Логотип Казан Утлары
Дин һәм тормыш

31 июльдә бөтен дөнья мөселманнары Корбан бәйрәмен каршы алачак

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31-нче июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә.

2020 елның 31 июлендә бөтен дөнья мөселманнары төп бәйрәмнәрнең берсе – Корбан бәйрәмен (яки Гыйд әл-адха) каршы алачак. Ел саен ул Зөлхиҗҗә аеның  10-нчы көнендә билгеләп үтелә. Шулай итеп, 2020 елда Корбан бәйрәме 31 июльгә туры килә.

Казан һәм Татарстан мәчетләрендә 31-нче июль көнне бәйрәм намазын уку өчен мәчетләргә иртәнге 3.30 сәгатькә җыелырга тәкъдим ителә. Бу вакытта Коръәннән аятьләр укырга керешәчәкләр. Сәгать 3.45-тә Корбан гаете вәгазьләре башланачак. Ә гает намазы сәгать 4.15-кә билгеләнгән. Сәгать иртәнге 4.30-дан корбан чала башларга мөмкин.

Дөньякүләм пандемия – коронавирус инфекциясе таралуны булдырмый калу максатыннан, гает намазларын мөмкин булганча ачык һавада оештыру мөмкинлеген карау сорала. Корбан гаетен чараларын оештырганда һәм корбанлык итләрен өләшкәндә COVID-19 таралуны булдырмау өчен, Роспотребнадзор тарафыннан тәкъдим ителгән барлык чараларны да үтәү таләп ителә: мәчетләргә бары битлек (яисә респиратор), перчатка, шәхси намазлык белән генә керү мөмкин, намаз 1,5 метр аралыкны саклап укылачак.

Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 16 000 сумны тәшкил итә.

Ислам календаре буенча Корбан бәйрәме (гарәпчә Гыйд әл-Әдха) Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә башлана. Быел бу бөек бәйрәм 31-нче июльгә туры килә. Ибраһим пәйгамбәрдән килгән гадәт буенча, бу бәйрәм көнне мөселманнар корбан чалалар.

Корбан чалу 3 көннең берсендә башкарыла:

  • беренче көнне (Зөлхиҗҗә аеның 10-нчы көнендә, ягъни 31-нче июльдә);
  • һәм алдагы ике көндә (Зөлхиҗҗә аеның 11 һәм 12 көннәрендә, ягъни 1 һәм 2-нче августта).

Корбан чалу түбәндәге кешеләргә мәҗбүри:

  • мөселман;
  • ирекле;
  • мосафир булмаган;
  • нисаб күләмендәге малга ия кеше;
  • бәйрәм көнендә.

Мөселман кешесе корбан чалуны үзе өчен башкара, әмма балигъ булмаган (бәлагатькә ирешмәгән, ягъни җенси яктан өлгермәгән) балаларың өчен корбан чалу мәҗбүри түгел:

  • бер сарык (кәҗә) – бер кеше исеменнән;
  • я дөя, я сыер – җиде кеше исеменнән.

Корбан чалу ярлы яисә сәфәрдә булган кешегә мәҗбүри түгел (хәтта соңгысы бай булса да).

Корбан чалу вакыты бәйрәмнең беренче көнендә таң вакыты белән керә, әмма җомга һәм гает намазлары үткәрелүче шәһәрләрдә һәм зур авылларда яшәүчеләр өчен ул бары бәйрәм намазыннан соң башкарыла; кечкенә авылларда яшәүчеләр таң ату белән (иртәнге намаз вакыты керү белән) корбан чалу эшенә керешә алалар.

Корбан чалучы кеше түбәндәгеләрне эшли ала:

  • итне үзе гаиләсе белән ашый;
  • башка кешеләрне ашатырга (бай яки хәерче булулары мөһим түгел) яки аларга итнең бер өлешен бирергә мөмкин;
  • итне гаиләсе өчен калдыра.

Әлеге мөмкинлекләрнең һәрберсеннән файдалану өчен итне 3 өлешкә бүлү киңәш ителә, һәм мохтаҗларга бирелгәне өчтән бер өлешеннән дә ким булмаска тиеш.

Корбан чалганда түбәндәгеләр мәҗбүри:

  • Аллаһы исемен әйтү (бисмиЛләһи),
  • һичьюгы дүрт өлешнең өчесен кисү: үңәч, трахея һәм 2 кан тамыры.

Иң яхшысы – корбан чала белгән кешенең әлеге гамәлләрне үзе башкаруы.

Корбанлык хайванының Китап әһеле кешесе тарафыннан чалынуы хупланмый (хәтта барлык шартлар үтәлсә дә, корбан гыйбадәт мәсьәләләренә керә һәм ул гади чалу булып тормый).

Әгәр ике кеше үзенең хайваннарын бутаса һәм аларның һәркайсы икенче бер хайванны чалган булса – бу рөхсәт ителә һәм бер-берсенә өстәмә кайтарып түләү тиешле түгел.

Әгәр мөселман кешесе корбан чалганда Аллаһы исемен әйтергә кирәк икәнлекне белсә, әмма онытса, итне ашарга ярый; әмма махсус рәвештә әйтмәсә, бу итне куллану тыела.

“Аллаһу әкбәр” дип өстәмә сүзләр әйтү һәм хайванны кыйблага каратып яткыру мәҗбүри түгел, әмма рөхсәт ителә.

Кяфер кеше (атеист) чалган корбан итен ашарга ярамый.

Хупланмый:

  • үтмәс пычак куллану;
  • пычакны хайван алдында үткенләү;
  • башка хайваннар каршында корбан чалу;
  • хайванны корбан чалу урынына газаплап алып бару, өстәмә җәзалар күрсәтү;
  • чалганда пычак белән умырткалыкка кадәр килеп җитү һәм шунда ук башын кисеп төшерү;
  • хайванның җаны чыгып беткәнче туный башлау.

Аллаһы Тәгалә корбан чалучыларның корбаннарын кабул итсә иде һәм Үзенең рәхмәте белән бүләкләсә иде. Гаиләләрегезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга бу дөньяда һәм ахирәттә тынычлык һәм иминлек, бәхет телибез!

Чыганак: dumrt.ru

Фото: pixabay

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев