6 апрель 2022 яңалыклары
-
6 апрель 2022 - 17:00Хаталар төзәтүче стилистКемдер эш бүлмәсенең тәрәзәсе каршындагы асфальтка «Матурымка я тебя люблю» дип язган.
-
6 апрель 2022 - 15:00Ни һоу! Яки нихәл? (хикәя)Аны күрүгә, урамда аунаган дип уйлыйсың, чөнки чалбарлары тузанга баткан. Урамда аунаган, димәк, алкаш инде. Ә бәлки, аның киемнәрен юа торган якын кешесе юктыр. Кер юу машинасы ватылгандыр әле. Алтмыш яшьләр тирәсендәге, тәбәнәк буйлы, ябык кына гәүдәле, сукбай кыяфәтле абзый үзен тыныч тотарга тырышты...
-
6 апрель 2022 - 14:00Исәнлек билгесеАртык төче сүзләр әйтеп, мактанчыктай кыланмыйм, – иртә таңнан күзем ачкач, кат-кат шөкер кылам мин.
-
6 апрель 2022 - 13:00Ярлыкану бәхете (ахыры)Бәлки, Җәмил аны үзе эзләп килгәндер? Нәфрәтен белдерергә, битенә төкерергә? Тәүбә! Нинди гарьлек! Ул, димәк, тагын киләчәк әле. Өзелеп: «Әнием!» – димәячәк, аны табуына шатлыктан елмаеп көлмәячәк, кочып сөймәячәк. Ә Фисә күпме хыялланды шул хакта.
-
6 апрель 2022 - 12:00Тукайга эндәшү...Хәзергә хуш әле, Тукай, Сүнмәгән әле утың... Барып бер зыярәт кылыйм Син, диеп, Шамил йортын.
-
6 апрель 2022 - 10:00Башкае киселгән нәселем Агачы...Башкае киселгән нәселем Агачы Тамырдан таралып, дөньяга җәелгән. Яшәргә! Яшәргә! Азатлык алмыйча, Кузгалып китү юк быелгы җәемнән.
-
6 апрель 2022 - 09:00Кайту (ахыры)Поезд инде тизлеген арттырды. Вагон ераклаша барды. Ничек кенә шәп йөгерсәң дә, ул ераклаша иде. Бераздан әтисенең сүзләре дә ишетелмәс булды. Бары тик аның бер сүзе генә Тәнзиләнең колак төбендә яңгырап калды: - Кыз-зым!... Мин фронтка китәм... Мин кайтырмын...