Логотип Казан Утлары
Дин һәм тормыш

Рамазан-2020: төп сораулар

Рамазан аенда сәхәр, ифтар, намаз вакытлары һ.б.

dumrt.ru

Рамазан кайчан керә?

Рамазан-шәриф ае 23 апрельдә кояш баеганнан соң керә. Шулай итеп, уразаның беренче көне – 24 апрельдә, 23 майда — уразаның соңгы көне, 23 апрельдә — беренче тәравих намазы, 24 майда — Ураза бәйрәме.

Беренче тәравих намазы кайчан укыла?

Беренче тәравих намазы 23 апрельдә укылачак. Республикада, илдә, дөньядагы санитар-эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә, халык арасында коронавирус таралуны кисәтү максатыннан, тәравих намазлары бары өй шартларында гына укырга мөмкин. Бу төр намаз Татарстан Республикасы мәчетләрендә укылмаячак. Тәравих намазын уку турындагы карарны 23 майга кадәр яки башка карар кабул ителгәнчегә кадәр гамәлдә дип санарга кирәк.

Тәравих намазы ничек укыла?

Тәравих намазы 20 рәкәгать итеп укыла.

Ураза ничә көн дәвам итәчәк?

Ураза быел 30 көн дәвам итәчәк.

Ураза гаете кайчан җитә?

 24 майда — бар мөселман дөньясы бөек бәйрәм - Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Ураза бәйрәме уңаеннан мәчетләрдә гает намазын уку хакында Диния нәзарәте өстәмә рәвештә хәбәр итәчәк.

Фитыр, фидия һәм нисаб күләмнәре нинди?

Зәкят түләү өчен нисаб - 280 000 сум (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 22 000 сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасы күләме (зәкят әл-фитыр — Ураза тәмамлану уңаеннан бирелә торган сәдака) — арпа белән исәпләгәндә — 100 сум, йөзем буенча — 600 сум.

Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 200 сум күләмендә фидия билгеләнде. 

Казанда һәм Татарстанда ифтарлар ничек узачак?

Билгеле булганча, санитар-эпидемиологик вәзгыятьне исәпкә алып, күпсанлы кешеләр катнашында мәҗлесләр үткәрү туктатылды. Әлеге мәҗлесләргә ифтарлар да кертелә. Ифтар ашларын өй шартларында үткәрү тәкъдим ителә. 

Фото: "Гаилә" мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев