Логотип Казан Утлары
Дин һәм тормыш

"Филармония яисә Камал театрында үткәрсәләр, халык ябырылып килер иде"

19 ноябрь көнне дин, дәүләт, җәмәгать эшлеклеләребез бишенче мәртәбә изге Болгар җирендә Мөхәммәд пәйгамбәребезнең туган көнен – Мәүлет бәйрәмен билгеләп үтте. Бу уңайдан төрле фикер­ләр бар. Аерым алганда, башкалабыз Казанда үткәрсәк, отышлырак булыр, күбрәк кеше җыелыр иде, дип исәп­ләү­челәр дә аз түгел. “Иң әүвәл Болгарны җәмәгать­челеккә тагын да ныграк таныту максаты куйсак, икенче­дән, бабаларыбыз ислам дине кабул иткән җир бу, шуны онытмыйк”, – ди бу уңайдан чараны оештыручылар. Хәер, Мәүлет бәйрәме ай буе бара бит әле (9 ноябрьдә баш­ланган рабигуль-әүвәл ае 7 декабрьгә хәтле дәвам итә). Башкалабызның филармония бинасында яисә Камал театрында театраль­ләш­те­релгән тамаша, дини җырлар, мөнәҗәтләр кичәсе итеп үткәрсәләр, халык ябырылып килер иде, минемчә. Заманында андый дини тамашалар уздырыла да башлаган иде, ни сәбәпледер тукталып калды. Әмма бу күркәм чараны зур тамаша залларында, спорт сарайларында терге­зер­гә беркайчан да соң түгел. Алдагы еллардан аермалы буларак, динебездәге биш мөбарәк кичәнең беренчесе – Мәүлет кичәсе бу юлы былтыр гына ачылып эшли башлаган Болгар Ислам акаде­мия­се бинасында үткәрелде. Берничә йөз метр гына ерак­лыкта балкып утырган “Ак” мәчеттән аермалы буларак, биредә намаз залы да иркенрәк, чыгыш ясаучыларны ишетеп-күреп хозурланыр өчен, лекция-җыелыш­лар залы да биниһая зур, шак­тый күп кеше сыйдырышлы. Менә Коръән аятьләре яңгырый. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин дога кыла. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья Татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, кичәне ачып, дин кардәш­лә­ребезне Мәүлет бәйрәме белән котлый. “Биредә җые­луыбыз – зур горурлык, олы җаваплылык та. Мәүлет бәй­рәме алдагы елларда тагын да колачлырак узар дип ышанам. Барыбызга да Аллаһ ризалыгын алып яшәргә насыйп булсын”, – дип сөйләде ул. Спас районы хакимияте башлыгы Камил Нугаев исә үз чиратында халкыбызда Мәүлет бәйрәмен үткәрү гадәте беркайчан да онытылмавын; кечкенә чагында, совет хакимияте елларында әби-баба­ла­рыбызның аулак урыннарда җыелып, тар гына даирәдә уздыруларын искә төшерде. – Иблис ике мәртәбә ачынып кычкырган, диләр. Бе­рен­чесендә – җәннәттән куылгач, икенчесендә – Мөхәм­мәд пәйгамбәребез тугач. Җир йөзенә рәхмәт итеп җи­бәрелгән Пәйгамбәребез туган көнен үзе дә билгеләп үтә, атнаның һәр дүшәм­бесендә ураза тота торган булган. Әйдә­гез, без дә аңар­дан үр­нәк алып яшик, Аллаһ кушканнардан тайпылмыйк! Сү­зебез гамәлебездән аерылмасын! Бердәм булыйк! – дип котлады үз чиратында халыкны мөфти Камил хәзрәт Сәми­гуллин. – Миңа бер тапкыр салават әйткән кешедән Аллаһы Тәгалә ун тапкыр риза булачак, дип әйтеп калдырган Пәйгамбәребез. Әйдәгез, Аны зурлыйк! Изге эшләр кылган кешеләргә мактау сүзләребезне кызганмыйк, игелекләренә игелек белән җавап кайтарыйк, – дип, ул көнне сәнгать осталарыбыз бик күп салаватлар әйтте, мөнәҗәтләр, дини җырлар яңгыратты. Танылган хәзрәт­ләребезнең ихлас вәгазь-нә­сыйхәтләре дә бик тәэ­сирле булды. Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев