадык бернәрсә дә;

Селкенмәдек, таш төсле без,

Җилбер-җилбер җил бәрсә дә...

...Хуш! Хуш! Хәзрәтләр, без киттек,

Сездән изгелекләр көттек, –

дип, хәзрәтләрнең наданлыгына, намуслы, сабыр, мәгърифәткә омтылган шәкертләрнең авыр язмышына чын күңелдән газаплана, борчыла. Тукай үзе дә шәкерт иде. Әдипне

аңлау ниятендә, без дә бүген бер мизгелгә XIX гасыр ахыры татар шәкертләре язмышы заманына кайтыйк.

...Мәдрәсә. Стенадагы дүрт почмаклы ак агач тактага буяу белән хәзрәт хәлфә 29 хәреф язган. Шул хәреф исемнәрен «әлиф», «би», «ти», «си»... – дип шәкертләр көйләп,

шаулап укыйлар, ятлыйлар. Укып, ятлап арып туйгач, тактага язылган хәрефләрне пычак, пыяла кыйпылчыгы белән кыралар. Чөнки, кадим хәлфәнең уйлавынча, «кара тактага акбур белән Коръән хәрефләрен язу – хәрам». Шул хәрефләрне шәкертләр

яңадан чиратлашып тактага язалар. Аст, өст хәрәкәләрне куеп, иҗекләп укый-укый, күңелләренә биклиләр. Бикләнгән аяти кәлимәләрнең «мәгънәсен белү, тәрҗемәсен өйрәнү, уку, кәгазьгә язу – олуг гөнаһ!» Фәкать шәригатьне, догаларны ятлау – «савап». Шәригать хөкемнәре турында кешеләрнең мөстәкыйль фикер йөртүләре «хәрам, мөһмәлат-мәгънәсезлек». Шулай кадимчеләр, патша чиновникларының

булышлыгында татарлар арасында искелектә, наданлыкта черегән, схоластика белән сугарылган фанатизм тамыр җәя.

Чәйниләр монда җирәнгеч әллә нинди мөһмәлат,

Яшь гомерләр мөнмәлат чәйнәп була монда һәлак.

Мәдрәсә, дип, нәрсәдер асрый агайлар җилкәсе,

Нәкъ эче азган мөрит1, мәҗнүн2 ишаннар хилкасе3».

Шулай «Авыл мәдрәсәсе» дигән әсәре белән Тукай XIX гасырның икенче яртысында халык аңы, мәгърифәте өчен зур афәт килгәнлеген, кадимчеләрнең наданлыкның бер оясы булган схоластик мәдрәсәләрнең мәгънәсез тормышын үзенә

генә хас сарказм белән искәртеп кенә калмый, татар мөселман зыялыларына, Коръәнгә бинаэн хәлдә, нишләргә кирәклеген ассызыклый. «Гыймран сүрәсенең 104нче аяте

белән Аллаһу Хак Тәгалә Коръәндә»: «Вәлтәкүм миңкүм үммәтүийәдегүүнә иләлхайри вә йәэмүрүүнә бил-мәгрууфи вә йәнһәүнә гэнил-мүңкәри вә үләәә-икә һүмүл – мүфлихүүн», – диде. Мәгънәви тәфсире: «Үз арагыздан шәригатьне яхшы

белгән кешеләр булсын. Алар сезне хәерле эшләргә чакырырлар. Бидгать гамәлләрдән тыярлар. Ошбу җәмәгать сезне һәлак булудан коткарыр».

Әһле исламны наданлык фанатизмы баткагыннан коткару максатында, XIX гасыр азагында Русия мөселманнары җирлегендә «ысулы җәдид» исеме белән ислам тарихына

кергән дини педагогик юнәлеш барлыкка килә. Җәдидчелек ул мөселманнарның алгарыш рухияте булып, аның башында Шиһаб Мәрҗани, Исмәгыйл Гаспралы, Ризаэтдин Фәхретдин,

Фатих Кәрими, Һади Максуди, Шәмсетдин Күлтәси, Галимҗан Баруди, Муса Биги, Һади Атласи, Әхмәт Габәши, Гобәйдулла вә Габдулла Бубилар, Нурзада Насихиләр кебек «милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат булган» имамнар торган. Җәдидчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, татар телендә дини тәгълимат белән бергә физика, география, биология, арифметика, медицина, логика фәннәренең нигезләре мәдрәсәләрдә укытыла. Ысулы җәдид укытуның хәерле нәтиҗәсе булып, «меңнәрчә ислами галим-голамә вә әдипләр, хакимнәр

вә табиблар, йөзләрчә инженер вә астрономнар, географлар вә тарихчылар, хәзерлекле сәясәтчеләр, игенчелек вә сәнәгать белгечләре җитеште», – диде Ш.Күлтәси.

Балаларны нинди ысул белән укыту мәсьәләсендә кадимчеләр һәм җәдидчеләр арасында аяусыз тартышлар булган. Кадимчеләр укытуда иске тәртипне яклап җан

аткан. Җәдидчеләр, мөселманлыкны саклап, дин вә фән гыйлемнәрен бергә үзләштерү ысулына гади, аңлаешлы туры юнәлеш, якты юл тапкан.

Читтәге бик күп өяздә, күп авыллар яктыра,

Пар тату йолдыз кеби школ белән мәктәп тора.

Бу ике дус, берсенә чөнки аларның берсе тиң,

Бертигез тәгълимнәре дә: берсе – дөнья, берсе – дин, –

кәлимәләре белән Тукай, диннең вә фәннең бергәлек алгарыш ысулын тапкан җәдидчеләргә ихлас күңел, югары пафос белән мәдхиясен-одасын багышлый. Бу җөмләдән, Г.Тукайның замандашы, ислам голамәләре тарафыннан XX гасырның

иң зур ислам галиме дип табылган, төрек милләтенең горурлыгы булып саналган шәхес – Бәдиуззаман Сәид Нурсиның: «Акылның нуры фән гыйлемнәре, вөҗданның

зыялылыгы дин гыйлемнәре белән яктыртылыр. Икесенең берләшүе белән акылларда һәм күңелләрдә хакыйкать барлыкка килер», – дип әйткән сүзе искә төшә дә калебне гафиллектән уята, күңелне уйга сала.

– Әгәр дин гыйлемнәре үзләре генә укытылса, – ди әдип, – фанатизм барлыкка килә; фән гыйлемнәре диннән аерым укытылса, Аллаһу Тәгаләне инкяр итү, иман хакыйкатьләреннән шикләнү һәм атеизм туа.

Инсаннарның узган XX гасырда һәм бүген дә дини фанатизмда баглануы, базар икътисадында диннән аерылган фән, дәүләттән аерылган дин, диннән аерылган мәктәп

яшь буынга әхлакый тәрбия бирә алмас хәлгә килде. Хәзерге көн җәмгыятьтә матди байлык чагыштырмача үсте, ә халыкта әхлак түбәнгә тәгәрәде. Моның асыл сәбәбен,

башка җитешсезлекләр белән бергә, мәктәпләрдә фән гыйлемнәре генә укытылып, дин гыйлемнәренең кире кагылуыннан икәнлеге күренеп тора. Соңгы елларда «татар

исламы» дигән атама барлыкка килде. Җәдидчелек ул татар исламы түгел. Ислам ул һичкайчан да татарныкы булмады, булмый, булмаячак! Ислам ул – Раббымыз дине. Алай булгач, җәдидчеләр ислам динен «татарчалаштырганнар», дигән сүзләр – ахмаклык, мәгънәсезлек белән сугарылган уйдырма-ялган.

Габдулла Тукай XX гасыр башында ислам диненең безнең җирдә үсеш алу сәбәбен XIX гасыр җәдид мәгърифәтчеләре – дин галимнәре Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889),

Каюм Насыйри (1825-1902), Ризаэтдин Фәхретдин (1859-1936) хәзрәтләренең фидакарь хезмәтләре белән бәйли.

Ул вакыттагы кадимнәр үзләреннән галимлектә өстен бер генә кешене дә күрергә теләмәделәр. Ш.Мәрҗанинең китапларын хәрам дип игълан кылып, әйткән нәсыйхәтенә, кылган гамәленә, иҗатына каршы төштеләр. Фанатик муллалар, схоластик ахуннар, надан ишаннар хәсәд-хөседче байлар бергәлегендә, Мәрҗанине галим итеп танырга теләмәделәр. Хак сүзләрен кирегә юрадылар. Донослар яздылар. Ике мәртәбә имамлыктан алдылар. «Динне фән белән берләштерә, исламга инануы зәгыйфь», – дип коткы тараттылар. Шушы гаять аяныч, куркыныч шартларда

Ш.Мәрҗани үзенең иҗаты, сүзе, куәте, нәсыйхәте белән халыкны җәдид ысулына өндәүче иң беренче галим булды. Бөек әдипнең хаклыгына җан-тән итагать илән иҗтиһад кылган Тукай, «Шиһаб хәзрәт» исемле шигыренең юлларында:

Һәрбер имам бездә койрык булган чакта,

 «Койрык» сүзе безгә бойрык булган чакта,

– Фәлән сәләф4 фәлән әйткән, фәлән бул, – дип,

Җаһил5 мулла әмер боерып торган чакта, –

Чыкты ахры бездән дә бер бөтен кеше,

Яхшы аңлап, тәкъдир итү читен кеше;

Татарда да гыйрфан6 уты кабынганны

Күрсәтергә күтәрелгән төтен кеше.

Кирәк булса, әйтеп бирәм: ул шәп хәзрәт,

Тулган ай күк балкып чыккан Шиһаб хәзрәт,

Мәгарифкә әүвәл башлап адым салган,

Милләт өчен бәһа җитмәс кыйбат хәзрәт.

...Чыкты, әлбәт, бу даһигә сәфил7 дошман;

Чыккан дошман мәгълүб8 булып чыкты эштән,

Олуглыкта, өстенлектә Шиһаб хәзрәт

Этләр буе җиталмаслык җиргә кичкән.

Бер җан белән тиздән милләт итә бәйрәм,

Шәрафәтләп9 , туган көнне бу мөхтәрәм;

Җисме үлек, исме терек бул хәзрәтне

Мәхшәргәчә10 телләр сөйләр, язар каләм! –

дип, безгә һәм бездән соң киләсе буыннарга нәсыйхәт кылуы.

Шиһаб Мәрҗани хәзрәтләре – милләтебезнең дини тарихын, әүвәл заманнардан алып, мөселман мәгърифәтен безнең җирдә тасвир кылган галимебез. Бу мөхтәрәм имамыбызны Тукайның олуглавы тикмәгә генә түгел. Бүген дә ислам дөньясында

Мәрҗани фикере мөселманнарны гафиллектән уяту, башка милләтләр, диннәр, дин әһелләре арасында Раббымызның чын бәндәсе булып яшәр өчен олы хезмәт куйган үрнәк хәзрәткә Тукаебыз үз бәһасен, шулай итеп, «мәхшәргәчә телләр сөйләр, язар каләм», кәлимәсе белән бирә. Шул ук вакытта газиз Тукаебызның: «Фәлән сәләф фәлән әйткән, фәлән бул», – дип, / Җаһил мулла әмер боерып торган чакта», – дигән

җөмләсе әле бүген дә дин дәрьясындагы кимчелекләрне төзәтергә тырышканлык ниятендә туган тәнкыйть дип аңлау хак булыр. Тукайның аерым сүзләрен ялгыш аңлаучыларга карата әдипнең «Кыйтга» шигырен искә төшереп үтәсе килә:

Көчләремне мин кара көннәргә саклый алмадым,

Көннәремнең һичберен дә чөнки ак ди алмадым.

Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,

Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алмадым.

Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч – шул булды эш:

Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым, –

дисә дә, мәдрәсәдә алган гыйлемен Габдулла Тукай (шагыйрьнең әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт тә имам, мулла, галим иде) гомере буена милләтенә ирештерергә тырышты.

Шулай булса да, өметен өзмичә, «керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», дигән вакытында да, шигырьләре белән үзеннән соң булган буыннарга дөрес үгетнәсихәт биреп, бу эшне дәвам иттерүне киңәш кылды. «Бисмилләәһир-рахмәниррәхим. Иәәәә әййәтүһәннәфсүл мүтмәзинәһ», ягъни, тик Аллаһуның барлыгына, Пәйгамбәрнең хаклыгына изге нәфес белән инанган мөселманның рухына: «Синең

дөньяда өлешең бетте һәм бурычың үтәлде. Инде син Аллаһудан разый булган хәлдә һәм Аллаһ синнән разый булган хәлдә Раббыңа кайт!» – дигән Коръән кәлимәсен

исебезгә төшереп, әдип:

Кайт, и нәфсе мөтмәиннәм! Бар, юнәл, кит тәңреңә:

Бирдең аркаңны моңарчы, инде бир бит әмренә,

Дустларым, кардәшләрем, сез муллаларга әйтегез:

Бу ике юлны, мине күмгәч, укырлар кабремә.

Әһле тәкфир бер гаҗәпләнсен, күреп актык сүзем:

Күр, нә рәсмә тулган иман берлә Коръән садремә!

Бу шигъри тәфсир шагыйребезнең ахыр сулышында безгә мирас итеп калдырган васыяте булды. Шуның өчен дә без – гомер дәвам иманлы кешеләр – Тукай шигырьләреннән калебемезгә илһам алабыз, тормышыбызда бәндәчелек белән булган хата һәм гөнаһларыбызны төзәтергә ашыгабыз.

 

1 Мөрит – наданлыкка юлыккан кеше.

2 Мәҗнүн – юләр.

3 Хилка – түгәрәкләнеп утыру.

4 Сәләф – борынгы галимнәр.

5 Җаһил – надан.

6 Гыйрфан – аң-белем.

7 Сәфил – түбән, әшәке.

8 Мәгълүб булып – җиңелеп.

9 Шәрафәтләп – олылап, дан-хөрмәткә күмеп.

10 Мәхшәргәчә – кыямәткә чаклы.

 

Харис хәзрәт САЛИХҖАН,

Бөек Ватан сугышы ветераны,

Татарстанның Г.Тукай исемендәге

Дәүләт премиясе лауреаты

 
"КУ" 4 (апрель), 2018
Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев