Логотип Казан Утлары
Дин һәм тормыш

Изге сәфәр җиңел гамәл түгел (хаҗнамә)

2 октябрь көнне өйлә намазы алдыннан Казан аэропортына җыйналдык.

Казаннан очу

2 октябрь көнне өйлә намазы алдыннан Казан аэропортына җыйналдык. Универсиада алдыннан «Халыкара» дигән статус алган заманча терминалларны күргән булмаган икән әле. Алдан бирелгән программада Казан–Җиддә һава юлы буенча очу планлаштырылган иде. Соңрак Дубай аша барачагыбыз хәбәр ителде. Тагын бер ил – Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең үзенең курортлары, ял базалары һәм күккә ашкан биек йортлары белән дан тоткан каланы күрү комачау итмәс дип уйладык.

Аэропортта ук үзебезнең төркем әгъзалары белән таныша башладык. Нигездә Чаллы мөселманнары икән. Җитәкче имамыбыз Рамазан хаҗи Хисаметдинов Саба кияве булып чыкты. Аның икенче баруы икән инде. Башкортстанда туып-үскән Радик (паспорттагы исеме) Казандагы Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәне армиядән соң тәмамлый. (Хәзер Россия ислам институтында югары белем ала). Аннары «Кулон» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Альберт Фәхретдинов соравы буенча Балык Бистәсенең Яңавыл авылына имам булып кайта. Бу Альберт Шамил улының туган авылы икән, ул Яңавылга мәчет салдыра, мулла өчен йорт-җир җиткерә, хезмәт хакы билгели. Хәзер дә бар бит иманлы-игелекле меценатлар. Альберт Шамиловичны сабалылар, бигрәк тә туктарлылар яхшы хәтерлиләрдер. Ул Юлбат сайлау округыннан район Советы депутаты булган елларда Туктарда башлангыч мәктәп, балалар бакчасы һәм фельдшерлык пункты комплексы төзеткән иде.

...Менә 22 кешелек төркемебез тупланып бетте. Озатырга «ДУМ РТ Хадж» җәмгыяте вәкилләре дә килгән иде. Алар безгә визалы чит ил паспортларыбызны тараттылар.

Аэропортның өченче катында бөтен уңайлыклары белән ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым намаз уку бүлмәләре ачканнар икән. Габдулла хәзрәт шунда кузгалыр алдыннан: «Багажларны караштыргалап торырга намазда булмаган кешеләр бармы?» – дип сорап куйды. Без колакларыбызны торгыздык. «Ничек инде Исламның биш төп баганасының берсен үтәмәгән кеше Хаҗга бара алсын,»–дигән уй баш миебезне игәүләп үтте. «Әйе, әйе, мин сорауны уены-чынын кушып бирдем, намаз укымаган кеше изге сәфәргә чыгарга тиеш түгел дигән нәрсә юк»,– дип аңлатты Габдулла хәзрәт. Ул үзе Азнакай ягыннан икән. Мөлаемлыгы, гыйлемлелеге, гөрләп торган тавышы, туры сүзле булуы белән үзенә тартып тора. Аның турында сүз башлагач, Мәдинә каласында булган кечкенә генә бер вакыйганы да теркәп куйыйк әле. Ашханә-кафе соңрак ачылдымы, әллә ризыкның кайбер төрләре азрак булдымы –хаҗияләр ризасызлык белдерә башлады. Шуннан соң хәзрәт җәһәт кенә урындыкка сикереп менде дә: «Әбиләр, апалар, сез бит Хаҗга эләксәк, барлык авырлыкларга, килеп туган кыенлыкларга түзәр, тыныбызны чыгармас идек, фәкать изге җирләргә барырга гына насыйп булсын, дигән идегез. Нишләп Казанда әйткән сүзләрегезне бик тиз оныттыгыз?» – диде. Хаҗияләр «шым» булды...

Габдулла хәзрәт безгә аэропортның намаз бүлмәсендә юл вәгазе сөйләде, нәсыйхәтләр бирде. Үзе иң ахырдан – барлык төркемнәрне озатып бетергәч, соңгы рейс белән килде.

...Менә без күктә. Унбер мең чакрым биеклеккә күтәрелеп, кыйблага таба очып киттек. Очкычның тизлеге сәгатенә 777 чакрым, салкынлык – 56 градус күрсәтә.Зур «Боинг» самолётында Хаҗ сәфәренә чыгучылар 22генә, калганнар Дубайга ял итәргә, кәеф-сафа корырга бара. Һәркем үз уй-хисләренә чумган. Булачак хаҗи-хаҗияләр Алладан сабырлык, ныклы иман, ихласлык, саулык-сәламәтлек сорый. Биш сәгатькә сузылачак очышның уңышлы тәмамлануын, урысча әйтсәк, «мягкая посадка» тели. Ара якын түгел бит... Мәккәгә кадәр 3900 чакрым диләр. Дүрт тапкыр күккә күтәрелеп төшәсе бар. Шуңа күрә тәннәребездә һәм җаннарыбызда җиңелчә калтырану, борчылу сизелә. «Изге җирләргә аяк басарга, Пәйгамбәребез (с.г.в.) йөргән эзләрдән атларга, аның мәчетләрендә намаз укырга әзерме без?» Шушы сорау һәркемне борчый. Башта икенде, аннары ахшам вакытларын бер-берсенә шыпырт кына хәбәр иттеләр сәфәргә чыгучылар. Утырган килеш кенә укылды бу намазлар.

Дубай безне аллы-гөлле утлары белән каршы алды, парлы мунчадагы кебек анда: 40 градус эсселек, дымлы һава. Биредә без ун сәгать тирәсе булдык, төн кундык. Көтү залында башка гарәп илләреннән Хаҗга баручылар да байтак иде. Ирләр ап-ак озын күлмәкләрдән, башларында өчпочмак яулык (шимаха), хатын-кызлар кара киемнән, хиҗабтан. Халыкның нинди тәнлесе генә юк: карасы, агы да, сарысы да. Аның кара дигәне дә, әйбәтләп карасаң, кырык төрле икән. Валлаһи! Күренекле милләттәшебез Туфан абый Миңнуллин әйтмешли, без нәрсә күргән инде... Дубай аэропортында госел коенып, ихрамга кердек. Гади генә итеп аңлатсак, Казанда ук сумкалар белән бирелгән ике ак тукыма кисәге ихрам киемнәре була. Кендектән билгә бәйләп, гаурәтләрне каплый торганы – «изар», иңбашларга һәм аркага салыначагы «рида» дип атала. Аларга энә белән җеп тияргә тиеш түгел. Башта булавка ярый дигәннәр иде, соңыннан анысын да «нежелательно» диделәр. Аэропорттагы махсус бүлмәдә ике рәкәгать нәфел намазын укыгач: «Йә Раббым, дөреслектә, мин Хаҗ кылуны ниятлим, миңа Хаҗ кылуны җиңеләйт һәм Хаҗ гыйбадәтемне кабул ит»,– дип ниятләү догасы кылдык. Аннары кычкырып түбәндәге «Тәлбия»не әйттек. Аны өйдән үк өйрәнеп чыккан идек. Озын түгел ул: «Ләббәйкә, Аллаһуммә, ләббәйк. Ләббәйкә лә шәрикә ләкә, ләббәйк! Иннәл-хәмде вән-нигъмәтә ләкә вәл-мүлк лә шәрикә ләк!»

Мәгънәсе: «Мин Синең алда, йә Аллаһ, мин Синең алда! Мин Синең алда, Синең тиңдәшең юк. Мин Синең алда, чынлыкта, барлык мактау, барлык нигъмәт, барлык хакимият Синеке генә. Синең тиңдәшең юк».

Ихрамга кергәч, ягъни рида һәм изарга чорналгач, дистәләгән тыелган гамәл бар. Менә алар: начар сүз сөйләү, низаглашу, бәхәсләшү, баш һәм битне каплау, хушбуй сөртү һәм аларны иснәү, кырыну, чәч кисү һәм тәндәге төкләрне йолку, тырнак кисү (соңгылары ихрамга кадәр башкарыла), парлап килгән ир һәм хатыннарга җенси мөнәсәсәбәткә керү, шундый теләк уята торган гамәлләр кылу, тегелгән кием кию, Әл-Хәрам мәчете тирәсендәге яшеллекләргә зарар китерү, аучылык белән шөгыльләнү. «Тегелгән кием кию» дигәннән, хаҗ кылучы хатын-кызлар ихрам кимичә, Хаҗ кылу өчен тегелгән үз киемнәре белән йөриләр, башларын ачык тотмыйлар, «Тәлбия»не кычкырып укымыйлар.

Ә без, ир-атлар, яланбаш килеш ак ихрам тукымаларыннан (гәүдәдә башка эчке киемнәр, ягъни майка-трусик та калмый) дәрвиш сыман башта Дубайдан Җиддә шәһәренә «Боинг»та очтык. Килеп төшкәч, аэропортта таможня тикшерүе үттек. Монда хәтта кояш та бездәгедән яктырак яна, көн үтә дә эссе. Һавасы коры. Аэропорт искиткеч зур, чиста, җиләс, уңайлы. Бөтен уңайлыклар бар. Шуңа тагын бер мисал китерим әле: бәдрәфләрдәге унитазларга кадәр җылытылган биредә. Төп бина янына ап-ак чатырлар корылган. Җиддә бик күп хаҗиларны каршы алып, Мәккәгә озата торган шәһәр икән. Без алга таба җитмеш чакрым араны автобусларда узарга тиеш булып чыктык. Кузгалырга кушылгач, безнең төркем икегә аерылды. Дөресрәге, беренчесенә унлап кеше сыя алмадык. Автобусыбыз бер сәгатьтән соң гына кузгалды. Әмма алдан киткәннәр бездән соңрак килеп җитте, аларның салонындагы кондиционер сафтан чыгу сәбәпле, кире борылып кайтып, шуны ремонтлаганнарын көтеп торганнар. Моның белән шуны әйтәсем килә: кондиционер эшләмәсә, транспорт чаралары биредә рейска бөтенләй чыкмыйлар икән.

Автобусыбыз тигез асфальт юлдан элдерә. Күзләребез – тәрәзәдә. Тирә-якта ком чүле, таш диләнкәләре, берән-сәрән генә үсеп утырган дөя чәнечкеләре, саксаул агачлары. Сирәк-мирәк кенә бәдәви гарәпләренең торак пунктлары, сарык көтүләре, озын муенлы дөя төркемнәре күзгә чалынып китә. Бензин салу станцияләре янәшәсендә мәчет, кунакханә, кафе, кибет, бәдрәф кебек биналар тезелеп киткән. Биш вакыт намазның сәгате-минуты кайсы урынга туры килә – шунда туктыйлар. Гомумән, мәчет салмасаң, заправка станцияләре төзү өчен биредә участок бирмиләр икән. «Җир» дип аңлы рәвештә язмадым. Юк бит ул бу якларда. Шәһәрләрдә бина төзергә урын кирәк булса, сораган мәйданда гранит тавы бирәләр дә, шуны кисеп, йорт яисә башка объект саласың икән. Ә бит яши гарәпләр, шул ком-таш өстендә хөрмә бакчалары үстерәләр. Бер нефтькә генә аркаланып ятмыйлар, яхшы сортлы бодай игеп, башка илләргә дә саталар, ашлыктан тыш, сусыл җәннәт җимешләре, ит, сөт, май, балык та дөнья базарына чыгарыла икән. Гомумән, бу җирләргә Аллаһы Тәгалә изге догалар, китаплар гына җибәреп калмаган, табигать хәзинәләрен дә мулдан биргән.

Бензин салу станцияләре турында сүз чыккач, әлеге төр ягулыкның бәясе безнең акча белән нибары дүрт (!) сум икәнен искә төшерим. Аның да югары – 98ле маркасы гына кулланыла икән. Бу җирләргә яшәү чыганагы итеп Аллаһы Раббыбыз Үзе ком-таш астына бәрәкәт иңдергәндер, мөгаен.

Исәнме, Мәккә!

Менә без кешелек цивилизациясенең гаҗәеп әһәмиятле урыны – иң мөхтәрәм Йорт — Кәгъбә урнашкан изге шәһәр Мәккәгә якынлашабыз. Ул төрле яктан әйләндереп алучы тау итәгеннән гыйбарәт булган, диңгез өстеннән 300 метр биеклектәге үзәнлеккә урнашкан. Нәкъ менә әлеге шәһәр Хаҗ кылу өчен билгеләнгән.

Мәккә безне кырыс кара кыялары, таш өстендә су агызып үстерелгән декоратив куаклары, хөрмә пальмалары белән каршы алды. Шәһәр кырыендагы бер пунктта тукталыш ясадык. Автобустан чыгуга, мунча ләүкәсендәге кебек күз алмаларын, битләрне пешереп ала торган эсселек белән очраштык. Асфальтка баскач, аяк киеменең асты эрер кебек тоелды. Тизрәк кондиционерлы автобусыбызга кереп таю ягын карадык. Тамак ялгап алдык, кечкенә берәр шешә су, хөрмә (финики), камыр ризыкларыннан торган «сухой паёк» бирделәр.

Ниһаять, без Мәккәнең үзендә. Дөнья йөзендә 7 миллиард халык яши дип исәпләсәк, шуның 1 миллиард 700 миллионы тирәсе мөселман булса, аларның байтагы шушы җирләрне күрергә хыялланып гомер итә. Әле моңарчы шуларның бик азы гына Гарәбстан ярымутравының көнбатыш өлешен алып торучы шушы тарихи өлкәне –Хиҗазны күргән, Хаҗ кылган икән. Мәккәгә якынаю белән шәһәрнең һәр ягыннан күренә торган Әл-Хәрам мәчете янындагы 380 метр биеклектәге бинага урнашкан сәгать күзгә ташлана. Аяз көнне 20 чакрым ераклыктан вакытны карап була. Ул 2010 елда Рамазан аеның беренче көнендә – 10 августта йөри башлаган. Дөньядагы иң зур сәгать өстенә дүрт яклап та Аллаһ исеме язылган. Дүрт циферблатның төп саналган икесенең биеклеге – 80 метр, ә киңлеге 65 метр икән. Ә ян-яктагылары – 64х43әр метр. Сәгатьне бизәү өчен 90 миллион мозаикалы плитә кулланылган. Кичен азан әйткән вакытта ул утлар чәчеп яна башлый. Бу нурлар, һәркемнең күз явын алырлык булып, ун чакрым югарыга күтәрелеп балкый. Әл-Хәрам мәчетенә терәлеп торган кунакханә биналарында бик байлар һәм түрәләр генә яши икән. Бәяләре дә без аңлый торган түгел...

Менә шул сәгатькә соклана-соклана бер айга якын үзебез яшәячәк кунакханә янына килеп туктадык һәм җиде ир-ат сигез караватлы бүлмәгә урнаштык. Бер караватны ашау өстәле итеп файдаланырга планлаштырдык. Бүлмәдәшләр белән соңрак таныштырырмын. Безгә бүген – ике тәүлек юлда килгәннән соң, бераз хәл алгач, Әл-Хәрам мәчетендәге Кәгъбәтулла дип аталучы куб рәвешендәге корылмага барып, тәваф кыласы, ягъни аның тирәли җиде кат әйләнәсе бар. Кәгъбәтулланың биш вакыт намаз укыганда һәр мөселманның карашы юнәлгән Аллаһ йорты һәм бу Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) чорыннан алып – 1400 елдан артык шулай дәвам иткәне мәгълүм. Сүз уңаеннан шуны да әйтергә кирәк, җирнең үзәге булган Кәгъбәтулланың Адәм пәйгаәмбәр (г-м) төзегән елы һәркайда да күрсәтелмәгән. Вәлиулла Якупов чыганакларыннан да, энциклопедияләрдән дә таба алмадым. Ә менә Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты профессоры, Татарстан Диния нәзарәтенең Голамәләр шурасы әгъзасы, хәзер инде вафат булган имам Садрислам хаҗи Миңнулла (ул күренекле академик якташыбыз Әбрар ага Кәримуллинны соңгы юлга озата кайткан иде, җеназа намазын да укыды) үзенең 2005 елда басылган китабында Кәгъбәтуллага кырык гасыр икәнен күрсәткән. Шушы чорда ул күп тапкырлар үзгәртелгән. Безнең чорда – 1996 елның маеннан октябрь аена чаклы зур яңартып корулар үткәрелә. Бу эшләрне башкарганда Кәгъбәтулланы тәшкил иткән ташлардан кала, башка бөтен җирләре, шул исәптән, түбәсе дә яңартыла.

Кәгъбәтулла Ибраһим пәйгамбәр (г-м) яшәгән чорда тукыма белән тышлана башлаган. Ул материя башта күрше мөселман илләрендә җитештерелә. Ә һиҗри белән 1322 елда (1972) фабрика ачылып, тукыма (махсус ефәк, авырлыгы 670 килограмм) шунда эшләнә башлый: япмага алтын укалы хәрефләр белән гарәпчә сүрәләр язылган. Япманы дүрт яктан әйләндереп алучы пута бар. Бу фабрикада төп продукциядән тыш Кәгъбәнең эчке бизәлеше өчен кирәк-ярак, Мөхәммәд Пәйгамбәрнең (с.г.в.) Мәдинәдәге кабере өчен кулланыла торган япма, шулай ук Согуд Гарәбстаны флаглары да җитештерелә икән. Кайберәүләрдә: «Кәгъбәтулланың эчендә ниләр бар икән?»– дигән сорау килеп туарга мөмкин. Төньяк Американың Ислам җәмгыяте президенты доктор Мөзәммил Ситдыйкка 1998 елда әлеге изге корылманың эченә керү насыйп була. Ул күргәннәрен түбәндәгечә тасвирлый: «Эчтә ике-өч колонна, кирәк-яракларны куяр өчен өстәл бар, түшәмгә ике лампа беркетелгән, электр уты кертелмәгән, тәрәзәләр юк, Кәгъбә диварлары мәрмәр плитә белән тышланган, идәненә дә мәрмәр түшәлгән, эчендә илле кеше сыярлык урын бар...»

Кәгъбәтулланың тышкы ягында – көньяк өлешендә 1,1 метр биеклегендә урнашкан Хәҗәр Әсвәд (кара таш) дип исемләнгән таш бар икән. Аның үлчәме 25 сантиметрга 17 сантиметр. Кайчандыр ул бербөтен булган. Әмма киеренке вакыйгаларның берсе вакытында ватылган. Кара таш хәзерге көндә төрле зурлыктагы сигез кисәктән тора. Алар зур ташка беркетелгәннәр һәм көмеш белән каймаланганнар. Хаҗга килүчеләр әлеге изге ташларны үбәргә омтылалар да инде. Нәкъ менә шушы урында җиде кат әйләнү (тәваф) башлана һәм тәмамлана. Мөмкинлек булса, «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» сүзләре белән кара ташны үбәргә, андый җай килмәсә – уң кул белән кагылырга һәм кулны үбәргә кирәк икән.

Үзебез белән алып килгән чыганаклардан әнә шундый башлангыч мәгълүматлар белән төнге гомрә хаҗыбызны башкару өчен Әл-Хәрам мәчетенә юнәлдек. Ул торган җиребездән ерак булмаса да, маңгайларына «ДУМ РТ Хажд» дип язылган автобуслар йөртәчәген (биш вакыт намазга да) белдек.

Ике ара җиде-сигез минутлык кына булса да, озын туннель аша чыгасы булгач, хәйран ерак тоелды. Ир-атлар автобуска утыргач та, кычкыра-кычкыра Тәлбия әйтә башладык: Ләббәйкә, Аллаһүмә, ләббәйк...

...Минем иң курыкканым тәваф кылганда, ягъни Кәгъбәтулланы җиде кат әйләнгәндә – йөрәк тоту иде. Автобус тукталышында төшеп, кеше диңгезенә чумдык. Андагы халык! Бер аякны алга атлагач, басарга урын табып булмый. Алда безнең төркем җитәкчесе Рамазан хәзрәт һәм тәҗрибәле имамнар буларак үз ярдәмнәрен тәкъдим иткән Чистай һәм Арча районнары мөхтәсибләре Алмаз һәм Раил хаҗилар бара. Нәкъ алдан сизенгәнчә булды, йөрәк кыса, һава җитми башлады. Моңарчы ярдәм итә торган изокетымны сиптереп карыйм, алмый. Төркемдәгеләрдән дә калырга ярамый. «Шушында җан бирәм икән»,– дигән куркыныч уй беренче тапкыр башка килде. Азапланып бара торгач, Әл-Хәрам мәчетенең төп капкасыннан кердек (аның 45 капкасы бар икән), җилкә сумкаларыбыздагы кечкенә шешәләргә тезелеп киткән краннарның берсеннән зәмзәм суы тутырдык, бисмиллабызны әйтеп, тәүге мәртәбә туйганчы эчтек изге суны. Аннары аяк киемнәребезне өйдән үк хәстәрләп алып килгән ак чүпрәктән тегелгән букчага салып, муеннарыбызга астык та, яланаяк Әл-Хәрам мәчетенә кердек. Алдыбызда – Аллаһ йорты Кәгъбәтулла һәм Җәннәттән иңгән кара таш (Хәҗәр Әсвәд).

...Алмаз хәзрәт тарафыннан соңгы күрсәтмәләр бирелә: төркемнән аерылмаска, ясле-бакча балалары кебек, бер-береңә тотынып йөрергә, идәннәргә нәрсәңдер төшсә, иелмәскә, бөгелсәң – тапталасың, адашсаң — полицейскийларга беләгеңдәге гарәпчә язылган беләзекне, муеныңдагы бейджикларны, җилкә сумкаңдагы күренә торган итеп киертелгән адресыңны, фотосурәтеңне күрсәтәсең...

Минем хәлнең мөшкел икәнен Рамазан хәзрәт сизеп-күреп алды да «Ашыгыч ярдәм» сумкалы табибны яныма бастырды. Ул үзе Буа районыннан икән.

– Сез «Татарстан яшьләре» газетасына язып торучы Нәҗипов абый түгелме соң?– дип сорап, эчемә җылы кертте ул.

– Әйе, Тәлгат Нәҗмиев булам мин, Нәҗипов түгел, – дидем. — Бөтен ышаныч Сездә, исән-сау кайтасы иде, язып бетерәсе китаплар бар,–дип тә өстәдем.

Доктор валидол кебек төймәләр бирде, тәваф кылганда янәшәмдә буласын әйтте. Алар доктор Рамил Хисамов җитәкчелегендә сигез табиб килгәннәр икән. Барысы да намазда, билгеле. Сәламәтлек Саклау министрлыгы кирәк кадәр бушлай дарулар белән тәэмин иткән. Кунакханә биналарында медицина пунктлары тәүлек буе эшләп, табиблар кизү торачак икән. Барысы да уйланылган, оештырылган, кыскасы.

Менә без халык ташкыны белән Кәгъбәтуллага таба якынаеп, сәгать йөрешенә каршы (тәртибе шундый) тәваф кыла башлыйбыз. Кара ташка якын килә торган түгел, шуңа күрә ерактанрак әйләнергә уйладык. Андагы мөселманнарның никадәр күплеген тел белән генә аңлатып булмый. Син монда беркем дә түгел, фәкать алга тәгәрәүче җан иясе, дан-шөһрәтләрең дә, байлыгың да ярдәм итә алмый. Монда бөтен кеше дә – ике метр ярымлы мөселман негр да, метр да ун сантиметрлы Индонезия кешесе дә бер дәрәҗәдә. Кайбер урыннарда аяклар җиргә тими – ташкын үзе этеп, күтәреп алып бара. Төркемдәге таза гәүдәле ир-атлар хаҗияләрне, безнең кебек йөрәк чирлеләрне тапталудан саклый, рәхмәт төшкерләре. Янымдагы табибым әледән-әле хәлемне сорый, башыма кечкенә шешәсендәге зәмзәм суын сибә. «Хәлегез начар булса, чыгып торыйк, аннары яңадан керербез», – дип, акыллы киңәшләрен бирә. «Түзәргә иде, Аллаһ җиңеллек бирер әле», – дим.

Ял итәргә чыксаң, беренчедән, төркемеңнән каласың, икенчедән, шул туктаган җиреңнән яңадан кереп, барыбер җиде тапкыр Кәгъбәтулланы әйләнеп бетерергә кирәк була. Шулай эшләмәсәң, Хаҗың кабул булмый бит...

Тәваф кылуны дәвам итәбез. Табибның беләгенә чытырдап ябышкан хәлдә алга атлыйм. Урыны-урыны белән этү-төртү (гафу итешә-итешә), кысу көчәеп китә. Кайсыдыр аягыма басты, шул якка борылып карасам...

Якташыбыз, атаклы актёр Шәүкәт абый Биктимеров әйтмешли, гүәрдин кадәр негр икән, гәүдәсенең «мәһабәтлеген» тасвирлап тормыйм, башының биеклеге генә 70-80 сантиметр бардыр. Аңа мин генә түгел, төркемебездәге башкалар да игътибар иткән булган. Соңыннан шаккатып сөйләделәр. Кыскасы, монда үзеңне консервы савытына тутырылган балык сыман тоясың. Туктарга ярамый, артыңнан стена булып халык килә.Тәваф кылганда кайбер халыклар, бигрәк тә кара тәнлеләр, кычкырып елыйлар, кулларын өскә сузып Аллага ялваралар, битләрен тырныйлар. Кичерешләрен тышка чыгармыйча яшәүче безнең халык өчен бу, әлбәттә, ят күренеш иде.

...Без Алмаз һәм Раил хәзрәтләр артыннан Кәгъбәтулла тирәли әйләнү – тәваф кылуны төгәлләргә җыенабыз. Аллага шөкер, җиденче – соңгы әйләнешкә китеп, тиешле догаларны кабатлый-кабатлый Кара ташка йөз белән борылган хәлдә тәвафны тәмамладык та, бераз гына читкәрәк чыгып, ике рәкагәт намаз укыдык.

Хәзер безгә Хаҗның чираттагы фарыз гамәлен үтәргә – Сафа һәм Мәрва таулары арасын йөгереп-атлап узарга кирәк. Беренчесе Кәгъбәтулладан көньяк-көнчыгышка таба 130 метр тирәсе генә урнашкан, хәзер мәчетнең гөмбәзе астында калып, тулы Әл-Хәрам комплексына керә. Ә инде икенче тау – Мәрва дигәне 300 метр ераклыкта икән.

Зәмзәм чишмәсенең әлеге ике калкулык арасында икәнен ассызыклап үтик. Ул Кәгъбәтулладан 21 метр гына ераклыкта. Зәмзәм – Җәннәт чишмәләреннән булган җирдәге иң яхшы су. 1953 елга кадәр ул чиләкләр белән генә алынган. Хәзер инде Әл-Хәрам мәчетеннән берничә чакрым ераклыкта – Куда дигән урында сусаклагыч төзелгән, зәмзәм суы шунда суыртыла һәм саклана икән. Сусаклагыч 150 000 куб. метр сыеклык сыйдыра ала. Су моннан илнең башка өлкәләренә, аеруча Мәдинәдәге Пәйгамбәр (с.г.в.) – Нәбәви мәчетенә җибәрелә.

Зәмзәм суы чыккан урынында аеруча тәмле. Аны сөннәт буенча, йөз белән Кыйблага борылып, уң кул белән эчәргә кирәк икән. Башта бисмилла әйтү тиешле. Гади эчемлекләрне утырып эчү сөннәт булса, зәмзәмне басып, өчәр-өчәр йотым итеп эчәргә кирәк. Эчеп бетергәч, Аллаһыга шөкер итеп, «Әлхәмдү лилләһи» дип дога кылу фарыз. Безгә хәзер Сәгый йоласын – ике тау арасын – 700 метрны җиде кат үтәргә кирәк. Бу хакта Коръәндә аять тә бар икән: «Ул ике калкулыкны – Сафа һәм Мәрваны бөек итте, хаҗ йолаларының берсен башкару өчен Аллаһымның изге урыннары итеп ясады» («Бәкара», 158).

Шушы таулар арасындагы 100 адым ара яшел багана һәм яна торган лампалар белән билгеләнгән, аны кызу адымнар белән үтү зарур. Менә шул таулар арасын җиде тапкыр чабу сәгый йоласы була да инде. Аның тәваф кылгандагы кебек укый торган җиде циклдан (шәвт) торган озын-озын, ягъни зур күләмле догалары бар. Аларны «Хаҗ һәм гомрә догалары» дигән ярдәмлектән ана телебездә укыдык, намаздан соң зәмзәм суы эчтек һәм кунакханәгә кайтып, чәчләребезне кыскартып, ихрамнан чыктык. Әйе, без һаман Дубайда ук кергән ихрам хәлендә, югарыда телгә алынган ике кисәк ак тукымадан йөрдек. Һәм, ниһаять, авыр һәм саваплы юлда килеп, кече Хаҗ гамәлләрен үтәгәннән соң, тыныч күңел белән татлы йокыга чумдык.

Олы Хаҗга кадәр әле ун көнебез бар иде. Вакытыбызны файдасызга сарыф итмәдек. Көн саен диярлек иртәнге 9дан элеккеге мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, шулай ук Габдулла хәзрәт Галиев, Алмаз хәзрәт дин дәресләре алып барып, Корбан бәйрәменә һәм олы Хаҗга әзерләделәр. Кунакханәләрдә барлык уңайлыклар тудырылган иде. Зәмзәм суларын күп сыйдырышлы шешәләр белән китереп тордылар, чәйне дә шуның белән генә эчтек. Кунакханәнең беренче катында тәүлек буе бушлай каһвә, чәй, писүк һәм коры сөт, кайнар су өзелмәде. Иртә-кич күрше корпустагы ашханәдә тукландык. Хезмәтне мөслимә негрлар – хатын-кызлар күрсәтте. Беренчегә бирелә торган аш дигәнен генә аңлап бетереп булмады. Үзләрендә үскән ниндидер борчак шикелле нәрсәдән иде ул, икенчегә тавык ите белән дөге дә, бәрәңге дә бирелде. Ипи юк, нечкә батон белән ашыйсың. Чәйне йә каһвәне эчәргә кечкенә пластмасс савытларда бал, төрледән-төрле джемнар куела. Аларны әбиләр ашамадылар диярлек, онык- балаларына күчтәнәчкә җыйдылар. Хаҗдан кайткан була бит!

Өйдән мулрак итеп казылык, сыр кебек хәләл ризыклар ала бардым. Сабадан ук ике литрлы шешә белән чишмә суы алган идем. Исән-сау барып җитте ул. Дөрес, Казан һәм Җиддә аэропортлары таможняларында йоттырып карадылар, әмма алып калмадылар. Хәзер булса, үткәрмәсләр иде, өстәмә канун чыкты бит. Мәккәдә Саба суы белән чәй эчү үзе бер символик мәгънәгә ия булды. Бүлмәдәшләр сырны да бик тәмләп ашадылар. Сабаның статусы югары бит хәзер, гел мактап кына тордылар. Ә менә биш-алты таяк махсус эшләнгән казылыкны Арчадагы дустым, үзе бу изге җирләрдә ике мәртәбә булган Мөзакир хаҗи Габдерахманов биреп җибәргән иде. Моның берсен күрше кунакханәдә яшәүче якташ хаҗи-хаҗияләрне дә авыз иттерергә насыйп булды. Яхшылык беркайчан да җирдә ятмый ул. Әлеге татлы милли ризыкның ничек итеп тел астында эрүе турындагы хәбәр үземнән алда Сабага кайтып җиткән иде...

Кыскасы, аларга бик тә рәхмәтле булып кайттык, хәзер дә тыгыз элемтәдә торабыз. Дини бәйрәмнәр, туган көннәр белән котлашабыз.

Хаҗи-хаҗияләрне махсус автобуслар Әл-Хәрам мәчетенә биш вакыт намазга ташып торды. Анда бара алмаганда торган җирдән ерак булмаган Тәкъва мәчетенә йөрдек. Мәккәдә ике меңнән артык Аллаһ йорты бар икән. Һәрберсендә ике-өч имам, аларның барысы да Коръәнне яттан белә диделәр. Мәчетләрдә бездәге кебек сәдака әрҗәләре юк. Чөнки дин дәүләттән аерылмаган, хезмәт хакы һәм башка кирәк-яраклар, су һәм җылы белән Корольлек тәэмин итә. Киресенчә, намазга килүче олыларга суыткычта шешәле су, балаларга кәгазь каплардагы сок тора. Барасың да аласың. Акча сораучы да, сәдака өмет итүче дә юк мәчетләрдә. Үтә байлар хаҗиларга Коръән китабы, намазлык, дисбе, түбәтәй кебек әйберләрне бүләк итеп тә тараткалыйлар.

Алдан олы Хаҗ кыласы урыннарга сәяхәтләр дә оештырылды. Без атабыз Адәм (г.с.) белән Анабыз Хәва (Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде) очрашкан үзәнлектә, Ибраһим (г.м.) корбанлык китергән Мина (басым ахыргы хәрефкә төшә) җирендә, Коръән иңдерелә башлаган Нур (Һира) тавында, Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) Әбү Бәкернең (р.г.) Мәдинәгә һиҗрәт кылганда мөшрикләрдән качып калган Сәүр тавының куышлыгында һәм Мөздәлифә үзәнендә сәяхәттә булып, тирән тәэсирләр алып кайттык.

Ерактан гына булса да, Нур тавы башындагы Һира куышлыгының кайда икәнен күз белән чамаладык. Пәйгамбәрлек килгәнче (аңа ул кырык яшьтә килә) Мөхәммәд (с.г.в.) монда булырга һәм гыйбадәт кылырга яраткан. Ул диңгез тигезлегеннән 621 метр биеклектәге биек һәм менү авыр булган тау икән. Нур куышлыгында намаз уку өчен күпләгән кеше чират көтеп тора. Без ул биеклеккә менә алмадык. Ә менә Килдебәк авылы тумасы, өч тапкыр олы Хаҗ, ике тапкыр кече Хаҗ кылган, ун елдан артык Казан мәдрәсәләренә гошер сәдакасы туплап илтүче Тимербай хәзрәт Зарипов Һира тау куышлыгына менгән...

Бу юлларның авторына Гарәфәт үзәнлегендәге Рәхмәт тавына – Рәсүлуллаһ (с.г.в.) тукталып, Аллаһыга дога кылган урынга менеп, андагы ак таш баганага орынырга, фотосурәткә төшәргә дә насыйп булды. Тауның монысы әллә ни биек түгел, безнең хәлдән килә торган. Әмма шунда мәңге истән чыкмый торган бер күренешкә тап булдым. Тауны йөз меңнәрчә ап-ак киемле халык сырып алган, әйтерсең лә, мәхшәр көн булып, барлык әрвахлар өскә кузгалып чыккан. Менә шул халыкның аяк астындагы баскычлар, кап-кара, соры кайнар ташлар арасында, гарип балалар хәер көтеп ята. 50–60 градустагы эссе нурлар сибүче Кояш астында ничек чыдыйлардыр алар? Җитмәсә, таш баскычның өске өлешенә аякларын сузганнар, башларын аска таба салганнар. Ыңгыраша-ыңгыраша, чиный-чиный яталар, акча өмет итәләр. Ел да була торган олы Хаҗ көннәрендә мондый гарип-горабаларны башка илләрдән дә күпләп кертәләр икән. Аларны Мәккә урамнарында да, Әл-Хәрам, башка мәчетләр тирәсендә дә күпләп очратырга мөмкин. Кайбер гаиләләрдә, хәер җыю максатыннан, махсус рәвештә сабый чагында ук үз балаларыннан гарип ясыйлар дип тә ишеттек. Моңа күңел башта ышанып та бетмәгән иде. Әмма Рәхмәт тавы баскычындагы бер кызчыкны күргәч, икеләнеп тә калдым. Ул баланың ике кулы да, терсәктән югарырак итеп, бер тигезлектә киселгән иде. Ә шул урыннарның тән тиреләре тартылып, бала имезүче ананың имчәк башы формасына китерелгәнен күреп шаккаттым...

Башка гарип-горабаларга карарга кыймадым, теге кыз бала кебек күз алдыннан китмәс дип уйладым. Шуның янына ун риалны куйдым да, юлымны дәвам иттем. Ә хәер акчасын олау белән алып килеп таратсаң да, җиткерә торган түгел монда. Бүлмәдәшем Наил Минсәгыйть улы белән халык мыжлап торган урыннан кайтып киләбез. Бер төркем яшүсмер кызлар бездән сәдака сорый башлады. Изге күңелле Наил, акча янчыгын чыгарды да, берсенә ун доллар бирде һәм: «Делитесь!» – диде. Синең «делитесь» дигәнеңне беләмени алар. Акчаны алганы – калды. Калганнары ике чакрым озата барганнан соң юк булды. Ә берсе һаман ялынуын дәвам итте.

– Тәлгат абый, вак акчаң юкмы? Бир шуңа, коткар мине, – диде Наил туган.

Андый очракка дигән берничә риал бар иде күлмәкнең күкрәк кесәсендә. Бирдем. Теге шунда ук югалды.

Хәер сорауны кәсепкә әйләндерүчеләр дә юк түгелдер. Мәсәлән, Гарәфәт тавында яшәгәндә палаткаларга бала күтәреп, йә җитәкләп керәләр иде негр хатыннары. Чытырдавыклы кәгазьләргә төрелгән камыр ризыклары, печенье-конфетлар, төрле соклар биреп карыйбыз. Кул гына селтиләр, алмыйлар. Димәк, ач түгел алар. Фәкать акча җыялар.

Тәлгат хаҗи НӘҖМЕТДИН

Хаҗнамәне тулысы белән «Казан утлары» журналының 10 нчы (2014) һәм 11 нче (2014) саннарында укырга мөмкин.
 
фото: 10oboi.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев