Мөхәммәд
Поэма
Әгуузү билләһи минәш-шәйтаани-р-раҗииим. Бисмилләәһи-р-рахмәәни-р-рахииим. 1. Рәхмәтле вә рәхимле Аллаһ исеме белән (башлыймын). 2. Галәмнәрнең Раббысы Аллаһка мактаулар булсын! 3. (Ул) мәрхәмәтле, (Ул) рәхимле. 4. Дин Көненең (Кыямәтнең) падишасы. 5. Бары тик Сиңа гыйбадәт кылабыз һәм (бары тик) Синнән (генә) ярдәм телибез. 6. Безне тугры юлга алып бар. 7. Үзләренә нигъмәтең бирелгәннәрнең юлына. Үзләренә җәза-газап бирелгән һәм юлдан язганнар юлына төшермә! (Фатыйха — «Ачучы» сүрәсе)
***
Күктә кояш көлә иде чәчеп нурын — Җырлый иде ул мәңгелек изге җырын. Җир йөзенең сузылып яткан япан кырын Назлап үпте бары җилләр элеккечә. Күктә кояш балкый иде, нурлар чәчеп, Дөньялыкта гүя сихри серләр ачып. Бәгыреннән бары якты нурлар ташып, Серле нурын ташлый иде элеккечә. Кинәт кенә шунда әллә нәрсә булды, Ишегалды якты нурлар белән тулды. Кинәт кенә тылсым мәллә пәйда булды, Килеп керде ак киемле ике адәм. Икесе дә ак сакаллы, ак җиләннән, Хәбәрләре бармы әллә берәр җирдән, Ычкындырып капканы үз келәсеннән, Эчкә үтеп якын килде малайларга. Камил исә тиз-тиз генә чапты өйгә, Әйтер өчен шушы хәлне әнисенә, Ә Мөхәммәд аны куып барган көйгә Туктап калды никтер шунда, авыз ачып. Һәм Мөхәммәд, һушы китеп, җиргә ауды, Өстенә иштеләр гүя зур бер тауны. Ишетмәде ул урамнан гауга-шауны, Биһуш булып җиргә авып төшкән иде. Картның берсе тоткан иде алтын савыт, Ялт-йолт килә иде ул да вакыт-вакыт. Кайсысыдыр куйды аны, җаен табып, Һушсыз яткан Мөхәммәднең кырыена. Икенчесе куеныннан пәке алды, Малай һаман элеккечә биһуш калды, Тып-тын иде, аулак иде ишегалды — Карт малайның күкрәгенә куйды кулын. Кизәнде ул киерелеп алга табан, Күкрәгеннән саркып чыкты бары каннар; Йөрәгенме аердылар шунда җаннан — Хәрәкәтсез калган иде Мөхәммәд тә. Картның берсе карады да шунда иткә, Ачу белән атып бәрде аны читкә, Ә йөрәкне кире бикләп тар читлеккә, Шуннан соң ул бөтенесен ябып куйды. Эш тә бетте, картлар инде «Амин!» диеп, Чапаннарын төзәткәләп, рәтләп киеп, Мөхәммәдкә кабат-кабат башлар иеп, Кузгалдылар акрын гына юлларына. Камил, әти-әнисенең кулын тотып, Тышка чыкса, картлар инде бара китеп, Алар, бары зур саваплар өмет итеп, Аннан соңра югалдылар бөтенләйгә. Ә Мөхәммәд, күзен ачса, нәрсә күрә: Абый, апа, Камил генә басып тора. Ятим бала нәрсә әйтсен җавабында – Сөйләде тик шул ике зат нишләгәнен. Исбат өчен күтәрде ул күлмәген дә, Шаһитлар һич анда берни күрмәде дә. Апасы да берни әйтми баш иде дә, Кулын гына селтәп куйды көлемсерәп. Бу хәл аннан тора-бара онытылды, Бер төш сыман гына керә торган булды. Күрсәтмәде ул барасы тугры юлны, Калды фәкать Мөхәммәднең хәтерендә. Хәер, башта Хәлимә дә шул картларның Ишеткәндәй булган иде ул шартларын. Вәгъдә бирде онытырга сернең барын, Мөхәммәд үз хәтерендә сакласа да. Ышанмаслык түгел иде аның сүзе — Картларның ни кылганнарын күргән үзе. Тик юк тәндә ул пычакның берәр эзе, Ни булганны ничек алай исбат итсен?! Ә Хәлимә нидер көтеп тора иде, Кешеләргә әйтте: «Ул бик сәер, — диде, — Элек серен сөйли иде. Хәзер инде Сорасам да, бер сүз әйтми басып тора». *** И әнкәем... минем газиз әнкәем син, Нишләп мине бөтенләйгә ташлап киттең? Ташлап киттең — шулай мине ятим иттең — Кабереңә башым куеп елыйм менә. Минем өчен иң кадерле кеше идең, Кочагыңа кыса-кыса мине сөйдең. Чәчләреңә кадәр өзелеп сагынам синең, Кабереңә башым куеп елыйм менә. Атамны да күрәлмәдем исән чакта, Ерак җирләрдән кайтканда туган якка, Чир зәхмәте еккан аны аягыннан, Хушлашкан ул дөнья белән мәңгелеккә. Кемнән эзлим, кемнән табыйм инде кадер, Күз алдымда тора һаман ике кабер. Кемнәр мине юатырдай сүзләр табар Юатырга шундый моңлы чакларымда.Әхмәт РӘШИТ (1936) — шагыйрь; «Таң илчесе», «Фидаиләр», «Язмыш җилләре» һ.б. китаплар авторы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре. Г.Исхакый исемендәге әдәби премия лауреаты. Казанда яши.
Поэма сайтта кыскартылып урнаштырылды. Тулаем "КУ" журналының 3нче (март, 2016) санында укырга мөмкин.
фото: info-islam.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев