Изге сәфәр җиңел гамәл түгел (хаҗнамә)
Шәйехтә – кунакта Хаҗга әзерләнә башлау
Көче һәм сәламәтлеге җиткән һәр мөселманга гомерендә бер тапкыр Хаҗ гамәлен кылу кирәклеген, аның Ислам диненең төп шартлары булган биш фарызның (алар: Аллаһның берлегенә һәм Мөхәммәд галәйһиссәламнең Аның илчесе булуына ышану, намаз уку, ураза тоту, зәкят бирү, Хаҗ кылу) берсе икәнен белә идем. Дин тыелган елларда да намазда булган Хәдичә әбием ( гүре нурлы булсын) хәтеремә сеңдергән догалар гел күңелемдә йөрде. Бала вакытта өйрәнгәннәр онытылмый, олыгайгач ятлаганы суга сәнәк белән язгандай була, диләр бит. Җиденче сыйныфта укыган вакытта укытучылар коллективы куйган спектакльдә мулла ролен бирделәр. Шул образны сәхнәдә тудырганда, текстта булмаса да, иман догасын кычкырып укый башладым. Тамаша залында тынлык урнашты. Аны колхоз рәисе Рафаэль Камал улының өлкән яшьтәге әнисе Факиһә апа бозды. «Үләм, дөрес укый бит», – дип, бөтен клубны яңгыратып кычкырып җибәрде. Спектакль беткәч, Чиләбедән кайткан Шәрхемулла җизни беләгендәге сәгатен салып, халык алдында бүләк итте... Гомумән, Хаҗга бару теләге кинәт кенә тумады, җай чыкты да китеп бардым булмады. 1997 елда, Казанда чыгып килә торган «Заман – Татарстан» гәзите мөхәррире Муаммәр бәй Мурад чакыруы буенча (үзләренең басмаларын Саба халкына яздыруда ярдәм иткән өчен) бер атна аларның шәхси кунагы булырга насыйп булган иде. Төркиянең данлыклы каласы Истанбулда дүрт мең мәчет барлыгын белдем. Менә шуларның манараларыннан шаулап торган, сөйләп бетергесез моңлы итеп әйтелгән азан тавышларын ишеткәч, үземдә ниндидер үзгәреш сиздем һәм кайткач, ураза тота башладым. Ул вакытта көннәр кыска иде. Бернинди дә авырлык сизмәдем. Соңгы өч елда Рамазан аенда укыла торган Тәравих намазларына да йөрергә тырыштым. 2006 елның 8 Март бәйрәме уңаеннан, халык күңеленә Ислам нигезләрен җиткерүдә, авылдашларын иманга кайтаруда армый-талмый изгелек кылучы илаһи затларны – остабикәләрне Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов Байлар Сабасының «күзендәге» «Чулпан» кафесында – мул ризыклы табын янында кабул итте. Абыстайлар белән әңгәмә вакытында Хаҗ турындагы сөйләшү дә булды. Шуннан соң ул миңа: «Сине шунда җибәреп, шул изге сәфәр турында язмаларыңны район халкына җиткерәсе иде, – дип куйды. Еллар уза торды. Ул вакытта әле мин, дөресен әйткәндә, мәчеткә йөрми идем. Анысына да сәбәп көтмәгәндә килеп чыкты. 2009 елның маенда, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының район оешмасы җитәкчесе буларак, 13 июньдә үтәчәк «Изге Болгар җыены»на хакимият һәм мөхтәсибәт белән берлектә, делегация туплап алып килү турында телефонограмма алдым. 30-40 кешене барлап җыйнау бик җиңел булмады, билгеле. Чөнки бу көнне авылларда милли бәйрәмебез – Сабантуйлар үтә иде. Шулай да бер зур автобус кеше бардык Шәһри Болгарга һәм Ислам дине кабул ителгән җирдә тәүге тапкыр намаз укучылар сафына бастым, шушы сәяхәттән чирканчык алып, икенче җомгага мәчеткә бардым. Дистәгә якын намаз догаларын әкренләп өйрәнеп бетердем, кайберләрен ике-өч ай ятладым, әби өйрәткәннәре генә истә тиз калды. «Мәчеткә йөри башласам, намазга бассам, мине белгәннәр ни әйтер икән»,– дигән киртәне узу җиңел түгел икән. Андыйларга шикләнеп, яратмыйчарак карыйлар бит. Имеш, алар элек тегеләйболай иткән: партиядә торган (бу урында КПССның дәрәҗәле вакытында райком бюросы әгъзасы итеп ике чакырылыш сайланганымны әйтү дә кирәктер), «уҗымга» йөргән, эчкән, ире өстеннән «гуляйть» иткән, «җилдән» бала тапкан... Әгәр дә инде алай фикерләсәң, хәзер мәчеткә, күренекле татар халык язучысы Мөхәммәт абый Мәһдиев әйтмешли, «почти» беркем дә йөрмәскә тиеш булып чыга түгелме соң? Ярар, читкәрәк кереп кителде, ахры. Хаҗга бару теләге тууга тагын бер сәяхәт сәбәпче булды. 2010 елда ике гаилә Мисырның Шарм-әл-Шәйх шәһәрендә ял иттек. Шуннан Израиль дәүләтенең борынгы каласы булган Иерусалимга бер тәүлеклек экскурсия оештырдылар. Менә шул кыска гына сәяхәт вакытында Үле диңгездә коену, өч дин – Ислам, христиан һәм иудаизм диннәре барлыкка килгән борынгы Иерусалимда, иң мөһиме, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһиссәлам күккә ашкан Әл-Әкъса мәчетендә булу бәхетенә ирештек. Әл-Әкъса мәчетенең ярымшар формасындагы алтынсу гөмбәзе әллә кайдан балкып тора икән. Кеше башына егермешәр доллар түләп, махсус яллаган гарәп гидыбыз шушы изге бина янына алып килде. Әмма әле аңа җайлы гына кереп китә алмавыбыз ачыкланды. Каршыбызда автомат тоткан Израиль солдаты постта тора. Синең чын мөселман икәнеңне ачыклау өчен берәр сүрә укырга кирәклеген аңлата. Коръәни-Кәрим башындагы «Фатиха» сүрәсен кычкырып укыйсы булды. Сәфәрдәшләрем: «Ләәә иләһа илләАллаһу Мөхәммәдүр расүлуллаһи»,– дип хуплап тордылар. Шуннан соң гына безгә юл ачылды. Башта яһүд солдаты Әл-Әкъса мәчетен саклый дип уйлаган идек. Соңыннан аның изге Иерусалим җиренең иминлеген мөселманнардан саклавын, ягъни террорлык булдырмау өчен торганын белдек. Шулай итеп, Мигъраҗ вакыйгасы белән бәйле булган Аллаһ йортына аяк бастык, һич уйламаганда бу хаҗнамә авторына Әл-Әкъса мәчетендә ике рәкәгать фарыз намазы укырга да насыйп булды.
Күңел тартылу
Иерусалимдагы Әл-Әкъсада булып, Шарм-әл-Шәйехка кайткач, ничектер, күңелнең олы Хаҗга тартыла башлавын тойдым һәм Кызыл диңгезнең Мисыр өлешендәге ярына бастым да, каршы якта урнашкан Согуд Гарәбстаны Корольлеге биләмәләрен карый-карый, Аллаһ Тәгаләдән Мәккә шәһәрендәге Кәгъбәтулланы һәм Мәдинәдәге Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в) мәчетен дә күрү һәм аларда гыйбадәт кылу мөмкинлеге тудыруын кат-кат самими ихласлык белән сорадым. Әллә кайчан түгел, безнең әби-бабайлар, әти-әниләр яшәгән узган гасырда гына да Хаҗга бару ерактагы якты хыял булып, андый бәхет бик-бик сирәк кешеләргә генә эләгүен белсәм дә, ниятемнең тормышка ашачагына өметем юк түгел иде... Шулай да вакыт уза торды. Дүртәр фасыллы өч елның үткәне дә сизелмәде. Ә менә 2013нең ямьле май аенда могҗизалы хәл булды. Башкалабыздагы Тукай урамының 3нче йортында урнашкан «ДУМ РТ Хажд» ширкәтенә чакырылдым. Шунда изге сәфәргә бару өчен 147нче санлы Килешү төзелде һәм шул мизгелдән үк хәстәрлек эшләре башланды. Иң беренче итеп, дифтериягә, менингитка һәм гриппка каршы прививкалар ясалды. Булачак хаҗиләргә куела торган таләпләр арасында «чит ил паспортында Израиль визасы булмау» дигән пункт та бар икән. Паспортымның мөддәте (срогы) 2015 елда гына бетсә дә, теге вакытта – Иерусалимга чыкканда (15 сәгатькә генә булса да) яһүд тамгасы сугылган икән. Ашыгыч рәвештә төп документны алмаштырырга туры килде. Сәламәтлек турында участок табибыннан белешмә дә таләп иттеләр. «Белмим шул, аптыраган. Сезнең йөрәк чыдар микән андагы эссегә», – дип, участок табибәсе Роза ханым Нурмиева да икеләнеп торды. Матбугатта әледән-әле: «Согуд Гарәбстанында йөрәк чире белән бәйле куркыныч авыру – короновирус чыккан, алтмыш биш кеше үлгән, быел Хаҗга барудан тоткарланып тору сорала» дигән хәбәрләр канга тоз салды. Күпмедер вакыттан соң олы биштәр һәм һәрвакыт үзең белән йөртә торган намазлык беркетелгән кечкенә сумка, кулланма әдәбият –«Гыйбадәте исламия» (авторы Әхмәдһади Максуди), «Хаҗ һәм гомрә догалары», «Хаҗ һәм гомрә Мәккә–Мәдинә буенча юл күрсәткече» авторы (Вәлиулла Якупов), «Татарча-урысча-гарәпчә сүзлек», «Медицина белешмәсе» кебек ярдәмлекләр бирелде. Сумкаларны алып кайтып, ышанычлы һәм чиста урынга яшереп куйдым да, дога җыентыкларын укырга тотындым. Җәмәгатемә әйтми тордым. Беренчедән, минем әле якын арада республика клиник хастаханәсенең (РКБ) бөерләр күчереп утырту бүлегенә кереп тикшеренеп чыгасым, аннары хәләлем белән бергәләп Сочига ялга барасыбыз бар иде. Икенчедән, Әл-Әкъса мәчетендә булганнан соң, Хаҗ кылу теләге барлыгын әйткәч, Лемара: «Юк-юк, бармыйсың, шушында булганы җитеп торыр, синең инфарктлы йөрәгең андагы эсселекне, юл газабын күтәрә алмый! – дип кырт кискән иде. Пенсиядәге шәфкать туташына ул вакытта каршы килеп маташмадым. Ерак сәфәргә бер атна калгач кына чиштем ул серне. Башта ышанмый торды, сумкаларны алып кереп күрсәткәч, хәерле юл теләргә мәҗбүр булды һәм «Медицина белешмәсе»ндә куелган таләпләр нигезендә дарулар, башка юл кирәкләрен бик тиз арада җиренә җиткереп хәстәрләде. Менә дүрт ай буе, Тукай әйтмешли, «хәсрәт эчендә, уйда мин» халәтендә үз күзем белән күрәчәк Хаҗ тормышы турында уйланып һәм борчылып йөрдем. Борчылмаслык та түгел бит. Ике арада төзелгән Килешүдәге түбәндәге пункт гел күз алдында торды: Б).Наступление смерти: В случае моей смерти в период совершения Хаджа на территории Королевства прошу репатриировать (похоронить меня в той стране, где я буду находиться (нужное подчеркнуть). Подпись хаджия: Уйланып тордым да, репатриировать (туган илгә кайтару) дигәннең астына сыздым. Бик сәерсенеп карады белгеч кыз. Кем әйтмешли, күпләребез җәннәткә саваплы җирдә керергә теләсә дә, берәүнең дә вакытсыз үләсе килми бит әле. Кендек каның тамган җирдә балаларың, оныкларың, гомумән, якыннарың зиярәт кылырга каберең дә булмаса... Алла сакласын! Әйдәгез, үлем турындагы фикерләрне туктатып торыйк. «Кем дә кем гайбәт сөйләшмичә һәм гөнаһ эшләмичә, Аллаһ ризалыгы өчен Хаҗ кылса, яңа туган сабый кебек, гөнаһсыз хәлдә өенә кайтачак» ди бит күренекле дин галиме әл-Бохари <...>
Хаҗнамә "КУ" журналының 10 нчы һәм 11 нче (2014) саннарында басылды.
Дәвамын сайтыбызда күзәтеп барыгыз.
фото: about-planet.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев