Мәгънә (Әбием догалары)
КОРЪӘНДӘГЕ МОГҖИЗАЛАР
Калмады сурәт, бары тәбдил ителде Мәгънәгә, Әүрелеп Мәгънәгә, дөнья сәҗдә кылды Мәүлага. Г.Тукай
Әбием догалары
Атам-анам икесе дә укытучы иде. Алар мәктәптә эшләгән заманнарда дин сүгелә, мәчетләр җимерелә, Аллаһ йортларын — мәчетләрне иске-москы келәте итәләр яки клуб ясыйлар. Иманнары әйле-шәйле булганнар шундук алласызлар әтрәтенә язылды. Дин сүгеп, Алла юк, дип акырып йөрү бер модага әйләнеп китте. Атам да, анам да коммунистлыкка язылмады, шулай да алар ачыктан-ачык дин дә тотмый иде. Совет укытучысына Аллага ышанырга ярамый иде. Алар ашар алдыннан «бисмилланы» да: кеше күрмәсә-ишетмәсә ярар иде дип эчтән генә пышылдыйлар иде.
1933 елда әтием Мөхлисулла әнием Мөкәррәмәгә өйләнгән. Әби авылның соңгы указлы мулласы Әшрәфҗан хәзрәтне никах укырга чакырган.
— Ындыр артлатып кына кил, хәзрәт, камунистлар сине күрмәсен, ату «никах укытты» дип Мөхлисулламны укытучылыктан алырлар! — дип кисәтергә дә онытмаган.
Әшрәфҗан хәзрәтнең бакча аша безгә килгәнен күреп, әтием аның каршысына йөгереп чыккан да:
— Кире борыл, хәзрәт, караңгыда килерсең! — дип, мулланы кире борган. Әбекәем яшереп-посырып миңа дога өйрәтә торган иде.
Әгузү билләһи миннәш-шәйтанир-раҗиим, бисмилләһир-рахмәәнир рахиим.
Алланың рәхмәтеннән ләгънәт илә куылган шайтаннан Илаһка сыенам, дөнья вә ахирәттә бөтен җан иясенә мәрхәмәт вә ярдәм кылучы Алланың исеме белән эшемне башлыймын.
Минем яшертен өйрәнгән беренче догам шушы булды. Икенче догам:
«Ләә иләәһә илләллаһү, Мүхәммәдүр Рәсүүлуллаһ» иде.
Аллаһтан башка илаһ юк, Мөхәммәд аның илчесе.
Өченче догам исә:
«Раббәнәәә әтинәә фиддүнйәә хәсәнәтәү үә фил әәхыйрати хәсәнәтәү үә кыйинәә газаабәннәәәр».
Йа Раббем, безгә дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык вә гүзәллек бир. Безне җәһәннәм газабыннан сакла.
Аннан соң «Әл-Ихлас», «Әлхәм» сүрәләре… Әбиемнең изге истәлеге булып, шушы догалар мине гомерем буе озата йөрде. Әбием Мәгъсүмә карчыкның гүре нур булсын, урынын җәннәттән әйләсен! Әмин!
"КУ" журналының 7нче (июль, 2014) санында басылды.
Фото: Pixabay, falco
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев